"Тәсбих әйтеп тора чияләр"
статья на тему

Гилазова Гузель Сабирзяновна

Зират капкасын ачып керү белән вакыт агышын югалткандай буласың. Мәңгелек каршында тормыш мәшәкатьләре бик авыр бер нәрсә булып тоела башлый. Менә ул – дөньяда озын-озак гомер итеп, тормыш арбасын җигелеп тарткан, дәһшәтле сугыш елларында илебезне фашист илбасарларыннан саклаган, каты яраланып авыр тән җәрәһәтләре алса да, исән килеш әйләнеп кайткан Фазлыймөхәммәт бабамның  мәңгелек йорты.  Аның  белән бергә иңне-иңгә куеп, бабам белән гомер иткән, кайгы-шатлыкларны бергә кичкән, тылдагы авыр хезмәттә башлап йоргән, җиде баласын ач–ялангач итмичә, җил–яңгыр тидермичә үстергән Гайнелҗинан  әбием ята. Алар каберенә утыртылган шомырт белән чия агачлары бер-берсен кышкы салкыннардан ышыклап, җәйге челләләрдәге көйдергеч эсселәрдән саклап бер җайга, тын гына тибрәләләр. Әйтерсең лә, тәсбих әйтеп торалар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл babay.docx16.53 КБ

Предварительный просмотр:

Тәсбих әйтеп тора чияләр.

Зират капкасын ачып керү белән вакыт агышын югалткандай буласың. Мәңгелек каршында тормыш мәшәкатьләре бик авыр бер нәрсә булып тоела башлый. Менә ул – дөньяда озын-озак гомер итеп, тормыш арбасын җигелеп тарткан, дәһшәтле сугыш елларында илебезне фашист илбасарларыннан саклаган, каты яраланып авыр тән җәрәһәтләре алса да, исән килеш әйләнеп кайткан Фазлыймөхәммәт бабамның  мәңгелек йорты.  Аның  белән бергә иңне-иңгә куеп, бабам белән гомер иткән, кайгы-шатлыкларны бергә кичкән, тылдагы авыр хезмәттә башлап йоргән, җиде баласын ач–ялангач итмичә, җил–яңгыр тидермичә үстергән Гайнелҗинан  әбием ята. Алар каберенә утыртылган шомырт белән чия агачлары бер-берсен кышкы салкыннардан ышыклап, җәйге челләләрдәге көйдергеч эсселәрдән саклап бер җайга, тын гына тибрәләләр. Әйтерсең лә, тәсбих әйтеп торалар.

 Каберләрен чүп үләннәреннән арындыргач, чистарткач, яшьлек хатирәләренә  - уйларыма чумам. Шулчак бабамның яратып җырлаган бер җыры хәтердә яңара. Ул бик моңлы, матур итеп, үзенә генә хас тавыш белән җырлый иде:

Үскән чакта үскән идек,

Тал тамырлары кебек,

Үсеп җиткәч таралыштык,

Кош балалары кебек.

Әйе, 1905нче елның 23нче гыйнварында Мөслим районы Метрәй авылында ишле гаиләдә дөньяга килгән бабам. Яшьтән үк эш сөючән тырыш егет булып үсә. Катмыш авылы кызы Гайнелҗинан әбиемә өйләнеп, җиде бала тәрбияләп үстерәләр.

Тик рәхимсез сугыш җилләре аларның да бәхетле тормышын  читләтеп үтми, аяз күк йөзен кара болытлар каплый. Бабамны 1942нче елда сугышка алалар.  Сугыш! Күпме күз яше, күпме кан коюлар, ятим калган балалар, тол хатыннар.. Мәскәү янында барган авыр сугышларда катнашып, каты яраланып, ул госпитальгә эләгә.

  • Үләрдәй көннәрем күп булды. Ходаем мине нинди сәбәпләр белән саклагандыр, белмим. Бары тик үз алдыма “Лә иләһә илләл-лаһү,”- дип кабатлап йөри идем, - дип искә ала иде бабам. Ә Аллах исемен зиһендә йөртсәң, үзеңне ялгыз тоймыйсың. Кемнеңдер ышыгында, сак астында кебек хис итәсең, - ди.

Сугыштан култык таягы белән кайткан бабама, күп газаплар кичергән әбиемә, бар нәрсәне кабаттан яңартырга, җимерелгәнне төзәтергә, тормыш дилбегәсен бергәләп тартырга туры килгән...

Сугышта кылган батырлыклары өчен бабам бик күп орден-медальләр белән бүләкләнде, аның турында газета-журнал битләрендә мәкаләләр дә басылды. Аңа балаларын үстереп, олы тормыш юлына бастырырга,  оныклар сөю бәхетен дә татырга насыйп була.

  Шулай тын гына утырганда һаваларны ярып кычкырган кош тавышына сискәнеп китеп, уйларымнан бүленеп калдым. Һәм әкрен генә атлап, кайтыр юлга чыктым. Юлда күңелемә шигъри юллар килде:

Сагынам бабай, һаман сине

Күз алдымда йөртәмен.

Сыңар аякта килеш син

Печән чапкан икәнсең.

Баш очына кулын куеп,

Әбкәемне көтәсең,

Тәмле чәен, күмәчен алып,

Ул да килеп җитәр күк...

Шул төндә мин бер төш күрдем. Әбием белән бабам ап-ак күлмәктән елмаеп-көлеп каршыма килеп, миңа яңа пешкән икмәк суздылар. Әйтерсең лэ, минем башкарган эшләремә хәер-фатихаларын бирәләр иде...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "Тэсбих әйтеп тора чияләр"

Үскән чакта үскән идек,Тал тамырлары кебек,Үсеп җиткәч таралыштык,Кош балалары кебек......

Самообразование воспитателя Торе-Монге Рада Викторовны на тему: "Развитие речи детей 5-6 лет через дидактическую игру"

Самообразование воспитателя Торе-Монге Рада Викторовны на 2020-2021гТема: Развитие речи детей 5-6 лет через дидактическую игру.   Актуальность выбранной темы:        ...

Кыр казлары китә җылы якка... М. Мазунов «Карап торам», Г. Хәсәнов «Кыр казы».

М.Мазунов,Г.Хәсәновларның  кыр  казларына багышланган  әсәрләрендәге  уртак  фикерне  табарга  өйрәтү....