"Сабам минем- гүзәл ягым!"
материал (подготовительная группа) на тему
"Сабам минем- гүзәл ягым!" Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен үткәргән бәйрәм кичәсе конспекты.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
sabam_minem-_guzl_yagym.docx | 22.75 КБ |
Предварительный просмотр:
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәргән бәйрәм кичәсе конспекты.
Тема: “Сабам минем - гүзәлягым!”
Максат: Туган якның тарихын өйрәнү, аны тоя аңлый белү хисе тәрбияләү,
Материал: Т. Нәҗмиев “Яшә, Саба-йорт”, “Керим әле Саба урманнарына”, “Мәгариф”№11, 2001,интернет челтәре.
Бәйрәм барышы:
Тәрбияче:
- Хәерле көн балалар! Саба төбәгенә багышланган бәйрәм - кичәбезне башлыйбыз.
1 нче бала шигырь сөйли:
Туган якны сайлап алып булмый,
Сайлап булмагандай әнкәйне.
Иң ямьле як-безнең яклар гына
Билчәннәрең гөлгә тиңлибез без,
Әрәмәсе була карурман.
Гел матурлык, гел гүзәллек кенә
Эзли күңел туган ягыннан.
Тәрбияче:
- Әйе, һәркем өчен үз төбәге әти-әнисе кебек якын һәм кадерле. Без туган ягыбызның тырыш халкын, күңелләргә үтеп керердәй серле табигатен яратабыз. Безнең Саба тирәсендә җәйнең аяз иртәсе-йомшак җилле иртәсе-аерата колачлы була. Саба ягы үзенең матур, гүзәл табигате белән генә түгел, ә ерак гасырларга сузылган чал тарихы белән дә үзненә җәлеп итә. Мин сезгә Саба төбәгенең тарихын сөйлим, ә сез игътибар белән тыңлагыз!Казан тирәсендәге бер авылда, моннан алты ярым чамасы элек бер агайны авылында яшәү хокукыннан мәхрүм итәләр, үзе теләгән урынга барып яшәргә кушалар. Ул хәзерге Байлар Сабасы һәм Урта Саба авыллары арасындагы Кара Бия елгасы буена килеп урнаша. Шул агай янына үз авылларыннан тагын берничә гаилә килә. Бераздан алартирән елга буена-Саба суы буена килеп урнашалар, инде унлап ихаталы авылга “Апач” дип исем кушалар. Ләкиняңаурын да Апач кешеләренәошамый. Шулай да авылзурая бара. Елларузгач, авылныңберөлеше башка җирләргәкүчепкитә.Искеавылдан – Апачтантагынҗидегаиләерактүгелгенәурынга-хәзергеУртаСабаныңтүбәночынакүченә. Апачтаиндеөчкенәгаиләторып кала. Иске авылдакалучыларМәмәтисемлекешеҗитәкчелегендәкүченүөченяңаурынэзләп, олыелгабуйлапюгарыкүтәреләләрһәмаланлыкочраталар, моныавыл кору өченуңайлыурындиптабалар. Мәмәтләркилепурнашканәлегеурын- авылныңнәкъүзәгендә.
2 нче бала шигырь сөйли:
Кайтып киләм урман сукмагыннан-
Шундый рәхәт, җиңел атларга.
Белмим, ниндисихри магнит шулай
Тартаикәнтуганякларга.
Тәрбияче:
- Һөнәр- үлмәс җәүһәр диләр. Саба ягы агач эше остазлары, итек басучылары, көмешчеләре, тегүчеләре, сәүдәгәрләре һ.б һөнәр ияләре белән элек-электән данлыклы. Сабады Мәмәт башлаган савыт-саба ясау төп һөнәрләрнең беренчесеннән санала. Югары Утар кешеләре туку-бәйләү белән шөгыльләнә. Байлар Сабасында тәрәзә йөзлекләрен, рәшәткә-коймаларны бизәкле эшләүчеләр, көмешче осталар, тегүчеләр һ.б. һөнәрчеләр дә күп була. Алар эшләгән эшләрен төрле җирләрдә сатып та йөргәннәр.
3 нче бала шигырь сөйли:
Борын-борынзаманнарда
Сабаҗиретуганди.
Безнеңәби-бабайлар
Шушыҗирдәторганди.
Улбабайларныңкулыннан
Һәрэшләрдәкилгәнди
Эшеналып, дөньябуйлап
Сәүдәдәиткәннәрди.
Шушытырышлыклары
Таныткандихалыкка
Хезмәтсөюбабайларны
Китергәндибайлыкка.
Улвакыттакүпхалылар
Хәерчебулганнарди
Ә безнеңСабабайлары
Рәхәттәяшәгәнди.
Тәрбияче:
- Саба ягы халкы элек-электән җырга-музыкага тартылып яшәгән, һәвәскәр җырчылары, гармунчылары күп булган. Рөстәм Яхин, Хөснул һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар шундыйлардан.
Кош сайраган тавыш ишетелә.
Бер әби б/н онык урманга килә:
Онык:
- Әй, әбекәем, күпме байлык, гөмбә, җиләкләр җыйдык, бик күңелле булды!
Әби:
- Әйе шул, балам, дөрестәндә зур байлык бу!Ай, бу урман дигәннәре! Сәламәтлек чыганыгы бит ул безенең!
- Ничек инде әбием, әллә монда дарулар да саталармы?
- Ии, балам, син әле бик бәләкәй, күп нәрсәләрне белмисен.Урман – яшел доктор. Исеңдә тот, кызым. Менә күрәсенме бу үләнне?
- Әйе, моны миңа әнием салкын тигән вакытта аптекадан сатып алып, төнәтмәсен әчертә.
- Аптекага ул болай гына килеп эләкми, аны абый –апаларын урманнан җыеп алып, дару ясый торган оешмаларга тапшыралар.Анда аларны киптерәләр һәм тартмаларга төреп аптекаларга тапшыралар.
- Шулай мени, әбием.
- Миңа әбием сөйләде, мин сиңа сөйлим, ә син балаңа сөйләрсең. Урман – изге җир. Урман – яшәү чыганагы..Урман – әле ул саф һавага да бай. Авырткан кешеләр урман янына шифа эзләп киләләр.Менә, тирән итеп сулыш ал әле, ничек тәмле бит ул урман һавасы!
- Шулай икән, әбием, безнең шәһәрдә бер дә мондый тәмле исле һава юк.
- Чөнки шәһәрдә агачлар бик сирәк, балам. Кешеләр табигатьтән ераклаша бара.Табигатьне сакларга, агачлар үстерегә кирәк, балам. Әнә, Нургали бабаң күпме тырышлык кертеп бу урманны булдырган.
- Нургали, ә кем соң ул, нургали?
- Әнә тыңла. Кызым!
4 нче бала шигырь сөйли:
Аптыраштакалдымәле
Тик соравымбикгади:
Исеменкертепҗырҗырлыйлар
Ә кем соңул – Нургали?
Әлләайгаменгәнмеул,
Яйсәкүлгәчумганмы,
Әллә алтын-көмешбелән
Тутырганмыурамны?
5 нче бала шигырь сөйли:
Тукта! Тукта! Ашыкмагыз,
Искә төште - әкәмәт:
Бу бит урманчы Нургали
Хезмәттә бит бар хиктмәт!
Урман белән бергә үскән,
Шунда гомер иткән ул.
Балаларга бассейнлы
Мәктәп бүләк иткән ул.
6 нчы бала шигырь сөйли:
Нигә айга менәргә ди,
Җиргә куйган үз аен.
Нургали мәчетендә халык
Намаз укый көн саен.
Рифкать, Рөстәм, Рәис атлы
Өч баһадир үстергән.
Нургали ага үзе дә
Булган затлы нәселдән.
Онык:
-Аңладым, әбием!
Әби:
- Әйдә, кызым, өйгә кайтыйк, тиздән әниең дә кайтып җитәр. Урман күчтәнәчләре белән чәй куеп каршы алыйк аны!
Кош сайраган тавыш ишетелә. (Әби белән онык чыгып китә).
Тәрбияче:
- Безнең Сабабызга сокланып, күп кенә шагырьләр шигырьләр иҗат иткән. Әйдәгез аларны тыңлап үтик әле!
Зөфәр Шәйхетдиновның “Туган җирем”шигыре.
7 нче бала:
Туган җирем, яратам мин сине,
Әниемдәй өзелеп яратам!
Иксез-чиксез киңлегенә карап,
Күңелемдә илһам яңартам.
8 нче бала:
Чишмәләргә иренем тидердемме
Сизәм тәнгә куәт кергәнен.
Шул чишмәләр хәтерләтә миңа
Әниемнең керсез йөрәген.
9 нчы бала:
Кырга чыксам, болыннарга чыксам,
Тоям анда яшәү сулышын,
Күкрәк сөте белән туендырган
Әниемнед өйрәк җылысын.
10 нчы бала:
Әйтерсең лә анам икәү минем:
Берсе- Җирем, берсе – Әнием,
Әнием дисәм, Җирем күз алдында,
Җирем дисәм- изге Әнием.
Зөфәр Шәйхетдиновның “Туган як басулары” шигыре
11 нче бала:
Юкка түгелдер йөрәкнең
Ашкынып ярсулары:
Чакыра тарта үзенә
Туган як басулары.
12 нче бала:
Шаулаша бөдрә каеннар,
Сер сөли кара урман...
Чайкала арыш диңгезе,
Бу- минем туган кырлар
Тәрбияче:
- Безнең Байлар Сабасы оста биючеләргә дә бик бай!
Балалар башкаруында татар халык биюе.
Тәрбияче:
- Еллар үткән, Сабабыз күзгә күренеп матурлана бара. Балалар өчен барлык уңайлыклары тудырылган мәктәп-бакчаларыбыз, бассейн, боз сараебыз, иҗат үзәкләре, шәһәрләрдән берни белән калышмый торган кибетләребез, болар барсы да Нургали улы Рәис хезмәте. Әйе, безнең туган ягыбыз – Саба ягы, Саба җире. Туганҗир – туган ана кебек, рәнҗетмик без аны. Нургали ага Миннеханов сыман олы шәхесләренең рухына дога кылыйк, Рәис ага Нургалиев кебек затларның хезмәтенә рәхмәт әйтеп, үзләренә саулык телик\!
Яшәсен Саба җире
Шауласын урманнары
Тимәсен аңа заманның-
Җилләре- давыллары.
Балалар башкаруында Җыр “ Сабам минем- туган ягым”
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ашық сабақ Тақырыбы: Суда жүзу сабағындағы денсаулық сақтау элементтер қолдануы.
«Павлодар қаласының №5 сәбилер бақшасы» МҚКК Ашық сабақ Тақырыбы: Суда жүзу сабағындағы денсаулық сақтау элементтер қолдануы. Суда ...
Ашық сабақ Тақырыбы: Суда жүзу сабағындағы денсаулық сақтау элементтер қолдануы.
«Павлодар қаласының №5 сәбилер бақшасы» МҚКК Ашық сабақ Тақырыбы: Суда жүзу сабағындағы денсаулық сақтау элементтер қолдануы. Суда ...
"Туган җирем - Сабам минем"
Туган җиргә мәхәббәт уяту,Үзләре яши торган төбәкнең үзенчәлекләре белән таныштыру(чишмәләре,урманнары,елгалары,күлләре) белән....
Тема: «Саба минем – гүзәл ягым!
Максат: . Саба турындагы белемнәрен ныгыту, әләмнең төсләрен аңлату, төшендерү. Туган җиребез – Саба, аның эшчән халкы, табигате белән таныштыру. Белем бирү бу...
Саба минем яраткан бистәм
Балаларны үзе яши торган урам, авыл, республика исемнәрен әйтергә өйрәтү; әйләнә-тирә (бистәнең төп объектлары) турындагы күзаллауларын үстерү; туган авылда булган вакыйгалар турындагы...
" Сабам -минем туган ягым"
развлечение в подготовительной группе...
дидактик уен «Сабам минем- туган ягым!»
Танып белү күнекмәләрен, кызыксынуларын үстерү;-Туган якка мәхәббәт тәрбияләү...