Сценарий сказки "Лиза и заяц" на татарском языке
план-конспект занятия (средняя группа) на тему
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tolkekuyan_hm_tch.doc | 43 КБ |
Предварительный просмотр:
Төлке, куян һәм әтәч.
Алып баручы:
- Булган ди, Төлке белән Куян. Төлке боздан, Куян кайрыйдан өй салганнар.
Төлке:
- Куян, синең өең ямьсез, караңгы. Ә минеке матур, якты, ялтырап тора!
Куян:
- Ярар инде, Төлке, әйдә үчекләшмик. Дус, тату яшик, без бит күршеләр.
Төлке:
- Барыбер ямьсез!
Алып баручы:
- Матур яз җиткән – Төлкенең өе эрегән дә аккан, ә Куянның өе һаман шул килеш калган.
Төлке:
- Абау җаным, минем өем нишләде?
Алып баручы:
- Менә Төлке , хәйлә табып, Куянга барырга булган.
Төлке (җырлап бара):
- Төлке кунакка бара,
Төлке бүләкләр бирә.
- Куян, мине өеңә керт әле!
Куян:
- Юк, Төлке, кертмим , син мине үчекләгән идең.
Төлке:
- Абау салкын тигән миңа! Ап-чхи! Кхе-кхе-кхе! Температура – 40!
Куян:
- Булмас, Төлке!
Төлке:
- Ап-чхи! Кхе-кхе-кхе! Температура – 42 яки 43тә дер! Башым, йөрәгем. Үләм хәзер! Куянкай, бәгрем, керт инде!
Куян:
- Ярар, Төлке, нишләтәсең инде?! Керсәң кер әйдә. Мичкә ягып җибәрермен, җылы чәемне эчертермен. Бәлки тазарып та китәрсең.
Алып баручы:
- Төлке өйгә кереп җитүгә , Куянны кыйнап та чыгара. Ә Куян елый-елый китеп бара. Куянның каршысына Эт очраган.
Эт:
- Һау-һау-һау! Куян, нигә елыйсың?
Куян:
- Нигә еламаска минем өем кайрыйдан, Төлкенең өе боздан салынган иде. Төлке миннән кунып чыгарга гына рөхсәт сораган иде, соңыннан үземне куып чыгарды. (елый)
Эт:
- Елама, Куян! Мин аны куып чыгарырмын. (китәләр)
Эт:
- Һау-һау-һау! Төлке, чык, бар кит Куянның өеннән!
Төлке:
- Мич башында балта кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә, өзгәләп ташлармын!
Алып баручы:
- Эт курыккан да качкан. Куян елый-елый тагын юл буйлап китеп барган. Аңа Аю очраган.
Аю:
- Нигә елыйсың, Куян?
Куян:
- Ничек еламаска?! Төлке мине өемнән куып чыгарды.
Аю:
- Елама, Куян! Мин аны куып чыгарырмын.
Куян:
- Юк, куа алмассың шул! Эт барган иде, куып чыгара алмады, син дә куа алмассың.
Аю:
- Юк, куармын. Әнә миндә күпме көч бар (мускулларын күрсәтә).
Алып баручы:
- Аю белән Куян кайры өйгә киткәннәр.
Аю:
- Төлке, бар ,чыгып кит, Куянның өеннән!
Төлке:
- Мич башында балта кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә, өзгәләп ташлармын!
Алып баручы:
- Аю курыккан да китеп барган. Куян елый-елый тагын киткән. Юлда аңа Кәҗә очраган.
Кәҗә:
- Мә-ә-ә, Куян, нигә елыйсың?
Куян:
- Мине Төлке өемнән куып чыгарды!
Кәҗә:
- Әйдә-ә , Куян, киттек мин аны куып чыгармын.
Куян:
- Юк, Кәҗә, куа алмассың! Эт куды , чыгара алмады, Аю куды , чыгара алмады , син дә куып чыгара алмассың.
Кәҗә:
- Юк, куармын! Әнә-ә-ә минем нинди очлы мөгезләрем бар.
Алып баручы:
- Алар өй янына килгәннәр.
Кәҗә:
- Бар,Төлке,чыгып кит, Куянның йортыннан!
Төлке:
- Мич башында балта кайрыйм, пычак кайрыйм, сикереп төшәрмен дә, өзгәләп ташлармын!
Кәҗә (башын тотып):
- Абау җаным!
Алып баручы:
- Кәҗә дә куркуыннан йөгереп киткән. Куян елый-елый тагын киткән, элекедән дә каты елый икән. Аңа җилкәсенә чалгы салган Әтәч очраган
Әтәч:
- Кикри-күк! Нигә елыйсың, Куян?
Куян:
- Ничек еламаска?!Төлке хәйлә белән өемә кереп, үземне куып чыгарды (үксеп елый).
Әтәч:
- Әйдә, киттек, мин аны куып чыгарырмын.
Куян:
- Юк, Әтәч, куа алмассың! Эт барды ,куа алмады, Аю барды ,куа алмады, Кәҗә куды ,куа алмады ,син дә куа алмассың.
Әтәч:
- Юк, куармын .
Алып баручы:
- Алар өй янына барып җиткәннәр. Әтәч тәпиләре белән тибенгән, канатлары белән кагынган:
Әтәч:
- Кикри- кү-ү-к (җырлый)
Җилкәмдә чалгы китерәм,
Төлкене чабып үтерәм!
Тиз төш Төлке мич башыннан,
Хәзер үк чыгып кит моннан!
Төлке:
- Хәзер аягыма гына киям!
Әтәч:
- Кикри- кү-ү-к
Җилкәмдә чалгы китерәм,
Төлкене чабып үтерәм!
Тиз төш Төлке мич башыннан,
Хәзер үк чыгып кит моннан!
Төлке:
- Хәзер, хәзер, тунымны гына киям...
Әтәч:
- Кикри- кү-ү-к
Җилкәмдә чалгы китерәм,
Төлкене чабып үтерәм!
Тиз төш Төлке мич башыннан,
Хәзер үк чыгып кит моннан!
Алып баручы:
- Төлке өйдән чыгып киткән. Әтәч белән Куян өйдә бергә рәхәт-рәхәт тора башлаганнар. Әле дә булса торалар, ди алар.
(Әтәч белән Куян кочаклашалар, үбешәләр. Җыр җырлыйлар)
“Чат-чат”
Без уйныйбыз-уйныйбыз,
Якты көннән туймыйбыз.
Кулны-кулга чаба-чаба
Көләбез дә җырлыйбыз.
Без биибез, безнең яшь чак, шат чак
Шуңа биеп кул чабабыз чат-чат!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
сценарий осеннего утренника на татарском языке "Коз 2015"
сценарий осеннего утренника "Коз бэйрэме".В группу вкатывается волшебный клубочек и приглашает в путешествие.....
сценарй выпускного утренника на татарском языке
сценарий на татарском языке.Есть сказка о пенале...
Сценарий выпускного бала на татарском языке для подготовительной группы
В содержании сценария имеются:танцы,песни,игры....
Сценарий выпускного бала на татарском языке для подготовительной группы
В содержании сценария имеются:песни,игры,танцы,стихотворения.Описание ролей персонажей....
Сценарий выпускного бала на татарском языке для подготовительной группы
В содержании сценария имеются:песни,игры,танцы,стихотворения.Описание ролей персонажей....
сценарий 23 февраля! на татарском языке
23 февраля!Жыр Бравые солдатыА. б. Исәнмесез, кадерле кунакларыбыз! Хәерле көн, дуслар! Бүген бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне. А. б. Кадерле Әтиләр һәм аларга алмашка үсүче малайла...
Сценарий осеннего праздника на татарском языке.
quot;Теремкэй козге урманда"...