"Каз өмәсе" бәйрәме.
материал (подготовительная группа) на тему
Борынгы заманнардан килгән йола буенча без балаларыбызны кечкенәдән татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итәбез. "Каз өмәсе" бәйрәме ул көзен уздырыла.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kaz_omse.docx | 21.24 КБ |
Предварительный просмотр:
“Каз өмәсе”
(ата-аналар өчен мәктәпкә әзерлек төркемендә уздырылган бәйрәм кичәсе)
Бәйрәмчә бизәлгән залда -зур,матур итеп татарча милли бизәлгән өй макеты,ян – якта эскәмияләр тора.
Алып баручы кыз: Бүген бездә каз өмәсе,
Каз өмәсе бүген бездә.
Каз йолкырга килгән кызлар,
Уңыш юлдаш булсын сезгә.
Салмак кына гармун тавышы яңгырый. Татар халкыбызның милли киемнәреннән киенгән кызлар керәләр.Араларында “йорт хуҗасы”да бар.
Йорт хуҗасы - тәрбияче: Әйдәгез,кызлар,әйдәгез.Әти казларның эшен бетерде,хәзер эш бездән тора.
Кызлар “казларны” алып эш урыннарына утырып “каз” йолкырга керешәләр.Үзләре гармунга кушылып җырлыйлар.
“Каз канаты,каз өмәсе”-җыры
Алинә: Айгөлнең казы чистарак булган бит ,кызлар.
Регина: Әй,уңган да инде безнең Айгөл.Нәрсәгә тотынса,шуңа кулы килешеп тора.
Луиза: Безнекедә аныкыннан ким түгел.Менә,карагыз,ялт иттердек. (сикереп торып,”каз түшкәсен” шап-шап итеп суккалый)
Шул вакытта тышкы яктан матур көй яңгырый - татар милли киемнәреннән киенгән егетләр керәләр.
Рәис- (тәрбияче): Исәнмесез, саумысыз, хуҗалар!
Йорт хуҗасы: Саумысыз, кунаклар, керегез әйдәгез!
Рәис: Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез!Каз өмәсе бәйрәме белән котлыйбыз! Йортларыгызга иминлек, бәрәкәт,үзегезгә мәхббәт телибез.Эшләрегез хуп булсын, казларыгыз күп булсын!
Йорт хуҗасы:Теләгегез татлы, йөзегез якты, сезгә бездән ни кирәк?
Айрат: Безгә сездән шул кирәк: сездә каз өмәсе дип ишеткән идек, дөресме шул?
Йорт хуҗасы:Дөрес.Дөрес булмаса килеп тә йөрмәс идегез әле.
Динар: Каз суючы абыйлар сездә диләр , дөресме шул?
Йорт хуҗасы:Дөрес. Әллә алар кирәкме?
Рәис: Алар безгә кирәк түгел, үзегезгә булсыннар.Каз йолкучы кызлар сездә диделәр,дөресме шул?
Йорт хуҗасы:Дөрес.Әллә алар кирәкме?
Нияз: Әйе, безгә шул кызлар кирәк иде.
Йорт хуҗасы: Кем,кем кирәк дисең?
Айдар: Пешкән,симез кыз кирәк!.. Юк ла инде, симез каз кирәк! Тагын..матур кыз кирәк!
Йорт хуҗасы:Бездә артык казда, кызда юк. Әгәр кирәк булса ..пар канат сатып алыгыз.
Кызлар (җырлап): Канат сатабыз,канат,
Ап-агын сайлап,карап.
Кемгә кирәк, алыгыз,
Бармы акча-ялыгыз???
(Гәделтиз генә Эльвира каршысына килеп баса)
Эльвира: Акчаң синең җитәрме?
Үзең ничек, чибәрме?
Гәдел: Чибәрлегем йөземдә,
Егетлегем үземдә.
Бер үптерсәң, үсәрсең,
Килен булып төшәрсең.
(малай кызны үбәргә дип якыная,кыз аны этеп җибәрә)
Рәис: Юк,юк егетләр.Булмады бу.Килегез әле монда.
(Малайлар түгәрәкләп басалар,Рәис тиз генә икенче яккарак китеп “кыз” булып яулык бәйләп куя. Кулына самавар тотып җырлап килеп керә)
Әй, егетләр,егетләр,
Кыюсыз сез, җебекләр!
Миндәй батыр булыгыз,
Шулчак уңар юлыгыз!.
(бер кызның кулындагы “каз түшкәсен” тартып алмакчы була,ә шул вакытта кыз аның яулыгын тартып ала.Аның егет кеше икәне ачыклангач аны куып чыгаралар)
Рәис:Ярар алайса,сау булыгыз, без китәбез.Ләкин без гармунчы егетне дә үзебез белән алып китәбез.Тик утырыгыз шунда каңгырашып.Әйдәгез егетләр, киттек.
(Егетләр киткән булып кыланалар.Шул вакыт йорт хуҗасы сүз ала.)
Йорт хуҗасы: Әй,кызлар, кертик инде егетләрне. Алар булмаса безгә бик күңелсез булыр бит.
Кызлар (бергәләп) :Кертик, кертик.
Йорт хуҗасы:Әй,егетләр, без бит шаярттык кына.Әйдәгез,керегез,түрдән узыгыз.
(Малайлар керәләр, эскәмияләргә утырышалар; кызлар утырып “каз “ йолкыган хәрәкәтләр ясап утыралар)
Самира: Җәйләр үтте,көзләр җитте,
Бик симергән казларым.
Каз йолкыйлар тиңдәшләрем,
Күрше- тирә кызлары.
Наилә: Каз канатларын йолкабыз
Бу эшне яратабыз!
Җырлап- көлеп,уйнап- биеп,
Күңелне юатабыз.
Руслан: Өшетептә җибәрде нишләптер.Әллә бер биеп, җылынып алабызмы?
Барсы бергә: Әйдәгез, биибез.
“Татар биюе”
(язмада татар халык бию көйләре уйнатыла, биюдән соң барысыда урыннарына утырышалар)
Тимур: Күмәк хезмәт, уен-көлке,
Була каз өмәсендә.
Кызлар - егетләр җыела,
Зур шатлык һәммәсенә.
Регина: Каз канаты,каз өмәсе,
Борыннан килгән йола.
Сездә була,бездә була,
Күңел шатлыкка тула!
Йорт хуҗасы: Егетләр , тик утырганчы мәгез әле канатлар, сыдыра торыгыз.Шул арада табышмаклар әйтешеп алырбыз.
(табышмак әйткән вакытта кызалар әкрен генә “казларны йолкыйлар”
Табышмаклар:
Даридә: Алгы тәпие кыска,
Чабарга ул бик оста.
Соры тунын сала да,
Ак тунын кия кышка.
Илнар: Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява.
Җирләр дымлана,
Бу кайчак була?
Йорт хуҗасы: Менә табышмаклар да әйтелде,казларныда йолкып беттердек.Хәзер әйдәгез индеказларны салкын чишмә суында юып алып кайтабыз.
Барысы бергә: Киттек, киттек.
(Парлашып, бер кыз,бер малай басалар, егетләр көянтәләрне тоталар, ә кызлар “казларны” көянтәләргәэләләр, ә калган балалар кулларына чиләкләрне,тазларны алалар.”Су буена” гармун моңы тавышында баралар. Су буена килеп җиткәч кызлар “казларны “юалар”,егетләр көянтәләрне читкәрәк куеп кызларны күзәрәләр)
Рәис: Әйдәгез, әзрәк күңел ачып кара каршылы уен уйнап алабыз.
“Кара каршы әйтешү” –җырлы-биюле уен.
Әлфия: Ә хәзер йөзек салыш уенын уйныйбыз.(Балалар тиз генә түгәрәк ясап басалар )
“Йөзек салыш уены”
Мансур: Бик матур уйнадык. Әйдәгез инде шул кадаре матур су буена килгәч җырлапта китик.
“Такмаклар”
Алисә: Каз өмәсендә җырлыйбыз,
Җырны гаеп итмәгез.
Көзләр җиткәч,казлар кебек ,
Безне ташлап китмәгез.
Айгөл: Көзге байлык, көзге муллык,
Авылда каз өмәсе-
Яше-карты, бала- чага,
Шау-гөр килә һәммәсе! Йорт хуҗасы: Ә хәзер әйдәгез бер кызык уен уйнап алабыз.
“Капкалы” уены.
(уенда кем капкага эләгә-шул балага “җәза” бирелә-шигырь ,әкият өзеге,табышмак,мәкаль, табышмак,җыр)
Регина: Каз канаты, каз өмәсе,
Борыннан килгән йола.
Сездә була, бездә була,
Күңел шатлыкка тула.
Алсу: Каз өмәсе,каз өмәсе,
Каз өмәсе күңелле.
Казлар кебек канат кага-
Безнең кызлар түгелме?
“Каз канатлары белән бию”-кызлар.
Әлфия: Карагыз әле минем нинди матур кулъяулыгым бар. Әйдәгез шушы кулъяулык белән берәр уен уйнап алабыз.
“Кулъяулык салыш “ уены
Гөлия: Кызлар,егетләр? Минем бүген туган көнем иде , сезгә әйтергә онытып торам икән.Шуңа күрә, мин сезне кунакка чакырам,әнием бәлеш пешерәм диде.
Мансур: Гөлиянең туган көне булгач берәр матур җыр бүләк итик.
“Туган көн” җыры.
Булат: Кемдер кунакка чакырган иде ахрысы безне, әллә онытты инде?!
Гөлия: Юк,онытмадым.Әйдәгез, казларны алыйк та кайтырга чыгыйк.Аннан Гөлияләргә кунакка барырбыз,бәлешләредә суына торгандыр?!
(Балалар “казларны”, көянтә-чиләкләрне алып өйгә таба кайтырга чыгалар.Юл буйлап җырлап кайталар.)
“Каз канаты” җыры.
“Каз канаты,каз өмәсе”-җыры.
1.Каз канаты, каз өмәсе,
Елларына бер генә.
Гомер буе онытылмый,
Туып-үскән ил генә.
2.Каз канаты каурый-каурый,
Коймак майларга ярый.
Уйнамагач та көлмәгәч,
Бу дөнья нигә ярый.
“Кара-каршы әйтешү”
Малайлар: Һай кызлары,кызлары,
Янып тора күзләре,
Кызларына сүз әйтмәгез,
Алдынгылар үзләре.
Кызлар:Егетләре килгәннәр,
Ишек ачып кергәннәр.
Безнең уенга чыкканны,
Әллә инде белгәннәр?
Малайлар: Кызлары уңган икән,
Эшләре уңган икән.
Әллә кайчан әйтмәгәнмен-
Исәбе булган икән.
Кызлар:Егетләр килгән икән,
Почетка менгән икән.
Исемнәрен язып куеп,
Тактага элгән икән.
Малайлар:Алын алыйк микән,
Гөлен алыйк микән?
Барысы да уңган икән,
Кайсын алыйк икән?
Кызлар:Алларын алыйк микән,
Гөлләрен алыйк микән?
Уңган егетләр чакыра
Әллә ,дим, барыйк микән?
“Такмаклар”
Луиза: Безнең урам ак балчык,
Бата күрмә –атлап чык.
Синдә миннән артык түгел:
Бераз гына мактанчык.
Айдар: Аляпкычың алсу-алсу,
Алсуга мандыңмы әллә?
Моңаясың,саргаясың,
Егетсез калдыңмы әллә?
Резедә: Коштай сайраган була,
Урын сайлаган була.
Ат тугарып җигә белми-
Кызлар сайлаган була.
Гөлнур: Бик сагынам,бик сагынам,
Бик сагынам белмисең!
Бик сагынган көннәремдә,
Төшемә дә кермисең!!
Сәвия: Аклы ситсы күлмәгеңнең
Итәкләре өч кенә.
Бәләкәй дип уйламагыз,
Сандугачта кечкенә!!
Кызлар, малайлар бергәләп: Әйдә җырла,әйдә бие,
Җырлап-бип күңел ач.
Нигә безгә шатланмаска?
Тормыш күңелле булгач!!
“Туган көн “җыры.
1.Мин тугачта таңнар аткан,
Кояш елмаеп көлгән.
Нәни кошчык тәрәз чиртеп ,
Кызыгыз туды дигән.
Кушымта: Бер генә ул туган көн
Мин дөняга туган көн,
Әтигә дә-әнигә дә ,
Сөенечле булган көн.
2. Әни әйткән: “Балам туды,
Инде дөнья түгәрәк”.
Әти сөйгән: “Балам-диеп,
Гөлгә кунган күбәләк
Туган көнем истәлеге,
Бакчамда миләш үсә.
Син бәхетле бала диеп,
Ягымлы җилләр ис
“Каз канаты”-җыр
- Каз канаты,кат-кат була,
Ир канаты ат була.
Чит җирләрдә озак йөрсәң,
Сөйгән ярың ят була.
- Каз канаты,каурый,каурый,
Хатлар язарга ярый.
Уйнамагач та көлмәгәч,
Бу дөнья нигә ярый?