Халкыбызның милли бәйрәмнәре. Сабантуй.
план-конспект занятия (старшая группа) на тему
Предварительный просмотр:
Тема:Халкыбызның милли бәйрәмнәре. Сабантуй.
Максатлар:
1) Сабантуй йоласының килеп чыгуы турында белешмә бирү;
2) Диолоик һәм монологик сөйләм телен үстерү;
3) Милли бәйрәмнәр һәм йолалар аша халкыбызның үткән тарихы белән танышуны дәва итү;
4) Татар халкының үткәне, йолалары белән горурлану хисе тәрбияләү.
Җиһазлау:
Презентация, сөлгеләр бәйләнгән сөрәнчеләр колгасы, рәсемнәр, дага,чигелгән сөлгеләр.
Дәрес барышы.
I.Оештыру моменты.
1. Тәрбияче сүзе
Якты чырай, яхшы кәеф
Күрәм мин йөзегездә.
Исәнмесез, хәерле көн
Телим мин һәммәгезгә.
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син.
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен.
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен. Р.Фәйзуллин.
- Шагыйрь Р.Фәйзуллин бу юллар аша нәрсә әйтергә тели?
- Әйе, һәрбер кеше үзенең халкының үткәнен, бабайларының ничек көн иткәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен, гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, ди халкыбыз.
II. Үткән материалны кабатлау.
1.Өй эшен тикшерү.
- Сез халкыбызның нинди йолаларын, бәйрәмнәрен беләсез? (Карга боткасы, Сабантуй, Сөмбелә, каз өмәсе һ.б.)
- Халык йолаларын фәндә икегә бүлеп өйрәнү кабул ителгән:гаилә йолалары һәм ел фасылларына караган йолалар. Гаилә йолаларына туй, бала туу, үлгән кешене күмү, искә алу йолалары керә, ә язгы чәчү, сабан йолалары,нардуган, раштуа, кызыл йомырка бәйрәме , аулак өйләр, кич утырулар, өмәләр,корбан чалу, яңгыр сорау,түгәрәк уеннар һ.б.ел фасылларына караган йолаларга керәләр.
- Бәйрәмнәр ни өчен кирәк?(Ял итү, аралашу,берләшү өчен.)
- Халкыбыз ял итә белгәнме соң?
- Халкыбызның йолаларын саклауга без өлеш кертә алабызмы?
III. Яңа теманы аңлату.
1.Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү.
- Халкыбызның иң матур йоласы кайсы дип уйлыйсыз?(Билгеле, сабан туе).Без бүген шушы йоланың килеп чыгышын һәм хәзерге вакытта кеше тормышында тоткан урынын билгеләрбез.
2. Сабантуй бәйрәме белән танышу
- Сабан туеның ЮНЕСКО тарафыннан сакланучы милли мираслар исемлегенә кертелүе дә күпне сөйли.Сабантуй - бик борынгыдан килгән бәйрәм.
- Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен бу бәйрәмне Сабантуй дип атаганнар икән?
- Сабан сүзе сука дигән мәгънәне аңлата. Димәк, әлеге бәйрәм шуны аңлата: табигатьне уятучы яз басуларны эшкәртергә өнди... Сабан бәйрәмен карарга картлар да килә. Кояш баю вакыты җитсә, алар шунда ук кичке намаз укыйлар. Төзек сафларга басып, җиргә иелә-иелә, дога укыйлар. ”
- Туй сүзе исә татар халкында нинди дә булса олы бер бәйрәм мәгънәсенә туры килә. Мәсәлән, хезмәт туе, бәби туе, өй туе һәм башкалар. Димәк, Сабан туе ул чәчүдә, язгы кыр эшләрендә төп корал булган сабанның (суканың) эше беткәч, ягъни чәчү төгәлләнгәч үткәрелә торган туй, ягъни бәйрәм икән.
- Балалар, димәк, Сабан туе элек кайчан үткәрелә? (Кар эреп беткәч.)
- Аны ни өчен үткәргәннәр?(Көзен мул уңыш җыеп ал өчен.)
- Ә бәйрәм нәрсә белән бшланып китә икән соң?
Ишек шакыйлар. Иңбашына сөлгеләр, яулыклар бәйләгән бабай киемендә бер укучы керә.
- Исәнмесез, малайлар һәм кызлар!
- Исәнмесез, бабай, рәхим итегез.Түрдән үтегез.
- Балалар, минем вакытым юк, менә Сабантуйга сөлгеләр җыеп йөриебез иде. Сезнең янга да кереп чыгарга булдым.
- Бабай менә мин дә сөлге эләм.
- Рәхмәт кызым, мин китим әле. Сау булыгыз, Сабантуйга рәхим итегез!
- Сау бул, бабай!
- Укучылар,Сабантуй башланырга берничә көн кала “сөлге җыю” йоласы булган. Сөлгеләрне авылның хөрмәтле бабайларын атка утыртып, яшь егетләр, кызлар гармуннарда уйнап, җырлап-биеп, күңелле итеп җыеп йөргәннәр. Алар артыннан бала-чага ияреп йөргән. Ә бу җыелган сөлге белән Сабантуй мәйданын бизәгәннәр, төрле ярышларда җиңеп чыгучыга бүләк итеп биргәннәр.
- Йоланың бу өлешеннән халкыбызның нинди якларын күрдек?(уңган, юмарт,аралашучан, шаян.)
- Ә сабантуй үткәрелә торган урын ничек атала?
- Мәйдан.
- Сабан туен үткәрү өчен махсус урын билгеләнгән. Ул болын җир, аланлык булып, агачлар белән әйләндереп алынган тигез һәм уңайлы җирдә урнашкан. Бу урын мәйдан дип аталган. Һәр авыл өчен билгеле булган көнне – иртәнге якта яисә төштән соң хөрмәтле аксакаллар җыелган бүләкне мәйданга алып чыкканнар. Иң алдан ир уртасы кеше сөлге-яулыклар, ситсы бәйләнгән колга күтәреп барган. Мәйданда бүләкләрне аерым төр ярышлар өчен атап, билгеләп куйганнар.
- Әйдәгез әле , сабан туенда нинди бәйгеләр булуын санап чыгыйк.. (Көрәш, колгага менү, ат чабышы, капчык белән сугышу, таш күтәрү, канат тартышу, кул көрәштерү,катыутан акча эзләү, көянтә чиләк белән йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, капчык киеп йөгерү.)
- Ни өчен сабантуйда без санап киткән бәйгеләр алынган? Моны берәр ничек аңлатып булмыймы икән?
- Сабантуйның иң абруйлы ярышы нинди?
- Әлбәттә ат чабышы. Нинди язучыларыбыз әсәрләрендә сабантуй бәйрәме сурәтләнә? Г.Ибраһимовның “Алмачуар” әсәрендә ат чабышлары, көрәш турында тәфсилләп сөйләнә.
- Ярышлар гасырлар буена килгән тәртип буенча үткән. Аларны ат чабышы башлап җибәргән. Иң матур сөлгеләрнең берсен ат чабышында җиңүчегә биргәннәр. Кайчакта иң ахырдан килгән атка махсус бирелгән сөлгене такканнар. Ат - Сабан туе күрке. Хуҗалар үзләренең атларын чабышка алдан әзерләгәннәр. Әзерлекле ат чабышлар якынаюын алдан ук сизеп торган.
- Ни өчен Сабан туена ат ярышын алганнар?
- Ат – татар халкының изге хайваннарыннан берсе. Борынгы заманнарда ук көнкүреш яшәешне атсыз күз алдына китерегә дә мөмкин түгел. Кырда, өйдә, төрле күңел ачу бәйрәмнәрендә дә ат мөһим рольне уйнаган. Сабантуй да ат чабышларыннан башланып киткән, һәм бу традиция әлеге көнгәчә дәвам итә.
Яшь егетләр Сабантуйларныннан
Ут уйнатып чыгып киттеләр.
Күңелемә яткан толпарларга
Камчы белән сызып үттеләр...
(Р.Ягъфаров). (Дага күрсәтелә)
- Кайсыгыз ишек башларында әлеге даганы күргәне бар? Булса, ул ни өчен анда куелган? (Укучыларның җавапларын тыңлау) Игътибар итсәгез, һәр ат тоягының астында дага кадакланган. Бу ат тоягы ашалмасын өчен куела.
- Ат – бәхет китерүче хайван буларак билгеле,һәм әлеге дага да бәхет символы булып тора. Ул йортларны төрле бәла-казалардан саклый дигән фараз бар. Менә шушы кечкенә генә элемент та халыкның атларга булган мөнәсәбәтен, ихтирамын күрсәтеп тора.
- Димәк, ат - бәхет-шатлык билгесе булып тора.Ә ат нинди хайван соң? Аңа карап нинди сыйфатларын билгели алабыз?
- Тагын нинди уеннан башка сабантуй узмый?
- Сабан туе бәйрәменең иң төп уеннарынан берсе, әлбәттә, көрәш. К.Фукс бу турыда менә нәрсәләр язып калдырган: “Түгәрәк уртасына яшь һәм таза татарлардан ике көрәшче чыга, билләрен сөлге белән бәйлиләр, куллары белән шуңа тотынып, бер-берсен егарга тырышалар. Бу көрәш кайчак бик озак дәвам итә, яки, көрәшчеләрнең көченә карап, кайчак бик тиз тәмамлана. Кайсы да булса егыла икән, тамашачылар шаулашып көлешәләр, ә горур җиңүче, бүләк алып, моннан чыгып китә. Көрәшне кечкенә малайлар башлап җибәргән,аннары яшүсмерләр. Егетләр һәм ир-атлар көрәшкәннәр. Көрәштә җиңүчегә иң зур бүләк – сарык тәкәсе бирелгән.
- Көрә, батырлык турында, мондый мәкальләр бар, аларны исегездә калдырырга тырышыгыз.
- Егет мәйданда билгеле булыр.
- Көрәшми җиңү төштә була.
- Көчең барда көрәшеп кал,егәрең барда ярышып кал.
- Көчле кеше күтәреп тә ега, чалып та ега.
- Тагын нинди бәйгеләр уздырыла?
- Төрле ярыш-бәйгеләр үткәрелгән. Аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, багана башына менү һ.б. уеннар бәйрәмне җанландырып торган. Сабантуй җыр-биюсез, уен-көлкесез узмаган. Ярышлар төгәлләнгәч, халык өйләренә таралышкан. Бу көнне һәр өйдә бәйрәм ашлары әзерләнгән.
- Сабантуй бәйрәмендә кичләрен яшьләр уены үткәрелгән. Бу көнне әти-әниләре аларга күңел ачарга каршылык күрсәтмәгән. Төн урталарына кадәр гармун, скрипка тавышы яңгыраган, егетләр-кызлар әйлән-бәйлән уйнаганнар, биегәннәр, җырлаганнар.
- Элек-электән килгән бүләк җыюлар, ат чабышлары, уен-ярышлар, татарча көрәш бүгенге көндә дә мәйданның иң кызыклы, күркәм чаралары булып торалар. Хәзерге вакытта спорт уеннары да борынгыдан килгән уеннар белән берлектә оештырыла. Бу волейбол, футбол, биеклеккә-ераклыкка сикерүләр, төрле дистанцияләргә йөгерү, армспорт, гер күтәрү. Һәркем анда актив катнашырга тырыша, ниндидер бүләк алырга омтыла. Бәйрәмдә җыр-музыка тынып тормый, халык күңел ача, рәхәтләнеп җырлый, бии.
- Укучылар, ә бүгенге көндә бәйрәм ямен җибәрүче нинди күренешләрне атый аласыз? Бз аларны булдырмау өчен нәрсәләр эшли алабыз?
- Сабан туйларының ямен җибәрүче факторлар да бар. Бу хәмер, сыра эчеп, исереп йөрүчеләр, тәртип бозучылар. Элекке заманда бу бик сирәк күренеш булган һәм кешеләр тарафыннан бик нык тәнкыйтьләнгән.
- Сабан туйлары хәзер авылларда да, шәһәрләрдә дә үткәрелә. Анда республикабызда яшәүче барлык милләт халыклары да катнаша, бәйрәм итә, чөнки сабантуе гомумхалык бәйрәменә әверелеп бара. Шулай ук, республикадан читтә яшәгән милләттәшләребез өчен дә сабантуйлары үткәрү бүгенге көндә традициягә әйләнеп бара.
III. Теманы ныгыту.
1.. “Кем җитезрәк?” уены.
- “Сабантуй” сүзеннән яңа сүзләр төзегез, җиңүчегә Сабантй бүләгн булачак.
2. Сабантуй турында шигырьләр тыңлау.
3. Дәреслек белән эшләү.
IV. Йомгаклау.
1. Нәтиҗә ясау.
-Менә хәзер алдыбызга куйган сорауларга җавап бирә алырбыз дип уйлыйм:
А. Сабантуйга көрәш, ат чабышы кебек бәйгеләрнең ни өчен алынганлыгын аңлата аласызмы?
Б. Сабантуй бәйрәме аша татар халкын без нинди итеп күрәбез?
В. Сабантуйны тәрбия чарасы дип әйтә алабызмы?
- Халыкны тәрбия итүдә бәйрәмнәр , йолалар һәм төрле тәртип кагыйдәләре (ритуаллар) бик зур урын алып тора. Аларда тупланган тирән кешелекле идеяләр, халыкның яшәү рәвеше белән тыгыз бәйләнгәнлек кешенең рухи баюына ярдәм итә, аның рухын һәм хезмәткә дәртен күтәрә.
Һәр халыкның да рухи мәдәниятендә туган тел төп урынны алып тора.Халыкның милли йөзе, гореф-гадәтләре йолалары, туган тел, үз ана теле саклаган очракта гына саклана.
2. Билгеләр кую.
3. Өй эше .
- Татар халкының милли йолалары, бәйрәмнәре турында өстәмә материал тупларга, шигырьләр, җырлар өйрәнергә, бер гасыр үткәч яшәячәк татарларга сабан туеның әһәмияте, кирәклеге, тәрбияви роле турында язырга.
Сценарий: “Ана күңеле – балада”
31.05.2015 | Автор: Ләйсән Сираева
90386-7 яшьлек балалар өчен әниләр көненә карата бәйрәм сценарие.
1 а.б: Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар! Безнең иң матур, мөлаем, сөйкемле, газиз әниләребез! Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр. Һәрберебезнең иң кадерле кешесе ул әни һәм никадәр яратсак та, никадәр яхшы сүз әйтсәк тә, бу аздыр кебек.
Ана назы – җирдә ул мәңгелек,
Мәңгелек җыр – бишек җырыгыз.
Без узасы юлда маяк булып
Гомер буе балкып торыгыз.
Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, бәхет, сәламәтлек телибез.
Кызлар башкаруында җыр: “Әнием-җаным”
2 а.б: Мама! Мамочка! Сколько тепла таит это магическое слово, которым называют самого близкого, дорогого, единственного человека. Мама следит за нашей дорогой. Материнская любовь греет нас до старости.
На свете добрых слов немало,
Но всех добрее и важней одно:
Из двух слогов простое слово: «мама»
И нету слов дороже, чем оно.
– Дорогие мамы! Поздравляем вас с Днем Матери.
2 а.б: Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу-мәшәкатьләрегезне оныттырып яхшы кәеф алып килсен иде. Бүген әйтеләсе теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез – барысы да чын йөрәктән, күңелнең иң-иң түреннән – сезнең өчен. Кабул итеп алыгыз, рәхәтләнеп тыңлагыз, ял итегез.
Бәйрәмнәрдә кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык…. Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул сезнен балаларыгыз!
(Залга балалар керә)
1бала: Әнием – син минем бердәнберем,
Мин сине бик тә яратам.
Синең күзләреңә карыйм да
Барлык борчуларым таратам.
2 бала: Булышсам, ничек шатланасың,
Бүләк итеп кабул итәсең.
Килә минем сиңа һәркөн шулай
Гел шатлыклар бүләк итәсем!
3 бала: Җылы наз ул, әнием, синдә генә,
Иркә сүзләр – синең телдә генә,
Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,
Изге синең, әнием, теләгең дә!
4 бала: Әнием минем матур
Күзләре якты, көләч.
Шундый күңелле була
Ул өйгә кайтып кергәч.
5 бала: Әни – җирдә иң кирәкле кеше.
Әниләрнең белик кадерен.
Җил-давылдан саклап үстерә ул
Кызганмыйча бөтен гомерен.
6 бала: Гел шулай нур сибеп
Яшә син, әнием!
Исәнлек-саулык сорап,
Дога кылам,
Әниемнән аермасын
Берүк Аллам!
Җыр башкарыла: “Мама, милая моя!”
1 а.б: Безнең әниләр һәрвакыт “Иң-иңнәр”. Моны тагын бер дәлилләр өчен без сезне балаларыгыз белән төрле уеннарда катнашырга чакырабыз.
Беренче бирем “Мәкальне тәмамла” дип атала. Әниләр турында мәкальләр бик күп, аларны әниләребез белә микән, шуны тикшереп карарбыз.
Без мәкальнең башын башларбыз, сез ахырын әйтеп бетерерсез.
– Ана сүзен тотмаган, олыгайганчы… (игелек күрмәгән)
– Ана ачуы – язгы кар: күп булса да…. (тиз эри)
– Ана куены (туннан җылырак)
– Яктылык – кояш янында, яхшылык – (ана янында)
– Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас)
– Алтмышка җитсен бала (ана өчен һаман да бала.)
2 а.б: Әйе, Ана – бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга!
Шуңа күрә
Зур горурлык белән
Без сөйлибез АНА турында.
Балалар шигырь сөйли.
1 бала: Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак
Иң ягымлы кешеләр.
Иң сөйкемле, мәрхәмәтле
Алар – безнең Әниләр!
2 бала: Әни сүзе – иң бөек сүз,
Юк аңа һичбер алмаш.
Иң-иң әйбәт кешеләр дә
Әни кебек булалмас.
3 бала: Иң кадерле, иң хөрмәтле
Булсын җирдә әниләр
Әниләрне кадерләсәк,
Тыныч булыр ил-көннәр.
4 бала: Әйтәсебез килә бүген
Кадерле әниләргә:
Әле ярый сез бар җирдә
Без сабый, нәниләргә.
5 бала: Наз гөлләре үсеп чыга
Сезнең җылы куллардан.
Кабул итегез котлаулар
Безнең ихлас җаннардан.
Җыр башкарыла: “Җырлыйм әнием турында”
2.а.б: Икенче бәйге: “Балаларыбызны беләбезме?” дип атала. Сезгә сораулар бирелә, җавапны башта балагыз тәрбияченең колагына әйтә, соңыннан сез җавап бирәсез. Сорауларга җаваплар балаларыгыз белән туры килерме, әллә юкмы? Балагызны беләбезме икән? Хәзер тикшереп карарбыз. (4 бала һәм 4 әни)
– Балагыз нинди төс ярата?
– Нинди кием кияргә ярата?
– Балагыз кайсы бәйрәмне ярата?
– Балагыз нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?
– Сезнең пешергән кайсы ризыгызны бигрәк тә яратып ашый?
– Гаиләдә кемне күбрәк ярата?
1 а.б: Булдырдыгыз, әниләр, бик зур рәхмәт. Ә хәзер балалар башкаруында бию карап китик.
(Балалар бии)
Балалар шигырь сөйли:
1 бала: Җанга ятышлы һәр сүзе
Җилдән дә җитез үзе,
Карашыннан нур бөркелә
Кояштай көләч йөзе.
Караңгыда аем минем,
Күктә якты йолдызым,
Олы бәхет, шатлык тели
Сиңа яраткан кызың.
2 бала: Мин кайда гына булсам да,
Мин кая гына барсам да,
Син һәрвакыт минем янда –
Ямь-яшел урманнарда,
Чәчәкле болыннарда,
Мул сулы чишмәдә,
Урмандагы инештә,
Син минем белән бергә.
3 бала: Мин әниемне яратам
Ул да мине ярата.
Шуңа һәркөн йокымнан
“Улым” диеп уята.
1а.б: Бәйгебезне дәвам итәбез. Әниләребезнең ашлары һәрвакытта да тәмле була, ә әниләр баланы ничек ашатасын онытмадылар микән? Әйдәгез, тикшереп карыйк. Чираттагы бәйгебез – “Баланы ашат” дип аталыр. (Әниләр күзләрен бәйләгән килеш балаларына йогурт ашаталар). (4 әни һәм 4 бала)
2 а.б: Афәрин, булдырдыгыз, әниләр. Ә хәзер безнең рекламная пауза:
(Выходит мама, тащит за руку ребенка. Он в футболке, держит в руках футбольный мяч. В её руках рубаха вся в пятнах грязи).
Мама (сердито). Ну что же так испачкал рубашку, что мне теперь с ней делать? Её уже ничем не отстираешь! А сам-то на кого похож? (Ребёнок стоит, опустив голову, вдруг он радостно улыбается, в “дверь” заглядывает тетя Ася).
Ребенок. Ой, мама, смотри, тетя Ася приехала!
Тетя Ася. Ну, мои дорогие, что за проблема тут у вас?
Мама. Да вот посмотрите, что наделал этот сорванец! (Показывает рубашку).
Тетя Ася достает книжку К.И.Чуковского “Мойдодыр” и говорит: “Только сказка “Мойдодыр” поможет стать вашему ребенку бережливым и аккуратным.”
2 а.б: Алдагы бәйгебез “Баш хисапчы” дип атала. Әниләр акчаларны саный – саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш булалар. (1 әни)
– Балагызның исеме ничек?
– Балагызның фамилиясе ничек?
– Балагызга ничә яшь?
– Балагызның әтисе ни исемле?
– Балагызның аяк киеме размеры?
– Балагызның туган көне кайчан?
– Балагызның күз төсен нинди?
– Балагыз нинди группага йөри?
– Балагыз ничәгә кадәр саный белә?
1 а.б: Акча саный беләләр безнең әниләр! Булдырдыгыз, бик зур рәхмәт. Алда безне музыкаль бәйге көтә. Бәйгенең исеме “ Угадай мелодию” дип атала. Музыка уйный, ә сез аның нинди җыр икәнен әйтергә тиешсез.
2 а.б: Ә хәзер бераз ял итеп алыйк. Балалар башкаруында русча такмаклар.
Следующая игра называется «Загадки-шутки».
1. На какое дерево садится ворона во время проливного дождя? (На мокрое)
2. По небу летели птицы: лебедь, стрекоза, воробей и шмель. Сколько всего летело птиц? (2)
3. На что похожа половина яблока? (На 2-ю половину)
4. Без чего человеку жить нельзя? (Без имени)
5. Что случится 30 февраля? (Ничего: в феврале 30 дней не бывает.)
6. Когда машина едет, какое колесо не крутится? (Запасное)
7. Почему львы едят сырое мясо? (Не умеют готовить)
8. Может ли петух назвать себя курицей? (Нет: не умеет говорить.)
9. Какой рукой лучше размешивать чай? (Лучше это делать ложкой.)
10. Назови имя первой женщины-летчика. (Баба-Яга)
1 а.б: Әниләребез бик күп беләләр, афәрин! Ә хәзер әйдәгез әле ерак юлларны якын итеп килгән кунагыбызны каршы алыйк. (Залга фокусник керә)
Фокусник: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар!
Балалар: Исәнмесез.
Фокусник: Мине таныдыгызмы? Мин фокусник булам. Исемем – Фокус-мокус. Кадерле әниләрне бәйрәмнәре белән котлар өчен бик ераклардан, Мәскәү шәһәреннән, килдем. Кадерле әниләр, бәйрәмегез котлы булсын. Сезгә озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызга алга таба да яхшы тәрбия биреп яшәгез. Килгәч бер-ике фокус та күрсәтим инде.
(Фокусник фокуслар күрсәтә)
1 а.б: Бәйрәм бүләксез булмый ул.
Барыгыз да беләсез.
Безнең ничек тырышканны,
Хәзер менә күрерсез!
1 бала: Нәни кулларым белән мин
Тик сиңа, диеп кенә.
Әзерләдем бүләгемне
Бик зур көч куеп менә.
2 а.б: Кулларда нәни йөрәкләр,
Бу – мәхәббәт билгесе.
Газиз балаларыгызның
Хөрмәт итү билгесе.
Чын күңелдән бирәбез,
Югалтмыйча саклагыз.
Бәйрәм бүләге диеп
Кабул итеп алыгыз.
(Балалар бүләкләрен тапшыра)
1 а.б: Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен, алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, “Җан җимешем, балам”, – дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә.
2 а.б: Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.
Сценарий: “Әбиемнең күңел сандыгы”
24.05.2015 | Автор: Ләйсән Сираева
эбиМәктәпкәчә хәзерлек төркеме.
Максат: балаларны тәрбияләүдә әбиләрнең тоткан урыны. Балалар аңларлык итеп туганлык җепләрен аңлату. Өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү.
Алдан эшләнелгән эш.
1. Әбиләр турында шигырьләр ятлау.
2. Әбиләр турында җыр әзерләү.
3. Ата-аналар белән эш:
-өй шартларында әби һәм бабайларның әти-әнисе турында сөйләшү;
-гаилә архивыннан фотосурәтләр алып килү;
-күргәзмә “Оста куллы әбием”.
4. Әбиләргә бүләк.
Материаллар: “Гаилә агачы” (берничә гаилә); аудиоязма “Үзебезнең татар моңы”; әбиләрнең “Оста куллы әбием” күргәзмәсенә ясаган эшләре; интерактив такта.
Матур итеп бизәлгән авыл өенең эчке күренеше. Әбиләр чәй әзерләгән түгәрәк өстәл артында утыралар. “Үзебезнең татар моңы” дигән халык көйләре яңгырый.
Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Ягымлы, сөйкемле әбиләребез! Бүгенге кичәдә сезнең барлык кайгы-хәсрәтләрегезне, сызлануларыгызны оныттырып, күңелегез белән яшьлек елларыгызга кайтара алсак, без бик шат булыр идек. Кичәне башлап балалар белән уен уйнап алабыз.
Уен “Ягымлы сүзләр”.
Балалар кешенең яхшы сыйфатын чагыштыручы сүзләр әйтеп тупны бер-берсенә тапшыралар. Сүзләр кабатланырга тиеш түгел.
Алып баручы. Менә ничек балалар әбиләрен ярата икән. Ә хәзер балалар башкаруында “Әбием-әбекәем” җыры башкарыла. Җырның сүзләре:
Әбием-әбекәем
1. Балам, дия-дия безне
Кадерләп үстерәсең,
Эй, матур син, әбекәем,
Күзләр тия күрмәсен!
(кушымта)
Эй, әбием, әбекәем,
Кояш кебек күңелең
Сәламәтлек бирсен Аллаһ,
Озын булсын гомерең.
2. Өебезнең нуры бит син,
Рәхмәт яусын үзеңә.
Бәхетлебез, әбекәем,
Син булган өчен генә.
Алып баручы. Хөрмәтле әбиләребез, безнең сезгә багышланган шигырьләребез дә бар. Сөйләп китик әле.
1 нче бала.
Минем әби бик әйбәт,
Гел көлеп кенә тора.
Балакаем, дип әйтеп
Сөеп, иркәләп тора.
Әбием һәркөн безгә
Тәмле ашлар пешерә,
Сөйкемле сүзләре белән
Безнең күңелне күрә.
Без әбине яратабыз,
Ул да безне ярата.
Безнең әбидән дә әйбәт
Кем бар икән дөньяда?
2 нче бала.
Әби күзлеген эзли,
Кайда икәнен белми,
Күзлеге бит кулында,
Әмма ул аны сизми.
-Әби, әби,-дим аңа,
Каршысына ук килеп,
Күзлегеңне ки элек.
Җайлы булыр эзләргә.
Әби күзлеген кия,
Үзе елмаеп көлә.
–Рәхмәт, табып бирдең, – ди,
Аркамнан сөя-сөя.
(“Әби күзлеген эзли”. Н.Мадьяров.)
Алып баручы. Ягез әле, балалар, әбиләребезнең яшь чакларын искә төшереп, әбиләребезне бирегә чакырып, “Капкалы” уены уйнап алыйк әле. (Татарча бию көйләре яңгырый. Көй туктауга кемнәр “чыга алмый”, аларга җәза бирелә).
Алып баручы. Биедек тә, җырладык та, көлдек тә, ә хәзер инде Алинәнең әбисенә сүз бирәбез. Ул безгә үзләренең “Гаилә агачы” турында сөйләп китсен әле. (Әбигә сүз бирелә).
Алып баручы. Рәхмәт сезгә. Ә хәзер уен уйнап алабыз .Уен “Әбием мине ничек йоклата?” (Теләкләре буенча әби һәм оныгы чыга. Кечкенә генә сценка куялар)
Сценка. “Песи-нечкәбил” җыры (С.Сабирова көе, халык сүзләре)
Песи. Мияу, мияу, мияу.
Әй, акыллы курчагым,
Йом күзеңне, бәлли-бәү,
Башка бер сүз дә дәшмим,
Йоклап алыйк без икәү.
Мияу, мияу, мияу.
Песи курчакны йоклата алмый. Курчакны әби ала һәм бишеккә салып йоклата.
Әби. Әлли-бәлли итәргә
Ал бишеге бар аның,
Алдына алып йоклатырга
Үз әбкәсе бар аның..
Әлли-бәлли, бәүкәем,
Йом күзләрең, нәнкәем,
Рәхәт кенә тынычланып
Йоклап китәр бәбкәем.
-Кызым, мин дә сине кечкенә чагыңда коляскага салып җырлап йоклата идем. Ә хәзер башыңнан сөеп, сыпырып матур сүзләр әйтеп кенә йоклатам. (Әби оныгын сөя).
Алып баручы. Менә ничек әбиләребез балаларын яратып кына торалар. Шундый сөйкемле әбиләребезнең яшь чакларында төшкән фотосурәтләрен интерактив тактада карап китик әле. Ошатып әйтә алырбызмы икән? (Фотосурәтләр карау).
Алып баручы. Әбиләребезнең чәчләренә чал төшкән саен, тормыш буразналары арткан саен аларның сөйкемлелеге арта гына бара. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып, оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез!
Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итә. “Оста куллар” күргәзмәсендә катнашкан әбиләргә мактау кәгазе тапшырыла. Балалар әбиләренә кулдан эшләнелгән бүләкләр тапшыра. Рәхмәт.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татарский народный праздник Сабантуй. Килегез дуслар кунакка, Сабантуй бүген бездә!
Цель: 1. Продолжать знакомить детей с традициями, культурой и обычаями татарского народа....
Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма син! (Ризаэддин Фәхреддин мирасын кулланып халкыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру
Бала - ак кэгазь кебек : ана торле нэрсэ язарга момкин. Э менэ олуг остазыбыз Ризаэтдин Фэхреддиннын тирэн мэгънэле кинэшлэрен нэни чактан ук бала кунеленэ сендерэ алсак , вакытында яхшы тэрбия бирсэк...
Хәтерләүдән курыкма син! Үткәнеңне онытма син! (Ризаэддин Фәхреддин мирасын кулланып халкыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыру)
Бала - ак кэгазь кебек : ана торле нэрсэ язарга момкин. Э менэ олуг остазыбыз Ризаэддин Фэхреддиннын тирэн мэгънэле кинэшлэрен нэни чактан ук бала кунеленэ сендерэ алсак, вакытында яхшы тэрбия бирсэк ...
“Нәүрүз бәйрәме!” Максат:Балаларны халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру. “Нәүрүз”-бәйрәме турында белемнәрен баету,фольклор запасларын арттыру, ихтиярларын барлыкка китерү,сәләтләрен ачу,үстерү туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү.
Сценарий: “Нәүрүз бәйрәме!” Жиhазлау. Матур итеп бизәлгэн сәхнә. Түрдә, каеннар арасында, яз кызы - Нәүрүзбикә рәсеме. Сул яктарак айлы Сөембикә манарасы силуэты. Я...
"Сөмбелә бәйрәме!" Максат: Туган җиребезгә,туган телебезгә мәхәббәт,игенче хезмәтенә,икмәккә хөрмәт,халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү,белемнәрне шигырьләр,җырлар,табышмаклар, мәкальләр аша ныгыту. Балаларда күңел күтәренкелеге булдыру.
“Сөмбелә бәйрәме!”Ал. бар. Бар кунеллелек ботен доньяда бар бер ямь буген Нэрсэдэн бу мин бе...
Интегрированная образовательная деятельность для дошкольников по образовательным областям: физическая культура, коммуникация и музыка на тему: “Сабантуй бәйрәменә рәхим итегез.- Добро пожаловать на праздник Сабантуй» (Сценарий праздника на детской площад
1 Ведущая:- Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?Дети: - Исәнмесез! Хәерле көн! Әйбәт. - Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, хәерле көн! Без бүген татар халкының олы бәйрәме...
Халкыбызның мирасы белән кызык
Халкыбызның мирасы белән кызык...