"Дөньяда иң –иң матур ил"
план-конспект занятия на тему

"Балалар бакчасында милли тәрбиянең асылы" дигән региональ семинарда бастырылган материал.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Конспект развлечения39.55 КБ

Предварительный просмотр:

Дөньяда иң –иң матур ил

Ул – минем туган илем.

Максат: балаларның кичке уеннар, йолалар турындагы белемнәрен ныгыту; татар , рус, башкорт, мари халык уеннарының үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итү; Балаларның бәйрәмнәр турында белемнәрен киңәйтү, үз-ара эмоциональ бәйләнеш булдыру, сөйләмне камилләштерү,  татар халык авыз иҗаты аша татар теленә карата мәхәббәт тәрбияләү.

публикада үзен ышанычлы тотарга, кыю булырга ярдәм итү.

Бәйрәм барышы.

Зал бәйрәмчә бизәлгән.

Зал уртасында татарлар,руслар,чувашлар,марилар, башкорт костюмыннан киенгән балалар кунакларны  каршы ала.

Алып баручы :

Бик күп матур сүзләр бар дөньяда,

ул сүзләрне зурлар да,  балалар да белә.

 Исәнмесез дип әйтәбез

Төрле- төрле телләрдә.

 1.Б. – Здравствуйте.

2.Б. – Исәнмесез.

3.Б. – Һаумыһыс!

4.Б  – Привет!

5.Б. – Салам!

Алып баручы: Чын күңелдән исәнләшү кешеләрне дуслаштыра, кәефләрен күтәрә.

Безнең республикабызда төрле милләт халыклары яши: татарлар, руслар, чувашлар, марилар, башкортлар һәм башка халыклар.  Барлык милләт кешеләре дә үзара дус яшиләр: бер-берсенә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар,бәйрәм итәләр. Һәркем үз телендә яхшы теләкләр, хәерле иртә тели.

Җыр “Хәерле иртә!”

Барысы бергә: Хәерле көн, кадерле кунаклар!

Алып баручы:

Чын күңелдән сәламләшү кешеләрне дуслаштыра. Дусларың күп булу бигрәк рәхәт инде.

Мин сезне сәяхәткә чакырам – дуслык иленә! Нинди транспорт белән барырбыз икән? Моның өчен дуслык турында мәкальләрне искә төшерик.

Балалар чиратлашып әйтәләр: 

  • Дружба - великая сила.
  • 100 сум акчаң булганчы, 100 дустың булсын.
  • Дружба любит дело.
  • Дустың үзеңнән яхшы булсын
  • Друга на деньги не купишь.
  • Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле
  • Не в службу, а в дружбу.
  • Дерево держится корнями, а человек друзьями.
  • Ялгыз агачны җил сындырыр.
  • Нет друга - ищи, нашёл - береги.

Алып баручы: Халык әйтсә, хак әйтә. Менә экранда безнең транспортыбыз да барлыкка килде. ( слайдта -  очкыч –келәм)

Сәяхәткә чыгабыз!

Мари халык көе ишетелә

Мари халык киемнәреннән 2 кыз һәм 2 малай чыгалар, исәнләшәләр:

Салам юлташ-влаг! (Исәнмесез, дуслар!)

Алып баручы: Дуслар, сез безнең белән нинди телдә исәнләштегез?

Мари балалары: Мари телендә.

Мари киемен кигән балалар мари халык биюен башкаралар.

Алып баручы: Рәхмәт сезгә! Сез бик оста икәнсез. Без сезнең белән күршеләр булып яшәвебезгә бик шатбыз.

Алып баручы: Әйдәгез, бу йорттат яшәүчеләр белән танышуыбызны дәвам итик.

Экранда мари халкы турына –презентация)

Мари кызы, малае сөйли:  мари халкы җир эшкәртү, хайваннар үрчетү, аулау белән шөгылләнә. Яраткан ризыкларыбыз – лашка (умачлы аш  ), (подкогыльо) вареники. Яраткан уеныбыз - Биляша.

 Балалар Биляша уенын уйнап күрсәтәләр.

Алып баручы: Рәхмәт сезгә, мари халкы! Ә “саубулыгыз” сүзе марича ничек була?

Мари кызы, малае : Чеверын

Барысы да: Чеверын

Сяхәт дәвам итә.

Чуваш халык көе ишетелә. Каршыга чуваш халык киемнәреннән малай белән кыз чыгалар, сәламлиләр:

 Салам! Ыра кун! ( Сәлам! Хәерле көн!).

Алып баручы: Әйдәгез, без дә чуваш телендә исәнләшү сүзләрен әйтеп карыйк. (кабатлыйлар).Балалар, әйдәгез, чуваш халкы белән якыннанрак танышыйк.

Удмурт малае һәм кызы удмурт халык биюен башкаралар .

Чуваш малае һәм кызы: Без чуваш халкы җир эшкәртү, игенчелек белән шөгыльләнәбез. Яраткан ризыгыбыз – чиез, окрошка. Яратып уйнаган уеныбыз - Хищник в море (Сёткан кайак тинэсрэ).

 Экранда чуваш халкы турында фильм.

Алып баручы: Рәхмәт сезгә, чуваш халкы! Ә “саубулыгыз” сүзе чувашча ничек була?

чуваш балалары: Чипер юлăр - Счастливо оставаться!

Алып баручы һәм балалар: Чипер юлăр

Сяхәт дәвам итә.

Башкорт көе (курай тавышы) ишетелә.

Алып баручы: Нинди матур көй, курай тавышы, әйе, әйе, башкорт курае моңлана!

Башкорт киеменнән кыз белән малай чыгалар, исәнләшәләр:

 Һаумыһыс, дустар! (Саумысыз, дуслар!)

Башкорт кызы: Рәхим итегез, бездә кунак булыгыз!

Алып баручы: Башкортлар белән без тугандаш халыклар, башкорт һәм татар телләре бер-берсенә бик охшаган. Татарча “саумысыз” дисәк, башкортча ул – “һаумыһыс”. Әйдәгез, башкорт телендә исәнләшик.

Бергәләшеп башкортча исәнләшәләр.

Башкорт кызы һәм малае башкорт көен курайда башкаралар.

Башкорт кызы һәм малае: Без умартачалык, тимерчелек,  хайваннар үрчетү белән шөгыльләнәбез. Яраткан ризыгыбыз – кумыс, бавырсак. Яраткан уеныбыз – Юрта (Тирмә)

Башкорт халкы турында фильм.

Барлык балалар белән уйныйлар.

 Алып баручы: Саублыгыз, башкорт дусларыбыз!

Башкорт кызы һәм малае: Һау булығыҙ!  

Сяхәт дәвам итә.

Рус халык көе ишетелә.

Рус милли киеменнән икешәр малай һәм кыз чыга:

- Здравствуйте, гости дорогие!

Алып баручы һәм балалар: Здравствуйте!

Нынче день у нас хороший,

Веселятся все кругом.

Пляшут, хлопают в ладоши,

Ну и мы не отстаём.

Рус балалары рус халык биюен башкаралар.

Рус кызы, малае сөйли: Древней Руси русский народ хлебом-солью гостей

встречает,славится своим гостеприимством. Посмотрите, как я нарядно одета: на мне сарафан и рубаха вышитые цветами, а на голове кокошник с украшениями.

Наши любимые блюда – каши, щи, калачи, пряники. Любим играть в игру – “Горелки”

Барлык балалар белән уйныйлар.

Экранда урыс халкы турында фильм.

Алып баручы: Рәхмәт сезгә, рус егетләре һәм кызлары! Большое спасибо!

Сяхәт дәвам итә.

Татар халык көе ишетелә. Каршыга чуваш халык киемнәреннән малай белән кыз чыгалар, сәламлиләр: Исәнмесез дуслар! Хәерле көннәр!

Яраткан ризыгыбыз – шулпа, чәк-чәк. Яратып уйнаган уеныбыз – “Чума үрдәк - чума каз”

Барлык балалар белән уйныйлар.

Экранда татар халкы турында фильм.

Алып баручы: Менә, балалар, без якын тирәдә яшәүче дусларыбыз белән таныштык. Кайсы гына халыкны очратсак та, безне ачык йөз белән җылы итеп каршы алдылар. Балалар, без яши торган республикабызнвң исеме ничек? Балалар: Татарстан!

Алып баручы: Әйе, Татарстан – ул төрле милләт халыклары яши торган зур йорт. Шундый зур йортта яшәсәләр дә, һәр халык үзенең туган телен онытмый. Үз телләрендә җырлар җырлыйлар, биюләрен бииләр, матур милли киемнәрен кадерләп саклыйлар. Без дә үз туган телебездә “Туган телем” дигән җырны кунакларга бүләк итик.

Җыр “Туган тел”

1 бала: Без бер илнең балалары,

Барыбыз да дуслар без.

Татарлар, удмурт, марилар,

Башкортлар һәм руслар без.

2 бала: Наш Татарстан

Дружбой славится.

Нам жить в Татарстане

3 бала: Дуслар белән күңелле,

Яшәве рәхәт!

Дустым булганың өчен

Сиңа зур рәхмәт.

4 бала: Син – минем якын дустым,

Мин – синең дустың.

Яхшы – һәрвакыт янда

Булганы дусның.

5 бала: Безнең дуслык нык булсын,

Мәңгелек булсын.

Көннәребез гел шулай

Шатлыклы узсын.

Алып баручы          Безнең республикабызда төрле милләт халыклары

                                 яши:татарлар,руслар,чувашлар,марилар,

                                 башкортлар,әзербайҗаннар,үзбәкләр

                                 һәм башка халыклар.                                

          Татарстанда сан буенча татарлардан кала иң күп

          халык-руслар.

          Барлык милләт кешеләре дә үзара дус яшиләр:

          бер-берсенә кунакка йөриләр, бергәләп

          күңел ачалар,бәйрәм итәләр.

Диляра                                    Йөри безнең бакчага

                                                Бик күп төрле балалар,          

                                                Төрле-төрле телләрдә

                                                Сөйләшә белә алар.

 Рәзил                                     “Дустым сүзен дүрт телдә

                                                 Өйрәндем минзем дә.

                                                 Әйтә беләм өч телдә

                                               “Исәнмесез” сүзен дә.

 Булат                                       Төрле костюмнар киеп,

                                                 Йөрибез җырлап-биеп.

                                                 Атадык без бу бәйрәмне

                                                 Дуслык бәйрәме диеп.

  А.Б.                                         Барлык милләт балалары

                                                  Безгә дус булып калсын.

                                   Дуслык җыры күкләргә дә

                                   Өзелмәс юллар салсын.

Алып баручы (А.б).

Карап тормый ара еракка

Дуслар килгән безгә кунакка.

Дуслык бит ул тормыш үзәге

Дуслык бит ул бәйрәм бизәге.

 

(Татарча моңлы көй яңгырый) Балалар шигырь сөйлиләр.

Алия. Туган җирем минем Татарстан

Үз иркеңдә мәңге шат яшә

Кошларың да синең “гөлем” диеп

Саф татарча миңа эндәшә.

А.Амир. Дөньяда иң –иң матур ил

Ул – минем туган илем.

Дөньяда иң – иң матур тел

Ул – минем туган телем.

 

Адель. Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

 

Азалия. И туган тел – и матур тел

Әткәм-әнкәмнең теле

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

Зөһрә. Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.

 

Ранил. Күрче, дөнья нинди матур,

Тирә-ягың гөл генә.

Гөлбакчадай ямьле була

Бары туган җир генә.

 

Алинә. Бәйрәмсез бик күнелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк һәммәбезгә дә.

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк һәммәбезгә дә.

 

Кунакларның кәефләре күтәрелеп китсен өчен, без аларны җырлы- сүзле уен белән сәламлик.

 

(татар халкының җырлы-сүзле уены “Зилем- Зиләле”)

 

Менә сиңа ун кулым, менә сиңа сул кулым

Син бит минем якын дустым

Менә сиңа куш кулым.

Әй – Зилем – зиләле,

Сандугачым кил әле

Кил әле, дустым, кил әле,

Бергә әйләник әле.

 

(Шигырьләр  сөйләү)

 

1.Б.  Йөри безнең бакчага

Бик күп төрле балалар,

Төрле- төрле телләрдә

Сөйләшә белә алар.

 

2.Б.  Өйрәнәбез без җырлар,

Төрле телдә җырларга

Төрле милләт кешесе килә

Ул җырларны тыңларга.

 

3.Б.  Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбез эшең дә.

 

4.Б.  Матур киемнәр киеп,

Йөрибез җырлап- биеп.

Атадык без бу бәйрәмне

Дуслык бәйрәме, диеп.

А.Б.  Кәефе яхшы булган кешеләр белән дуслашырга да, аралашырга да җиңел, күңелгә рәхәт. Ягез әле, балалар, бер-беребезгә ягымлы итеп карап елмаябыз.

 

Дуслык турында дан җырлый

Һәрбер халык мәкале.

Без мәкальләр беләбез

Әйдәгез, сөйлик әле.

 

                           Мәкальләр – пословицы.

–         Дустың булмаса эзлә, тапсаң югалтма.

–         Кош канаты белән кеше дуслык белән көчле.

–         Ялгыз агачны җил сындыра.

–         Что одному не под силу, то легко коллективу.

–         Помогай другу везде, не оставляй его в беде.

–         Человек без друзей, что дерево без корней.

–         Один за всех и все за одного.

Уен “Дуслык эстафетасы”

А.Б.  Татар халкында ике кулны биреп күрешү, бер-береңә иминлик, дуслык теләү билгесе. Безнең дуслык нык булсын, көннәребез шатлык белән үтсен.

 

А.Б. Әйдәгез әле, дуслар, сезнең белән бергәләшеп биеп алыйк.

Күмәк бию башкарыла.

 

Б.   Добрый день, добрый день-

Мы хотим вам сказать.

Мира, счастья, добра

В этот день пожелать.

Дөрестән дә, без аларны

Искә төшерик әле.

Халык йоласын кайтарып,

Бер уйнап алыйк әле.

Ә сез кичен нинди уеннар уйный идегез? Бәлки безне дә өйрәтерсез.

 

Әби. Безнең яшь чактагы уеннар сезгә ошармы соң?

Б. Әйе.

Әби. “Йөзек салыш” уенын беләсезме?

Б. Әйе.

А.б. Әйдәгез, балалар, әби бабайның яшь чакларын искә төшереп “Йөзек салыш” уенын уйнап алыйк.

 “Йөзек салыш” уены

(Балалар “Йөзек салам, кешегә әйтмә” дигән сүзләрне әйтеп йөзекне салалар)

 

 (Рус киемнәре кигән балалар керәләр.)

Х.Амир. Исәнмесез.

Мәдинә. Здравствуйте!

А.б. Исәнмесез! Менә курше урыс авылыннан да яшьләр кичке уенга төштеләр.

Х.Амир. Наш Татарстан дружбой славится.

И жить нам в Татарстане очень нравится!

Мәдинә. Потрудились мы на славу,

И на праздник к вам пришли.

Мы покажем наши пляски,

Потанцуем от души.

 Русская пляска.

А.б. Кичке уеннарыбыз ахырына да якынлашты. Бүгенге кичәдә күренгәнчә, нинди генә милләт кешесе булсак та, бер-беребез белән дус, тату, ярдәмләшеп һәм күңелле яшәргә кирәк.

Рания. Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса, яшәу күңелле

Уңай була һәрбер эшең дә.

Зәринә. Бөтенебезгә дуслар кирәк,

Дустан башка булмый яшәргә.

Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк

Дуслык орлыклары чәчәргә.

А.б. Бәйрәмебез ахрына якынлашты, ә кичәбезне “Кояшлы ил” җыры белән тәмамлыйсыйбыз килә.

 

Татар кызы                Чәк-чәк белән каршы ала.

                                     Рәхим итегез!

                                  “Белегез шуны” җырын башкара.

 

                                    Без татар халкы җырлы-моңлы

                                    һәм кунакчыл халык.Сыйга мул

                                    һәм эштә данлы без.

                                    Игенүстерәбез,терлек асрыйбыз,

                                    Читек тегәбез, түбәтәй, калфак

                                     чигәбез,агачтан кисеп,төрле

                                     бизәкләр ясыйбыз.

Шәвәли                       Татар кызы, өстеңдәге күлмәгең

                                     бигрәк матур бизәлгән.

Татар кызы                 Ай, ак калфагым!

                                     Көмеш ай, ука-чук,

                                     Чын осталар чиккән-беркайда юк!

                                     Җепкә тезгән энҗе ак инәдә,

                                     Энҗе калфак-милли хәзинә лә!

                                      Балкып тора түбәтәйләр

                                     Энҗе бөртекләр белән.

                                     Алар монда килгән гүя,

                                     Чын әкият иленнән.

                                      Күргәнегез бармы сылу кызларның

                                      Кия торган камзулын?

                                      Бизәгәнгә,гүя, сыйдырган ул

                                      Бар тарихын илнең,бар моңын.

Шәвәли                         Йортыгыз да бик матур.

Татар кызы                   Бизәк элементларының күбесе

                                       табигатьтән алынган.Язның

                                       беренче чәчәкләреннән саналган

                                       һәм бизәкләрдә еш кулланыла

                                       торган лалә чәчәге үзгәреш,

                                       яңарышны аңлата.

                                       Бизәкләрдә һәр борма саен

                                       Яфрак - чәчәкләр һәм дулкын-

                                       дулкын үрелеп бирелгән үсемлек

                                       сабаклары урнаштырылган.

                                     Татар  халкы  күңелле итеп ял да

                                       итә белә. Без “Сабан туе”,”Каз

                                       өмәсе”,”Аулак өй”,”Нәүрүз”

                                       бәйрәмнәрен бик күңелле итеп

                                       үткәрәбез.

                                       Элек-электән оста куллы хатын-

                                       кызларыбыз мавыктыргыч кул

                                       эшләренә бөтен тырышлыкларын

                                       куеп, зәвык белән милли

                                       киемнәртеккәннәр,чиккәннәр.

                                       Итек,читек,энә,без

                                       Матур итеп тегәбез,

                                       Кирәкмиме,алмыйсызмы,

                                       Кулъяулыклар чигәбез.

Әйдәгез,кызлар,үзебезнең һөнәрләребезне күрсәтик әле.

“Кулъяулыклар чигәбез” биюе башкарыла.

Шәвәли                          Балалар,сез Татарстан

                                        республикасында яшисез.

                                        Ә аныңбашкаласы ничек атала?

                                         (Казан)

Татар кызы                    Әйдәле, кызым

                                       ”Казаным” җырын җырлап

  күрсәт әле.

А.Б.                                   Нәкъ Казан артында бардыр

                                           Бер авыл-“Кырлай”диләр.

                                           Ул авылның,һич онытмыйм,

                                           Һәр ягы урман иде.

                                           Билгеле,бу кап-кара урманда

                                           Һәр ерткыч та бар.

                                           Бик куе булганга,монда җен-

                                           пәриләр бар,диләр.

                                           Төрле албасты,убырлар,

                                           шүрәлеләр бар,диләр.

Шүрәле керә,бии.

“Шүрәле” уены.

А.Б.                   Рәхмәт сезгә бик матур биедегез дә,  

                         җырладыгыз да,уйнадыгыз да. Әйдәгез,

                          балалар, күрше йортка - рус балаларына

                          кунакка барабыз. Киттек.

                          Менә бу йортта рус халкы яши.

А.Б.                   Исәнмесез, здравствуйте,  мы к вам в

                          гости пришли.

Рус кызы          Ипи-тоз белән каршы ала.

Здравствуйте, гости дорогие, со времен

 Древней Руси русский народ хлебом-солью гостей

встречает,славитсясвоим гостеприимством. Посмотрите, как я нарядно одета: на мне сарафан и рубаха вышитые цветами, а на голове кокошник с украшениями. Славитсяземля русская своими мастерами: кружевами  Вологодскими, платками  Пассадскими, пушниной сибирской.

Шәвәли                          Как красиво украшен ваш дом!

Рус кызы                       Наш дом украшен городецкой  

                                        росписью, она зародилась  городе

                                       Городец, ее не спутаешь ни с чем.

                                       А какие праздники справляют:

                                       Масленица, Пасха, Рождество,  

                                       праздник Ивана Купала. Ни один

                                       праздник не обходится без песен

                                       и плясок. Наши девицы-красавицы

                                       станцуют вам танец «Валенки».

                                       На праздниках не только

                                       танцевали, но и играли. Сейчас я

                                       Вас приглашаю поиграть в игру

                                      «Плетень».

 

А.Б.                                Спасибо Вам загостеприимство.

                                        Рәхмәт сезгә безне каршы алган

                                        өчен.Әйдәгез,балалар,тагын бер

                                        йортка кунакка кереп чыгыйк.

Шәвәли                          Бу йортта кемнәр яши?

А.Б.                                 Бу йортта, балалар, чуваш халкы

                                        яши.

                                        Здравствуйте, исәнмесез!

                                        Мы к Вам в гости пришли.

Чуваш кызы                    Салям.Встречает гостей с    пирогом.

                                  Мы чувашский народ встречаем живем в красивом доме – пюрт. В доме печь - камах. Чуваши занимаются земледелием:  выращиваем рожь, овес, ячмень, хмель. Мы очень гостеприимный народ.  На столе глиняная и деревянная посуда.Угощаем Вас национальным блюдом - чиез.

Чувашские девушки  - искусные мастерицы. Платье шьют себе сами и украшают орнаментом. На голове национальный убор - сурпан, вокруг - серебряные иииииииььттмонеты защищают нас от злых духов.Чуваши чтят традиции и праздники: Саварни - Масленица, Манкун-Пасха, Уяв - Каравон, Акатуй - Сабантуй. Дети очень любят ходить в лес за грибами и ягодами.

“Чувашский”танец


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур да соң кышкы урман

Максат:1.Балаларны кышкы үзгәрешләр,кышкы табигать,кыргый җәнлекләр тормышы белән таныштыру.             -балаларны сәнгать әсәрләренең тагын бер төре-пейзаж белән танышт...

"Дөньяда иң-иң матур тел, ул минем туган телем"

Халкыбызның борынгы гореф гадәтләре, йолалары, уеннары, әкиятләре аша нәниләр күңелендә туган телгә карата ярату, мәхәббәт уяту. Халык әкиятләре аша балаларны кечкенәдән инсафлы, тәрбияле,кешелекле, ә...

«Дөньяда иң –иң матур тел, ул минем туган телем» воспитатель татарского языка Сагдеева Х.З, муз. руководитель Мавлетшина Л.Р.

Максат һәм бурычларГади диалогта катнаша белү, татарча дөрес итеп сөйләшә алу мөмкинлекләрен камилләштерү. Ана телен ярату, ихтирам иту тойгылары тәрбияләү. Туган жир, туган ил, туган телне ярату, өйр...

Ата – ана өчен тәрбияле баладан да зур байлык булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерсә, ахирәттә йөзгә аклык китерер. ( Р.Фәхретдин) авторская разработка

            Кеше дөньяга бәхет өчен туа. Туган нигез, туган туфрак, ата – ана биргән тәрбия киләчәктә бәхетле, әхлаклы  шәхес формалашуга мөһим роль уйный....

Дөньяда телләр күп, туган тел була бер генә.

Туган тел проекты буенча конспект эшләнмәсе....

Дөньяда телләр күп, туган тел була бер генә.

Туган тел проекты буенча конспект эшләнмәсе....

Дөньяда иң-иң матур тел, ул минем туган телем

Дөньяда иң -иң матур тел,ул минем туган телем...