"Кошлар- безнең дусларыбыз"
план-конспект занятия (старшая группа) на тему
· Балаларда кошларга карата мәхәббәт, ихътирам, сак караш тәрбияләү. Кошларның яшәү рәвешләрен чагылдыра белергә, аларның гәүдә төзелешләрен ачыклауда белемнәрен киңәйтү, кешеләргә һәм табигаткә карата файдасын ачыклау.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
"Кошлар- безнең дусларыбыз" | 63.75 КБ |
Предварительный просмотр:
Максат.
- Балаларда кошларга карата мәхәббәт, ихътирам, сак караш тәрбияләү. Кошларның яшәү рәвешләрен чагылдыра белергә, аларның гәүдә төзелешләрен ачыклауда белемнәрен киңәйтү, кешеләргә һәм табигаткә карата файдасын ачыклау.
- Балаларның сөйләм телен үстерү, авазларны дөрес әйтү хәтерләрен яхшырту, зиһен үстерү, сәньгатле сөйләү нигезләрен формалаштыру.
- Хәрәкәтле уенда балаларның хәрәкәт активлыгын формалаштыру.
- Бармак уеннарында кечкенә кул мускулларын ныгыту, сөйләмне яхшырту.
- Информацион - коммуникатив технологияләр кулланып тел өйрәнү, аралашу теләге тудыру.
Сүзлек. Җимлек, оя, кышлаучы, җылы - як, сыерчык, тургай, кызыл түш, сандугач, карлыгач, каурый, томшык.
Алдан эшләнгән эшләр. Рәсемнәр – видеолар карау, шигырьләр - хикәяләр уку, ятлау, кышын җимлекләр, язын сыерчык оялары ясарга ата - аналарга тәкъдим итү, кышлаучы һәм җылы якка китүче кошлар турында әңгәмәләр уздыру, хәрәкәтле уеннар, сүзле бармак уеннарын өйрәнү.
Җиһазлар: экран, проектор, ноутбук, кошлар тавышы язылган язмалар, кошлар сүрәтләнгән рәсемнәр, кошчыклар битлекләре, сыерчык оясы, җимлекләр, ике кыршау.
Белем бирү өлкәсендәге интеграцияләр.
- “Матур әдәбият уку”
- ”Музыка”
- ”Танып бел”
- ”Аралашу”
- ”Иҗади сәнгать”
Бүлмә –безнең якта кышлаучы һәм җылы якка китүче кошлар рәсемнәре белән бизәлгән. Агач макетларында сыерчык оясы, җимлекләр эленгән.
Кичә барган вакытта экранда кошлар, аларның тормышлары чагылдырган язмалар күрсәтелеп барыла.
Алып баручы: Кышның салкын бураннары үтә,
Менә җиргә язлар килә.
Таллар бөре ача, кояш көлә,
Язгы кошлар җиргә тавыш бирә.
Бала: Ачылды ак калын юрган,
Исте апрель җилләре.
Кошлар кайта: сагындырган-
Туган-үскән җирләре.
Бала : Көннәрен юлда үткәреп
Куанышып очалар.
Канатларына күтәреп
Яз китерә ич алар.
Алып баручы: Балалар, табигатькә матурлык өстәп илебезгә яз килә. Яз белән бергә -җырчы кошлар килә. Яз көне табигать уяна. Кошлар безнең якларга очып кайталар. Әйдәгез, яз турында җыр җырлап китик әле.
“Яз җитә” - (Фәтих Кәрим сүзләре; Җәүдәт Фәйзи музыкасы)-башкарыла.
Бала: Яз килә!Яз килә!
Сыерчыклар килә.
Гөрләшеп ,сайрашып,
Җырчы кошлар килә.
Алып баручы: Язны безгә иң беренче булып нинди кошлар алып килә?
Балалар: Кара каргалар! (экранда рәсем-язмада тавышлары ишетелә)
Ике бала –“ кара карга” киемендә “очып” керәләр:
Бала: Килдек, килдек,
Ерак җирдән.
Курыкмыйча очып
Салкын җилдән.
Яз хәбәрен сезгә китердек без.
Бала: Гафу дуслар,
Озак көттердек без,
Хәзер менә оя ясап, тизрәк
Бала-чага үрчетергә кирәк.
Алып баручы: Кара каргалар-язның килүен хәбәр итүче иң беренче кошлар.Алар тырышып оялар коралар, бала чыгаралар.Ә, кем әйтер икән, нәрсәләрдән коралар соң алар ояларын?
Балалар: чыбык-чабыктан, чүпрәк кисәкләреннән, тимер чыбыклардан...
Алып баручы: Дөрес, балалар, алар үзләренең томшыклары һәм аяклары ярдәмендә бик тырышып, түгәрәкләп, матур итеп, биек агач башларына оялар коралар.
(Язмадан сыерчык сайраган тавыш ишетелә-“сыерчык”киемендәге бала “очып”керә.
Бала: Зур бүләк алган сыман,
Чын күңелдән куандым:
Сыерчык килде, сыерчык,
Сагынып көткән кунагым.
“Сыерчык”- киемендәге бала:
Ерак-ераклардан канат кагып,
Диңгезләрне кичеп, арып-талып,
Ә, үзегез ничек кышладыгыз?
Салкын булмадымы кышларыгыз?
“Песнәк “киемендәге бала “сыерчык”янына килеп:
Бик ямансу булды кышлар,
Сездән башка, якын дуслар
Әмма без дә тик ятмадык
Урманнарны, бакчаларны
Корткычлардан сакладык.
Алар янына “кызылтүш””очып” килә:
Безнең дуслар-балалар.
Безне кунак иттеләр.
Җимлек ясап элделәр
Тәмле җимнәр сиптеләр.(җимлеккә күрсәтә)
Алып баручы. Кадерле балалар, безнең кошлар җырларга гына түгел, биергәдә бик яраталар. Әйдәгез әле бик матур “Кошлар биюен” карап китик.
Галимҗан Латыйп сүзләре, Шакир Мәҗитов музыкасы
“Кошлар килде” җырына композиция.
Бала: Безнең тәрәзә башына
Көн дә куна күгәрчен.
Мин аңарга ярма сибәм,
Матур гөрләсен өчен.(күгәрчен рәсеме күрсәтелә)
Бала: Кечкенә тәпиләренә
Кигән ул кызыл оек.
Мин ярма сипмәгән көнне
Күгәрчен була боек.
Алып баручы: Нәрсәләр белән сыйладык без кошларны кыш көнендә?
Балалар: Ипи валчыгы,сало кисәкләре элдек,көнбагыш,ярмалар....
Алып баручы: Әйе,балалар,без кошларга бик тырышып ярдәм иттек һәм алалар безгә табигать матурлыгын сакларга ярдәм итәләр:агачларны корткычлардан саклыйлар,матур итеп сайрыйлар.
Балалар, әйдәгез әле бер уен уйнап китик. Ул “Үз ояңны тап”-дип атала. Без ике командага бүленәбез: Кызлар-җылы якка очып китүче кошлар ролен, ә маллайлар-безнең якта кышлаучы кошлар ролен үтәрләр. Менә ике кыршау: яшел төскә-кышлаучы кошлар, ә зәңгәр төслегә - җылы якка китүче кошлар “очып” килерләр. Хәзер музыка башлангач “кошлар”очалар, туктагач алар үз кыршауларына керергә тиешләр. (Балалар кошчыклар битлекләреннән.)
Аз хәрәкәтле уен – “Үз ояңны тап”
“Сандугач” битлегендәге бала: Төскә-биткә бәхәссез
Гап-гади кош мин үзем.
Тавышымны тыңлап кара
Кемлегемне белерсез.
(Сандугач сайраган язма тыңлатыла.)
Алып баручы: Нинди кош булды бу?
Балалар: Сандугач.
Алып баручы: Дөрес ,бу безнең җырчы кошыбыз-сандугач. Ә менә бу рәсемдә нинди кош? (карлыгач рәсеме күрсәтелә.)
“Карлыгач”битлегендәге бала: Койрык озын ,ак түшем,
Кыска томшык мин үзем.
Соңга калып киләм мин,
Чебен-черкиләр чүплим,
Үз эшемне беләм мин.
Алып баручы: Балалар, ә менә карлыгач үзенең томшыгы-авызы ярдәмендә балчык ташып бик матур итеп, түгәрәкләп, өй кыекларына, яр башларына оя кора. (экранда карлыгач оясы күрсәтелә.)
Бала: Урманда “тр-р-р!” ди саескан,
“Кар-кар!” ди кара карга.
“Кар-кар-кар!” суга тукран кош-
Билгеле болар бар да.
Бала: Ә менә бер кош “күк-кү!” дип
Кычкыра, бер дә талмый.
Тик мин ул кошның исемен
Искә төшерә алмыйм.
Алып баручы: Нинди кош ул , балалар?
Балалар: Күке.
“Күке”битлегендәге бала: Бала чыгармыйсың, диеп,
Гаеплисез, мин беләм.
Йонлач кортларны аулыйм мин
Мактаулы шуның белән.
Алып баручы: Дөрес, бик дөрес, балалар, күке үзенең йомыркасын башка кошлар ояларына сала һәм ул кошлар күке баласын үз балалары кебек итеп карап үстерәләр. Ә әни күке-матур итеп кычкырып очып йөри һәм корткыч бөҗәкләр чүпли. Ничек кычкыра әле ул? (Балалар КҮК-КҮ!КҮК-КҮ!-диеп кычкыралар.)
Бала: Әйтегезче, кошкайлар,
Сез кайларда булдыгыз?
Әйтегезче, кошкайлар,
Нинди илләр күрдегез?
Бала: Ничек яшәдегез соң.
Чит илләрдә?
Бар идеме соң анда
Дус- ишләр дә?
“Тургай “(жаворонок) битлеге кигән бала:
Без сагындык авылны,
Көмеш сулы чишмәне,
Зифа буйлы каенны,
Монда калган дусларны.
Алып баручы: Бу- безнең тургаебыз булды. Ул җәй көне, кырлар өстендә, бик биектә очып, үзенең матур җырларын безгә бүләк итә. Оясында үләннәр арасына кора , шунда бала чыгара. (экранда күрсәтелә.)
“Шәүлегән”(иволга) битлеге кигән бала:
Сез безнең ояларны туздырмагыз,
Безне саклагыз!
Бала: Юк! Юк! Тимибез без сезгә!
Сезнең матур сайравыгыз
Нур сибә безнең җиргә!
Бала: Без шат сезгә кошкайлар!
Сез киләсен белдек без.
Агачларга матур, матур
Өйләр ясап элдек без.(сыерчык оясын күрсәтә)
Бала: Хәзер инде сайрашыгыз,
Оялар сайлашыгыз.
Бала:
Җиләк-җимеш бакчасында
Күбрәк кайнашыгыз!
Алыбаручы: Кошлар җәй көнендә бакчаларда, кырларда, тугайларда, басуларда очып йөриләр. Алар анда үзләренә азык табалар. Оялар коралар,балалар чыгаралар.Үзләренең балаларын очарга,азык табарга өйрәтәләр.
Бала: Рәхмәт сезгә кошлар,
Безнең якын дуслар.
Безгә матурлык, гүзәллек,
Бүләк иткән өчен.
Бала: Саубуллашмыйк, очрашырбыз
Урманнарда, кырларда.
Бакчаларда, күлләрдә.
1 нче кош: Рәхмәт, дуслар,
Оялар һәм җимлекләр элгән өчен.
2 нче кош: Бурычлы булып калмабыз,
Сайрарбыз иртә-кичен.
3 нче кош: Бакчаларны, басуларны
Җырга, моңга урарбыз.
4 нче кош: Зарарлы бөҗәкләр белән
Балаларны сыйларбыз.
5 нче кош: Ә хәзергә хушыгыз,
Безнең дә күп эшебез.
Алып баручы: Кошлар безнең – дусларыбыз!Без аларны –яратабыз!Кыерсытмаска, ярдәм итәргә сүз бирәбез!
Хәзер “Бармак уены “ уйнап китәбез.
Карга килер-казан асар,
Торна килер-тоз салыр,
Саескан килер-салма салыр,
Песнәк килер-пешерер,
Чыпчык килер-төшерер,
Моңа бирер, моңа бирмәс,
Моңа бирер, моңа бирмәс,
Кечкенә түти туймый калыр,
Кетер, кетер, кетер,
Казан төбен кимер....
Кечкенә бармакларыбыз ял итте , карагыз әле нинди матур агач рәсеме бар монда. Сезнең белән бергәләп шушы агачка кошлар рәсемнәре ябыштырырга кирәк булачак. (Һәр балага ябыштыру өчен алдан әзерләнгән кош рәсемнәре бирелә.)
Күмәк ябыштыру эше. (тәрбияче ярдәм итә.)
Алып баручы: Бик матур агач килеп чыкты , балалар.Моңа кошлар бик куанырлар инде, рәхмәт әйтеп үзләренең матур җырларын безгә бүләк итәрләр. Ә безнең кошларга багышланган кичәбез тәмам. Сау булыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Кошлар - безнең дусларыбыз!
Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...
Кошлар безнең дусларыбыз!
Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....
Кошлар безнең дусларыбыз
кошлар турында...
Проект "Кошлар - безнең дусларыбыз!"
"Кошлар - безнең дусларыбыз!" шигъри- музыкаль кичәСафина Гөлия Рәшит кызы Ашытбаш балалар бакчасы тәрбиячесе"Исәнмесез кошкайлар", - дигән темага шигырь кичәсе Зал бәйрәмчә бизәлә. Зур паннодагы...
Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"
Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...
Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"
Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...
Проект “ Кошлар-безнең дусларыбыз”
Проектная работа " Кошлар-безнең дусларыбыз”...