УМК буенча дидактик уеннар
материал на тему
Рус балаларына татар теле өйрәтү буенча дидактик уеннар
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
umk_buencha_didaktik_uennar.docx | 17.59 КБ |
Предварительный просмотр:
Максат: 1.Балаларның сөйләм телен үстерү, диалог төзеп сөйләү күнекмәләрен ныгыту.
2.Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне үстерү.
Җиһазлау: балалар санынча карточкалар (савыт-саба, җиләк-җимеш, яшелчә, ашамлыклар кыргый хайваннар),поезд рәсеме.
Уен барышы: Аерым бер тематикага туры килгән карточкалар вагоннардагы кесәләргә кире ягы белән урнаштырылган була. Балалар чиратлап бер карточканы әйләндереп куялар һәм шул рәсем буенча соруларга җавап бирәләр. Сөйләм үрнәге:
-Бу нәрсә? (Бу аю.)
-Ул нинди? (Аю зур, матур, чиста.)
- Аю нишли? (Аю йоклый.) һ.б.
Шулай ук бу уен төсләрне, саннарны ныгытуда да кулланыла ала.
"Кайсы артык"
Максат: 1. Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне, кузаллауны үстерү,мөстәкыйльлек тәрбияләү.
2. Әйберләрне үзләренә генә хас булган билгеләре буенча төркемләү. Җиһазлау: яшелчә, җиләк-җимеш, транспорт, йорт җиһазлары, ашамлыклар, йорт һәм кыргый хайваннар, уенчыклар рәсемнәре кулланып ясалган карточкалар.
Уен барышы:
Тәрбияче балаларга 1әр карточка өләшә. Балалар карточкадагы рәсемнәрнең исемнәрен әйтәләр, кайсы артык һәм ни өчен артык икәнлеген ачыклыйлар. Мәсәлән:
-Кәбестә, кыяр, кишер, суган, алма. (Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр.)
Кайсы мультфильмнан
Максат:
1.Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне үстерү; 2. Таныш булган мультфильмнарны искә төшерү, эчтәлеген сөйләү.
Җиһазлау: Мультфильм эчтәлеге буенча рәсемнәр.
Уен барышы:
Балалар рәсемнәрне карыйлар һәм кайсы мультфильмнан икәнен әйтәләр.
Әкият илендә.
Максат:
1.Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне үстерү; 2. Таныш булган әкиятләрне искә төшерү, алар белән диалог төзеп сөйләшү.
Җиһазлау: әкият илюстрациясе, әкият геройлары. Уен барышы:
Төрле әкиятләрдән иллюстраиияләр, ә анда кесәләр ясалган. Кесәләргә әкият геройлары салынган. Мәсәлән: “Теремкәй” әкияте. Теремкәйгә тычкан килә. Сөйләм үрнәге:
-Син кем? (Мин тычкан.)
-Ул нинди? (Тычкан кечкенә, матур, чиста.)
-Тычкан, кил монда. Уен шулай дәвам итә. Әкиятнең башка геройларын да шулай каршы алалар һәм Теремкәйгә кертәләр.
"Күңелле лото"
Максат: 1. Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, хәтерне, кузаллауны үстерү,мөстәкыйльлек тәрбияләү.
2. Әйберләрне үзләренә генә хас булган билгеләре буенча төркемләү. Җиһазлау: яшелчә, җиләк-җимеш, мәктәп, киемнәр, ашамлыклар, уенчыклар рәсемнәре кулланып ясалган карточкалар һәм аерым рәсемнәр, матур капчык.
Уен барышы:
Тәрбияче балаларга 1әр карточка өләшә, ә үзенә аерым рәсемнәр салынган серле капчыкны ала ала. Ул чиратлап рәсемнәрне капчыктан ала, балаларга күрсәтә, кемнең карточкасына бу рәсем туры килә, шул бала рәсемдә нәрсә ясалганын атап аны үз карточкасына куя. Уен сораулар биреп катлауландырыла (Бу нәрсә? Ул нинди?).
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Балалар бакчасында дидактик уеннар.
Дидактик уеннарның бала тормышында әһәмияте турында. Дидактик уен төрләре. Уен өчен шартлар тудыру. Дидактик уеннарның структур элементлары....
Дидактик уеннар
ДИДАКТИК УЕН: “БӘЙРӘМГӘ ӨСТӘЛ ӘЗЕРЛИБЕЗ!”Максат: Уйлау-фикерләү сәләтен үстерү, зәвык тәрбияләү. Төсләрне кирәгенчә сайлап алырга, аларга туры килүчеләрен сайларга өйрәтү.Уен барышы: балаларның алдына...
Дидактик уеннар
Дидактик уеннар...
Беренче кече яшьтәгеләр төркеме балалары белән (УМК кулланып) сөйләм телен һәм уйлау сәләтен үстерүгә дидактик уеннар һәм кулланмалар.
дидактик уеннар һәм кулланмалар...
УМК буенча дидактик уеннар
УМК буенча дидактик уеннар...
Гендер тәрбия буенча дидактик уеннар
Консультация для педагогов...
Кечкенәләр төркемендә төс аеру буенча дидактик уеннар
Кечкенәләр төркемендә төс аеру буенча дидактик уеннар...