Туган илнең улы мин!
план-конспект занятия (старшая группа) по теме
Предварительный просмотр:
Әлмәт шәһәре муниципал бюджет мәктәпкәчә белем бирү идәрәсе
54 нче «Аксылу» балалар бакчасы.
Туган илнең улы мин!
Зурлар төркеме.
Татар теле тәрбиячесе:
Маннанова Алсу Равил кызы.
Әлмәт шәһәре 2013 ел.
Тема: Туган илнең улы мин!
Зурлар төркеме.
Бурычлар:
*Татарстан шәһәрләренең үзенә генә хас булган үзенчәлекләрен күрә һәм соклана белү хисе тәрбияләү.
*Татарстан шәһәрләре турында балаларның белемнәрен киңәйтү, кызыксынучанлыкларын, хәтер сәләтен үстерү.
*Шәһәрнең нәрсә белән данлыклы булулары турында белем бирү.
Җиһазлау:
Аудио язма “Мин яратам сине, Татарстан” җыры(Р.Байтимеров сүзләре, Р.Яхин көе), слайдлар,Татарстан картасы, уенчыклар(сәгать, камаз, шина), нефтҗ, вымпел, обруч, таяк, кечкенә туп, бау, касета.
Эшчәнлекнең барышы:
Көй астында балалар чыга. “Мин яратам сине Татарстан!”
-Исәнләшәләр.
-Балалар! Сез нинди матур көй астында чыктыгыз? (Балалар җавабы)
-Ә без нинди республикада яшибез? (Балалар җавабы)
-Татарстан – ул безнең туган илебез. Шуңа күрә мин бүгенге теманы да “Туган илнең улы мин! дип атадым.
-Ә хәзер Булат безгә Роберт Миңнуллинның “Туган илнең улы мин!” дигән шигыре белән таныштырып китәр.
-Менә балалар! Мин, сез, алар – без барыбыз да Туган илнең балалары!
-Әйтегез әле миңа, Татарстан нәрсәләргә бай? (Балалар җавабы)
(бодай, нефть, самолет, автомобиль, газ, бәрәңге)
-Балалар, ә Татарстан республикасының башкаласы нинди шәһәр? (Балалар җавабы)
-Тагын нинди шәһәрләр бар? (Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Бөгелмә). (Балалар җавабы)
-Без бүген сезнең белән Татарстан шәһәрләре буенча сәяхәткә барабыз! Сәяхәтебезне Казан шәһәреннән башлыйбыз.
Слайд №1. Казан шәһәре.
-Казан шәһәре турында нәрсәләр беләсез? (Балалар җавабы)
-Казанда 6-17июльгә хәтле Универсияда – яшьләр ярышы була. Без дә бит сезнең белән Универсиядага әзерләнәбез. Әйдәгез әле, ярышып алыйк! (Кем тизрәк каршылыкларны җиңеп, вымпелга барып җитә һәм өскә күтәрә).
Спорт уены.
Слайд №2. Казан “Авиация” заводы.
-Казанда балалар “Авиация” заводы бар. Анда самолетлар һәм вертолетлар җыялар.
-Ә безнең шәһәр ничек атала? (Балалар җавабы)
-Аны тагын ничек атыйлар? (Балалар җавабы)
Слайд №3. Әлмәт шәһәренең истәлекле урыннары.
-Быел безнең шәһәребезгә 60 яшь, ә нефть чыгуга 70 ел.
(Нефть белән таныштыру, иснәп карау)
- Шәһәребез елдан ел яңара, матурлана, безгә дә балалар аны шулай саклап калырга кирәк, чүпләр ташламагыз, чәчәкләрне өзмәгез.
Слайд №4.
-Рәсемнәргә карагыз әле, шәһәребезнең нинди урыннары төшерелгән? (Татар драма театры, ДК Нефтьче, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәлләре, Парк).
-Менә нинди зур һәм истәлекләргә бай шәһәр безнең Әлмәт.
Слайд №5. Парк, Карусель.
-Әйдәгез әле, без дә паркка карусельга барыйк.
Җырлы-биюле уен “Карусельләр әйләнә”.
-Балалар, ә нефтьтән нәрсә ясала?
-Бензин белән солярка нигә кирәк? (Балалар җавабы)
-Хәзер без сезнең белән машиналар чыгара торган шәһәргә китик. Ул Яр Чаллы шәһәре.
Слайд №6. Яр Чаллы шәһәре.
-Яр Чаллы шәһәрендә Камаз машинасы чыгаралар.
Слайд №7. Завод, Камаз, Ока рәсемнәре.
Уенчык Камаз машинасы карау.
-Әйдәгез без дә Камаз машинасы җыеп карыйк. Кайсы команда Камаз машинасын тизрәк җыя?
-Балалар , ә Камаз машинасына тәгәрмәчне каян алалар микән? Беләсегез киләме? (Түбән Камада)
Слайд №8. Түбән Кама шәһәре.
-Дөрес. Түбән Кама шәһәрендә зур шина заводы бар.
Слайд №9. Шина заводы.
-Безнең шиналар бөтен Рәсәй буенча таралган.
Балалар шинаны тотып карыйлар.
-Анда нефть эшкәртү заводы да бар.
Слайд №10. Нефть эшкәртү заводы.
-Искә төшерик әле, нефтьтән нәрсәләр ясыйлар? (Балалар җавабы)
-Ой балалар, нәрсә шалтырый? (сәгать)
-Ул безгә ни өчен кирәк? (Балалар җавабы)
-Сәгатьне кайда ясыйлар беләсезме? (Балалар җавабы)
Слайд №11. Чистай шәһәре.
-Сәгатьне, менә шушы матур шәһәр – Чистайда әшләп чыгаралар.
Слайд №12. Чистай сәгать заводы.
-Ә менә бу- сәгать заводы “Восток”. Сугыш вакытында аны Мәскәүдән күчерәләр. Танклар, машиналар, самолетлар өчен приборлар ясыйлар.
-Балалар, без сезнең белән “Сәгать” дигән җыр тыңлап китик. Аны кем язган? (Балалар җавабы)
Төрле сәгатьләр күрсәтелә. (күкеле, будильник, электрон)
Слайд №13. Ю.Гагарин.
-Балалар, бу кем? Әйе, бик дөрес. Без яңа гына 12 апрель көнне “Космонавтлар” көнен билгеләп үттек. Бер вакытны Ю. Гагарин Чистайга килә. Аңа “Командир” сәгате бүләк итәләр. Ул аны бик яратып кия.
-Менә балалар, безгә дә үзебезнең шәһәребезгә кайтырга вакыт җитте. Әйтегез әле, сезгә нинди шәһәр охшады? (Балалар җавабы)
-Ә хәзер, менә бу картага карагыз һәм кайсы рәсем кайсы шәһәргә туры килә, шуны сайлап ябештерегез. (Рәсемнәр: нефть вышкасы, сәгать, Камаз, шина, самолет, вертолет).
-Булдырдыгыз, бик дөрес. Балалар, безнең Татарстанда тагы бик күп шәһәрләр бар. Без алар белән дә танышырбыз әле!
-Ә хәзер безгә Азамат үзенең шигырен сөйләп күрсәтер.
Татарстан – минем республикам,
Башкаласы – Казан каласы.
Татарстан туган җирем булгач,
Мин буламын татар баласы!
-Без татар балалары һәм аның белән горурланабыз!
-Безнең шуның белән эшчәнлегебез тәмам, сау булыгыз!
Балалар көй астында чыгып китә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Сөмбелә бәйрәме!" Максат: Туган җиребезгә,туган телебезгә мәхәббәт,игенче хезмәтенә,икмәккә хөрмәт,халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү,белемнәрне шигырьләр,җырлар,табышмаклар, мәкальләр аша ныгыту. Балаларда күңел күтәренкелеге булдыру.
“Сөмбелә бәйрәме!”Ал. бар. Бар кунеллелек ботен доньяда бар бер ямь буген Нэрсэдэн бу мин бе...
"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе
Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...
Туган телдә сөйләшәбез 5 – 7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек
Учебно-методический комплект(УМК)...
Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).
ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)
Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...
" Туган ягым, Туган телем"
Сценарий о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....
Сценарий татарского праздника «Яратыгыз туган илебезне, яратыгыз туган җиребезне», 2023 г.
Максат: Балаларның Татарстан тарихы, халык авыз иҗаты буенча белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту.Бурычлар: Белем бирүче: Балаларны татар халкының милли мәдәният ядъкарьләре, традицияләре, тарихы белән тан...