"Дуслык белән көчле без!" проекты материаллары.
учебно-методический материал по развитию речи (средняя группа)

Проект балаларны  халкыбызның үткәне, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, гаилә шәҗәрәсе, йолалары һәм бүгенге тормыш белән таныштыру очен төзелде. Балаларга милли тәрбия бирү әти-әниләр белән берлектә алып барыла, алар белән әңгәмәләр үткәрәбез, буклет һәм ширмалар ясадык, алар катнашында күнел ачу иртәләре оештырабыз.   

Скачать:


Предварительный просмотр:

"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Р.Кәлимуллин исемендәге Борындык төп гомуми белем мәктәбе" МБГБУ

(мәктәпкәчә белем бирү төркеме)

А.Алишның “Куян кызы” әкиятен сәхнәләштерү.

(уртанчылар төркеме)

Төзеде: 1 кв. категорияле тәрбияче

Нигъмәтҗанова Р. Р.

Борындык. 2024 ел

А.Алишның “Куян кызы” әкиятен сәхнәләштерү.

МАКСАТ: Балаларны әкият геройлары аша кешедәге кимчелекләрне, тискәре һәм уңай сыйфатларны күрә белергә, персонажларның кичерешләренә бәйле рәвештә, интонацияне үзгәртеп, кирәкле урында пауза ясап сөйләргә өйрәтү. Бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү һәм ныгыту. Сүз тыңлаучанлык, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

Тәрбияченең әзерлеге: әкиятне сәхнәләштерү, геройлар белән аерым шөгыльләнү, декорация әзерләү.

МАТЕРИАЛ: киемнәр,  урман  күренеше, киез итекләр.

Катнашалар:       Алып баручы – Радел

                           Әни куян – Зәринә

                           Куян кызы – Нәфисә

                           Тиен – Ислам

                           Айболит – Айназ

ӘКИЯТНЕҢ БАРЫШЫ:

Көй астында сәхнәгә   алып баручылар  чыга.

Алып баручы:  Бер куянның бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик    ярата икән. (куян кызы белән чыга, аркасыннан сөя)

Куян.  - Кызым, кадерлем, мин хәзер кайтам. Тәртипле , акыллы бул.(чыгып китә)

Куян  кызы.   –Ярар, әнием. Тиен дустым, кил әле, әйдә бергә уйныйк.(тиен белән уйныйлар)

Алып баручы:  Көннәрдән беркөнне әнисе кызына киез итекләр алып кайтып биргән.

Куян: - Кызым, кил әле монда.  Мин сиңа җылы киез итекләр алып кайттым. Аягыңа киеп куй әле шуларны. Аякларың туңмасын , сызламасын.

 Куян кызы: - Рәхмәт инде әнием. Киез итекләр бик җылы икән.(әнисе чыгып китә,тиен белән уйныйлар)

А.б: Ләкин куян кызы җылы киез итекләрдән бик тиз туя ,салып

ташлый да , әнисе тапмасын дип, аларны яшереп куя.

 Куян:   - Кызым , киез итекләрне ник салдың, хәзер үк киеп куй.

А.б: Куян кызы әнисе барында гына киез итекләрен киеп йөргән , әнисе китүгә ул аларны салып ташлаган һәм яшереп куйган. Кар өстеннән дә ,боз өстеннән дә яланаяк йөгерә икән. Бер көн шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк йөргән, өченче көнне инде әнисе янына аксый-аксый елап килгән.

 Куян кызы:  - Әни-әни, минем аягым авырта , кара әле.

Куян:  –Ай кызым, синең аягың шешкән ич. Инде нишләргә ? Бу баланы кая алып барырга,  ничек дәваларга? (кайгырып сөйли)

Тиен: - Кайгырма , туганкай йомшак куянкай . Кызыңның аягын бик тиз дәвалап була. Моның өчен Доктор Айболитка барырга , аңардан киңәш сорарга гына кирәк.

Куян:  – Доктор Айболит кайда тора? Анда ничек барырга?

Тиен:    – Мин Доктор Айболитның  кайда торганын беләм. Сезгә юл күрсәтермен. Әйдәгез, киттек. ( Өчесе бергә  Доктор Айболитка китәләр.)

1.  Автор:  - Барып җитсәләр ,  Доктор Айболитның  эше бик күп икән ,аңа урманның төрле ерткычлары дәваланырга дип килгәннәр.

Доктор Айболит :  –Балаларны мин  чиратсыз карыйм.  Рәхим итеп , килегез, утырыгыз. Нәрсә булды ? Нинди зарыгыз бар?

Куян:  Доктор Айболит, кызымның аягы авырта , карый алмассыз микән?

Доктор Айболит :– Ай-яй-яй! Синең кызым аягыңа суык тигән бит,  карда ялан аяк йөргәнсең. Хәзер аягыңа дарулар сөртеп , бәйләп җибәрәм (бәйли).  Менә шулай. Аягың төзәлгәч, киез итекләреңне инде  салкын көннәрдә бер дә салма , әниеңнең сүзен тыңла.

Куян  кызы:- Ярар, Доктор  Айболит! (урыннынан тора)

Куян,  Тиен,  Куян  кызы:- Рәхмәт сезгә , Доктор Айболит. Сау булыгыз!

Куян:  - Рәхмәт инде , сиңа да Тиен дустым !

Тиен:   – Бергә гел шулай тату яшик!

А.б:  Өч көн дигәндә, Куян кызының аягы төзәлә.

Куян кызы:   -  Әнием, синең сүзеңне тыңларга сүз бирәм. Мин  сине беркайчан  да  борчымам.

C:\Users\Рузалина\Desktop\Отчет проект\ФОТО к отчету\1735362734391.jpgC:\Users\Рузалина\Desktop\Отчет проект\ФОТО к отчету\1735362734354.jpg

C:\Users\Рузалина\Desktop\Отчет проект\ФОТО к отчету\1735362734374.jpg

C:\Users\Рузалина\Desktop\Отчет проект\ФОТО к отчету\1735362734332.jpg

C:\Users\Рузалина\Desktop\Отчет проект\ФОТО к отчету\1735362734311.jpg



Предварительный просмотр:

             

"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Р.Кәлимуллин исемендәге Борындык төп гомуми белем мәктәбе" МБГБУ

(мәктәпкәчә белем бирү төркеме)

Сөмбеләне кем белә?

(УРТАНЧЫЛАР ТӨРКЕМЕНДӘ КҮҢЕЛ АЧУ КИЧӘСЕ)

Төзеде: 1 кв. категорияле тәрбияче

Нигъмәтҗанова Р. Р.

Борындык. 2024 ел

       

Сөмбеләне кем белә?

(УРТАНЧЫЛАР ТӨРКЕМЕ ӨЧЕН)

Максат: балаларны татар халык бәйрәмнәренең берсе - Сөмбелә бәйрәме белән таныштыру.

Бурычлар:

1.Балаларның сөйләмен үстерергә ярдәм итү.

2.Балаларның игътибарын, үзләштерү, кабул итүне,  сенсор тою сәләтен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү.

3.Татар халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту һәм татар халкына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: зал бәйрәмчә көзге яфраклар, татар орнаментлары  белән бизәлгән, кәрзиндә яшелчәләр тутырылган, уен өчен капчыкта бәрәңге.

Әзерлек эшләре: шигырьләр ятлау, җырларны өйрәнү.

                           

      Бәйрәмчә итеп бизәлгән зал. Балалар музыка астында залга керәләр,      ярымтүгәрәк ясап басалар.

Алып баручы: Ни арада җәй үтте,

                           Матур көз килеп җитте,

                           Шатлык тулы бу бәйрәмне

                           Балалар күптән көтте.

 

Радел:     Бөтен җирдә сары яфрак,

                   Көз килүнең билгесе.

                   Сары яфрак көз чибәрнең

                   Төшеп калган көзгесе.

Ислам: Урман аланнарына                

             Алтын келәм ябылган,

             Миләш тәлгәшләренә

             Назлы кояш сарылган.

Айназ: Алтын яфраклар очалар

             Безнең башларга тиеп.

            Хәзер бакчага  йөрибез

            Җылы киемнәр киеп.

Зәринә:    Ямьле  кояш нурлар чәчеп

                   Елмаеп карый безгә.

                   Алтын көз килде, күрегез

                   Сөекле җиребезгә.

                          Җыр “Көз килә”

                         

      Алып баручы:Кадерле балалар, кунаклар! Без бүген сезнең белән  көз һәм уңыш бәйрәменә җыелдык. Табигать илаһи көч ул.Ямьле җәйләр артыннан кыш килми, ә алтын көз килә. Бер караганда җылы, матур, икенче караганда яңгырлы, суык булса да алтын ул. Сары яфраклары өчен генә түгел, безнең барыбызга да кирәкле булган икмәге, яшелчәләре, җимешләре белән.

      Музыка астында кулына кәрзин тотып Сөмбелә керә.        

       Сөмбелә:Исәнмесез, исәнмесез!

                        Нәни дуслар, кунаклар.

                        Ишетелде шат тавышлар,

                       Тартты мине бу яклар.

      Балалар: Исәнме, Сөмбелә!

                       Рәхим ит, Сөмбелә!

     Алып баручы: Рәхим ит, Сөмбелә

                                Бәйрәмебез түренә.

     Сөмбелә: Мин көз кызы, мин Сөмбелә.

Көзге байлык кулымда.

Муллык, сәламәтлек телим,

Кем очраса юлымда.

Күкрәп үсте игеннәрем,

Яшелчәләрем мулдан.

Алма, балан, миләшләрем,

Чикләвекләрем уңган.

 

Радел:    Рәхмәт сиңа, көз- Сөмбелә,

Синең барлыгың өчен.

Тормыш чыганагы булган,

Барлык байгыгың өчен.

      Ислам: Тирә-якны төрле төскә

Бигрәк матур бизәдең.

Яңгырлар да бик кирәкле,

Суык булса, түзәрбез.

     Сөмбелә: Башта сез миңа сөйләгез,

Тыңлыйм игътибар белән.

Ничек үтте җәй айлары,

Үсеп килгәнсез, күрәм.

                 

               

       Айназ: Бик күңелле һәм файдалы,

                      Үтте җәй көннәребез.

                      Авыл эшен һәм тормышын

                      Без һәммәбез беләбез.

        Нәфисә: Ничек икмәк үстерәләр,

Ничек печән чабалар,

Ничек тырышып көтү көтә,

Авылдагы балалар.

       Радел: Җәй көне без су коендык,

Балык тотарга йөрдек,

Яңгырдан соң үсеп чыккан,

Бик зур гөмбәлэр күрдек.

   

                     Уен “Гөмбә җыю”

     

     Сөмбелә (Кәрзиннән яфраклардан ясалган чәчкә ала) Балалар, карагыз әле минем кәрзинемдә нинди серле чәчкә бар.

Алып баручы: Сез аны бер-берегезгә җибәрерсез, чәчкә кемдә кала, шул бала чәчкәнең бер яфрагын өзеп, миңа бирә.Мин укыйм, ә сез табышмакның җавабын әйтәсез.

        Табышмаклар әйтү.злы – кисмәктә.

  1. Озын, яшел – түтәлдә,

          Сары, тозлы – кисмәктә.

  1. Үсеп утыра бер чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк.

  1. Ормый, сукмый,

Кешене елата.

  1. Җир астында җиз бүкән,

          Һәркөн ашыйсың, иркәм.

  1. Үзе шардай,

          Эче кандай,

          Тәме балдай.

  1. Ул- витамин казыгы,

Куян, кеше азыгы,

          Ашыйлар кетер-кетер,

          Аның исеме ..

  1. Түгәрәк кенә кызыл йорт,

Эче тулы корт.

 

Сөмбелә:   Яфраклар тирбәлә,

                    Кояш та сөенә.

                    Әйдәгез биибез,

                    Алтын көз көенә.

                            Яфраклар белән бию.

                               

Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар.

      Алып баручы: Балалар, безнең бәйрәмебез  ахырына якынлаша. Без бүген Көз кызы- Сөмбелә белән очраштык.Бик матур  күңел ачтык. Рәхмәт сиңа, Сөмбелә!

       Сөмбелә: Бик күңелле үтте бәйрәмегез. Рәхмәт сезгә!

                        Икмәк булса җыр да була,

                        Табында икмәк торсын.

                        Яңа елның уңышыннан

                        Сезгә күчтәнәч булсын!

                   Алмалар тулы кәрзин бирә.

       

Жыр:

                         Т   Ә   М   А   М

C:\Users\Рузалина\Desktop\1736409031078.jpg

C:\Users\Рузалина\Desktop\1736408977772.jpg

C:\Users\Рузалина\Desktop\1736409031103.jpg

C:\Users\Рузалина\Desktop\1735363120863.jpg



Предварительный просмотр:

            "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Р.Кәлимуллин исемендәге Борындык төп гомуми белем мәктәбе" МБГБУ

(мәктәпкәчә белем бирү төркеме)

Мәктәпкәчә белем бирү төркемендә

туган телдә сөйләм үстерү буенча

үстерешле уеннар

картотекасы

Төзеде: 1 кв. категорияле тәрбияче

Нигъмәтҗанова Р. Р.

Борындык. 2024 ел

 

Сөйләм телен үстерү эшчәнлекләрендә үзләштергән белемнәрне ныгыту өчен сүзле, үстерешле, дидактик уеннар тәкъдим ителә. Бу уеннарда сүзләрнең мәгънәләрен аңлап куллана белергә өйрәтү максат итеп куела. Балалар сөйләмдә гади, кушма  җөмләләрне куллану күнекмәләре дә алалар. Ә дидактик һәм үстерешле уеннар барышында баланың характеры формалаша, логик фикерләве, танып белүчәнлеге арта. Аларның күзәтүчәнлеге һәм кызыксынучанлыгы күзаллау үсеше белән бәйле. Уен барышында бала фикер йөретә, бәхәсләшә, исбат итә, җавап бирергә өйрәнә. Болар барысы да телне, сөйләмне үстерә.

    “Ягымлы сөйләшәбез”

Максат: Ягымлы  сүзләрне искә төшерү, өйрәнү,ныгыту.Сүзлек   байлыгын                                                                   арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикер-ләүне  үстерү.ягымлы итеп      сөйләшкән                                                                   кешеләргә карата хөрмәт хисләре тәрбия-ләү; иптәшләрең белән ягымлы итеп ара-лашырга өйрәнү.                                                                                                              Җиһазлау: татар милли киеменнән киенгән курчаклар.                                                                                   Уен барышы:                                                                                                                                     Тәрбияче:

-Балалар, бүген безгә кунаклар килгәннәр, әйдәгез бергәләшеп исәнләшик әле.

-Исәнмесез!

-Балалар, менә бу сез белгән беренче ягымлы сүз. Бу сүзне кешеләр бер-берсе белән очрашканда әйтәләр, исәнләшеп, бер-берсенең хәлләрен беләләр.Тагын нинди ягымлы сүзләр беләсез?                                                                                                                                                         - Хәерле көн! -Сау булыгыз! -Зур рәхмәт! -Зинһар өчен! -Рәхим итегез! Балалар бер-берсенә ягымлы сүзләр әйтәләр.                                                  

   Уенның кагыйдәләре:

Тәрбияче һәр сүзнең мәгънәсен аңлата.                                                                    

      “Әбием сандыгы”

Максат:Балаларның сөйләм телен үстерү, диалог төзеп сөйләү күнекмәләрен ныгыту.

Сүз байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне үстерү.

Җиһазлау: матур итеп бизәлгән сандык(янчык, кәрзин, бияләй), уенчыклар, (савыт-саба, кием-салым, йорт җиһазлары, йорт хайваннары, кыргый хайваннар, ашамлыклар, яшелчәләр, җиләк-җимеш, транспорт) рәсемнәре яки муляжлары.                                                                                                                          Уен   барышы:Балалар бер-бер артлы чыгып серле сандыктан (янчык, кәрзин,бияләй) уенчыкларны алалар, исемнәрен әйтәләр һәм урыннарына утыралар.

Уенның кагыйдәләре:

1.Уенчыкның исемен ашыкмыйча һәр авазны ачык итеп кычкырып әйтергә.

2.Сандыктан бары тик әйтелгән уенчыкны гына алырга һәм иптәшләреңә күрсәтергә кирәк.

3.Уен беткәч уенчыкларны яңадан сандыкка салып куярга кирәк.                                                      4.Сандык белән  ягымлы телдә сөйләшергә кирәк.     

“Нәрсә кайда яши?”

Максат: Балаларның кыргый хайваннар тормышы турында күзаллауларын үстерү. Сүзлекне яңа сүзләр белән тулыландыру.

Җиһазлау. Кыргый хайван рәсемнәре һәм аларның яшәү урыннары төшерелгән карточкалар.

Уен барышы: Балаларга  кыргый хайван рәсемнәре төшерелгән карточкалар таратыла.  Тәрбияче тактага агач куышы төшерелгән рәсем куя. “Бу ничек дип атала? Монда нәрсә яши?” – дип сорый. Тиен рәсеме булган бала: “Бу агач куышы. Анда тиен яши” - дип җавап бирә. Уен шул тәртиптә дәвам итә. Балалар агач куышы, өн, оя кебек сүзләрне берничә тапкыр кабатлап, истә калдыралар.

“Очты-очты”

Максат: предметны һәм предметның хәрәкәтен белдергән сүзләр туплау, аныклау.

Уен барышы: Уен башында алып баручы тәрбияче була, балалар уенны аңлап уйный башлагач, алып баручы бала була. Алып баручы баланың сүзлек запасы җитәрлек дәрәҗәдә булырга тиеш.

Балалар ярым түгәрәк ясап басалар, яки урындыкларга утыралар, алып баручы аларга карап баса һәм кисәтә: “Мин кош оча, самолет оча, күбәләк оча ...... дим, ә сез кулларыгызны күтәрәсез. Ләкин игътибар белән тыңлагыз, мин дөрес әйтмәскә дә мөмкин. Әгәр, эт оча дим икән, кулларны күтәрергә ярамый. Чөнки чынлыкта эт очмый. “Эт очмый. Ул йөгерә, - дип җавап бирергә кирәк. Уен ахырында педагог иң игътибарлы булганнарны атый. Уен барышында педагог һәр фразадан соң тукталып, балаларга уйларга мөмкинлек биреп акрын гына әйтә. Алга таба уенны катлауландырырга  була. Педагог дөрес булмаган биремгә дә кул күтәрә.

“Транспорт, аның йөртүчеләре”

Максат: Балаларның һөнәрләр турында белемнәрен тирәнәйтеп, сүзлек запасын яңа сүзләр белән баету. Игътибарлылык тәрбияләү.ч

Җиһазлау. Төрле транспорт һәм транспорт йөртүчеләрнең рәсемнәре.

Уен барышы: :Тәрбияче балаларга төрле төр транспорт  рәсемнәрен күрсәтә. Балалар дөрес итеп атыйлар һәм аны йөртүченең кем дип аталуын әйтәләр. Мәсәлән: Бу самолет. Аны очучы йөртә.

“Кемнең эш коралы?”

Максат: Балаларның һөнәрләр турында күзаллауларын үстерү. Сүзлек запасын үстерү, баету. Һөнәр ияләренә карата уңай караш тәрбияләү.

Җиһазлау: Төрле һөнәр ияләре төшерелгән зур һәм кечкенә рәсемнәр, эш кораллары ясалган карточкалар.

Уен барышы: Балаларга кечкенә рәсемнәр һәм эш кораллары төшерелгән карточкалар таратыла. Тәрбияче зур рәсемне тактага элеп, “Бу нинди һөнәр иясе” – дип сорый. Балалар атыйлар һәм кемдә шул һөнәр иясе төшерелгән карточка бар, шуны зур карточка янына чыгарып куя. Рәсемнәргә карап: “Бу тегүче. Ул киемнәр тегә” – дип җавап бирә.

“Дүртенче артык”

Максат: Балаларның сүзлек запасын киңәйтү, арттыру, игътибарлылыкны, логик фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмне үстерү.Чагыштырырга һәм нәтиҗә ясарга, предметларны төркемләргә  өйрәтүне дәвам итү.

Җиһазлау: 4 рәсем төшерелгән карточкалар

Уен барышы: Балаларга 4 рәсем төшерелгән  карточкалар таратыла. Анда бер  рәсем артык. Балалар шул артык рәсемне табып, аның ни өчен артык икәнлеген дөрес итеп әйтә белергә тиешләр. Мәсәлән: Монда аю артык, чөнки ул кыргый хайван, ә песи, эт, сыер – йорт хайваннары.

Шулай ук бу уенны рәсемнәрсез дә уйнарга була. Бу вакытта исемнәр атала. Мәсәлән: кыяр, помидор, кишер, алма. Монда алма артык, чөнки ул җиләк-җимеш, ә калганнары яшелчәләр.

“Нәрсә эшләп була?”

Максат: Балаларны эш кораллары белән таныштыруны дәвам итү. Аларның кайсысы белән ни эшләп булуы турында күзаллауларын үстерү. Сүзлекне баету, активлаштыру.

Җиһазлау: Эш кораллары төшерелгән рәсемнәр.

Уен барышы: Балаларга эш кораллары төшерелгән рәсемнәр күрсәтелә. Балалар аның нәрсә икәнен, аның белән нәрсә эшләп булуын әйтәләр. Мәсәлән: Бу көрәк. Аның белән җир казыйлар, кар көриләр. Шул тәртиптә (энә, кайчы, пычкы, тырма, чүкеч, себерке, пумала һ.б. эш кораллары күрсәтелә). Кем күбрәк сүз әйтә, шул балага фант бирелә. Ахырдан җиңүчене билгелиләр.

“Җиләк җимешме, яшелчәме?”

Максат: Балаларны яшелчә һәм җиләк-җимешләрне аерырга, дөрес итеп атарга һәм төркемнәргә берләштерергә өйрәтү. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең  төсе, формасы, кай өлешен ашыйлар, кайда үсүләре турында белемнәрен тулыландыру. Игътибарлылык һәм күзәтүчәнлекне үстерү, сүзлекне активлаштыру, тулыландыру.

Җиһазлау: яшелчә һәм җиләк-җимешләр рәсемнәре.

Уен барышы: Балаларга рәсемнәр таратыла. Балалар үзләрендәге рәсемне дөрес итеп атарга, нинди төстә, формада, кайда үсүе, кайсы өлешен ашыйлар, тәме нинди икәнен сурәтләп сөйләп бирергә һәм кайсы төркемгә керүен атарга тиешләр. 

“Табышмак әйтәм, тап!”

Максат: балаларны теге яки бу әйбернең характерлы билгесен (төсе, формасы, зурлыгы, тәме, кайда үсүе, файдалануы һ.б.) аера белергә өйрәтү.Сүзлекне тулыландыру, ачыклау, күзаллауларын үстерү, игтибарлылык үстерү.

Уен барышы:  Уенны өйрәнгәндә алып баручы тәрбияче була. Алга таба балалар үзләре дә уйный ала. Тәрбияче (бала) әйтә: “Мин бер сүз уйладым. Ул бакчада түтәлдә үсә. Ул кызгылт сары төстә, озынча, каты,тәмле, аны ашка салалар” − балалар кишер  дип җавап бирергә тиеш.  Бу уенда яшелчә, җиләк-җимеш, кием, савыт− саба һ.б. алырга була.

Уенның икенче варианты итеп гомумиләштерү уенын алырга була. Мәсәлән: “Ул әйберләр хәрәкәт итү өчен кирәк, аларга әйбер салып ташып була, тимердән ясалган, тәгәрмәчләре бар” һ.б. − бу транспорт.

                                                                                                                                                                                        

                     “ Рәсемне җый”

Максат: Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны,иҗади    фикерләү-не,хәтерне,кузаллауны үстерү, мөстә-кыйльлек тәрбияләү.Кисәкләрдән бөтенне җыю күнекмәләрен ныгыту.                                                                                                      Җиһазлау: кисәкләргә бүленгән рәсемнәр (яшелчә, җиләк-җимеш, транспорт, йорт җиһазлары, ашамлыклар, йорт һәм кыргый хайваннар, уенчыклар).

Уен   барышы:

    Тәрбияче балаларга кисәкләргә бүленгән рәсемнәр өләшә. Балалар кисәкләрдән бөтенне төзиләр, исемнәрен әйтәләр һәм нинди?, нишли? сорауларына җавап бирәләр. Әгәр дә бирем җиңел тоелса, тәрбияче ике рәсемнең кисәкләрен буташтырып бирә.

     Уенның кагыйдәләре:

1.Рәсемне игътибар белән карарга кирәк.                                                                                               2. Иптәшеңә комачауларга ярамый.    

                    “ Әкият төзе”

Максат:Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне үстерү;   Таныш булган әкиятләрне искә  төшерү ,     алар белән диалог төзеп сөйләшү.                                                                                                                                                                                    

Җиһазлау: өй формасындагы шакмак кап, әкият геройлары.                                                                  Уен   барышы: 

   Өй формасындагы шакмак капның һәр стенасына төрле әкиятләрдән иллюстраиияләр, ә стенаның эчке ягына кесәләр ясалган. Кесәләргә әкият геройлары салынган. Мәсәлән: “Теремкәй” әкияте.  Теремкәйгә тычкан килә.                                                                                                               Сөйләм үрнәге:

-Син кем? (Мин тычкан.)

-Ул нинди? (Тычкан кечкенә, матур, чиста.)

-Тычкан, кил монда.                                                                                                                                   Уен шулай дәвам итә. Әкиятнең башка геройларын да шулай каршы алалар һәм Теремкәйгә кертәләр.                                                                                                                                                       Уенның кагыйдәләре:

         1.  Әкиятнең геройлары итеп уенчыкларны яки өстәл театрын кулланырга   кирәк.

  2.Бу уенны төрле яшьтәге төркемнәрдә уйнарга мөмкин.                                                                                                                                       

   “Табак-савыт юабыз”

Максат: Сүзлек байлыгын арттыру, игъ-тибарлылыкны, иҗади     фикерләүне, хәтерне, мөстәкыйльлек тәрбияләү.Хезмәт кешесенә хөрмәт хисләре тәрбияләү, өлкәннәргә ярдәм итү, булышу теләге тудыру.                                                                                                                                         Җиһазлау: савыт-саба (тәлинкә, чынаяк, кашык, калак), табак белән су, губка, кувшин белән чиста су.

Уен   барышы:

    Тәрбияче:

-Балалар, иртәнге ашны ашаганнан соң савыт-сабаны юарга кирәк. Табакка су салабыз һәм тәлинкәне губка белән яхшылап ышкып юабыз. Аннан икенче табакка чиста су салып тәлинкәне чайкыйбыз.Менә безнең тәлинкә ничек чистарды. (Балалар бер-бер артлы чыгып калган савыт-сабаның исемнәрен әйтеп юалар.) Сөйләм үрнәге:

-Мин тәлинкә юам.  Самат тәлинкә юа. Тәлинкә чиста.

-Мин чынаяк юам. Әминә чынаяк юа. Чынаяк чиста.

-Мин калак юам.   Камил калак юа. Калак чиста.

-Мин кашык юам. Зилә кашык юа.Кашык чиста.һ.б                                                                                                                 Уенның кагыйдәләре:                                                                                                                                            1. Тәрбиячене игътибар белән тыңларга кирәк.                                                                                                                                                                 2. Иптәшеңә комачауларга һәм әйтергә ярамый.    

                “  Нәрсә кирәк?”

    Максат:.Балаларның сөйләм телен үстерү, диалог төзеп сөйләү күнекмәләрен ныгыту.     Сүзлек байлыгын арттыру,   игъ-                                                                                              тибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне үстерү.

 Җиһазлау: балалар санынча уенчыклар (савыт-саба, җиләк-җимеш,яшелчә, ашам-лык муляжлары, кыргый хайваннар),тартма, янчык.                                                                                        Уен   барышы:                               

Тәрбияче балаларга яхшы таныш булган уенчыкларны әзерли һәм  тартмадан 5-6 уенчык ала да өстәлгә куя. Балалар бу уенчыкларны игътибар белән карыйлар.3 бала алга чыгып аркалары белән басалар һәм чиратлап предметларны атыйлар. Шуннан соң бу уенчыкларны җыеп янчыкка салалар. Тәрбияче сорый:                                                                                                                     -Сиңа нәрсә кирәк?                                                                                                                                                        Бала исендә калган үзенә кирәк әйберне сорап ала. Нинди?,Нишли? сорауларына җавап бирә.

Уенның кагыйдәләре:

1.Тәрбияче чакырган бала гына янчыктан уенчык ала ала.

2.Исемнәре әйтелгән уенчыклардан калганнарын барысын да алырга була.

3.Иптәшең уйнаганда комачауларга ярамый.                                                                           

   

“Нәрсәгә ошаган”

Максат: Уйлау-фикерләү сәләтен үстерү. Рәсем ясау алымнарын ныгыту.

Уен барышы: Карточкаларда геометрик фигуралар төшерелгән, ләкин алар төрле зурлыкта. Шуларга карап, бу фигураларның нинди әйбергә охшаганлыгын белеп, кирәкле өлешләрен ясап бетереп, буяу (җисемне җанландыру).

“Ясап бетер”

Максат: Уйлау-фикерләү сәлатен үстерү, нәрсә ясала башлаганын танып, шул рәсемне дәвам итеп, ясап бетерү.

Уен барышы: Картиналарда (куян, чыршы һ.б) ясала башлаган яки кайбер өлешләре генә төшерелгән предметлар бирелгән. Балалар нәрсәлеген белеп. Шул рәсемне дәвам итеп ясап бетерәләр һәм тиешле төскә буыйлар.

   “Салават күпере”

Максат: Салават күперенең төп төсләрен белү дәрәҗәсен ныгыту. Уен вакытында салават күперендәге төсләрне булдыру.

 Уен барышы: Балалар берничә төркемгә бүленәләр (салават күперендә ничә төс шуңа карап). Һәр балага берәр төсле лента бирелә. Тәрбияче уен тәртибе белән таныштыра. Бала үзе генә, ягъни аерым су тамчысы, ә барысы бергә алар салават күперен барлыкка китерәләр. Музыка (яңгыр тавышы яздырылган аудиоязма) уйнаганда балалар төркем буйлап йөриләр, уйныйлар. Музыка үзгәрә, кояш чыга, балалар бергә җыелып, салават күпере барлыкка китерергә тиешләр (нәкъ салават күперендәге төсле).

 ”Тылсымлы шарлар”

Максат: Төсләрне таный белергә өйрәтү. Предметларны бер-берсенә куеп карау юлы белән кирәкле төсне сайлап, туры китерергә өйрәтү.

Уен барышы: Кәгазь битләрендә төрле төстәге җепләр ясалган. Алар янына туры килүче шарлар киселгән. Тәрбияче балалар белән төсләрне ныгыта, балалар җеп белән шарны туры китерәләр.

             “ Бишенчесе артык”

Максат: Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылык ны, иҗади     фикерләүне, хәтерне, кузаллауны үстерү, мөстәкыйльлек тәрбияләү.Әйберләрне үзләренә генә хас булган билгеләре буенча  төркемләү.                                                                                                      Җиһазлау: рәсемнәр (яшелчә, җиләк-җимеш, транспорт, йорт җиһазлары, ашамлыклар, йорт һәм кыргый хайваннар, уенчык-лар).

Уен   барышы:

 Тәрбияче балаларга 4әр рәсем өләшә. Балалар рәсемнәрнең исемнәрен әйтәләр, кайсы артык һәм ни өчен артык икәнлеген ачыклыйлар. Мәсәлән:-Бүре, аю, песи, ку-ян. ( Кыргый һәм йорт  хайваннары.)

-Кәбестә, кыяр,  суган, алма. (Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр.)

     -Ипи, чынаяк чәкчәк, пицца. (Ашамлыклар һәм савыт-саба.)

               “Төсләрне таны”

Максат: Балаларны яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең төсләрен әйтеп, исемнәрен дөрес әйтергә өйрәтү. Төсләрне ныгыту. Сүзлекне сыйфатлар белән баету.

Җиһазлау: яшелчә һәм җиләк җимеш рәсемнәре, төрле төстәге түгәрәкләр.

Уен барышы: Тәрбияче балаларга яшелчә һәм җиләк җимеш рәсемнәре тарата. Үзе төрле төстәге түгәрәкләр ала. Теләсә кайсы төстәге түгәрәкне күрсәтә. Кемдә шул төстәге яшелчә яки җиләк-җимеш рәсеме бар, шул бала җавап бирә һәм рәсемен күрсәтмәлелеккә куя. Калганнар дөреслеген тикшерә. Мәсәлән: Бу сары төс. Миндә шалкан. Ул сары төстә.  

C:\Users\Рузалина\Desktop\Отчет проект\ФОТО к отчету\1730194416388.jpg  C:\Users\Рузалина\Desktop\Отчет проект\ФОТО к отчету\1734608711665.jpg



Предварительный просмотр:

"Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Р.Кәлимуллин исемендәге Борындык төп гомуми белем мәктәбе" МБГБУ

(мәктәпкәчә белем бирү төркеме)

Шигырь сөйләүчеләр бәйгесе

“Кыш бабайга матур шигырь”

(уртанчылар төркеме өчен)

Төзеде: 1 кв. категорияле тәрбияче

Нигъмәтҗанова Р. Р.

Борындык. 2024 ел

Шигырь сөйләүчеләр бәйгесе “Кыш бабайга матур шигырь”

Максат: Әдәби-нәфис сөйли белү күнекмәләрен үстерү. Хәтерне үстерү. Сәләтле балаларны барлау.

Бурычлар: - шигъри әсәрне сәнгатьле итеп сөйли белү;

  • балаларны бер-берсенә карата игътибарлы булырга өйрәтү, бер-берсен тыңлый һәм ишетә белергә өйрәтү;
  • туган як табигатенә, поэзиягә мәхәббәт уяту;
  • шигырьләрне ятлау аша хәтерне яхшырту, ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерү, эмоциональлек хисләрен үстерү, эстетик хисләр тәрбияләү.

Җиһазлау:  шигырь сөйләү өчен кирәкле атрибутка, грамоталар.

-----------------------------------------------------------------------------------------------

Алып баручы Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар. Мин сезнең барыгызны да “Кыш бабайга матур шигырь” дип аталган конкурста сәламлим. Бүгенге очрашуыбыз иң тылсымлы, иң күңелле, шул ук вакытта иң салкын ел фасылы - кышка багышланган. Әйе, бу тылсымлы вакытны тасвирлап кемнәр генә үз әсәрләрен иҗат итмәгән икән: рәссамнар да, шагыйрьләр дә, композиторлар да аңа сокланган, аңа дан җырлаган.

Ә хәзер конкурсантларны сәламлик.

Бикбова Нәфисә

Гайнутдинов Айназ

Замилова Зәринә

Мингалиев Радел

Садыков Ислам

Конкурсантларыбыз чыгышын бәяләргә без бүген жюри әгъзаларын да чакырдык. (жюри белән таныштыру)

Кышны яратмаган кеше сирәктер ул. Чөнки бу иң сихри вакыт. Әле генә карыйсың, ябалак-ябалак кар ява, инде икенче карыйсың кар-буран дулый, өченче карасаң, чатнама суык тышка чыккан һәрбер кешенең битен-борынын чеметә. Алай булса да рәхәт, чөнки саф һава.

Безнең бүгенге бәйгебезне ачып җибәрергә дип сүзне беренче конкурсантка бирәбез. Бикбова Нәфисә “Кыш” шигырен тәкъдим итә.

Кыш                                          

Уянып бүген иртән

Карасам тәрәзәгә,

Ак сакаллы Кыш бабай

Кар алып килгән безгә.

Әйдәгез, тауга барыйк,

Чанада шуып калыйк.

Бер тузан юк, саф һава,

Җиргә ап-ак кар ява.

Яңа елга                                         Гайнутдинов Айназ

Яңа елга бүләк алып
Кыш бабай килде.
Бакчадагы һәр балага
Бүләкләр бирде.

Кар кызы да яңа елга
Кунакка килгән.
Кыш бабай бездә икәнен
Ул каян белгән.

Уйнап - биеп яңа елны
Каршы алабыз.
Яңа елда матур теләк
Теләп калабыз.

Исәнме, кыш бабай                Замилова Зәринә

Кыш бабай, кыш бабай,
Исән- сау килдеңме?
Син бездә яңа ел
Икәнен белдеңме?
Белдеңме син безнең

Сагынып көткәнне.
Үзең дә көттеңме
Яңа ел җиткәнне.
Без көттек бик күптән
Яңа ел килә дип.
Сиңа дип сөйләргә
Шигырьләр өйрәндек.
Кулга кул тотынып
Ясыйк та түгәрәк
Әйдә кил ,кыш бабай,
Әйләник бергәләп.
Яңа ел сиңа да
Сөенеч китерсен.
Тагын бер ел үткәч
Яңадан килерсең.

Кыш бабай килә                           Мингалиев Радел

Котлап бөтен кешеләрне
Яңа ел белән,
Җилдереп кенә пар атта,
Кыш бабай килә.

Зур капчык салган чанага,
Ә анда бүләк:
Уенчык төлке, аюлар,
Бизәкле чиләк.

Машина, мылтык, самолет
Керпе һәм туплар...
Җаныңа ни кирәк, анда
Бөтенесе бар.

Кыш бабай килә җилдереп,
Капчык кулында.
Кар бураннар тузып кала
Аның юлында.

Кыш һәм кеше.                                Садыков Ислам

Кыш бабай килгән

Ап-ак тун кигән,

Көтә кем генә

Чыгар,дип өйдән.

Чыксаң-чеметә.

Битне өшетә,

Менә шул аның

Бөтен эше дә.(Б.Рәхмәт)

Алып баручы Менә безнең соңгы конкурсантыбыз чыгыш ясады. Сезгә аларның чыгышлары ошагандыр дип уйлыйм. Чөнки без озак әзерләндек. Балалар тырышып үз осталыкларын күрсәттеләр. Ләкин һәрбер бәйгедә җиңүчеләр була. Үзегез күреп тордыгыз, балалар, кемнәрдер бик яхшы итеп, ялгышмыйча кычкырып сөйләде. Ә кемнәргәдер әле 1 урын турында уйлау иртәрәк. Шуңа күрә без хәзер сүзне барысын да күреп-күзәтеп утырган жюрига бирербез. Алар гадел итеп, урыннарны бирерләр дип ышанабыз. Ләкин беркем дә грамотасыз калмый.

Нәтиҗә ясау, грамоталар тапшыру, кичәне тәмамлау

C:\Users\Рузалина\Desktop\Отчет проект\ФОТО к отчету\1735362622708.jpg              C:\Users\Рузалина\Desktop\Отчет проект\ФОТО к отчету\1735362622680.jpg   C:\Users\Рузалина\Desktop\Отчет проект\ФОТО к отчету\1735362622735.jpg    C:\Users\Рузалина\Desktop\Отчет проект\ФОТО к отчету\1735362622760.jpgC:\Users\Рузалина\Desktop\Отчет проект\ФОТО к отчету\1735362622781.jpg      C:\Users\Рузалина\Desktop\Отчет проект\ФОТО к отчету\1736408688420.jpg        



Предварительный просмотр:

«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы

Р. Кәлимуллин исемендәге Борындык төп гомуми белем бирү мәктәбе»

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

(мәктәпкәчә тәрбия)

«Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру»

(Уртанчылар төркемендә

сөйләм телен үстерү белем бирү эшчәнлеге)

   

                                                                                  Төзеде: 1 категорияле

                                                                             тәрбияче Нигъмәтҗанова Р.Р.                    

Максат: балаларның тасвирлап сөйләү күнекмәләрен үстерү, милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә дөрес әйтүне активлаштыру; милли сәнгатькә  мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Материал: милли киемнәр (открыткалар, рәсемнәр һ.б.), балалар санынча алъяпкычлар, клей, пумала, бизәкләү өчен бизәк үрнәкләре.                                Шөгыль барышы

-Исәнмесез, балалар. Әйдәгез кунакларыбыз белән исәнләшик. (балалар исәнләшәләр)

Ә хәзер балалар бер беребезгә хәерле көннәр телик.

     Хәерле көн күзләрем,

     Хәерле көн колакларым,

     Хәерле көн кулларым,

     Хәерле көн аякларым,

     Хәерле көн дусларым.

-Балалар, бүген безгә кунакка Алсу исемле  курчак килде. Әйдәгез әле анын белән дә исәнләшик.(исәнләшәләр)

-Балалар, карагыз әле, Алсу ничек матур итеп киенгән. Аның өстендәге киемнәр барысы да татар халык бизәкләре белән бизәлгән. Матурмы бизәкләре? Әйдәгез, без сезнең белән бүген татар милли киемнәре белән якынрак танышыйк.

“Безнең әби-бабаларыбыз һәрвакыт матурлыкка омтылган. Бу аларның кием салымнарыннан күренеп тора. Игътибар белән карагыз әле.

-Менә бу татар хатын-кызлары кия торган чигүле озын күлмәк. Бергәләп кабатлыйк әле күлмәк. Ул төрле бизәкләр белән бизәлә. Безнең әбиләребез күлмәк изүенә, итәк очына, кайвакыт иңбаш турысына төрле-төрле ситсы кисәкчәләре теккәннәр. Ул күз тимәсен өчен, төрле авырулардан саклану өчен булган.

Менә нинди матур итеп киенгәннәр алар яшь чакта.

-Ә менә монысы Камзул(кабатлыйк). Ул озын яки кыска, җиңле яки җиңсез булган. Бай хатын-кызлар камзулларын бәрхет яисә ефәктән теккәннәр. Шулай ук асыл ташлар белән бизәгәннәр.

- Камзулны ирләр дә кигән. Ләкин алар аны өйдә кигәннәр. Алар күбрәк күлмәк белән ыштан кигәннәр.Безнең бабаларыбыз карарак төстә, ә әби-апаларыбыз ачык, якты төстәге бәрхеттән теккәннәр. Хәзерге заманда ул җилетка охшаган, аны шулай дип йөртәләр.

менә монысы, балалар, алъяпкыч. Аны гел әби-апалар киеп йөргән. Ул  көн саен кия торган кием булып саналган. Алъяпкычның күкрәк турысына, итәк читенә төрле чәчәкләр, яфраклар белән бизәп чиккәннәр. Алъяпкыч бер ничә төрле булган. Әби-апаларыбыз ашарга пешергәндә бер алъяпкыч кигәннәр, эшләгәндә печән җыйганда икенчесен, шулай ук кунакка бара торган алъяпкычлар да булган.

- Ә менә монысы калфак.. Калфакларның да төрлесе булган. Кечкенә калфакларны чәчкә кыстырып куйганнар, аның өстенә шәл ябылган. Ә менә зур калфакларны тулысынча башка кигәннәр. Аларны  энҗеләр белән чиккәннәр. Эңҗе чирләрдән сакласа, ә калфак башта начар уйлар юк икәнен аңлаткан. Заманалар узу белән, калфаклар да үзгәргән. Элек бәйләнгән калфаклар булган, ә хәзер күбрәк кечкенә бәрхет калфаклар алыштырган. Аларны алтын җепләр, сәйләннәр, энҗеләр белән бизәгәннәр.

-Балалар, карагыз әле ә менә бу баш киеме сезгә барыгызгада таныш.

-Нәрсә ул?(Түбәтәй)

-Дөрес, чөнки аны ир-егетләр бүгенге көндә дә кияләр. Билгеле бу түбәтәй, аны кәләпүш дип тә йөртәләр. Ул безнең әтиләребез, бабаларыбыз кия торган баш киеме.

-Түбәтәй матур бизәлгәнме?

-Әйе, бик матур бизәлгән. Түбәсен алтын җеп белән бизәгәннәр. Кырыйларында матур үсемлек бизәкләре урнаштырганнар. Шулай ук түбәтәйне эңҗеләр, төрле төстәге ташлар белән дә бизәгәннәр. Ул ташлар куркакларга батырлык биргән.

-Балалар, татар халкы элек-электән ук матур итеп киенә дә белгән, бәйрәмнәр дә үткәргән. Бәйрәмнәр бик күңелле узган. Шундый бәйрәмнәрнең берсе аулак өй яки кич утыру булган. Яшь кызлар, егетләр өлкәннәр өйдә юк көнне кичен, күңел ачарга дип, үзләренең дусларын, күршеләрен чакырганнар. Анда алар иң матур киемнәрен киеп барганнар, биегәннәр. Җырлаганнар, төрле уеннар уйнаганнар. Хәзер без дә аулак өйләрдә яратып уйный торган бер уен уйнап алырбыз, әзрәк ял да итеп алырбыз.

             Ул “Түбәтәй уены”.

Туп-туп-тубәтәй,

Түбәтәен укалы

Чиккән матур түбәтәен,

Менә кемдә тукталды.

(Түгәрәк буенча җырлап йөрибез, уртада түбәтәй кигән бала тора, җыр ахырында ул түбәтәйне икенче балага бүләк итә, шул балага җәза бирелә – җырларга, биергә, әтәч булып кычкырырга һ.б.)

-Булды, балалар, әзрәк ял итеп алдык, утырыгыз.

-Без сезнең белән бүген татар милли киемнәре белән таныштык. Әйдәгез искә төшерик әле ул киемнәрне. Монын өчен мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Бу рәсемнәр арасыннан без өйрәнгән татар халкының милли киемнәрен табыгыз. (Бу күлмәк, камзул, күлмәк белән ыштан, алүяпкыч, калфак, түбәтәй). Бик дөрес.

-Балалар, әйдәгез без үзебезнең кунагыбыз Алсуга шундый матур бизәкләр белән бизәп алъяпкыч бүләк итәбез.(утырыгыз өстәлләргә, әзер бизәкләрне ябыштырабыз).

-Булдырдыгыз, балалар, без күпме матур алъяпкыч бизәдек. Әйдәгез аларны Алсуга бүләк итик.

-Менә Алсу, нинди матур алъяпкычлар бизәделәр сиңа, балалар.

-Балалар, сезнең алъяпкычларыгыз аңа бик ошады, аның да үз өенә кайтасы бар, ул сезнең белән саубуллаша, сезгә бик зур рәхмәт, - дип әйтә.

                                         Дәрес тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дуслык кичәсе

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә музыкаль дуслык кичәсе....

занятие "Дуслык көче"

занятие в подготовительной к школе группе по нравственному воспитанию...

Бөек Ватан сугыш ветераны белән очрашу чарасы -“Туган илем – тынычлык, дуслык иле!”

Бу чарада балалар Бөек Ватан ветераны белән очрашып, сгуыш вакытында булган хәлләрне тыңладылар, 9 май бәйрәме нинди турында мәгълүмат алдылар. Бу бәйрәмдә ветеран бабай өчен балалар үзләре дә шигырьл...

Конспект развлечения"Без яшибез дуслык илендә"

Конспект развлечения для старшей группы...

"Дуслык бәйрәме"

Сценарий праздника о дружбе народов на татарском языке...

Сәламәтлек, тәртип, чисталык- бездә чын дуслык.

Кечкенәләр төркемендә күңел ачу кичәсе....