"Йорт хайваннары."
проект по развитию речи (младшая группа)

Муртазина Разина Аглямовна

Тема: “Йорт хайваннары”.

Максат:  “Луллия түгәрәге” технологиясен кулланып, балаларның йорт хайваннары турында күзаллауларын  формалаштыру.

Белем бирү бурычы: балаларның йорт хайваннары (сыер, ат,кәҗә,эт, песи)  турындагы белемнәрен киңәйтү;  хайваннарның исемнәрен, кайда яшәүләрен, нәрсә ашауларын, тавышларын әйтергә күнектерү; хайваннарның балаларын танып белү сәләтләрен булдыру; дөрес тоташтыра белү, йорт хайваннары арасыннан нинди хайван югалганын  таба белү күнекмәләрен үстерү.

Үстерү бурычы: балаларның игътибарын, кабул итүләрен,хәтерен, кызыксыну теләген үстерү.

Тәрбия бурычы: йорт хайваннарына карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Төп белем бирү өлкәсе: “танып белү үсеше” белем бирү өлкәсе.

Интеграль белем бирү өлкәләре: “социаль – коммуникатив үсеш”белем бирү өлкәсе, “сөйләм үсеше” белем бирү өлкәсе, “танып белү үсеше” белем бирү өлкәсе, “физик үсеш” белем бирү өлкәсе.

Җиһазлар: Песи  уенчыгы , төрле тасмалар, йорт хайваннары плакаты һәм рәсемнәре; мендәрләр,  контейнер эчендәге туплар, «Луллия түгәрәге » кулланмасы.

Алдан үткәрелгән эш: йорт хайваннары рәсемнәрен карау, табышмаклар чишү,  уеннар.

Сүзлек эше: балаларның сөйләмендә йорт хайваннары һәм аларның балалары исемнәрен активлаштыру; аларның характерлы үзенчәлекләре, йорт хайваннарының тавыш имитациясе.

I.  Оештыру моменты.

Тәрбияче:  Исәнмесез,балалар! Хәлләрегез ничек?  Мин сезне барыгызны да күрергә бик шатмын. Әйдәгез матур түгәрәк ясап, кулга –кул тотынышыйк.

-Исәнме көн,саумы көн!

Синнән яктылык алыйк,

Синнән яхшылык алыйк,

Бер-беребезгә өләшик,

Гел дус, тату булыйк.

Тәрбияче балаларның игътибарын тавышка юнәлтә һәм песи уенчыгын күрсәтә.

Тәрбияче: Балалар, бездә бүген кунак бар, карагыз әле, бу нәрсә?

Балалар: Песи.

Тәрбияче һәм балалар: Исәнме,песи!

Кинәт песи елый башлый. Тәрбияче аны тыңларга тәкъдим итә.

Песи:Хуҗам капканы ябарга оныткан,  барлык йорт хайваннары чыгып качканнар. Миңа дусларымны табарга ярдәм итегез әле.

Тәрбияче : Балалар, ярдәм итә алырбыз микән?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Әйдәгез без сезнең белән сәяхәткә чыгыйк.  Моның өчен безгә тасмалардан  ясалган юл булышыр. Идәндә төрле төстәге тасмалар ята. Үзегезгә ошаган тасма яныны килеп басабыз. Тасмаларны кулга алыгыз һәм 5 адым алга атлагыз: 1,2,3,4,5.

Әйдәгез, тасмаларны сүтеп карыйк.  (балалар тасмаларны сүтеп карыйлар) Барыгыз да булдырамы?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Бик яхшы. Ә хәзер безгә шушы тасмалардан юл ясарга кирәк була. Моның өчен берничә адым артка чигенергә һәм карандашны идәнгә, аяк очына куябыз. Афәрин! Менә нинди матур төсле юллар килеп чыкты.  Балалар, сез сәяхәткә барырга әзерме?

Балалар: Әйе, әзер.

Тәрбияче: Бик яхшы! Әйдәгез шушы тасмалар өстеннән барыйк.

II төп өлеш.

 (Балалар тәрбияче артыннан тасма өстеннән  баралар һәм плакат янына киләләр.)

Тәрбияче:  Әйдәгез, плакатка карап әбинең  нинди йорт хайваннары яшәгәнен карыйк. (Балалар хайваннарны санап чыга: эт,  сыер, ат, кәҗә.)

Тәрбияче. Сез ничек уйлыйсыз, бу хайваннарның барысын да бер сүз белән ничек атап була?

Балалар: Бу йорт хайваннары.

Тәрбияче: Бик дөрес. Ә  ни өчен бу хайваннарны йорт хайваннары дип атыйлар?

Балалар: чөнки йорт хайваннары кеше янында яши.

Тәрбияче: йорт хайваннары турында кем кайгырта һәм ничек?

Балалар: хайваннар турында кеше кайгырта, ул аларны ашата һәм карый.

Тәрбияче: Менә бу өстәл янына килеп басыгыз әле. Менә бу тылсымлы түгәрәк - «Луллия " түгәрәге дип атала. Балалар, луллия түгәрәгенә игътибар белән карагыз һәм анда нинди йорт хайваннары сурәтләнгәнен әйтегез?

Балалар: песи, сыер, ат, кәҗә, эт.

Тәрбияче: өске түгәрәктәге ук күрсәткән йорт хайванын ничек атыйлар? Балалар: Бу  сыер.

Тәрбияче: дөрес, сыер ничек тавыш бирә?

Балалар:  (муу).

Тәрбияче: Сыер нәрсә ашый икән?(печән). Әйдәгез сыерны таптык, печән турысына куябыз. Уенны дәвам итәбез. Бу нәрсә?

Балалар: Бу  кәҗә.

Тәрбияче: дөрес, кәҗә ничек тавыш бирә?

Балалар:  (мәәәә).

Тәрбияче: Кәҗә нәрсә ашый икән?(кәбестә). Әйдәгез кәҗәне таптык, кәбестәне кәҗә турысына куегыз.

Тәрбияче: өске түгәрәктәге ук күрсәткән йорт хайванын ничек атыйлар? Балалар: Бу  ат.

Тәрбияче: дөрес, ат ничек тавыш бирә?

Балалар:  ).

Тәрбияче: Ат нәрсә ашый икән?(салам). Атны таптык, саламны ат турысына куегыз.

Тәрбияче: өске түгәрәктәге ук күрсәткән йорт хайванын ничек атыйлар? Балалар: Бу  эт

Тәрбияче: дөрес, эт ничек тавыш бирә?

Балалар: Һау-һау.  

Тәрбияче: Эт нәрсә кимерә

 икән?(сөяк). Әйдәгез этне таптык, сөякне эт турысына куегыз.

Тәрбияче: Барлык йорт хайваннарыда аланлыкка җыелды. Тик нигәдер алар моңсу күренә. Нигә икән? Чөнки аларның яннарында балалары юк,алар шуңа моңсу. Әйдәгез без аларны сөендерик, балаларын табып бирик.                                                             Сыерның баласы нәрсә? (бозау, бозауны сыер янына куярга кирәк).

Балалар өстәл өстендә яткан хайваннарның балаларын табалар һәм әниләре янына куялар ( эт янына көчекне, ат янына колынны, кәҗә янына бәтине, песи янына песи баласын) 

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар, булдырдыгыз. Ә хәзер бераз ял итеп алыйк.                                                                                   

Физкультминутка.

Без әле бераз ардык, ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга, ә аннары –артка

Уңга,сулга борабыз, аннан карап торабыз.

Иң өстен сикертәбез,кулларны биетәбез,

Бер алга, бер артка сузып ,күңелле ял итәбез.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, “Нәрсә качкан?” уенын уйнап алабыз.

“ Нәрсә качкан” уены. Балаларга йорт хайваннары күрсәтелә, күзләрен йомган арада бер хайван яшерелә, нәрсә качканын әйтергә тиешләр.

Тәрбияче: Афәрин! Мин сезгә мендәрләргә утырырга тәкъдим итәм.

Йомгаклау.

(Балалар идәндәге мендәрләргә утыралар.)

 (Контейнердагы төсле туплар арасында песинең  энәле туплары качкан, шул тупларны табарга кирәк.)

Песи: Балалар,шушы туплар арасыннан энәле тупларны табарга ярдәм итегез әле.

 Тәрбияче: Балалар, сезгә эшчәнлек ошадымы соң? Без бүген нәрсәгә ярдәм иттек? Нинди йорт хайваннарын табарга булыштык?

(Балалар энәле тупларны кулларында әйләндереп, тәрбияченең сорауларына җавап бирәләр.)

Песи: Бик зур рәхмәт сезгә!  Сез миңа ярдәм иттегез, минем шушы тупларны сезгә бүләк итәсем килә.

Балалар: Рәхмәт, песи!

Песи: Ә миңа хуҗам янына кайтырга вакыт. Сау булыгыз, балалар!

Балалар:Сау бул, песи!

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар, рәхмәт сезгә! Ә хәзер, әйдәгез төркемебезгә кайтыйк.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zanyatie_murtazina_r.a.docx22.05 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме)

Максат:Балаларны тере организмнар белән таныштыру, күзалларга өйрәтү: яшәү шартлары,туклануы. Табигатьнең тере организмнарына карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү.Материал:Кон...

Конспект йорт хайваннары

Йорт хайваннары...

"Йорт хайваннары"

Тема: «Табигатьнең җанлы ияләре. Йорт хайваннары». Максат: Татар халкының фольклор әсәрләре аша балаларны йорт Хайваннары турындагы белемнәрен арттыру, ныгыту, аларның кешеләргә файдасы турында с...

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Йорт хайваннары һәм аларның балалары

Тема: “Йорт хайваннары һәм аларның балалары”(Зурлар төркеме өчен шөгыль конспекты) Максат: балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен ныгыту.Тәрбия бурычы: йорт хайваннарына карата миһербанл...

Занятие Йорт хайваннары

Занятие про животных....