Кышлаучы кошлар. Кызылтүш.
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)
Максат: балаларның кышлаучы кошлар(кызылтүш) турында белемнәрен системалаштыру, камилләштерү .
Тәрбия бурычы: кошларга карата сак караш, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: кошлар турында күзаллауларын киңәйтү. Кызылтүш белән таныштыру. Традицион булмаган алым кулланып ясалган кызылтүшне миләш агачына ябыштыру.
Үстеру бурычы: балаларның игътибарын, кабул итүләрен, хәтерен, күзәтүчәнлекләрен үстерү, пөхтә итеп эшләү алымнарын ныгыту.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
achyk_shogyl.docx | 20.46 КБ |
Предварительный просмотр:
ТЕМА: Кышлаучы кошлар. Кызылтүш.
Максат: балаларның кышлаучы кошлар(кызылтүш) турында белемнәрен системалаштыру, камилләштерү .
Тәрбия бурычы: кошларга карата сак караш, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: кошлар турында күзаллауларын киңәйтү. Кызылтүш белән таныштыру. Традицион булмаган алым кулланып ясалган кызылтүшне миләш агачына ябыштыру.
Үстеру бурычы: балаларның игътибарын, кабул итүләрен, хәтерен, күзәтүчәнлекләрен үстерү, пөхтә итеп эшләү алымнарын ныгыту.
Методик алымнар hәм чаралар: психогимнастика, табышмак әйтү, сорауларга җавап, әңгәмә; күргәзмә материаллар, техник чаралар куллану, мактау, практик эш, сөенеч мизгеле.
Җиhазлау: УМК картиналары, саескан, мольберт, кышкы миләш агачы сүрәтләнгән ватман, интерактив такта, проектор, кошлар hәм миләш агачы рәсеме, видеотасмада кошлар тавышы, hәр балага җитәрлек конвертка салынган “кызылтүш”, кышлаучы кош маскалары
Методик алымнар: сорау, балаларның җавабы, күрсәтү.
Шөгыль барышы:
Оештыру өлеше : Балалар, кәефләрегез ничек? (Яхшы) Әйдәгез әле, кулны кулга тотынышып, бер-беребезгә карап елмаябыз hәм үзебезнең яхшы кәефебезне бер-беребезгә бирәбез . Менә ничек рәхәт булып китте! Ә хәзер мин сезне урамга мәйданчыкка чакырам. Жылы киемнәрегезне киябез дә урамга чыгабыз (имитация ). “Кыш” картинасы белән эш. Балалар, хәзер елның кайсы вакыты? (Кыш). Кыш җиткәч тирә –якта нинди үзгәрешләр күрәсез? (Жаваплар) Бүген көн нинди? (Салкын). Салкын булгач нәрсә белән сулыйбыз? (Психогимнастика 3 тапкыр борын белән сулау).
тел шомарткыч.
-Балалар, кыш матур. Менә миндә бу искиткеч матурлыкны күреп шигырь язу теләге туды. Сез миңа булышасызмы?
(Рәсемнәр күрсәтелә)
Ш-ш-ш
Елмая күктә ………(кояш).
Ша-ша-ша
Әйтерсең ул……….(сары шар).
Шы-шы-шы
Ян тәрәзәгә каршы
Үсеп утыра …………(чыршы).
Шу-шу-шу
Әйдә монда утырма,
Я чана, чаңгыда …..(шу).
Мотивация (сюрпризный момент, уеннар, әңгәмә): (Саескан киеме кигән бала керә). Исәнмесез, балалар, мин кошларны эзләп йөрим, сез күрмәдегезме аларны?
Тәрбияче: - Саескан, үзебез дә кошлар турында сөйләшмәкче идек, безнең белән бергә утыр да, канатлы дусларыбыз турында бергәләп сөйләшик. (Балалар урыннарына утыралар) . Балалар, кыш көне кошларны кайларда күрергә була? (Балаларның жаваплары) Ә хәзер бездә кышлаучы кошларны табышмакларга жавапларын табып белербез:
1. Гөлдер—гөлдер, гөлдергү,
Кызыл тәпи кемдер бу? (Күгәрчен)
2. Җәй тукылдый бу чүкеч
Кыш тукылдый бу чүкеч
Ничек чыдый бу чүкеч. (Тукран)
3. Яшькелт-сары төсле ул,
Бер кечкенә кошчык ул. (Песнәк)
4. Иртә таңнан кичкә чаклы
Чык – чырык та . чык-чырык (Чыпчык)
5. Ак карадан киенгән
Бер минут та тик тормый. (Саескан)
(Балалар җавапны әйткән саен тактага чыгып картинадан шул кошны күрсәтә)
Актуальләштерү (уеннар, әңгәмә, презентация белән эш): Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, бергәләп кышлаучы кошларның исемнәрен кабатлап чыгыйк. (Күмәк кабатлау).Саескан. - Балалар, уйлап карагыз әле: салкын кыш башланып, җир өсте кар белән каплангач, безгә жим табуы җинелме?(Жаваплар).
Тәрбияче: - Балалар, без кошларга нинди ярдәм күрсәтә алабыз? (Жимлек ясыйбыз).
Дидактик уен: “Жимлеккә нәрсәләр салырга була?” (Өстәлгә төрле җимнәр куела, балалар дөресләрен сайлап җимлеккә куярга тиеш булалар. (Балаларның фикерләрен тыңлагач, интерактив тактада күрсәтелә).
Тәрбияче: - Балалар, сезнең дөрес җавапларны ишетеп, саесканыбыз да сөенде.
(Күзләр өчен гимнастика ясау «Кояш»)
Кояш уянды иртән
Ул кошларны санады.
Башта карады өскә,
Аннан карады аска.
Унга, сулга карады.
Һәм күзләрен дә йомды.
(Балалар күзләрен йомалар, шулвакыт эчендә «сюрприз»лар таратыла).
1-2-3 Күзеңне ач!
Практик эшчәнлек: Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, сезнең алдыгызда күчтәнәч барлыкка килгән. Эчендәге серен беләсегез киләме? (Балалар ачып карыйлар hәм үзләре ясаган “кызылтүшне” күрәләр). Бу кошны күргәнегез бармы? Исемен беләсезме? Балалар, бу кошның исеме – кызылтүш яки карабүрек. Ул күбрәк урманда яши. Кызылтүш салкыннан курыкмый. Ул кыш көне карда коена. Кызылтүш нарат, чыршы күркәләренең орлыгы белән туклана. Алар зур бер гаилә булып яшиләр. Кызылтүшләрнең кыш көне нинди ризык яратуларын Диләрәнең табышмагына җавап табып белербез.
Жимешем кып-кызыл була
Бу шатлык минем өчен!
Чөнки кышкы салкында да
Үзгәрми минем төсем. (Миләш).
Бик дөрес балалар, кызылтүшләр миләш тәлгәшләре белән тукланалар. Хәтерләсәгез, без инде миләш тәлгәшләрен ясап куйган идек. Балалар, карагыз әле, бер ботакта ничә миләш күрәсез? (Күп). Бер ботакта миләшләр күп булгач, ул тәлгәш дип атала. Ул нәрсә дип атала? (Балаларны активлаштыру). Балалар, игътибар белән карагыз әле, миләш нинди төстә? (Кызыл). Ул формасы буенча нәрсәгә охшаган? (Җаваплар).
Динамик пауза: “Очты, очты...” уены (балаларга маскалар киертелә)
Дидактик уеннар: “Кошларны сыйла” уены. Балалар, ә хәзер кунакка килгән кызылтүшләрегезне миләш белән сыйлагыз. (Балалар кызылтүшләрен үзләре ясаган рәсемгә ябыштыралар). Менә нинди матур миләш агачы барлыкка килде!
Рефлексия: – Сез буген бик тырышып эшләдегез, булдырдыгыз! Сезгә бу эшчәнлектә нәрсәләр ошады? Нинди авырлыклар булды?
Балаларның фикерләрен тыңлау, аларның эшчәнлек вакытында алган тәэсирләре белән уртаклашу. Ә бүгенге шөгыльне шушы матур шигырь белән тәмамлыйсы килә.
Шигырь сөйләү Х.Гарданов “Кошкайларым”
Килегез, кил, кошкайлар.
Сез бит безнең дускайлар.
Бакчабызга куныгыз,
Көн дә кунак булыгыз.
Чыпчык, чыпчык, чык-чырык,
Җим сиптем, кил тиз очып!
Песнәк-песнәк, кил тизрәк-
Җим сибәм сиңа әзрәк.
Карга, карга, син кара,
Кабып кал азык барда!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Бездә кышлаучы кошлар"
Балаларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру; кошлар турында алган белемнәрен тирәнәйтү;сөйләмдә ясалма һәм кушма сүзләр куллану күнекмәләре бирү,эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүне, к...
Кышлаучы кошлар
Кышлаучы кошлар темасына эшчәнлек конспекты....
Кышлаучы кошлар
кошлар турында...
“Бездә кышлаучы кошлар” зурлар төркеме өчен тирә-юнь белән таныштыру шөгыле
Балаларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру...
Презентация "Дидактик уеннар "Күчмә һәм кышлаучы кошлар""
Максат: балаларның кышлаучы һәм күчмә кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү.Бурычлар:1. Кош исемнәрен дөрес әйтү hәм сөйләмдә дөрес куллануга ирешү;тышкы билгеләренә (төсе, зурлыгына) кара...
ООД "Бездә кышлаучы кошлар"
ООД по познавательному развитию в старшей группе...