Конспект "Серле тартма ачкычын эзләү"
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)
"Серле тартма ачкычын эзләү" квест-шөгыле
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
serle_tartma_achkychyn_ezlu.doc | 369 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы «Биектау «Шаян» катнаш тордәге балалар бакчасы»
мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
«Серле тартма ачкычын эзләү» квест-шөгыле
(балаларның Татарстанда яшәүче Идел буе халыкларының милли киемнәре турындагы белемнәрен системалаштыру һәм тирәнәйтү буенча квест-шөгыль конспекты)
Конспект авторы
татар теле тәрбиячесе З.А.Миннебаева
февраль, 2022 ел
«Серле тартма ачкычын эзләү» квест-шөгыленең технологик картасы
Белем бирү эшчәнлеге (тема) | «Серле тартма ачкычын эзләү» квест-шөгыле |
Балаларның яше | мәктәпкә әзерлек төркеме |
Төп белем бирү өлкәсе | сөйләмне үстерү, танып белү |
Интеграль белем бирү эшчәнлеге | сөйләмне үстерү, танып белү, иҗтимагый аралашу үсеше, физик үсеш, сәнгати-эстетик үсеш |
Үткәрү рәвеше: | Белем бирү эшчәнлеге |
Сүзлекне баету эше | лексиканы баету: хушпу, ялккас, пехтим. Сүзлекне активлаштыру: түбәтәй, калфак, кокошник, картуз, сапоги, читек. |
Максат | балаларның Татарстанда яшәүче Идел буе халыкларының милли образлары турындагы белемнәрен системалаштыру һәм тирәнәйтү. |
Тәрбияви бурыч | мәдәниятнең бер өлеше булган милли киемнәргә кызыксыну уяту, белемле, кызыксынучан шәхес тәрбияләү; балаларда үзара һәм башка халык вәкилләренә карата дустанә мөнәсәбәт булдыру, әйләнә-тирәгә яхшы, уңай мөнәсәбәт тәрбияләү. |
Үстерү бурычы | фикерләү сәләтен үстерү: балаларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерү. |
Белем бирү | балаларның Татарстанда яшәүче Идел буе халыкларының милли киемнәре турындагы белемнәрен ныгыту, милли образларны танып атый белү, белемнәрен сөйләмдә куллана белү. |
Планлаштырылган нәтиҗә | балаларда милли киемнәргә кызыксыну уяна, аларда үзара һәм башка халык кешеләренә карата дустанә мөнәсәбәт формалаша, әйләнә-тирәгә яхшы, уңай мөнәсәбәт тәрбияләнә. |
I. Оештыру моменты Уңай мохит тудыру | Тәрбияче: Исәнмесез, дусларым! Хәерле иртә, балалар! − Кәефләрегез ничек? Балалар: Яхшы! Әйбәт! Тәрбияче: Мин сезне күрергә бик шат! Минем исемем – Золфия Асхатовна! Акыллыларым, әйдәгез танышыйк әле. Сезнең исемнәрегез ничек? Бер-беребезне яхшырак күрү өчен, түгәрәк ясап басыйк. Үскәннәрем, исемебезне әйткәч, янәшәбездәге иптәшебезнең җилкәсенә уң кул белән кагып, күтәренке кәефләребез белән бүлешеп, эстафетаны тапшырыйк. Мин башлыйм: минем исемем – Золфия Асхатовна (беренче баскан баланың уң як җилкәсенә уң кулы белән кага). Балалар, мин сезгә серле тартма тулы кызыклы күчтәнәчләр белән килеп җиттем. Хәзер, ачып җибәрим әле! Балалар, ачабызмы? Балалар: Әйе, әйдәгез, ачабыз. |
II Төп өлеш III Йомгаклау өлеше | Тәрбияче ачкычын эзли башлый. Тәрбияче: Ай-һай, ачкычны таба алмыйм бит әле. Кая куйдым икән? Ачкыч юк, ә менә ниндидер хат бар монда. (Хатны ашыгып ача башлый). Үскәннәрем, тыңлагыз әле: “Исәнмесез, бу мин – Шүрәле әле”. Тәрбияче уйланып: Тукта, нинди Шүрәле? Балалар, кем соң ул Шүрәле? Балалар: Шүрәле ул – Габдулла Тукай әкиятеннән герой. Тәрбияче: Афәрин, дөрес. Дәвам итәм: “Тартма ачкычын качырдым. Кирәк икән – эзләгез, Биш таҗлы чәчәкнең саннарын дөрес тәртиптә туры китереп, биремнәрен үтәп, ачкычны җыегыз. Менә шундыйрак хат. Үскәннәрем, озакка сузмыйча, җиңнәрне сызганып, эшкә керешик. Тәрбияче (хатны дәвам итеп): Димәк, балалар, нинди саннан башлыйбыз? Беренче булып нинди төстәге таҗны алыйк? Балалар: Берле саныннан, кызыл төстән. Тәрбияче: Бик яхшы. Чәчәкнең кызыл төстәге таҗын ачабыз. Тәрбияче: Әйе. (Таҗны ачып, түбәтәй табалар.) Бу нәрсә, балалар? Балалар: Түбәтәй. Тәрбияче: Түбәтәйне кемнәр кия? Түбәтәйне кайсы халык кия? Балалар: Түбәтәйне татарлар кия. Тәрбияче: Ә сез тагын нинди милләт вәкилләрен беләсез? Безнең Татарстаныбызда тагын нинди халыклар яши? Балалар: Руслар, чувашлар, удмуртлар, марилар, мордвалар, башкортлар. Тәрбияче: Дөрес җавапларыгыз өчен рәхмәт, балалар. Үскәннәрем, ә сезнең “Түбәтәй” уенын уйнап карыйсыгыз киләме? Балалар: Әйдәгез, уйныйк. Тәрбияче: Әйдәгез, түгәрәк ясап басыйк. (Түбәтәй уены. Балалар бер-бер артлы түбәтәй бирешәләр. Түп-түп-түбәтәй, Түбәтәең укалы. Матур чиккән түбәтәең Менә кемдә тукталды! Тәрбияче: Алия, бу бирем сиңа. Әйдә, экранга карыйк әле! “Артык рәсемне тап” дигән. Рәсемнең исемнәрен атыйк әле. Балалар: Сапоги, түбәтәй, читек. Бу биремдә түбәтәй артык, чөнки ул – баш киеме, ә калганнары милли халык аяк киеме. Тәрбияче: Булдырдык, рәхмәт. Димәк, ачкычның беренче өлеше бар. Марат, ачкычның иң беренче өлешен тактага беркетеп куясыңмы? Тәрбияче: Күргәнебезчә, балалар, бүгенгесе көндә без бертөрлерәк киенәбез. Ә элек һәрбер халык үзенең милли киемен, милли аяк киеменнән йөргән, һәр халыкның “үз төсе” булган. Тәрбияче: Кызыл төстәге таҗдан соң, балалар, нинди таҗ урнашкан? Балалар: сары. Тәрбияче: Ә хәзер озакка сузмыйк: сары таҗны да ачып карыйк. Фонарьны кулга алыйк та уйныйк, балалар. Бу бит – шәүлә театры! Акыллыларым, ә сезнең шәүлә театры уйнаганыгыз бармы? Йәгез, балалар, санамыш ярдәмендә фонарьны тотып торучыны билгелик. Әлчи, бәлчи, Әни күлмәк үлчи. Үлчи торгач җитмәде, Кисә торгач бетмәде. Чәүкә, чыпчык, Син кал, бу – чык. Айдар чыкты. Димәк, фонарьне син тотасың, Айдар. Атрибутларны бүлешер өчен, смайликларны сайларга тәкъдим итәм. Кемнәргә сөйли торган смайл эләгә, шулар атрибутларны алырлар. Елмайган смайллар алганнарны шулай ук җаваплы эш көтә: без сезнең белән сорауларга җавап бирәбез. Башлыйбызмы? Балалар 1: Бу нәрсә? Балалар 2: Бу – кокошник. Тәрбияче: Сезгә бу баш киеме танышмы? Ә кокошникны кайсы халык кия? Балалар: Руслар. Тәрбияче: Дөрес, балалар, афәрин! Балалар 1: Бу нәрсә? Балалар 2: Бу – түбәтәй. Тәрбияче: Ә түбәтәйне кемнәр кия? Балалар: Татар ир-егетләре. Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар! Афәрин! Белемле һәм тапкыр сез! Рәхмәт сезгә. Ачкычның икенче өлеше дә безнең кулда! Алия, син аны тактага беркетеп куйсаң, әйбәт булыр иде. Тәрбияче: Үскәннәрем, һәрбер халыкның үз баш киеме булган. Татарларда – калфак һәм түбәтәй, русларда – кокошник һәм картуз. Баш киемнәренең үз вазифасы һәм үзенчәлеге булган. Баш киемнәренә карап, халыклар бер-берсен таныган. Тәрбияче: Үскәннәрем, икеле саныннан соң нинди сан килә әле? Димәк, без хәзер кайсы төстәге таҗны сайлыйбыз? Балалар: Зәңгәр. Тәрбияче: Зәңгәр таҗлы биремне җитез башкарыйк, Тапкырлыгыбызны кабат исбатлыйк. Монда исә палитра бирелгән. Балалар, ничек уйлыйсыз, хәзер нишлибез? Балалар: Рәсем ясыйбыз. Тәрбияче: Дөрес, балалар. Акыллыларым, ә хәзер аның өчен һәрберегез үз өстәле янына йөгерсен әле. Су һәм буяулар, пумала һәм төсле карандашлар ярдәмендә тылсымлы рәсемнәрне чыгарыйк. Балалар рәсемнәрне “чыгаралар”. Тәрбияче: Алсу, синең кәгазеңдә нинди рәсем барлыкка килде? Бала 1: Рубаха. Тәрбияче: Рөстәм, синдә дә кием чыккан. Нинди кием бу? Бала 2: Миндә – күлмәк. Тәрбияче: Шамил, синдә нәрсә? Бала 3: Камзул. Тәрбияче: Балалар, сезнең рәсемнәрдә камзул, күлмәк, рубаха, ... барлыкка килде. Боларны нәрсә берләштерә? Шүрәле безгә бу киемнәрне юкка бирмәгәндер? Әле генә без сезнең белән татар һәм рус, күрше халыкларның киемнәрен кабатлап алдык. Милли киемнәрдәге бизәкләргә, аларның төсләренә һәм формаларына игътибар итик әле. Аларда – безгә кадәр яшәгән кешеләрнең, әби-бабаларыбызның тарихы һәм сере, элеккеге буын кешеләренең мирасы. Тәрбияче: Биремнәр тулы сәфәребез дәвам итә. Кулыбызда – ачкычның өченче өлеше. Шамил, син аны тактага беркетеп куйчы. Тәрбияче: Үскәннәрем, ачкычның бер өлеше генә җитми. Сәфәребезне туктатмыйк, киләсе таҗны барлыйк. Ул нинди төстә? Балалар: Алсу төстә. Тәрбияче: Дүртенче таҗ астында пазл өлешләре яшеренгән. Әйдәгез, бергәләшеп аны җыйыйк, парларга берләштерик. Шүрәле бабайның ни әйтергә теләгәнен аңлыйк. Балалар пазл җыялар. Төрле милләт вәкилләренең образлары барлыкка килә. Һәр образ хакында фикер алышу башлана. Тәрбияче: Марат, Алсу, сез җыйган рәсемдә кайсы милләт вәкилләре сурәтләнгән? Каян белдегез? Балалар: Болар – татарлар, чөнки кыз – калфак, ә малай түбәтәй кигән. ... Тәрбияче: Ленар, Лилия, сезнең рәсемнәрдә кемнәр? Балалар: Белмибез. Тәрбияче: Үскәннәрем, болары сезнең өчен катлаулырактыр. Болар – марилар. Игътибар итегез әле, аларның башларында – шляпа, шарпан, өсләрендә – тувыр (рубаха), кушак (пояс). Ленар, ачкычның җитмәгән өлешен беркетеп куйчы. Хөрмәтле балалар! Соңгы бирем аеруча кызыклы булды. Тәрбияче: Акыллыларым, менә ачкычыбыз да җыелды. Әйдәгез, күчтәнәчле тартманы ачабыз. Тәрбияче тартманы ача. Тәрбияче: Балалар, бу матур, зәвыклы милли киемнәрнең үзегезгә ошаганын сайлап алыгыз һәм дөрес итеп киегез. Тәрбияче: Булат, син кайсы халык киемен сайлап кидең? Аягыңда / башыңда / өстеңдә нәрсә? Бала 1: Калфак. Бала 2: Мин рубаха сайладым. Бала 3: Мин ыштан киям. ... Бала 10: Тәрбияче: Үскәннәрем, бу Шүрәле бабай бик зирәк булып чыкты бит әле. Безгә нинди кызыклы биремнәр әзерләгән! Бүген без сезнең белән татарлар, руслар һәм республикабызда яшәүче чуваш, мари, удмурт халыкларының милли киемнәрен кабатлап чыктык. Бу халыклар гомер-гомергә тату һәм дус, бер-берсен хөрмәт итеп, бер-берсенә ярдәм итешеп яшәгәннәр. Безнең бурыч – менә шул күзгә күренмәс дуслык җепләрен гомерлеккә саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру. Ә хәзер, акыллыларым, “Дуслык биюе” тәкъдим итәм. Балалар бииләр һәм түгәрәккә баскан килеш калалар. Тәрбияче: Дусларым, әйткәнемчә, бу безнең Татарстаныбызда яшәүче халыкларның “Дуслык биюе” булды. Акыллыларым, ә дуслыкны саклап калыр өчен, без нинди сыйфатларга ия булырга тиешбез? Ничек уйлыйсыз? Балалар: Ярдәмчел, тугры, бер-береңә карата игътибарлы. Тәрбияче: Бик дөрес, рәхмәт. Ә кайсы биремне, кайсы уенны сез кабат уйнап карар идегез? Ни өчен? Балалар: Мин пазл җыяр идем. Балалар: Мин шәүлә театры уйнар идем... Тәрбияче: Миңа да сезнең белән бүген бик күңелле, рәхәт һәм җиңел булды. Рәхмәт, дусларым! Ә хәзер кечкенә генә бүләкләр. Ахырда тәрбияче бүләкләр тарата. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарий развлечения по ПДД Серле тартма - Таинственная коробочка.
Сценарий развлечения по ПДД в старшей и подготовительной к школе группе...