"Сихерләнгән яз"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)
Конспект открытого интегрированного занятия по развитию речи на татарском языке
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
siherlngn_yaz_-achyk_dres_2023.docx | 24 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы шәһәр тибындагы Байлар Сабасы поселогының №4 “Кыңгырау” балалар бакчасы.
Сөйләм үстерү белем бирү эшчәнлеге (интегральләшкән)
Тема: Сихерләнгән яз
Тәрбияче: Хайриева
Гөләрия Таһировна
2023 уку елы
Сөйләм үстерү (интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге)
Тема : Сихерләнгән яз.
Максат
1.Балаларның яз турындагы белемнәрен ныгыту.
2.Сөйләм телләрен үстерү.Тулы җөмләләр белән җавап бирә алуларына ирешү.
3.Үзара ярдәмләшү, дуслык хисләре тәрбияләү.
Сүзлек эше: ерганак, гөрләвек, күлләвек
Материал: такта һәм магнитлар,табигать күренеше макетлары( күлләвек,кояш һәм нурлары ,кошлар, агач, сыерчык оясы, умырзая чәчәге ) алдан ясалган кош оялары өлешләре геометрик фигуралар(түгәрәк,өчпочмак) кар, су агызырга пластмасс савытлар, поднос, кәгазьдән балалар санынча көймәләр, ике чүлмәк белән балчык,орлыклар,кечкенә лейка, презентация
Шөгыль барышы
Психологик халәт:
Тәрбияче һәм балалар бергә:
Очрашсалар бик иртә
Бик матур теләк әйтә
Нинди теләк ? Кем әйтә?
Ул сүз- Хәерле иртә!
Тәрбияче: Хәерле иртә,барыгызга да ! Кәефләреге ничек балалар?
Мотивация (*күк күкрэгэн ,яшен яшнэгэн тавыш ишетелэ)
Тэрбиче: Яңгыр явырга җыена ахры ,эйдэгез кулчатыр астына качыйк (* тэрбияче белэн кулчатыр астына качалар)
Сихерче керә. Язгы табигатьне сихерли
Сихерче: Язгы табигать танымаслык хәлгә килсен: Кояш чыга алмасын! Кошлар җылы яклардан кайтмасынныр! Ояларын да бозыйм әле. Кыш китмәсен- күп итеп карлар өеп куям әле .Күппп итеп болытлар йөрсен, ләкин яңгыр яумасын ,чәчәкләр кар астыннан чыга алмый тилмерсеннәр.....
Белем һәм күнекмәләр үзләштерү һәм кабатлау
Тәрбияче: балалар, бу табигатькә ни булган соң? Бер дә бүгенге ел фасылына охшамаган. Табигать сихерләнгән кебек..
Балалар: Әйе шул ,табигать сихерләнгән
Тәрбияче: Кем эше икән бу?
Балалар. Сихерче сихерләгән табигатьне
Тәрбияче: Ә хәзер нинди ел фасылы соң, балалар?
Балалар: Хәзер яз ел фасылы
Яз килде.Кояш көлде
Дөньяга нур бөркелде.
Уянды бар агачлар.
Куанды алмагачлар.
Тәрбияче: Әйе шул ,ләкин монда бер дә язга охшамаган.. Нишлик икән,балалар?
Балалар: Сихерне кайтарырга кирәк.
1) Тәрбияче: Мин дә риза әйдәгез сихерне кайтарыйк ...
Кояш көлде дисез,кояш та күренми монда
Аны чакырырга кирәк....
Сез кояшка эндәш белмисезме?
Балалар:
Кояш чык,чык,чык,
Майлы ботка бирермен.
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда.
Әти китте базарга ,
Тәти кашык алырга.
Тәти кашык сабы алтын,
Безгә кирәкми салкын.
(* Балалар кояш нурларын тартып чыгаралар һәм тактага кояш эленә )
Тәрбияче: менә бит ничек тырыштык,кояшны чакырып чыгардык.Рәхмәт сезгә, балалар!
Балалар,кояш яз коне ничек яктырта?
Балалар: Кояш яз коне яктырак яктырта. Кояш яз көне җылырак яктырта.(*күмәк һәм индивидуаль кабатлаулар)
Тәрбияче : Бик дөрес.
2) Тәрбияче: Карагыз әле монда балалар, нинди күп кар өемнәре . Яз көне болай күп карлар буламы соң балалар?
Балалар: Юк булмый кыш көне карлар күп була. Ә яз көне карлар эри.
Бала:
Боз һәм кар эреде
Сулар йөгерде;
Елап елгалар ,
Яшьләр түгелде.(Г.Тукай ”Бу кайсы вакыт”)
Тәрбияче:
Әйдәгез алайса без дә кояш та ярдәм итсен карларны эретик, сулар йөгертик.
Балалар: Әйдәгез
Тәрбияче: Ничек эретик карны
Балалар: Кулга тотып торык,кул җылысы белән эресен.Кайнар су салыйк. Һ.б.
Тәрбияче: Әйдәгез кайнар суа агызыйк.(*карга кайнар су агызыла) Аларны йөгертик(* канау рәвешле пластмасса савытлардан су агызу.)
Балалар , кайлардан су ага?
Балалар: Ерганактан сулар ага(*индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар)
Тәрбияче: Ерганаклардан су ага сез инде белгәнегезчә гөрләвек дип аталаа шулаймы?
Балалар:Әйе гөрләвек дип атала(* индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар)
Тәрбияче : Гөрләвекләрдән нәрсә йөздереп уйнарга була?
Балалар: Гөрләвекләрдән көймәләр йөздереп уйнарга була(*индив. һәм күмәк кабатлаулар)(* көймәләр йөздерү)
Тәрбияче: Гөрләвек рәсемен дә урнаштырыйк әле тиешле урынга(*тактага гөрләвек рәсеме куела)
Тәрбияче: Ә гөрләвекләр агып су җыелып торган урын- күлләвек дип атала(*индив. һәм күмәк кабатлаулар)
3)Бала:
Гөрләвек ага,
Кояш елмая,
Кыр казлары үтте
Тезелеп бая (Нур Гайсин” “Яз килә”)
Тәрбияче: Кыр казлары тезелеп үтте дисең дә син ,монда кошлар күренми бит.
Кыр казлары нинди кошлар әле ,балалар? Алар безнең якта кышлаучылармы, күчмә кошлармы?
Балалар: Кыр казлары - күчмә кошлар.
Тәрбияче: Тагын нинди күчмә кошлар беләсез?
Балалар :Сыерчык, кара каргалар, киек казлар, тургайлар....
Тәрбияче: Кайсы кошларны без оялар ясап каршы алабыз?
Балалар: Сыерчыкларны оя ясап каршы алабыз
Тәрбияче: Мин бит монда оялар күрәм ,ләкин аларның кошлар керү өчен урыннары юк. Сихерче эше инде бу...
Балалар: Әйдәгез төзәтик.
Тәрбияче : Әйдәгез төзәтик ояларны кошлар кайтсыннар,ояларга урнашсыннар(*балаларга төрле төстәге өчпочмак һәм түгәрәк геометрик фигуралары тәкъдим ителә.Төсләре буенча балалар парлашалар һәм төрле төстәге ояларның түбәсен һәм керү урынын ябыштыралар ) кошларга оя нәрсәгә соң ул,балалар? (* тактага кошлар макеты куела)
Балалар: Бала чыгару өчен...
Тәрбияче: Рәхмәт сезгә, балалар! Кайда элик икән аларны?
Балалар: Өй кыекларына,агачларга.
(* оялар эленә)
4)Тәрбияче: Балалар , күктә болытлар йөри,ләкин һаман яңгыр ява алмый тилмерә. Аңа ярдәм итик ,яңгырны чакырыйк
Балалар: Яңгыр яу,яу, яу.
Игеннәр дә күп булсын
Сыерлар да тук булсын,
Безгә катык,сөт булсын,
Яңгыр яу.яу,яу!
Физминутка
Тәрбияче:
Кояш күтәрелде, (* кулларын өскә күтәрәләр)
Җил чыкты , (*уңга-сулга чайкалалар)
Яшен яшьнәде (* кул чабалар)
Яңгыр ява башлады. .(*чүгәләп бармак очлары белән идәнгә чиртәләр)
Яңгыр туктады(*торып басалар)
Яңадан кояш чыкты (*кулларын өскә күтәрәрләр)
Тәрбияче : Менә бит нинди матур итеп яңгыр явып үтте ,ул да карларны эретерме икән?
Балалар: Әйе карлар яңгыр яугач тизрәк эрер
5)(* Тәрбияче белән балалар өстәл өстендә балчык тутырылган чүлмәкләр күрәләр)
Тәрбияче : Балалар бу нәрсә икән?
Балалар: Балчык тутырылган савытлар.
Тәрбияче : Аның белән нишлиләр соң ,балалар?
Балалар: Яшелчәләр утырталар. Чәчәкләр утырталар
Тәрбияче: Ә кайсы вакытта утырталар соң чәлмәкләргә яшелчәләр, чәчәкләрне?
Балалар: Яз көне утырталар.
Тәрбияче: Әйдәгез без сезнең белән ул чүлмәкләргә чәчәкләр утыртабыз,
(* Ике чүлмәккә ике төрле чәчәк чәчәләр,су сибәләр)
Тәрбияче : Без аларны үзебезнең тәрәз төбендәге бакчага куярбыз.Шуның белән язны якынайтырбыз. Сез ризамы? Аларның ничек үсүен,кайсы тизрәк тишелүен күзәтербез,сулар сибәрбез.
Балалар: Әйе риза(* экранда группада эшләнгән “Тәрәз төбендәге бакча”рәсеме)
6) Тәрбияче: Балалар,бакчаларга чәчәкләрне без үзебез утыртабыз,шулаймы? Ә кырларда,болыннардаберенче булып, кар астыннан чыга торган чәчәк ничек атала әле кем әйтер?
Балалар: Умырзая(подснежник)
Тәрбияче: Әйе бик дөрес. Безнең аның турында сөйләгәнне ишетеп умырзая да чыккан монда, балалар !(* умырзая чәчәге күрсәтелә,макеты тактага урнаштырыла.)
Рефлекция
Сихерче керә: Минем бөтен эшемне бетергәннәр(* борчылып йөри), сихеремне кайтарганнар ...Нинди булдыклы балалар бу,ничек башлары җиткән..Тизрәк китим , я мине дә эретеп агызырлар ..
Тәрбияче һәм балалар шатланып: Сихерчене җиңдек ,язгы табигатьне кайтардык.
Яз,яз,яз җитә
Тәрәзәне ачтылар
Тып-тып-тып –тып итә
Эре-эре тамчылар...
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
конспект занятия в подготовительной группе"Сихерле урманга сәяхәт"
Конспект занятия по английскому языку для дошкольников на тему "Животные"...
"Сихерле аланда очрашу" эшчәнлек- иртә сценариясе
Этот материал даёт возможность детям прявить себя и друзей, как так они в развлечениях очент открыто общаются друг с другом. Сценарий-утренник помогает ребятам использоват свой умения инавыки в практи...
2 кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү дәресе. "Сихерле урман"
Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы.Построено в форме игры - путешествия в лес. Дети вместе с воспитателем и персонажем мишкой перемещаются(мысленно) в лес. На протяжении в...
2 кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү дәресе. "Сихерле урман"
Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы.Построено в форме игры - путешествия в лес. Дети вместе с воспитателем и персонажем мишкой перемещаются(мысленно) в лес. На протяжении в...
Сихерләнгән Кыш бабай
Сценарий Новогоднего утренника в малокомплектных садах для детей 3-7 лет...