Тема: Микиботны, STEAM – технология кулланып, татар халык йолалары белән таныштыру.
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)
Балаларны, яңа технология кулланып, татар халык йолалары белән таныштыру
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
mikibotny_steam_-tehnologiya_kullanyp_tatar_halyk_yolalary_beln_tanyshtyru.docx | 19.66 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Микиботны, STEAM – технология кулланып, татар халык йолалары белән таныштыру.
Максат:балаларны фикерләү һәм уйлау сәләтен һәм карашны үстерүгә ярдәм итүче эшчәнлекне оештыру.
Бурычлар:
1. Балаларны татар халык йолалары белән таныштыру;
2. Программалаштыру, критик анализ, максат кую осталыгы формалаштыруга ярдәм итү;
3. Балаларда матурлыкны үз куллары белән барлыкка китерүне тәрбияләү, коммуникатив саләтләрен үстерү.
Җиһазлар: Микибот роботы, төрле уклар ясалган карточкалар, төрле йолалар ясалган юл сызымы, сарык йоны, орчык, каба, аудиоязма “Татар халык көе”, “Чума үрдәк – чума каз җыры”, аудиоплеер.
Кереш интерактив әңгәмә:
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, монда нәрсә йоклап ята соң?
Бу безнең дустыбыз микибот хаман йокысыннан уяна алмый түгелме соң? Күрәмсең аңа без ясап биргән йомшак, матур мендәрдә йоклау ошап киткән.
Балалар, без сезнең белән кичә Микиботкататар халык йолалары буенча экскурсия оештырырга сөйләшкән идек. Әйдәгез, аны уятыйк та, экскурсиябезне башлыйк! Мендәрнең дә ничек ясалганын белер безнең дустыбыз.
Балалар, экскурсия – ул билгеле бер программа буенча төзелгән маршрут буенча сәяхәт итү. Әйдәгез без Микиботка экскурсия өчен маршрутны үзебез төзик!
Практик өлеш:
1) Йолалар картасын төзү. Алдан әзерләнгән йолалар карточкаларын (карточкаларда йолалар рәсемнәре һәм биремнәр ясалган) кулланып, балалар белән бергәләп юл төзү. Әзер юл макетына шакмакларына йолалар карточкалары урнаштырыла һәм “старт” тамгасы билгеләнә.
2) Робот өчен экскурсия әзерләү. 2маршрут төзергә.
Балалар, безгә хәзер беренче булып экскурсиягә кайсы йолага барганны ачыкларга кирәк.Сез нинди йолалар беләсез? (“Каз өмәсе”, “Йон эрләү”, “Исем кушу” һ.б.)
Әйдәгез , балалар, башта Микиботны “Каз өмәсе”, аннан “Йон эрләү” йолалары белән таныштырырбыз.
Башта, әйдәгез, балалар, безнең алгоритмга туры китереп роботобызны программалаштырырга кирәк:
- роботның хәтере чистартылганмы икәнен тикшерергә (сары кнопкага басасы);
- укларга басып карточкада ясалган ук рәсемнәре буенча программалаштырырга һәм яшел кнопкага басып җибәрергә. Дөрес йөриме икәнен карарга, кирәк булса төзәтмәләр кертергә.
Менә, Микибот нинди йолага килеп җитте? Әйе “Каз өмәсе” йоласына. (презентация куям)
Каз өмәләре авыл тормышының бик зур вакыйгасы булган. Аны бигрәк тә кызлар көтеп алганнар. Кызларның осталары үзләренең булганлыкларын шунда күрсәткәннәр. Йолкыган казларны көянтәгә асып, кызлар чишмәгә, су буена юл тотканнар. Анда барып казларны салкын чишмә суында чайкый-чайкый юганнар. Чишмәгә бару үзе дә йола белән бәйле. Кызларга, гадәттә, гармуннарын алып, егетләр иярә торган булган. Монда да җыр җырланган, такмак әйтелгән, чишмә буенда биюләр башкарылган.
Балалар бу нәрсә? (кайрый күрсәтәм). Әйе каурый. Өмәнең икенче этабы шушы каурыйга бәйле. Ул - каурый сыдыру. Аның мамыгы кызларга бирнәгә мендәр әзерләргә җыела, ә каурыйлары, киләсе елга бәбкәләр күп чыксын дип юлга сибелә. Әйдәгез, балалар, без дә каурый сызырып карыйк. (балаларга каурый өләшәм, каурый сызыралар). Каурыйны очыннан тотып, башта бер ягындагы мамыгын, аннан икенче ягындагы мамыгын сызырып төшерәбез.
Менә микибот, син яратып йоклаган мендәр дә, шушы каз мамыгыннан ясалган инде.
Өмәнең өченче этабы – иң шәбе. Хуҗабикәнең каз маенда бик әйбәтләп коймак, я тәбикмәк пешереп, чәй әзерләп сыйлавы. Ә аш-бәлешләр кичкә әзерләнә. Монда инде кызлар белән бергә башка кунаклар, егетләр дә чакырыла. Кичке мәҗлес уенга халык иң матур киемнәрен киеп, бизәнеп ясанып килгән.
Әйдәгез әле, балалар, без дә “Чума үрдәк, чума каз уенын” уйнап алыйк. (Кара-каршы тотынып басып җырлы уен башкарыла).
Каз өмәсе ул эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да булган. Ә эшенә килгәндә – күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку бәйрәм сыйфатын алган.
Икенче йолабыз “Йон эрләү” йоласы. Балалар, ә хәзер әйдәгез уклы –карточкалар ярдәмендә, робот Микибот өчен юл йөрү алгоритмы төзик. (балалар төзиләр). Булдырдыгыз, балалар! Менә хәзер безнең алгоритмга туры китереп роботобызны программалаштырырга кирәк:
- роботның хәтере чистартылганмы икәнен тикшерергә (сары кнопкага басасы);
- укларга басып карточкада ясалган ук рәсемнәре буенча программалаштырырга һәм яшел кнопкага басып җибәрергә. Дөрес йөриме икәнен карарга, кирәк булса төзәтмәләр кертергә.
Менә балалар, безнең микибот “Йон эрләү” йоласына килеп җитте. Әйдәгез аңа бу йола турында сөйләп китик.
Менә балалар, безнең микибот “Йон эрләү” йоласына килеп җитте.
Әйдәгез аңа бу йола турында сөйләп китик.
Йонны язу әллә ни авыр эш түгел, чүпләрен аласың, кабартасың. Иң
катлаулысы – эрләү. Әбилэребез язган йонны кабага беркетеп куйганнар.
Каба – агачтан ясалган махсус җайланма ул. Аның очына тимер инә беркетелә. Бу йон кабадан төшеп китмәсен өчен кирәк. (Аерым якларда каба инәсез дә була.)
Йон эрләгәндә тагын бер мөһим эш коралы бар – орчык. Монысы инде каба кебек зур түгел, ә уч табаныннан аз гына озынрак, уртасы юанрак, ике башбашы очлы таяк. (Хәер, орчыкның ни икәнен өлкән, урта буын барысы да белә.)
Әлбәттә йон эрлэү кабада гына утырып үтмәгән, эш арасында әбилэребез ял итеп тә алганнар, шул ук орчык белән уен да уйнаганнар. Әйдәгез, бездә шул уенны микиботка уйнап курсәтик әле, ул да бераз танышыпүтсен.
«Орчык уены».
Балалар, менә шулай күңелле үтә безнең татар халык йололары.
Ә хәзер, әйдәгез группага кайтыйк. (Микиботны. программалаштырабыз).
Балалар, безнең яңа сүзләр барлыкка килде, мин сезне “Презентация” уенын уйнап алырга чакырам. Игътибар белән карагыз әле бу рәсемнәргә (рәсемнәр һәм алар астына атамалары язылган карточкаларны чиратлап күрсәтәм һәм атыйм): “Йон”, “Каз”. Балалар, тәрбияче артыннан кабатлыйлар. Булдырдыгыз, балалар, мин сезне “калган уеннарда да игътибарлы булырсыз дип ышанып калам.(көн дәвамында бу сүзләр белән тагын 3 тапкыр мини-уен уйнала:
1.Презентация уены (тәрбияче сүзләрне рәсемнәре белән бергә күрсәтә һәм сүзләрне атый).
2. Сүзләне кабатлыйбыз уены (тәрбияче сүзләрне рәсемнәре белән бергә күрсәтә, балалар сүзләрне атыйлар)
3. Истә калдырабыз уены (тәрбияче сүзләрне рәсемнәрсез күрсәтә, балалар сүзләрне атыйлар)
4. Танып белү уены (тәрбияче алдан өйрәнгән 10 сүзне балалар каршына, рәсемнәрсез куя һәм сүзне табарга куша, балалар кирәк сүзне табарга тиешләр))
Рефлексия. Йомгаклау этабы: Балалар, менә без сәяхәтебездән кайтып та җиттек. Сезгә сәяхәт ошадымы? Микиботны тагын нинди татар халык йолалары белән таныштырыр идегез? Кайсы уен ошады?Сез кайсы өмәдә катнашыр идегез?
Рәхмәт сезгә балалар! Булдырдыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сабантуй татар халык бэйрэме
“ Сабантуй” көе яңгырый. Балалар флажоклар, обручлар, платочеклар белән мәйданга чыгалар, перестроение була. А. Б. – Исәнмесез, балалар! Кадерле балалар,...
Балаларны татар халкының гореф-гадәтләре,йолалары белән таныштыру
Мәктәпкәчә яшҗтәге балаларга татар халкының гореф-гадәтләре,йолалары аша милли тәрбия бирү.Татар халкының тарихын,йолаларын саклау,мәхәббәт уяту....
Балаларны татар халык сәнгате белән таныштыру.
Ознакомление детей с творчеством татарского народа....
татар халык йолалары
Татар халкы гасырлар буе нинди генә сынауларга дучар булса да, барлык авырлыкларны җиңеп, үз телен, үз милләтен, үз гореф-гадәтләрен саклап килгән халык....
Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль: “ Татар халык авыз иҗаты белән таныштыру”.
Максат:- Балаларны туган телне яратырга өйрәтү.- Халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.- Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.Сүзлек өстендә эш: бармак, чәнти,...
Проект эше. "Өлкәннәр төркеме балаларын татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре,йолалары белән таныштыру.
Халык сәнгате, традицияләре белән таныштыру, бәйрәмнәрендә катнашу- балаларны рухи яктан баета,үзенең халкы өчен горурлану хисе тәрбияли һәм аның тарихына , мәдәниятенә кызыксыну уята....
татар халык милли киемнэре белэн таныштыру
ЭРКС подготовительная группа...