"Теремкәй" әкияте
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)
Предварительный просмотр:
Әкият «Теремкәй»
Алып баручы :
Борын-борын заманда
Ерак тугел ,якында,
Безнен урман артында
Бер теремкәй торган ди…
Саескан: (Саескан залны әйләнеп , сөйләнеп очып керә)
Саескан: Ишеттегезме? Күрдегезме? Ишетмәсәгез ишетегез, күрмәсәгез күрегез. Менә урман. Урман уртасында бер матур йорт бар.
(Әйләнеп килә, очып чыгып китә).
Бию “Күбәләкләр”
(Көйгә тычкан чыга)
Тычкан :
Мин тычкан баласы
Юл буйлап барам.
Алтын башакларны
Кәрзиннәргә салам. (Тычкан теремкәйне күрә)
Ай-яй,нәрсә бу?
Матур теремкәй тора.
Кечкенә дә,зур да түгел
Кем яши икән монда? (шакый)
Терем- теремкәй,
Теремкәйдэ кем яши?
Беркем дә юк?
Әйдә мин керим, мин яшим (Тычкан теремкәйгә керә)
(Көйгә сикерә-сикерә бака керә)
Бака-бакылдык:
-Бака-ка-бака-ка-ка! Ба-ка-ка!
(Теремкәйне күреп ала, янына килә).
Бака-Бакылдык: -Терем-терем-теремкәй! Теремдә кем яши?
Тычкан: Мин тычкан-чыелдык, ә син кем?
Бака-Бакылдык: Мин бака- бакылдык.
Тычкан: Әйдә, теремкәйгә кер, бергә яшик.
(Бака-бакылдык өйгә керә)
(Көйгә куян керә)
Куян:
Мин Куянкай,Куянкай,
Куянкай-озынколаккай.
Юл буйлап сикерәм,
Уйныйм һәм көләм. (Куян Теремкәйне күреп)
Ай-яй,нинди матур Теремкәй!
Терем-теремкәй
Теремкәйдэ кем яши?
Тычкан: (Тәрәзәдән карап) Мин Тычкан-чыелдык. Ә син кем?
Куян: Мин куянкай-озынколаккай.Керт әле мине.
Тычкан. Җырлап күрсәтсәң кертермен.
Куян җырлый:…
Тычкан: Куянкай-озынколаккай кер,бергә яшәрбез. (Тычкан,Куян Теремкәйгә керәләр)
(Көйгә Төлке керә)
Төлке:
Көз житте,салкын һава,
Җилләр исә урманда.
Җылыга керер идем,
Тәмле чәй эчәр идем. (Теремкәйне күреп)
Ай-яй,нәрсә бу?
Матур теремкәй тора.
Кечкенә дә,зур да тугел.
Кем яши икән монда? (шакый)
Тычкан: (Тәрәзәдән карап) Мин Тычкан-чыелдык.
Бака-бакылдык: Мин Бака-бакылдык.
Куян: Мин куянкай-озынколаккай.
Бергә: Ә син кем?
Төлке:Мин Төлке-хәйләбай. Кертегез әле мине.
Куян:Биеп күрсәтсәң, кертербез.
Төлке бии.
Бергә: Төлке-хәйләбай, әйдә кер ,бергә яшәрбез. (Тычкан, Бака, Куян, Төлке Теремкәйгә керәләр)
(Көйгә Буре керә)
Бүре:
Көз дә житте.Бүрегә
Күңелсез бит үзенэ.
Кая киткән хайваннар
Мондамы әллә алар.(шакый)
Терем-теремкәй
Теремкәйдә кем яши?
Тычкан: (Тәрәзәдән карап) Мин Тычкан-чыелдык.
Бака: Мин бака- бакылдык.
Куян: Мин куянкай-озынколаккай.
Төлке:Мин Төлке-хәйләбай.
Бергә: Ә син кем?
Буре: Мин бүре-сорыбай. Кертегез әле мине.
Төлке: Шигырь сөйләп күрсәтсәң кертербез.
Бүре шигырь сөйли:
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кадерле тел.
Бергә: Бүре-сорыбай, әйдэ кер ,бергә яшәрбез. (Тычкан,Куян, Төлке,Бүре Теремкәйгә керәләр)
(Көйгэ Аю керә)
Аю:
Мин Аю-камытаяк,
Бал ашарга яратам.
Кыш буе кайда йокларга?
Шуңа башымны ватам.(Теремкәйне күреп)
Ай-яй, бу нәрсә? Теремкәй!
Теремкәйдә кем яши?
Тычкан: (Тәрәзәдән карап) Мин Тычкан-чыелдык.
Бака: Мин бака-бакылдык.
Куян: Мин куянкай-озынколаккай.
Төлке:Мин Төлке-хәйләбай.
Буре: Мин бүре-сорыбай.
Бергә: Ә син кем?
Аю: Мин Аю-камытаяк. Кертегез әле мине.
Бүре: Уен уйнатсаң, кертербез.
(“Тубэтэй”җырлы-биюле уен уйнау)
Бергә: Аю-камытаяк, әйдә кер ,бергә яшәрбез.
Алып баручы:
Урмандагы хайваннар,
Дус-тату яши алар.
Алардан үрнәк алыйк,
Без дә дус булып яшик.
(Балалар түгәрәк ясап,җырлап әйләнәләр, кушымтада хәрәкәтләр ясыйлар)
Урмандагы аланда
Матур Теремкәй тора,
Кушымта:Әйе шул,шулай шул,
Матур Теремкәй тора.(Аякларны биетәләр)
Дуслар белән гел бергә
Яшәүләре күңелле,
Кушымта:Әйе шул,шулай шул,
Яшәүләре күңелле.(Парлашып бер-берсе белән кул чабышалар)
Әйлән-бәйлән уйныйбыз,
Матур җырлар җырлыйбыз,
Кушымта:Әйе шул,шулай шул,
Матур җырлар җырлыйбыз. (Парлашып тотынып әйләнәләр)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Театр илендә “Теремкәй”әкияте. (Театральләштерелгән тамаша)
Алып баручы:Балалар яхшы кәеф белән әкиятьтән килгән кунакларны каршы алыйк. ...