Кырлайга сэяхэт
материал по развитию речи

Ардуанова Гульчачак Тимеряновна

Г.Тукай иҗаты турында белемнәрен баету һәм камилләштерү .

Бурычлар

1.Балаларда бер-берсен тыңлый белү сыйфаты, Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү

2.Сөйлэм телен үстерү,сорауларга дөрес,тулы  җавап бирә белү күнекмәләрен үстерү,диалогта катнаша белү,яңа сүзләр хисабына сүзлекләрен баету.

3.Г.Тукай әсәрләре аша татар халкына,аның гореф –гадәтләренә кызыксыну;туган якка,туган телгә хөрмәт,мәхәббәт тәрбияләү .

Җиһазлау: портрет Г.Тукая,китаплар,әкиятләргә рәсемнәр,презентаөия.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyrlayga_syaht_-_kopiya.docx17.47 КБ

Предварительный просмотр:

Максат:

 

Бурычлар

1.Балаларда бер-берсен тыңлый белү сыйфаты, Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү

2.Сөйлэм телен үстерү,сорауларга дөрес,тулы  җавап бирә белү күнекмәләрен үстерү,диалогта катнаша белү,яңа сүзләр хисабына сүзлекләрен баету.

3.Г.Тукай әсәрләре аша татар халкына,аның гореф –гадәтләренә кызыксыну;туган якка,туган телгә хөрмәт,мәхәббәт тәрбияләү .

Җиһазлау: портрет Г.Тукая,китаплар,әкиятләргә рәсемнәр,презентаөия.

Уен барышы

Балалар, бүген минем почтага чакыру хаты килде.Бүген без сезнең белән авылга барачакбыз.Ә нинди авылга икәнен сез хәзер белерсез.Юлда барганда сезгә бик кызыклы биремнәр дә котәчәк ,дип языллган хатта.Карагыз әле,сезнең алда портрет.

Әйтегез әле,бу портретта кем сүрәтләнгән?(Г.Тукай) Әйе,дөрес бу татар халкының танылган яраткан шагыйре Г.Тукай.                                                                          Сез Г,Тукай турында нәрсәләр беләсез?(ул бик күп шигырьлэр,әкиятләр язган).Әйе,балалар.Г.Тукай Кушлавыч авылында мулла гаилэсендэ дөньяга килә. Ләкин ул бик яшьли киеш ятим кала.Ул озак яшэми,ләкин зурлар өчен дә,балалар өчен дә бик күп итеп шигырьләр,әкиятләр язып калдырган.Кырлай авылында Г.Тукайга багышланган музей салганнар.Сезнең дә шул Кырлай авылына барасыгыз киләме?

Балалар,авлга нинди транспорт белән барып була?(автобус слайд).Автобусга утырыр өчен безгә билетлар  кирәк булыр.Ә билетлар гади генә түгел,тыңлагыз әле:                                                                                                                   1. Г.Тукай әкиятендәге авыл малае нәрсә урлаган? ( алтын тарак)

2.”Кызыклы шәкерт “ шигырендәге укучы,кем ул?(кочек)

3.Кәҗәне печән белән сыйлаган малайның исеме ничек?(Гали)

4.Кәҗә белән Сарык нинди җәнлек башы табалар?( бүре)

5.Күбәләк ничә көн яши? (1)

6.Шаян песи нәрсәләр белән уйный?(йомгаклар белән)6.Кайчан уйнарга ярый? (эш беткәч)

Булдырдыгыз.Афэрин.Хэзер автобуска утырсагыз да була.(урындыкларга утыралар)

“ Тукай маршы”С. Сайдэшәев

Менә беренче остановканың исеме“Танып бел”.Карагыз әле балалар,автобус тукталышында  безгә бирем әзерләп калдырганнар,менә шушы предметлар кайсы әсәргә туры килә?(тарак,балта,капчык,үлән,бүрәнә,йомгак,сөткә төшкән тычкан)

Утырдык юлны дәвам итәбез

Икенче тукталыш”Китапханэ”

Карагыз әле балалр монда күпме кызыклы китаплар.Араларында сезгә таныш китаплар бармы?Бу китапларның язучысы кем?

Өченче тукталыш “Су анасында” кунакта  дип атала.(слайд су,басма)Мин сезгә Су анасы уенын уйнарга тәкүдим итәм.Уйныйбызмы?(тэфтилэу)

Дүртенче тукталыш “Әкиятләр илендә” дип атала. Сезгә схема буенча бирелгән әкиятне сөйләргә кирэк.Әйдәгез кем башлый?(слайдта “Кәҗә белән Сарык” схемасы)

Алга таба барабыз.Менә килеп тә җиттек (слайд Кырлай авылы,музей Г.Тукай)

Арча районының Кырлай авылында Тукай 5 ел Сәгдә исемле апаның өендә яши.Сәгдәнең өе яңартылган,монда сез мич,сәке...күрә аласыз.Сәгүдәннең өе янынданарат агачы үсеп утыра,ул әлбәттә инде Тукайны хәтерли.

“Шүрәле “ көе астында Шүрәле килеп керә.                                                                                                       Шүрәле :Исәнмесез балалар.Чакыру хатын һәм автобус тукталышы саен биремнәрне сезгә мин җибәргән идем.Минем әле хаман да  кулымның бармаклары авырта.Әле биремнәр моның белән генә бетми,тылсымлы капчыгымда тагын сораулар бар.Әгәрдә сез шигырь юлларының кайсы әсәрдән икәнен белсәгез,мин сезгә күчтәнәч бирәчәкмен.( биремнәр биткә язылган)                                                                                                                           “Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән” (Гали бн кәҗә”)                                                                                                                               “Әйт әле күбәләк,сөйләшик бергәләп”(Бала бн күбәләк)                                                                                             “Әйдәле,Акбай! Өйрән син,артаягың белән тор(Кызыклы шәкерт)                                                                                                       “И туган тел ,и матур тел,әткәм –әнкәмнең теле (“Туган тел”)                                                                           “Күрче бик чынлап керешкән эшкә безнең Ләмигә                                                                                                                                          Бар уе- бер бик матур күлмәк тегү Курчагына (“Шаян песи”)                                                                                              

УЕн  ?????

ШүрәлеБулдырдыгыз балалар.Сезнең белән бик кызык ,күңелле булды.Мин барысына да,нинди кыю,тәрбияле балалар белән танышканымны әйтермен.АааЙ,бөтенләй онытып торам,менә минем бүләкләрем(капчыгынан чикләвекләв ала).Ә миңа китергә вакыт.Сезгә дә кайтырга кирәктер,Саубулыгыз.

Слайд –автобус-балалар урындыкларга утыралар.                                                                                        Балалар ,сезгә сәяхәт ошадымы?Безне бүген кем чакырган иде?Без сезнең белән кайда бардыкБез бүген нәрсәләр турында сөйләштек?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сэлэмэтлек аланына сэяхэт

Занятие по ознакомлению со здоровым образом жизни и лекарственными травами для детей средней группы на татарском языке...

"козге урманга сэяхэт"

МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РФ И РТМУНИЦИПАЛЬНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ №17 «АККОШ»         ШОГЫЛЬ – ПРАКТИКУМТЕМА: «КОЗГЕ УРМАНГА СЭЯХ...

Козге урманга сэяхэт

Балаларны урман белэн таныштыру...

Конспект занятия "Ел фасылларына сэяхэт"

Занятие было подготовлено для участия в конкурсе "Эколидер", организованный на муниципальном уровне, а также был показан на творческом отчете детского сада, посвященном дню поэзии. Через это занятие, ...

Урманга сэяхэт

- Балалар, якында гына Бүләк урманы бар без сезнең шул урманга сәяхәт итәргә барырбыз. Юлыбызны башлыйбыз. Маршка атлап китү, ә хәзер парлаштык сукмак буйлап икешәрләп барырбыз. Безнең юлыбыз ир...

Яшелчэлэр бакчасына сэяхэт

Балалар, без бүген сезнең белән яшелчәләр бакчасына барырбыз.Безнең хәзер нинди ел фасылы?(көз)Тәрбияче. Дөрес, урамда көз. Кырлар бушап калды, чөнки игеннәр җыеп алынды. Шулай ук бакчалардан яш...

Яшелчэлэр бакчасына сэяхэт

Балалар, без бүген сезнең белән яшелчәләр бакчасына барырбыз.Безнең хәзер нинди ел фасылы?(көз)Тәрбияче. Дөрес, урамда көз. Кырлар бушап калды, чөнки игеннәр җыеп алынды. Шулай ук бакчалардан яш...