Балалар тәрбияләүдә театрның роле
статья по развитию речи
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирүнең төрле формалары арасында театр һәм театралләштерелгән уеннар аерым урын алып тора.
Педагогика һәм психология белән бәйле әхлакый һәм сәнгать тәрбияләү проблемаларын чишүдә театр иң кулай эшчәнлек төрләренең берсе. Күп кенә бөек кешеләр дә тәрбия чарасы буларак театрны атыйлар.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
balalartrbiyalud_teatrnyn_role.docx | 16.27 КБ |
Предварительный просмотр:
“Бала үсешендә театрның роле."
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирүнең төрле формалары арасында театр һәм театралләштерелгән уеннар аерым урын алып тора.
Педагогика һәм психология белән бәйле әхлакый һәм сәнгать тәрбияләү проблемаларын чишүдә театр иң кулай эшчәнлек төрләренең берсе. Күп кенә бөек кешеләр дә тәрбия чарасы буларак театрны атыйлар.
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
дип язган халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай үзенең “Театр” дигән шигырендә.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның театраль – уен эшчәнлеге төрле төрдәге күренешләрне гомумиләштереп биргән төшенчә: уен – драматизация, шәүлә театры, өстәл бармак тетры, ширма театры.
Театральләштерелгән уен – тамашада мимика, жест, интонация ярдәмендә билгеле бер әдәби әсәр уйнала.
Театр эшчәнлегендә иң мөһим бурычларның берсе булып шәхес буларак , үзенә, үз яштәшләренә һәм башка кешеләргә уңай мөнәсәбәт тора. Балаларны сәнгатькә тарту, зурлар белән аралашырга өйрәтә, җәмгыятьтә үзен-үзе тота белеп,актив hәм сәләтле кеше булып үсүендә әһәмиятле роль уйный. Балалар үзләренә читтән карарга, партнёрлары белән килешенеп аралашырга, эш итәргә өйрәнәләр.
Тамашачылар алдында чыгыш ясау балада үзендә ышаныч формалаштыра. Без, тәрбиячеләр беренчедән балаларны башка кешенең хисләрен аңларга, үз хисләрен күрсәтә белергә, аңлашып эш итәрә өйрәтергә тиеш.
Икенче бурыч сөйләм культурасы формалаштыру .Театралләштерелгән уеннар баланың сөйләм телен үстерүгә, сөйләмдәге кимчелекләрне төзәтүгә, халык авыз иҗатын өйрәнүгә зур йогынты ясый.Акыл үсеше белән сөйләм теленең үсеше нык бәйләнгән. Персонажлар сөйләмен сәнгатьле итеп сөйләү өстендә эшләгәндә, баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләнә. Геройларның характерына туры китереп, дөрес интонация кулланып бала чиста , аңлаешлы итеп сөйләргә тырыша. Шулай итеп аваз культурасы яхшыра. Балалар әсәрнең эчтәлеген яхшырак үзләштерә.Ул туган теленең байлыгын, аның сәнгатьлелеген үзләштерә.
Өченчедән әһәмиятле бурыч булып театр мәдәниятына нигез салу тора. Репетиция вакытларында балалар театр, театр сәнгате, сәхнәдә үз-үзләрен тоту турында белемнәрен киңәйтәләр.Беренчедән, без аларны "яхшы артист" булырга өйрәтсәк, икенчедән, эстетик тәрбия бирелә, баланың үз-үзен тотышы, сөйләм теле үсеш ала. Театр аша бала мөстәкыйль рәвештә уйнарга өйрәнә, иптәшләренә карата мөгамәләсе үзгәрә.
Безнең төркем балаларында театрлаштырылган уеннар аеруча нык кызыксыну уята.
Балалар белән эшләгән вакытта күп персонажлы уеннар, төрле әкиятләр кулланабыз. Аларның яшенә карап, театрны уйный белү күнекмәләре катлаулана. Мәсәлән без кече яштәге балалар белән кыскарак, аз сүзле әкиятләрне, шигырьләрне сәхнәләштерсәк ( “Шалкан”, “Ак калач”), зурырак төркемнәргә киткән саен безнең сәхнә әсәрләребез дә катлаулана бара (“Карак песи”,“Кызыл калфак”, “Золушка”, “Өч кыз”).
Башта без әсәрләр белән якыннан танышабыз, геройларга характеристика бирәбез, алар булып сөйләшеп карыйбыз һәм инде ролләрне бергәләп бүлешәбез.
Бакчада үткәрелгән иртәләрдә без уен-драматизацияләр алмыйча калмыйбыз. Спектакль сайлаганда билгеле инде үтәчәк иртәнең темасы белән туры китерәбез. Мәсәлән көз көне үткәрелгән иртәләрдә “Башак”, “Йомры икмәк” яңа елга багшланган итәләргә кышкы әкиятләне “Золушка”, “Көмеш ачкыч”, әниләр бәйрәменә әниләргә карата әкиятләр “Өч кыз” , “Бүре һәм 7 кәҗә бәтие”, “Өч кыз”, язгы итрәләргә яз турында яна ладка “Шалкан әкияте” һәм башкалар алына.
Герой шагыйрь Муса Җәлилнең иҗаты белән танышканда без аның “Сәгать”, “Карак песи” шигырьләрен сәхнәләштереп тәрбиячеләргә һәм китапханә хезмәткәрләренә күрсәттек.
Татар теле тәрбиячеләре һәм көллият студентлары өчен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукйның туган көненә багышланган кичәне аның әкиятләреннән оештырдык. Аның “Су анасы”, “Бала белән күбәләк”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Кызыклы шәкерт” әкиятләрен һәм шигырьләрен сәхнәләштереп уеннар белән аралаштырып бардык.
Күпчелек вакытларда әкиятләрне яңа ладка да ясыйбыз, аларга өстәмәләр кертәбез, бию элементлары куябыз. Мәсәлән “Карак песи”, “Шалкан”, Йомыры икмәк”, “Золушка” әкиятләренә өстәмәләр, бию элементлары кертеп сәхнәләштердек.
Спектакль кую катлаулы эш.Тәрбиячегә күп авырлыклар белән очрашырга туры килә: бу тәрбияченең вакыты җитмәү, спектакль сайлагандагы кыенлыклар, шул ук вакытта бер баланы да ролсез читтә калдырмаска тырышу. Без бу кыенлыкларны җиңәргә тырышабыз. Яңа әкият укыганда минем башка, бу әкиятне ничек сәхнәләштерегә була, дигән уй килә. Шуннан инде эшкәртү башлана. Бию, уеннар өстәргә мөмкин. Әле төркемдә барлык балалар да чиста, матур итеп татар телендә сөйли алмый, ләкин аларның да катнашасы килә. Андый очракта инде аларга аз сүзле рольләр бирәбез яки бию, уеннарда катнашу мөмкинчелеге тудырабыз.
Балаларга үзләренә роль сайларга мөмкинчелек бирәбез. Теләмәгән рольне уйнарга мәҗбүр итәргә ярамый, әгәр дә ул аңа ошамый икән бала аны тиешенчә башкарып чыга алмый, теләгән нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел. Билгеле булганча, кечкенә руль булмый.
Театрга әзерләнә башлаганда ата-аналарны куелачак әсәр белән таныштырабыз. Чөнки алардан башка мондый зур эшне башкарып чыгу читен. Өлкәннәр һәм балаларның уртак иҗади эше һәрвакытта зур нәтиҗәле була. Ата-аналар тамашачы гына булып калмыйча, декораций, костюмнар әзерләүдә дә бик теләп булышалар. Уртак эшчәнлек ата-ана белән баланы, тәрбиячене тагын да якынайта.
Безнең балалар режим вакытларында өстәл, курчак театрлары белән дә бик теләп уйныйлар. Кузәтүләрдән күренгәнчә алар курчаклар белән үзләре уйлап чыгарган “әсәрләрне” сәхнәләштерергә яраталар. Билгеле булганча бу “әсәрләр” уен вакытында туа. Ә театр очен курчаклар төрле, алар кечкенә вакытта уйнаган резин уенчыклар, балаларның кечкенә курчаклары, яки папье-машедан үз куллары белән ясалган.
Дөрес, киләчәктә театр белән шөгыльләнгән һәр бала да артист була дигән сүз түгел. Ләкин аларның күңелендә тик матур хатирәләр генә калачак. Театр эшчәнлеге -бу якты хисләр, уеннан ләззәт, шатлык алу.Сабый чакта күңел түренә салып куелган бу “орлыклар” балага киләчәктә зур ярдәм итергә,матурлыкны аңлый белүче , мәрхамәтле бала булып үсергә булышыр дип уйлыйбыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Габдулла Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте.
Бу чыгышында тәрбияче Г.Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте турында бәян итә....
Бала тәрбияләүдә әтинең роле
Әти гаиләнең башлыгы . Ул кинәт кенә килеп чыккан ситуациядән чыгу юлын табарга тиеш Һәм һәрвакыт гаиләсе һәм баласын кайгыртып торырга тиеш. Балага кечкенәдән үк нәрсә ярый , нәрсә ярамый икәнен аңла...
“Бала тәрбияләүдә театрның роле”
“Бала тәрбияләүдә театрның роле” Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри: "Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, ...
Бала тәрбияләүдә әти роле.
ата-аналар белән эш...
Югары әхлаклы балалар тәрбияли алсак иде...
Югары әхлаклы балалар тәрбияли алсак иде......
Халкыбыз хәзинәләренең милли тәрбия бирүдә роле
Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру ─ хәзерге буынның төп вазифасы. Күңелендә аз гына милли хисе булган кеше дә моңа битараф кала алмый ...
"Балалар тәрбияләүдә Тукай әсәрләренең әһәмияте" темасына эссе
В детском саду знакомство с творчеством великого татарского поэта Габдуллы Тукая начинается со сказок, с его стихотворений о временах года, о животных. Произведения Тукая играю...