Бәби туе - халкыбыз рухы.
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Гайфуллина Лилия Фирденатовна

Балаларны халкыбызның йөрәк түреннән шытып чыккан  җәүһәрләре – бишек җырлары белән  таныштыру, бу җырларның  эчтәлеген һәм тәрбияви үзенчәлекләрен ачыклау, әти - әнигә, әби-бабайларыбызга һәм моңлы бишек җырларына мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bbi_tue.doc50.5 КБ

Предварительный просмотр:

Бәби туе  - халкыбыз рухы.

Максат: Балаларны халкыбызның йөрәк түреннән шытып чыккан  җәүһәрләре – бишек җырлары белән  таныштыру, бу җырларның  эчтәлеген һәм тәрбияви үзенчәлекләрен ачыклау, әти - әнигә, әби-бабайларыбызга һәм моңлы бишек җырларына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: өй күренеше: сәке, бишек, чүпләмле сөлге, мендәр һәм башка урын – җир;  бишек – арба  рәсемнәре, ноутбук.

Материал: “Бишек җырлары”, Казан, “Мәгариф”, 1993, укучылар ярдәмендә төзелгән альбом “Бишек җырлары”.

Кичә барышы

(Сәхнәнең почмагында өй күренеше. Бишек эленгән. Бишектә биләүгә биләнгән бала-курчак ята.

Алып баручы.:

Исәнмесез, кадерле балалар! Безнең бүгенге иртәбез кунаклар белән ямләнер.Әнә, карагыз, күпме кунак килгән безгә.Ә хәзер без игтибарыбызны туплап “Бишек туе” дип аталган бәйрәм иртәбезне башлап җибәрәбез.

Гаиләгә шатлык, өмет һәм куанычлар өстәп, бала дөняга килде.Дөняга яңа кеше туды.Ул узенә бәхет даулап, тәүге авазын салды.Ана назлы күзләрен мөлдерәтеп сабыена елмайды.”Мул ризыгың, киң бәхетең , миһербаның, шәфкатең, иман – тәүфигың, белән  кил балам.!” – дип теләкләр теләде һәм өенең түренә бишеген элде. Ана бишеге янында узенең сабые белән иң саф хисләрен уртаклашты  һәм җыр сузды, бу бишек җыры иде.

Бишек җыры тыңланыла яки җырлана.

(“Бишек җыры” көе яңгырый.)

Алып баручы.:

Кем диеп исем кушарга

барысы да баш вата...

Олы дөнья каршысында

Исемсез бала ята.

Исем кирәк, исем кирәк,

Бирик без аңа исем.

Матурын сайлап кушарбыз,

Исеме кадерен белсен!

“Исем сайлау” композициясе. (зурлар төркеме чыгышы).

Бишек уртада тора (2-3 бала чыга).

-Сеңлем, энекәшкә исем кушабыз бүген. Әле без исем дә сайламадык.

- Бик матур исем кирәк безгә...

- Әйе апам, әле мичкә күмәч тә тыкмадык, әлбә дә пешмәгән, тиз бул, тиз бул, хәзер кунаклар килеп җитә бит.

- Ник кычкырып сөйләшәс  ез, бәби уянды бит.

(баланы тибрәтәләр, бишек җыры җырлыйлар)

1.Бәү-бәү итә энекәш,

Вакыт җиткән йокларга.

Абыйларга, апаларга

Кечкенә балаларга.

2.Көн үтте, ә кояшны

Кара карга урлаган.

Нәни энекәшебез

Әле йоклап туймаган.

3.Энебез дәү-дәү үсә.

Ай бишектә төн үтә.

Шул төн үткән вакытта

Дәү егет бәү-бәү итә.

(Кунаклар килә)

Малай.:

Әссәләмәгәләйкем,

Исәнмесез, саумысыз,

Нигә саумыйсыз кәҗә.

Каршылагаз хөрмәт белән

Күчтәнәч тулы әрҗә.

Кыз.:

Килдегезме, кунаклар,

Түрдән узыгыз әйдә!

Мичтә күмәч, җамаякта

Изелеп пешкән әлбә.

Малай.:

Күчтәнәчне жәлләмәдек

Алып килдек мул итеп.

Бәбине күрсәтсеннәр, дип

Апаларына – читек.

Кыз.:

Күз тимәскә шомырт куйдык

Салдык олы имезлек.

Бүген мунча юындыргач

Көчек күлмәк кигездек.

  • Нинди күлмәәәәәәәәәәк?
  • Баланың беренче күлмәген көчек күлмәге дигәннәр борынгылар.
  • ӘӘӘӘӘ, Әйтегез соң, исеме ничек сабыйның?
  • Исемне бергәләп уйларбыз инде.
  • Әйдәгез, бездән калмаган, исемнәр беләбез без, уйлашыйк. Әллә бармак уены белән башлыйкмы?
  • Әйдәгез, алайса, башлыйк.

(Бергәләп түгәрәкләнеп басалар, берәү санау рәвеше китерә).

Бармак уены чыккан, диләр

Отылсам ярар иде.

Иң матур затлы исемне

Мин тапсам ярар иде. (Берәүне чыгара. Тегесе кисәк кенә).

Минсара! Шат күңелле, ачык дигән сүз!

Кит моннан, сабыебыз ир бала бит! (тагын берәүне чыгаралар)

Мөхәммәтгариф! Укымышлы дигәнн сүз!

Авылыбызда 12 Гариф бар, шул җитеп торыр мәллә?..

  • Ярар, алайса. (тагын берәүне чыгаралар)
  • Байтуган! Байтуган булсын! (бергәләп)
  • Булсын, булсын, бик күркәм,

Туры килсен үзенә.

Бай күңелле егет булып

Үссен безнең кечкенә.

  • Аллага шөкер, исем уйлап таптык бит!

Алсу чәчәкнең таҗына

Кунган зәңгәр күбәләк

Яшәү рәхәт, көн күңелле,

Дуслар белән бергәләп!

- Әйдәгез, дусларым табынга рәхим итегез! Мулла бабай да килеп җитте. Озак көттермик. (Балалар кереп китә).

Алып баручы: Исем баланың киләчәк тормышында бик зур әһәмияткә ия. Балага мәгънәле исемнәр кушу турында имам Илнарның чыгышы

Алып баручы.:

Күркәм йола.

Бәби кайткан йортка

Бер-бер артлы керә күрше-аршы.

Һәркем ризык белән, аш-су белән,

Китерәләр шулай бәби ашы.

Зал түрендә өйнең эчке куренеше. Татар халкының борынгы әйберләреннән сандык, мендәрләр анда, чигүле сөлгеләр, пәрдәләр белән бизәлгән бишек асылынган, бишектә бәби.Алгы якта әби оекбаш бәйләп утыра. Ишек шакыйлар балалар килеп керә.

Рузилә: Исәнмесез саумысыз, ак әби без бәби күрергә килдек.

Ак әби:(Гөлсинур) Әйдәгез, әйдәгез күршеләр, бәби карау – изге эш.

Бала: Әтиләр бит ничә кабат алабыз дип алдыйлар.

Бердәнбер малайларына бер энекәш алмыйлар.

Бәби күрергә килдем

Алгы яктан Әни кеше чыга: Исәнмебез, саубыз, күптән көткән кунак сез. Күршеләрне көтә-көтә, Байтуган йоклый бишектә.

Ак әби: Менә, килде кунаклар, аларга сый әзерлә. Тиешенчә хөрмәтле, тиешенчә кадерлә.

Балалар урындыкларга утыралар.

Ак әби: И, оланнар, бәбиебез йоклый, ул уянганчы уйнап - җырлап алыйк.

Балалар “Түбәтәйне” уйныйк. “Түбәтәйне” уйныйлар. Түбәтәйне тотып калган балага җаза бирелә.

Ак Әби: Нинди җәза бирик?

Б: Биесен (бию “Әпипә”)

Ак әби: Әнә безнең Байтуган йокыдан уянды бугай, тавыш килә (Бәби елый)

Балалар әни кеше белән бәби янына киләләр.

Әни -Миләүшә: Улым, тор әле, тор, ач күзеңне, дөнҗя дыр. Озак йоклама син, тор, озак йоклаганның бәхете юктыр. Кара әле, синең яныңа күпме  апалар, абыйлар килгән.

Малай: Минем әбием кечкенә энемне уятканда, менә мондый сүзләр әйтә:

 Алтын, алтын, алтыным

Минем йөрәк ялкыным

Уян бәбкәм, күз нурым,

Кояш булып балкырмын.

Малай: Ә мин “үс-үс” иттерү сүзләрен беләм, аны миңа әнием өйрәтте:

Үчтеки, үчтеки

Үсмәгәнгә кечтеки

Үсә-үсә зур булыр

Бигрәк батыр ул булыр.

(Алсу балалары)

5 нче кыз: Ә мин авылга баргач, дәү әниемнән бәбине юындырганда ничек әйтергә икәнен өйрәнеп килдем.

Суы сарыксын,

Үзе калыксын.

Бәхете-тәүфыйгы булсын,

Олы-кечегә мәхәббәтле күренсен.

Таза-көр булсын,

Пар канатлы булсын,

Озын гомерле булсын!

 Кыз: Ә мине дәү әнием мунчада болай дип чаба:

Мунча ташы, бүрәнә башы,

Анаң яккан мунча түгел,

Атаң кискән утын түгел,

Каендай ак бул,

Имәндәй төз бул,

Бер кашыгың балда булсын,

Бер кашыгың майда булсын,

Олыны күрсәң - олы ит,

Кечене күрсәң – кече ит,

Чәп-чәп-чәп!

 Кыз: Ә мине әнием менә шулай биеткән бәби чагымда:

Минем кызым бик иркә,

Башларында кәсинкә,

Күлмәге дә сәрпинкә,

Коеп куйган кәртинкә!

Бармаклары камыштай,

Тырнаклары көмештәй,

Чәчкәйләре ефәктәй,

Борынкае төймәдәй!

Рузилә: Яман күзләр сиңа тимәсен, намуслы бул, тырыш, гадел бул. Туры куллы, сабыр бул, сабыр булу – үзе бәхет ул. Матур булып үс син, батыр булып үс син,

Илгә хезмшт итәрдәй лачын булып җитеш син! .(Бүләген куя).

Әни- Миләүшә :Рәхмәт сезгә, балалар! Насыйп булсын сезгә хәләл ризык, харам ризык сезгә ят булсын. Кеше бәхетеннән көнләшмәгез, күңелегез сөттәй ак булсын!

Коляска белән бию.

Миләүшә бишек җыры җырлый.

Ак әби: бигрәк матур теләкләр, мәгнәле сүзләр әйттегез (Рузилә чыгып китә балалар белән)

Миләүшә бишек җыры җырлый

Әни –Миләүшә: Улым йоклап та китте. Мин бит мичкә бәлеш тыккан идем. Бәлешем пешкәндер. Әни әйдә, бәлеш белән чәй эчик әле.(Ак әби белән әни чыгып китәләр).

Алып баручы.: Нинди моңлы, нинди ягымлы, назлы, әйтеп бетерә алмаслык тылсымлы, иркә бу бишек җырлары. Шушы моң дөньясында тирбәлеп сабый ята.

Алып баручы.: Бу дөньяга аваз салгач та, иң беренче ишеткән көйләр, җаннарны иркәләп, ягымлы моңы белән изрәткән бишек җырлары... Еллар, гасырлар узса да , сабый күңеленә бер шифалы тамчы су кебек мөим һәм бәрәкәтле бу көйләргә халкыбызның йозе, матур йола – гадәтләре салынган.  

(Әби бишек янына килә)

Әби: Йокла бәбкәем, йокла сандугачым! Ә мин йоклаганда, күңел сандыгымны барлыйм әле.

Сандыкны ача, чиккән әйберләрне алып сандык капкачына элгәләп куя. Төрле яктан җиңелчә генә йөгереп балалар чыгалар.

Кыз: Дусларым, әбекәйнең хәлләрен белеп чыгыйк әле. Әби тагын сандыгын кояшка чыгарган, әйдәгез карарга барабыз.

Балалар әби янына киләләр дә бергәләп исәнләшәләр.

Б: Әссәламәгаләйкум, әбекәй

Әби: Вагаләйкумәссәлам, бәбекәчләрем.

Б: Әбекәй, нигә моңланып утырасын?

Әби: Юк, балакайларым, моңланып утырмыйм, сезне уйлап сагынып утыра идем. Килегез минем яныма, утырыгыз.

Балалар әби янына төзелешеп бәйләнгән паласка утыралар. Әби сандыгыннан кечкенә генә бала киемнәре ала-ала сөйли:

  • Зур үстегез инде балакайларым. Сезнен бәләкәй чактагы киемнәрегезне әле дә булса саклыйм. Менә бу күлмәк Н. Кызымныкы, ә менә бу уенчык белән Азамат улым белән Зәринә кызым гел тарткалашып уйныйлар иде. (көлешәләр) Менә бу, бәбәй башлыгы. Әле мин анга күз тимәсен дип миләш агачы кыйпылчыгы тагып куйган идем, ә менә монда Илмир улымның әнисе чигеп биргән күлмәге бар. Ралинә кызымнын да дәү әбисе җылы куллары белән бәйләп киерткән кофтасы бар.

Б: Әбекәй, ә минеке бармы сон?

Ак Әби: (кеткелләп көлеп) Бар, Гөмәр улым, бар. (Әби сандыктан ап-ак чиккән биләү (пеленка)ала).

Ак Әби: Менә, балакайларым, сезне бәби чакта менә шушындый ак биләүләргә биләп үстердек. Ак биләүләргә биләдек, бәхетләрегез, тәүфыйкларыгыз булсын, дип теләдек.

Әкрен генә “Бишек җыры” көе ишетелә. Бергәләп татар халык көенә, “Бишек җыры” җырлана.

Ак Әби: Әйдәгез әле балакайлар бу киемнәрне җилләтергә элеп куйык әле. (Чыгып китәләр)

А.Б.:

Балалар без бик матур бишек җырлары тыңлап уздык. Ә сез бишекләрнең нинди икәнен беләсезме? Нәрсәдән эшләнгән соң алар?

Ярар, балалар, сезгә хәзер бишекләр тарихы турында Альбина апагыз сөйләп китәр.

(Альбина презентация)

А.Б.: Үз милләте көен ишетеп үссә

       Халык хәтерен саклар буыннар.

       Тарихлардан килгән гореф – гадәт,

       туган телен көйли бу җырлар.  

А.Б.: Туган җиребездә төрле милләт халыклары яши. Алар барысы да бер-берсе белән нык татулар. Руслар белән дә дус яшибез, алар инде рус телендә балаларын көйләп йоклаталар. Лариса Владимировна башкаруында “Бишек җыры”

Безнен авылда удмуртлар яши, бәбиләрен алар үз телендә көйләп йоклата диләр ( Сибгатуллина Лена удмурт халык бишек җырын башкара)

Ә инде безнен туган җиребездән ерактарак бар дыр бер илкәй -Украина диләр. Анда да балаларны үз телләрендә көйләп йоклаталар диләр. (Украин халык бишек җыры башкара).

А.Б.: Бүген бездә кунакта “Ак калфак” Бөтендөня татар хатын кызлары иҗтимагый оешмасының Биектау бүлекчәсе рәисе Шарипова Гөлсинә Шакировна. Сүз аңа бирелә.

А.Б.: Бишек җырлары- кеше күңеленең иң нечкә кыллары алар. Шуңа да аларны хәр кайсыбыз сабый чакның якты истәлеге итеп гомер буена күңел түрендә саклыйбыз. Ул җырлар Туган ил, газиз ана, туган төшенчәләре белән бергә йөри. Татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукай да бит: Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, - дигән.

А.Б.: Саклыйк буыннарга рухи хәзинәне

Бишек җыры күңел көзгесе

Киләчәктә шәхес булыр эчен

Тәүге адым, яшәү өлгесе.

 Милләтемнең җуелмас моң аһәңе

Бишек җырларыннан салына.

Милләт моңын көйлик без сабыйга

Ул бишектә яткан чагында.

Бишек җырлары- безнең киләчәгебезгә нигез сала. Балаларны шул могҗизалы җырлардан мәхрүм итмәсәк иде. Җырларыбыз учагы сүнмәсен, алга таба дәвам итсен!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Балаларда рухи байлык тәрбияләү”

“Балаларда рухи байлык тәрбияләү”( ата-аналар алдында чыгыш)Яхшы кеше булыр өчен гәүдә саулыгы гына җитми, рухи саләмәтлек тә кирәк.(Абдрахман Кайа)Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әх...

Ата-аналар өчен мәгълүмәт: "Гаиләдә рухи - әхлакый тәрбия"

Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-янындагылары да бәхетсез була....

"Ана теле -йөрәк теле, рухи тамыр"

Внедрение Родного языка через фольклор, художественное слово....

Халкыбыз хәзинәләренең милли тәрбия бирүдә роле

Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру ─ хәзерге буынның төп вазифасы. Күңелендә аз гына милли хисе булган кеше дә моңа битараф кала алмый ...

Халкыбыз хәзинәләренең милли тәрбия бирүдә роле

Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру ─ хәзерге буынның төп вазифасы. Күңелендә аз гына милли хисе булган кеше дә моңа битараф кала алмый ...

Бишек җырлары халкыбыз рухы

халкыбызның милли гадәтләре...

Бәби туе-халкыбыз рухы

Халкыбызда бишек җырлары борын-борын заманнарда ук барлыкка килгән. Аларны халык үзе уйлап тапкан, буыннан буынга күчеп, алар безгә килеп җиткәннәр. Бишек җырлары халык җырлары белән бергә яшәп килә. ...