План по самообразованию
материал по развитию речи на тему
Предварительный просмотр:
Казан шәһәре Совет районы
«48нче катнаш төрдәге балалар бакчасы»ның
югары категорияле татар теле тәрбиячесе Кашапова Гүзәл Нургали кызының 2018-2023 елга үзбелемне үстерү буенча эш планы
Методик тема:
«Балаларның сөйләм телен үстерү, камилләштерү эшен Федераль Дәүләт белем бирү һәм һөнәри стандартларга яраклаштырып тормышка ашыру»
Үзбелемне үстерү планын төзү этаплары.
1.Үзбелемне үстерү өстендә эш алып барганда, беренчеләрдән булып, сайланган теманың ни өчен алынуын нигезләп күрсәтү.
2.Әлеге тема ни дәрәҗәдә балалар бакчасында өйрәтелүче программаның төп максаты һәм бурычларына туры килә һәм аларны тулыландыруда булыша.
3.Нинди программа һәм методик кулланмаларга нигезләнеп сайлана, нинди методик рекомендацияләр исәпкә алына.
4.Бу теманы тормышка ашыруда (НОД һәм шәхси эш вакытында) нинди эш формалары сайлана.
Үзбелемне үстерү максаты һәм бурычлары
Максат: Уен – ситуацияләр, күргәзмәлелек, сюжетлы – рольле уеннар, хәрәкәтле , җыр – биюле уеннар кулланып тел өйрәнү, аралашу теләге тудыру.
Балаларның сөйләмен көнкүрешкә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.
Балаларда халык әсәрләре аша кешелеклелек, ярдәмчеллек хисләре, ягымлылык тәрбияләу; нәниләрнең зиһеннәрен арттыру, фикерләу сәләтен устеру, сөйләмен камилләштеру.
Балаларның уенчыклар, аларның үзлекләре, кулланылышы турындагы белемнәрен ныгыту, сөйләм телен үстерү, предметларның мөһим сыйфатларын билгеләү; күзәтүчәнлек, ихтирамлылык, активлык тәрбияләү.
Бурычлар: Сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, сөйләм күнекмәләренә өйрәтү.
Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләменә карата кызыксыну һәм сизгерлек уяту.
Сөйләм әдәбе (сорау, гозер, мөрәҗәгать иту, рәхмәт әйтү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү.
Теманың актуальлеге:
Чал гасырлар арасында
Йолдыз булып янасы бар –
Юл бирегез нарасыйга, -
Аның ерак барасы бар,
Үзенә юл ярасы бар!
Р. Әхмәтҗанов “ Сабый елы”
Тәрбия-белем бирү процессына яңа технологияләрне кертеп жибәрү бүген көн тәртибенә куелган мәсьәлә. Тәрбиячедән бик күп көч тәлап ителә: үз эшеңне яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, белем алу-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү, җәмгыятькә бөтен яктан да камил булган шәхес тәрбияләү . Ә моның өчен тәрбиячегә үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Бүгенге мәктәпкәчә яшьтәге балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша, шуңа күрә дә хәзерге педагоглар кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен заманча технологияләрне урынлы һәм нәтиҗәле куллана белергә тиеш.
Көтелгән нәтиҗәләр:
-балаларның белем дәрәҗәсен күтәрү, әдәби, матур сөйләм, эстетик үзаң, дөняга карашларын үстерү; сүз байлыгын камилләштерү. -педагогик эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру, сыйфатын үстерү;
-эшчәнлектә куллануда уңышлы дип табылган дидактик, электрон уеннарны системага салып, тел өйрәтүче тәрбиячеләргә тәкъдим итү;
- эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан методик кулланма чыгарганда үз темамны тәкъдим итү. -“Сәләтле бәләкәч”, “Идел – Йорт” кебек конкурсларда катнашу. -ата- аналарны бердәм иҗади эшчәнлеккә тарту.
Үзбелемне күтәрү чыганаклары:
-Методик әсбаплар, кулланмалар, программалар, махсус әдәбият, интернет-ресурс, видео, аудиоязмалар, конференция, семинар-практикумнар, методик берләшмәләр, педагогик киңәшмәләр, ачык шөгыльләр, мастер-класс, курслар, эш тәҗрибәсе уртаклашу чаралары.
Үзбелемне күтәрү төрләре:
- индивидуаль планнар аша индивидуаль эшчәнлек;
-төркемләп, ягъни балалар бакчасы, шәһәр, республика күләмендәге методик берләшмәләрдә, педагогик киңәшмәләрдә, семинар-практикумнарда, конкурсларда катнашу.
-интернет аша үз сайтымда һәм башка сайтларда башка педагоглар белән аралашу.
Метод һәм алымнар:
-Сюжетлы – рольле уеннар.
-Театральләштерү, сәхнәләштерү.
-Хәрәкәтле уеннар.
-Бармак уеннары.
-Сүзле уеннар.
Эш формалары:
-Белем бирү эшчәнлеге;
-балалар иҗаты күргәзмәсе оештыру;
-әкиятләрне сәхнәләштерү;
-мастер- классларда катнашу;
-методик әсбапларда статялар бастыру;
-конкурсларда катнашу.
Нәтиҗәләр:
-Балаларда әдәби, матур сөйләм, эстетик үзаң, дөняга карашларын үстерү; сүз байлыгын камилләштерү.
-“Сәләтле бәләкәч”, “Идел – Йорт” кебек конкурсларда катнашу.
-Ата- аналарны бердәм иҗади эшчәнлеккә тарту.
- Әзерлек этабы (01.09.18- 31.12 18)
- Төп этап (09.01.19-30.05.23)
а) (09.01.19-30.05.19)
б) (01.09.19-30.05.20)
в) (01.09.20 -30.05.21)
г) (01.09.21-30.05.22)
д) (01.09.22-30.05.23)
3.Йомгаклау этабы (01.09.23-30.12.23)
1.Әзерлек этабы. 01.09.18- 31.12. 18
№ | Вакыты | Эчтәлеге | Формасы |
1 | сентябрь | Үзбелемне үстерү буенча материал туплау | Тема буенча методик әдәбият туплау |
2 | октябрь | Үзбелемне үстерү буенча методик әдәбият белән танышу, өйрәнү. | Темага кагылышлы материал булдыру |
3 | ноябрь | Ачык эшчәнлекләргә йөрү.Семинар –практикумнарда катнашу. | Профессиональлекне үстерү |
4 | декабрь | Семенарда катнашу: “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч мәктәптә дәвамчанлыкны ФГОС таләпләренә туры китереп тәэмин итү”. | Профессиональлекне үстерү |
2.Төп этап. 09.01.19-30.05.19 | |||
1 | 2019 | Бала эшчәнлегенең төрле формаларында татар теле сөйләмен үстерү, камилләштерү. | Ата-аналарга консультация |
2 | 2019 | Сәләтле балалар белән эш – заман таләбе. | концультация |
3 | 2019 | “Дидактик уеннарның әһәмияте” | Бакча тәрбиячеләре өчен семинар |
4 | 2019 | “Әнкәй кебек газиз туган тел” | Конкурста катнашу өчен белем бирү эшчәнлеге конспекты язу |
5 | 2019 | Тукай иҗаты аша телгә мәхәббәт тәрбияләү “Тукай безнең күңелләрдә” | Ата- аналар өчен ачык чара |
6 | 2019 | Сәләтле балалар белән балалар фестивальләрендә “Идел йорт”, “Сәләтле бәләкәч”, “Тукай теле- туган телем” актив катнашу. | Даими рәвештә |
01.09.19-30.05.20 | |||
1 | 2019 | Нәрсә ул уен? | концультация |
2 | 2019 | Уен төрләре | концультация |
3 | 2019 | Бармак уеннарының әһәмияте. | концультация |
4 | 2019 | 3-4 яшьлек балалар өчен бармак уеннары | Төркемнәрдә өйрәнү |
5 | 2020 | Бармак уеннары | Төркемнәрдә өйрәнү |
6 | 2020 | Ватанны саклаучылар хатын –кызлар көненә багышланган бәйрәмгә шигырләр туплау. | Төркемнәргә бүлеп бирү |
7 | 2020 | Әйлән - бәйлән, җырлы - биюле уеннар аша сөйләмне баету. “Матур уен”, “Түгәрәк уены”, “Утыр,утыр, Мәликә”.
| Төркемнәрдә өйрәнү |
8 | 2020 | Район күләмендә үткәрелгән семинарларда актив катнашу | Даими рәвештә |
9 | 2020 | Сәләтле балалар белән балалар фестивальләрендә “Идел йорт”, “Сәләтле бәләкәч”, “Тукай теле- туган телем” актив катнашу. | Даими рәвештә |
10 | 2020 | Район, республика күләм ачык чараларда катнашу | Даими рәвештә |
01.09.20 -30.05.21 | |||
1 | 2020 | Сюжетлы – рольле уеннарның сөйләм теле үстерүдә роле.
| Төркемнәрдә өйрәнү |
2 | 2020 | Сүзле уен «Карга килә....» | Инновацион проект буенча татар балалары белән эш |
3 | 2020 | Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм телен үстерүдәге әһәмияте | консультация |
4 | 2020 | Төрле ел фасылына кагылышлы мәкальләр өйрәнү | Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә |
5 | 2021 | Дидактик һәм хәрәкәтле уеннарның мөстәкыйль рәвештә тел өйрәтүдә роле | Тәрбиячеләр өчен консультация |
6 | 2021 | Дидактик уеннар һәм аларның әһәмияте | консультация |
7 | 2021 | Дидактик уеннарны реим вакытында куллану | консультация |
7 | 2021 | Татар халык уеннары «Тимербай», «Күрсәт әле, үскәнем», «Буш урын», «Почмак алыш». | Төркемнәрдә режим вакытында уйнау |
8 | 2021 | Халык авыз иҗаты әсәрләрен схема- рәсемнәр аша өйрәтү | Белем бирү эшчәнлегендә презентация ярдәмендә (Инновацион проект) |
9 | 2021 | Сөйләшү, аралашу әдәбе. | консультация |
01.09.21-30.05.22 | |||
1 | 2021 | Әнкәм йорты –алтын бишек. | консультация |
2 | 2018-2023 | Татар халык әкиятләре буенча мултьфильмнар карау. | Һәр төркемдә, даими рәвештә |
3 | 2021 | Балалар бакчасында татар телендә аралашу булдыруга киңәшләр һәм практик күнегүләр | консультация |
4 | 2021 | Сүзле – хәрәкәтле уеннар аша талирантлы шәхес тәрбияләү , телгә мәхәббәт,күркәм сыйфатлар булдыру | Тәрбиячеләр өчен |
5 | 2022 | Дидактик авторлык уеннары төзү | Даими рәвештә |
6 | 2022 | Бәйләнешле сөйләм телен үстерү,әкиятләр уку. С.Сәүбәнова “Ботка нигә тәмле?”, “Мактанчык алма”. Хәйдәр “Керпе туны”. Ә.Бикчәнтәева “Тәмле сүз”. Батулла “Аю Әппәс”. | Эчтәлеген сөйләү, фикерләрне рәсемгә төшерү өчен |
7 | 2022 | “Халкымның милли йоласы -орчык бәйрәме” | Электрон порталга җибәрү өчен белем бирү конспекты язу |
8 | 2022 | Табигать үзенчәлекләре турында күзаллау булдыру. “Һава һәм аның үзенчәлекләре” шөгыль конспекты язу. | Белем бирү эшчәнлеге конспекты язу. |
9 | 2022 | Балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен яңа технологияләр кулланып шөгыльләр үткәрү | Ачык чара |
10 | 2022 | Тукай иҗаты бәяләп бетермәслек мирас | Ата- аналар өчен ачык чаралар |
01.09.22-30.05.23 | |||
1 | 2018-2023 | Әкиятләрне сәхнәләштерү | Кечкенә төркем балаларына күрсәтү, конкурсларда катнашу |
2 | 2022 | Үстерелешле уеннар | Төркемнәрдә |
3 | 2022 | Халык авыз иҗаты әсәрләрен схема- рәсемнәр аша өйрәтү | Инновацион проект |
4 | 2022 | Татар халкының аяк киемнәре | Республика күләмендә оештырылган курсларда чыгыш ясау |
5 | 2023 | Татар халкының тормыш- көнкүреше | Республика күләмендә оештырылган курсларда чыгыш ясау |
6 | 2023 | “Без мәктәпкә барырга әзер!”; | Яңа технологияләр кулланып тәрбиячеләргә, әти-әниләргә эшчәнлек күрсәтү |
7 | 2023 | Презентация материалларын тулыландыру, туплау. | Даими эш |
8 | 2023 | Балалар бакчасы кысаларында үткәрелгән семинарларда актив катнашу | Даими эш |
9 | 2023 | “Идел йорт”, “Сәләтле бәләкәч”, “Тукай теле- туган телем” . | Сәләтле балалар белән балалар фестивальләрендә актив катнашу. |
Диагностика
күрсәткеч | 2018-2019 | 2019-2020 | 2020-2021 | 2021-2022 | 2022-2023 |
югары | |||||
Урта | |||||
түбән |
Әдәбият исемлеге.
- Закирова К.В. Уйный-уйный үсәбез.-Казан:Тат.кит.нәшр.,2010.
- Зиннурова Ф.М. Үз илемдә, үз телемдә.-Казан: Мәгариф,2009.
- Ф.Ю.Юсупов, З.Ф.Камалова, Р.А.Бурганова “Гөлбакча” /балалар бакчалары өчен хрестоматия/ Казан-1990
- Закирова К.В., Мортазина Л.Р. Әй уйныйбыз, уйныйбыз.- Казан: "Идел-пресс" нәшр., 2013.
- Закирова К.В., Мортазина Л.Р. Балачак- уйнап - көлеп үсәр чак.- Казан: "Идел-пресс" нәшр., 2012.
- Зарипова З.М. Исаева Р.С.Үстерешле уеннар.-Казан: "Идел-пресс" нәшр., 2013.
- Р. Ягъфәров “Уен – күңел бәйрәме”.
- Закирова К.В. Иң матур сүз.- Казан: "Идел-пресс" нәшр., 2013.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Перспективный план по самообразованию на 2015 -2016 г. Тема самообразования Радивиловой Елены Ивановны воспитателя средней группы №10: «Развитие сенсорных способностей дошкольников».
Перспективный план по самообразованию на 2015 -2016 г.Тема самообразования Радивиловой Елены Ивановны воспитателя средней группы №10: «Развитие сенсорных способностей дошкольников»....
План по самообразованию «НЕТРАДИЦИОННОЕ РИСОВАНИЕ» План по самообразованию
Название «Путешествие в мир красок и фантазии»Задачи:Развивать воображение, ассоциативное мышление, мелкую моторику, координацию движения рук.Сформировать у детей технические навыки рисова...
План по самообразованию на 2018-2019. Тема самообразования: «Духовно – нравственное воспитание детей в рамках реализации Программы «Социокультурные истоки»
Тема самообразования:«Духовно – нравственное воспитание детей в рамках реализации Программы «Социокультурные истоки»...
План по самообразованию педагога - психолога Тыриной Анастасии Ивановны на 2019 – 2020 учебный год Тема самообразования: «Профилактика и коррекция агрессивного поведения детей дошкольного возраста»
План по самообразованию педагога - психолога ДОУ по теме "Профилактика и коррекция агрессивного поведения детей дошкольного возраста"...
План по самообразованию по теме: «Дидактическая игра, как форма обучения детей дошкольного возраста»; Отчет по самообразованию по теме: «Дидактическая игра, как форма обучения детей дошкольного возраста»
Муниципальное дошкольное образовательное дошкольное учреждение детский сад №7 г. ХвалынскаУчебный год 2019-2020 г....
План по самообразованию Тема самообразования: «Развитие познавательно-исследовательской деятельности у детей старшего дошкольного возраста, через экспериментирование» на период с 01.09.2020. - 30.05.2021.
План по самообразованию Тема самообразования: «Развитие познавательно-исследовательской деятельности у детей старшего дошкольного возраста, через экспериментирование»на период с 01.0...
План по самообразованию. Тема самообразования "Развитие физических качеств дошкольников в рамках внедрения ВФСК ГТО в ДОУ
План по самообразованию для инструкоров по физической культуре в ДОУ...