"Икмәк кадере" конспект
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) на тему
Предварительный просмотр:
Икмәк кадере.
(Уртанчылар төркеме)
Максат : Икмәкне һәркемгә кирәклеген төшендерү. Аны авыл эшчәннәре җитештерүен , аларга төрле машиналар ярдәм итүен аңлату. Икмәк үстерүчеләр хезмәтен хөрмәтләргә өйрәтү , ипи валчыгын идәнгә коймаска , ипине кадерләргә өйрәтү.
Бурычлар:
Тәрбияви: Ипине кадерләргә,сакчыл караш булдыру, олыларны ихтирам итү.
Үстерешле:Игътибарлылы булырга өйрәтү, чиста –пөхтә булырга өндәү.
Белем бирүче: Ипи өстәлгә килгәнче нинди юллар үтүен балаларга аңлату,авыл хуҗалыгы машиналары белән таныштыруны дәвам итү.
Методик алымнар: сөйләү,сәхнәләштерү,күрсәтү, аңлату,әңгәмә.
Ярдәмлек: Авыл хуҗалыгы машиналары сурәтләгән рәсемнәр, ашъяулык , ипи , он , магнитофон тасмасы .
Алдан эшләнгән эш: ипи турында шигырьләр уку, әңгәмә уздыру.
ЭШЧӘНЛЕК БАРЫШЫ:
Балалар ярымтүгәрәк ясап, урындыкларда утыралар.
Тәрбияче: Балалар, искә төшерик әле: ашаганда өстәлдә ниләр була?
Балалар: Тәлинкәләр, кашыклар, ашлар һ.б.
Тәрбияче: Ә өстәл уртасына нәрсә куела?
Балалар: Ипи куела.
Тәрбияче: Әйе, балалар, өстәл уртасына һәрвакыт ипи куела. Чөнки ипи бик-бик кадерле әйбер. Аны тик өстәл янында утырганда гына ашарга кирәк, түгеп- чәчеп ашарга, әрәм итәргә, ташларга ярамый.
Тәрбияче балаларның игътибарын өстәлдәге ризыкларга юнәлтә ( он, ипи, прәннек һ.б) .
Тәрбияче: Балалар , бу ризыклар безнең өстәлгә каян килгәннәр икән?
( Балаларның җаваплары тыңлана)
1 бала “Ипи булса” Р. Миңнуллин.
Ипи басуда үсә,
Аннан амбарга күчә.
Аннары мичтә пешә,
Кызарып мичтән төшә.
Шуннан килә өстәлгә
Безгә куәт өстәргә.
Ипи булса табында,
Булдырам мин барында
Тәрбияче: Бик дөрес, балалар! Өстәлгә килгәнче ипи бик күп юллар үтә.
Игътибар белән тыңлагыз әле, хәзер мин сезгә шул турыда бер әкият сөйлим.
( Балалар белән әкиятне сәхнәләштерү )
Гөлназ -- Алинә.
Трактор -- Илдар.
Комбайн -- Айдар.
Йөк машинасы -- Тимур.
Тегермән -- Наил.
Әби -- Ләйсән.
Мич -- Әмир.
“ Бер авылда Гөлназ исемле кыз яшәгән, ди. Бер начар гадәте булган аның : көйсезләнергә ярата икән. Бервакыт әбисе аны өстәл янына ашарга чакырган. Тәлинкә янына бер телем ипи куйган. Шунда Гөлназ : “ Мин сезнең бу ипиегезне ашамыйм, үзегез ашагыз, миңа конфет бирегез “ , - дип киреләнә башлаган.
Шулвакыт , бөтен өйне дер селкетеп , тәрәзә янына ТРАКТОР килеп туктаган:
- Мин басуны сөрдем, тырмаладым, орлык чәчтем. Ашлык куе биек булып үсте, башаклар алтын - сары төскә керде. Ипи кирәкми дигәне өчен , Гөлназга мин бик ачулы! - дигән.
Аның артыннан авылга КОМБАЙН килеп кергән:
- Күрсәтегез әле миңа ул ипи яратмаган Гөлназ исемле кызны. Мин юкка гына ашлыкны урдыммы, суктыммы? Көннәр, төннәр буе басудан кайтмадым ,- дип ачуланган.
Аннары өй янына тырылдап , ЙӨК МАШИНАСЫ якынлашкан һәм яңгыратып кычкырып җибәргән:
- Мин дә ипи яратмаган Гөлназ турында ишеттем , бик үпкәләдем . Без шофёр белән мин , ару - талуны белмичә , ашлыкны амбарга ташыдык. Бер дә юкка тырышканбыз икән!
Тәрәзә артыннан шакылдаган , гүләгән , шыгырдаган тавышлар килгән ,өй дер селкенгән.
Канатларын әйләндереп , ТЕГЕРМӘН килеп туктаган:
-Монда ничек шауламаска , ачуланмаска ! Мин бер файдасызга ашлыктан он ясадыммы? Ә Гөлназ ипигә карамый да.
Мич тә капкачларын шалтыраткан:
- Мин дә аз эшләмәдем. Гөлназ өчен гөбердәп торган ипи пешердем ,- дигән.
Әбисе , Гөлназга шелтәле карап:
-Күрдеңме ,кызым , сиңа өстәл өстендә ипи булсын өчен барысы да күпме эш эшләгәннәр , тырышканнар , - дигән . Гөлназга да бик оят булган. Ул өстәл янына килгән дә:
- Әби , миңа аш ашарга ипи бирче , - дип пышылдаган . Ашны ипи белән ялт итеп
ашап та бетергән . Аннан соң ишегалдына чыккач , тракторга ,йөк машинасына , тегермәнгә , комбайнга һәм әбисенә :
- Бик зур рәхмәт ! Ипи бик тәмле ! – дигән.
Ял минуты үткәрелә :
Ямьле бәйрәм көн иде
Чакырдык без кунаклар .
Кунакларны сыйларга
Салдык тәмле күмәчләр.
Күперде , әй күперде.
Аннан ары кабарды .
Пеште инде күмәчләр,
Сыйландылар кунаклар .
Тордылар , баш иделәр ,
Таралдылар ,әй , шатлар .
( Балалар урыннарына утыралар )
Әкиятнең эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрелә .
Тәрбияче: Балалар , белдегезме инде икмәк басуда үсә . Ул өстәлгә килгәче никадәр юллар үтә. Күпме кеше хезмәт куя . Аны үстерүдә нинди машиналар булыша ?
Балалар : Трактор , комбайн , йөк машинасы һ.б.
Тәрбияче : Трактор Гөлназга үзенең эше турында нәрсә сөйләгән ? Ә комбайн ? Йөк машинасы ? ( Балалар һәр машина башкарган эш турында сөйлиләр )
Тәрбияче : Ә оннан нәрсә пешерелә ? Аларны кайда пешерәләр ? (Балалар җавап бирә ) . Тәрбияче : Табын уртасына һәрвакыт ипи куела . Икмәк - һәркем өчен кирәкле , кадерле ризык . Аны сакларга , әрәм – шәрәм итмәскә , хөрмәтләргә кирәк , чөнки аңа күп кешеләрнең , төрле машиналарның хезмәте кергән .
УЕН УЙНАУ : “ ИПИ СҮЗЕ КЕРГӘН ҖӨМЛӘЛӘР ТӨЗҮ “
Г . Динара : Һәркемгә ипи кирәк ,
Һәркөнне ипи кирәк .
Шуңа күрә игенчене
Хөрмәт итәргә кирәк.
ШӨГЫЛЬНЕ ЙОМГАКЛАУ.
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ : 1. “ Гөлбакча “ Балалар бакчалары өчен хрестоматия . Казан . Татарстан китап нәшрияты.
1990 нчы ел .
2. “ Иң матур сүз “ Уку китабы . Казан . “ Мәгариф “ нәшрияты . 2000 нче ел.
3. “ Әхлак нигезе -- матур гадәт “ К. В. Закирова . Р.Ә. Кадыйрова . Методик кулланма .
Казан . “ Мәгариф “ нәшрияты . 2004 нче ел .