Картотека игр в подготовительной группе по УМК
материал по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Закирова Венера Рашитовна

Картотека игр в подготовительной группе по УМК по учебнику   З.М.Зарипова   "Туган телдә  сөйләшәбез 5-7 яшь"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл umk_uennar_kartotekasy.docx71.08 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т.  Б.Сабасы  бистәсенең гомуми үсеш бирүче төрдәге 5 номерлы Саба “Бәләкәч” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү  муниципаль бюджет учреждениесе

УМК буенча

 мәктәпкә әзерлек төркеме өчен

 уеннар картотекасы.

(З.М.Зарипова “Туган телдә сөйләшәбез” 5-7 яшь)

                                     

 

Тәрбияче: Закирова В.Р.

        2016-2017

Үстерешле уеннар

1. «Бирелгән сүзләрдән дөрес җөмлә төзе!»

а) Малай, бүген, бара, мәктәпкә.

б) Бара, мәктәпкә, озата, әнисе, кызны.

в) Каршылый, аларны, укытучы.

г) Чәчәк, тоткан, кулына, укучы

2.«Бу кайсы әкият герое?» (А.Алиш әкиятләре буенча рәсемнәр яки слайдлар карау).

3.«Дәвам ит!»

а) Яз килде – ... (кошлар кайтты).

 б) Җәй җитте – ... (тау башында җиләк пеште).

 в) Көз килде – ... (өстәлләр байлык белән тулды).

г) Кыш җитте – ... (җир өсте ап-ак карга күмелде)

Үстерешле уен «Мин башлыйм, син дәвам ит!» (кабатлау).

Ган, ган – ачы суган

. Сак, сак – ачы сарымсак.

Ге, ге – сары бәрәңге.

Дер, дер – кызыл чөгендер.

 Шер, шер – озынча кишер.

Рыч, рыч – бик тәмле борыч.

Яр, яр – яшел кыяр.

4.Үстерешле уен «Тылсымлы ашъяулык» (табышмаклар әйтелә, җавабын тапкан бала милли ризык муляжларын өстәлгә куеп бара).

 а) Чыж иттереп саласың,

Бик тиз генә аласың,

Балга манып кабасың.

 Ул нәрсә? (Коймак)

б) Вак-вак кына итеп кисеп

 Өяләр аны таудай.

Чак-чак кына алып, өзеп

Аша, дустым, син шулай. (Чәк-чәк)

в) Йомырка белән онны

Бутап, камыр басканнар.

 Бәрәңге, ит, тоз салып,

Почмаклар ясаганнар. (Өчпочмак)

г) Үзе түгәрәк, Урыны түрдәрәк, Эче тулы күзәнәк. Әчкелтем дә төчкелтем, – Бар нәрсәдән кадерлерәк. (Икмәк) д) Менә мине әйткәндә, Мин бит төрлечә булам. Бер пешкәндә – ит белән, Бер алма белән тулам. (Бөккән)

5.Үстерешле уен «Бел!» (төрле рәсемнәр бирелә, балалар аларны парлап куялар).

Язу машинасы – компьютер.

 Шәм – электр лампасы.         

Себерке – тузан суырткыч.

Күмер үтүге – электр үтүге.

 Таз, сабын – кер юу машинасы.

Телефонның иске варианты – кәрәзле телефон.

Энә, җеп – электр тегү машинасы.

Мич – микродулкын миче.

6.  «Кунак көтәбез». Балалар табын әзерлиләр. Моның өчен башта савыт-саба исемнәрен ачыклыйлар, ә аннары ашъяулык ябып, савыт-сабаларны тиешенчә урнаштыралар.

7.Үстерешле уен. «Кем күбрәк белә?» (милли киемнәрне са- нау). Мәсәлән: кәләпүш, калфак, читек, чүәк һ.б.

8.Үстерешле уен «Фотога төшер!» (паркта күргән кызыклы вакыйгаларны күзаллап сөйләү).

9.Үстерешле уен. «Сүз эчендә энҗе бар». 

- Җир өстенең боз белән каплануы – ... (бозлавык)

- Боз белән капланган өслек – ... (шугалак)

10.Үстерешле уен «Адашкан сүзләр» (бирелгән сүзләрдән дөрес җөмләләр төзү).

 а) Ярата, ашарга, солы, ат.

б) Ташыйлар, төрле, атлар, йөкләр.

в) Китерә, зур, кешегә, файда, атлар.

г) Яратам, атларны, мин, бик.

11.Үстерешле уен «Ышанам, ышанмыйм, чөнки ...». 

Тәрбияче: «Кыш көне кояш кыздыра».

Бала: «Ышанмыйм, чөнки кыш көне кояш кыздырмый, ә яктырта гына».

12.Үстерешле уен «Табышмак – рәсем».

- Рәсемдә нинди мультфильм геройлары бар?

 - Әкиятләрнең авторлары кем?

- Рәссам нинди хаталар җибәргән? (Шүрәле кулында алтын тарак, төлке белән торна бер казаннан ашыйлар, су анасының маңгаенда мөгезе бар һ.б.)

13.Үстерешле уен «Бел!» - Әкиятләрдә аларны ничек атыйлар?

Бака – ... (бакылдык)

 Тычкан – ... (чыелдык)

 Куян – ... (куркаккай)

Төлке – ... (хәйләбай)

 Бүре – ... (соры колак)

 Аю – ... (камыт аяк) һ.б.

14.Үстерешле уен «Ярминкә» (рәсемнәр, муляжлар белән).

Россиянең милли ризыклары башка милли ризыклардан ае рып күрсәтелә.

15.Үстерешле уен. «Кагыйдәне әйт!» (рәсем һәм схемалар ярдәмендә).

- Җирне пычратырга ярамый!

- Үсемлекләр үссен өчен җирне туендырып торырга кирәк.

 - Үсемлекләргә һәрвакыт су сибәргә кирәк.

- Үсемлекләрнең төпләрен йомшартып торырга кирәк.

- Үсемлекләр үсәр өчен яктылык кирəк.

16.Үстерешле уен «Файдасы, зыяны». 

Мәсәлән: болытларның файдасы – кояшлы җәй көннәрендә күк йөзендә йөзеп йөриләр һәм күләгә алып киләләр,

ә зыяны – гел болытлы булып торса, үсемлекләр үсми, кояш чыкмый һ.б.

        

Дидактик уеннар

1.«Урынын тап!» уены (интерактив тактада яки рәсемнәр ярдәмендә).

Балаларга мәктәптә укытучы һәм китап кибетендә кибет- че төшерелгән рәсемнәр таратыла. Уку әсбаплары һәм китап кибетендәге әйберләр буталып бирелә. Бала шул әсбапларның һәм әйберләрнең дөрес итеп урынын билгели. Мәсәлән: мәктәп – глобус, такта, указка, акбур, укучылар, укытучы һ.б.; китап ки- бете – китап киштәсе, касса, китаплар, кибетче, сатып алучылар һ.б.

2.«Җөмләне тәмамла!» (туп ярдәмендә).

а) Балалар мәктәпкә ... (баралар). б) Аларны укытучы ... (каршылый).

в) Балалар мәктәптә ... (укыйлар һ.б.). г) Укытучы апа ... (ягымлы һ.б.).

д) Мәктәп бинасы ... (матур һ.б.).

е) Балалар мәктәптән ... (кайталар).

 3.  «Бу урынны таныйсыңмы?» (рәсемнәр белән).

 Шәһәрнең яисә авылның матур күренешләре, истәлекле урыннары төшерелгән рәсемнәр күрсәтелеп оештырыла.

4.«Мин сөйлим, син танып әйт!» (рәсемнәр буенча).

Тәрбияче балаларга төрле милләт вәкилләренең (татарлар, чувашлар, руслар, удмуртлар, марилар, башкортлар, мордвалар) тормыш-көнкүреше, милли ризыклары, киемнәре, яратып уй- ный торган уеннары һәм бәйрәмнәре турында сөйли. Балалар,  шулардан чыгып, тәрбияченең кайсы милләт халкы турында сөйләвен билгеләргә тиешләр.

5. «Тылсымлы тартма» (рәсемнәр белән). Тартмада таныш әкиятләргә, шигырьләргә иллюстрацияләр салынып куела. Балалар шул тартмадан кулларына алган рәсемнәрнең кайсы әсәрдән икәнен һәм кем язганын аңлаталар.

6. «Сүзләр чылбыры» (Татарстанның шәһәр һәм авыллары исемен әйтү). Тәрбияче нинди дә булса шәһәр яисә авыл исемен әйтә һәм тупны балага ыргыта. Ул, исемнең соңгы авазына башлан- ган шәһәр яисә авыл исеме әйтеп, тупны тәрбиячегә кайтара. Мәсәлән: Түбән Кама – Арча – Актаныш – Шәмәрдән һ.б.

7.«Мин һәм минем илем» (интерактив такта яки рәсемнәр белән). Нинди шәһәрләр нәрсә белән дан казана, шул шәһәр рәсемнәре тиешле рәсемгә туры китерелә.

Мәсәлән: Яр Чаллы – КамАЗ, Кукмара – итек, Әлмәт – нефть һ.б

8.«Буталчык» (күрсәткән яфракның кайсы агачтан икәнен билгеләү).

9.«Нәрсә артык?» (көзге чәчәкләр арасыннан язгы чәчәкләрне аерып алу).

10.«Көз билгеләрен әйт!»

11.«Эшләү өчен кемгә нәрсә кирәк?» (рәсемнәр белән).

 Бакча эш коралларының исеме һәм ни өчен кулланылуы әйтелә

12. . Дидактик уен «Мин башлыйм, син дәвам ит!»: 

Ган, ган – ачы суган.

Сак, сак – ачы сарымсак.

Ге, ге – сары бәрәңге.

Дер, дер – кызыл чөгендер.

Шер, шер – озынча кишер.

Рыч, рыч – бик тәмле борыч.

Яр, яр – яшел кыяр.

13. Дидактик уен «Исемен бел». Өстәлгә яшелчәләр куела. Катнашучы балаларның күзләре яулык белән бәйләнә. Алар исе буенча сарымсак, суган, ә тәме буенча тозлы кыяр, кәбестә, помидор һ.б. атыйлар

14.«Тәме буенча бел!» уены: Балага күзе йомылган килеш яшелчә кисәге каптырыла, бала аның нәрсә икәнен һәм тәмен әйтергә тиеш.

Дидактик уен «Тәме буенча бел!» Балага, күзен йомган килеш, берәр җиләк-җимеш каптыралар. Ул ни ашаганын тәме буенча белергә тиеш. Таныгач, бу җимешкә реклама ясый. Мәсәлән: Бу алма. Ул түгәрәк, кызыл, баллы, тәмле йомшак, файдалы. Алма тешләрне ныгыта, анда тимер күп. Алма ашаган бала сәламәт була.

15.«Кем нәрсә эшли?» Тәрбияче балаларга зур рәсемнәр өләшә, кечкенәләре аның үзендә кала. Зур рәсемдә теге яки бу һөнәр иясе сурәтләнгән. Зур рәсем янында кечкенә рәсемнәр белән тутырыла торган алты буш шакмак урнашкан. Тәрбияче кечкенә рәсемнәрне ача һәм сорый:

- Кем җир сөрә?

 - Кем җирне тырмалый?

- Кем орлык чәчә?

- Кем икмәк ура?

- Кем иген ташый?

- Җир эшләренә кем җаваплы?

 - Сезнең нинди һөнәр иясе буласыгыз килә?

 Балалар сөйләме үрнәге: җирне тракторчы сөрә һ.б. Шакмакларны беренче тутырып бетергән бала җиңүче була.

16.«Исемен дөрес әйт!»

 Балаларга бөртеклеләр салынган кечкенә савытлар тәкъдим ителә. Алар һәр бөртекнең үзенчәлекле якларын билгелиләр, исемнәрен атыйлар. Мәсәлән: бодай, арыш, солы, арпа.

17.«Икмәк нинди юл үтә?» Балалар рәсемнәрне тәртип буенча куеп чыгалар

18.Дидактик уен «Минем өем». Балаларга йорт җиһазлары төшерелгән рәсемнәр тараты- ла. Алар аны бүлмәгә төре буенча дөрес итеп урнаштырырга 172 тиешләр. Мәсәлән: газ плитәсен аш-су бүлмәсенә, караватны йокы бүлмәсенә һ.б.

19.«Табышмаклар әйтәм – җавап табыгыз!» уены. 

а) Аягы бар, кулы юк

Аркасы бар, түше юк. (Урындык)

 б) Дүрт туган бер ашъяулык (түбә) астында. (Өстәл)

 в) Калын түшәк салынган,

Мендәр, юрган куелган.

Бик уңайлы бу урын

, Рәхәтләнеп мен дә ят.

 Исеме аның ... (карават)

 г) Беләсезме бу өйне?

Сыйдырган бар киемне. (Киемнәр шкафы)

20.«Нинди сүз төшеп калган?» Тәрбияче милли киемнәр төшерелгән рәсемнәрне балаларга тарата, һәр рәсемгә карап җөмлә төзи. Җөмлә төзегәндә бер сүз төшереп калдырыла. Балалар шул сүзне табарга тиеш. Мәсәлән: Бу татар кызының ... (читеге).

Бу ... (татар кызының) күлмәге.

Татар кызының күлмәге ... (алсу) төстә.

21.Дидактик уен «Дөрес итеп милли киемнәрне җый!» Балалар кисмә рәсемнәрдән милли кием рәсемнәрен җыялар

22. Дидактик уен «Дөрес тасвирла!» Балалар кош исемнәрен, үзенчәлекләрен атыйлар: песнәк, чыпчык һ.б. Мәсәлән: чыпчык – кечкенә, хәрәкәтчән, чыдам, көрән төстә һ.б.

23.Дидактик уен «Парын тап» (бирелгән сүзләрне мәгънәләре буенча туры килерлек итеп парлаштыру). Мәсәлән: чаңгы – таяк, туп – кәрзин, кәшәкә – шайба, чана – тау, кыш – кар, боз – тимераяк һ.б.

24. Дидактик уен «Дөрес сайла!» Рәсемнәрдән кыргый хайваннарны сайлап алу, йорт хайваннарыннан аермаларын ачыклау: тышкы билгеләре, нәрсә белән тукланулары, өннәре нинди булуы, кайда кышлаулары, үз-үзләрен һөҗүмнәрдән саклау рәвешләре. Мәсәлән: керпе – төнге ерткыч җәнлек. Аның аяклары кыска, ләкин тиз йөри. Азыкны тиз генә, борынын сузып эләктерә. Суалчан, кондыз, тычкан, әкәм- төкәмнәр белән туклана. Башка ерткыч хайваннардан саклануда энәләре нык ярдәм итә. Кышны өнендә йоклап үткәрә.

25.Дидактик уен «Нәрсә кайда яши?» Беренче рәттәге рәсемнәрне икенче рәттәге рәсемнәр белән парларга.

1 нче рәт: аю, бүре, тиен, тавык, эт, бал корты, тычкан, сыер, карлыгач, яңгыр суалчаны.

2 нче рәт: абзар, кетәклек, өн, агач куышы, оя (гнездо), эт оясы, туфрак, умарта, бүре өне.

26. Дидактик уен «Танып бел!» (койрыклар сурәтләнгән рәсемнәр буенча кыргый хайваннарны танып әйтү).

27. Дидактик уен «Дөрес җавап бир!» (төрле транспорт чаралары арасыннан билгеле бер транспортны табу).

Мәсәлән: - Төзелештә кайсы транспорт кирәк?

- Янгын сүндерү өчен нинди машина кирәк?

- Кайсы машина юлда тәртип саклый?

- Ашыгыч медицина машинасы ... ?

28.Дидактик уен «Сүзләр кайсы авазлар белән аерыла?»

 Мәсәлән: кош – көч, кач – каш, иҗек – ишек, җир – чир, шәл – җәл һ.б.

29.Дидактик уен «Мәкальгә нинди сер яшерелгән?»

 а) Кешенең кешелеге сүз белән түгел, эш белән.

 б) Эш яратудан осталык туа.

в) Эшсез үткән бер көнең – елдан да озынрак.

г) Зур максатың барында, эшеңне ял дип сана.

29.Дидактик уен «Тылсым ияләре». Тылсым ияләре геройларының тылсымнарын искә төшерү.

Мәсәлән: Убырлы карчык – сихер ярдәмендә кешеләрне төрле кыяфәткә кертергә сәләтле,

Чуртан – Емеляның үтенечләрен үти,

 Алтын балык – һ.б.

30.Дидактик уен «Дөрес сайлап ал!» (интерактив тактада яки рәсемнәр белән).

 Буталып беткән әкият геройлары рәсемнәрен дөрес аерып куярга һәм кем язганын әйтергә кирәк.

 Мәсәлән: Г.Тукай – «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык», «Су анасы», А.Алиш – «Койрыклар», «Сертотмас үрдәк» һ.б.

31.Дидактик уен «Белсәң әйт!» 

Төрле илләрдә төрле милләт халкы яши. Мәсәлән: Япониядә – японнар, Кытайда – кытайлылар, Россиядә – руслар, Татарстанда – татарлар, Башкортстанда – башкортлар һ.б.

32.Дидактик уен «Кем нишли?» 

- Терапевт ... (салкын тисә, баш авыртса, тән температурасы күтәрелсә дәвалый)

 - Хирург ... (операция ясый)

- Теш табибы ... (теш ала, куя, ямый)

- Балалар табибы ... (балаларны дәвалый)

33. Дидактик уен «Бу символ кайсы хәрбигә туры килә?»

34.Дидактик уен «Рус халык әкиятен беләсеңме?» (рәсемнәргә 238 карап искә төшерү).

35. Дидактик уен «Бу нинди гөл?» Балалар рәсемнәргә карап, гөлләрнең исемнәрен атыйлар.        

36. Дидактик уен «Агач исемен әйт!» (кәүсә, ботак, бөреләре буенча агачны тану һәм исемен әйтү).  

37.Дидактик уен «Бәйләнешле сүзләр әйт!» 

Мәсәлән: кар – эри, кими, җиргә сеңә, юкка чыга

 Гөрләвекләр – ...

Кояш – ...

Агачлар – ...

Кошлар – ...

38.Дидактик уен. «Сорау – җавап».

 - Көз көне җылы якларга китеп, кыш көне кайтучы кошлар ничек дип атала?

- Иң беренче нинди кошлар кайта?

 - Нинди кош баласын башка кошлар тәрбияли?

- Сыерчык оясы булмаса, сыерчыклар кая оялый?

- Ни өчен каргалар, сыерчыклар җир сукалаучы трактор ар- тыннан бара?

39.Дидактик уен. «Агачны таны һәм сөйлә!» Балалар агач рәсемнәре төшерелгән карточкаларны алалар, исемен әйтәләр һәм үзенчәлекләрен сөйлиләр.

 1) Имән зур, көчле агач. Алар яктылык ярата. Имәннән йорт  җиһазлары ясыйлар, корабль төзелешендә кулланалар. Аннан кешеләргә дарулар да әзерлиләр. Имәннең себеркесе дә шифа- лы. Имән бер мең ел үсә ала.

2) Юкә июльдә чәчәк ата, безгә тәмле бал бирә, чәчәге дару була. Аның агачыннан кашыклар, төрле савытлар, йорт өчен кирәк-яраклар ясыйлар һ.б.

40.Дидактик уен «Бу нинди спорт төре?»

 Тәрбияче спорт өчен кирәк – яраклар төшерелгән рәсемнәр күрсәтә, балалар спорт төрен атыйлар. Мәсәлән: шайба, кәшәкә – хоккей, кимоно – карате, туп – футбол, шар, ракетка – өстәл теннисы һ.б.

41.Дидактик уен «Табышмакның җавабын әйт – кайсы әсәрдән икәнен бел!»

 а) Мыегы бар, сакалы юк,

 Туны бар, чапаны юк. («Безнең гаилә»)

б) Сакаллы килеш туа,

Берәү дә гаҗәпләнми аңа. («Гали белән кәҗә»)

в) Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң уңа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә посып. («Бала белән күбәләк»)

 г) Туннарга киендерә,

Җылыта, сөендерә.

Тоягы була ярык,

Исеме аның ... (сарык). («Кәҗә белән сарык әкияте»)

д) Урманнан чыгар,

үзе чабар. («Бичара куян»)

е) Нәкъ кеше кебек үзе,

 Бар маңгаенда мөгезе.

«Былтыр кысты»,- дип акыра,

 Туганнарын чакыра. («Шүрәле»)

 ж) Кычкырадыр: «Качма! Качма!

 Тукта, тукта и карак!» («Су анасы»)

42.Дидактик уен «Сүзләр чылбыры» (туп белән). Эшчән кешегә нинди сыйфатлар хас икәнлеген әйтү. Мәсәлән: уңган, булган, тырыш, эшчән, булдыклы, ярдәмчел, төгәл, сәләтле, җаваплы, тәртипле, гадел, чыдам, түзем, тугры һ.б.

Театрлаштырылган уеннар

1.  “Башак”  Украин халык әкияте буенча өстәл театры.

2.«Кошлар белән уйныйбыз».

 Кошлар берәм-берәм сайрыйлар. Калган балалар кошларны таныйлар.

 Балалар: Кошлар – безнең дусларыбыз,

 Сайрасалар танырбыз.

Кошлар: Ярар, ярар, сайрарбыз,

 Танырсызмы, карарбыз.

 Күгәрчен: Гөлдерү-гөлдерү, гөлдерү

Күк күгелҗем, миндер бу!

Балалар: Әйе, әйе, таныдык,

 Күк күгәрчен, син бит бу.

Тукран: Тук-тук, тук итәм,

Агачтагы кортларны юк итәм.

 Балалар: Тукран бит бу.

Урман докторын, әнә

Бар агачлар да дус итә.

Чыпчык: Чык-чырык, чык-чырык,

Ник көләсең шырык-шырык?

Балалар: Көлмичә, түзим ничек?

 Таныдык, син бит – чыпчык.

Ярканат: З-ррр, з-ррр, ...

 Балалар: Менә шулай көйләп оча,

 Төнлә ул ауга чыга.

 Исеме була ярканат,

Каравылчы каравылдан азат.

Уен шулай дәвам итә.

Җырлы-сүзле  уеннар

1. «Яшел яулык» (татар халык уены).

 Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын артка куялар. Сана- мыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә. Аның кулында кулъяулык. Ул, түгәрәктән чыгып, җырлап йөри:

Кулъяулыгым яшел, яшел,

 Яшел чирәм астында.

 Сиздермичә ташлап китәм

Бер иптәшем артына.

Сүзләрне әйткәндә, бер баланың уч төбенә яулыкны калды- рып китә, үзе түгәрәк эченә кереп баса. Яулыклы бала, тиз генә артка чыгып, сүзләрне әйтә-әйтә, уенны дәвам итә. Әгәр ул тот- карланып торса яки яулык салганны сизмәсә, аңа җәза бирелә.

2.«Татарстанның елга-күлләре».

 Балалар кара-каршы басып, ике командага бүленәләр. Бер команда икенче командага елга исемен әйтеп җырлый-җырлый килә һәм бер баланы алып үз урынына баса. Икенче команда аталмаган елга исемен җырлап командага каршы килеп бер баланы алып китә. Елга исемен әйтә алмаган команда җиңелә.

Агыйделнең суларында

Ак чиләгем күмелде.

Әйдә, дустым, безнең якка,

Безнең яклар күңелле.

Зәңгәр чәчәк җыя-җыя,

Зәңгәрләттем кулымны.

 Бергә-бергә уйныйк әле,

 Бир, дускаем, кулыңны.

Мәсәлән: Идел, Ык, Мишә, Зөя, Казансу, Чулман, Карабаш һ.б

3. «Ак калач». Балалар, кулга-кул тотынышып, бер түгәрәк ясыйлар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, сүзләргә туры китереп, хәрәкәтләр ясыйлар.

Булатның туган көненә,

Без пешердек ак калач;

Менә шулай ул биек,

 Менә шулай тәбәнәк,

Менә шундый киңлеге,

Менә шундый тарлыгы,

 Ак калач, ак калач,

Теләгәнеңне сайлап кач!

 Ул үз урынына берәүне сайлап чыгара да түгәрәктәгеләргә кушыла. Уен шулай дәвам итә.

4.Җыр тыңлау: «Кунаклар» (Ш.Галиев сүзләре, С.Сабирова көе).

Без әзерлибез табын,

 Китереп бөтен ягын:

Уртага куйдык чәчәк,

 Чәчәк янына чәкчәк.

Бавырсак һәм кош теле.

 Ризыклар төрле-төрле:

Сумса, бәлеш, өчпочмак,

 Гөбәдия һәм коймак

Һәркемгә чыгар өлеш:

Бар кыстыбый, бар бәлеш!

- Җитешегез, кунаклар,

 Кыстатмагыз, кунаклар!

Өйгә кайтып китәргә

Ашыкмагыз, кунаклар!

5.Җырлы-сүзле уен «Башмакчы»: 

Итек, читек, энә, без

Матур итеп тегәбез,

Башмак башы чигәбез.

Кирәкмиме, алмыймсыз,

Әллә киеп карыймсыз?

Түгәрәктәгеләр аңар каршы:

 И башмакчы, башмакчы,

Үзең оста такмакчы,

Син сайрама такмагың,

Бир кияргә башмагың,- диләр.

Түгәрәктәгеләр бер якка таба әйләнеп йөгерә башлыйлар.

Башмакчы, утырган урыныннан торып, аларны куа башлый. Тотылган бала уеннан чыга.

6.Җырлы-сүзле уен «Бу – Кыш бабай» (Җ.Тәрҗеманов сүзләре, С.Сабиров көе).

Кемнең кигән киемнәре

Энҗе кар бөртекләре?

 Кемнең көмештәй сакалы,

Чәчләре, керфекләре?

Бу – Кыш бабай,

Кыш бабай,

Безгә бик таныш бабай.

 Кем соң безгә шундый ямьле

 Яңа ел алып килә?

Матур кәгазь капчыкларга

Күчтәнәч салып килә?

 Бу – Кыш бабай, Кыш бабай,

Безгә бик таныш бабай.

 Чаңгы, чанада шуарга,

Булды шома тавыбыз.

Кем безгә аны ясаган?

 Кем икән ул, табыгыз.

Бу – Кыш бабай, Кыш бабай,

Безгә бик таныш бабай.

7.Җырлы уен «Агыйдел». 

Балалар бер-бер артлы басалар. Парсыз калган бала алга чыга.

Агыйдел суларында Ак чиләгем күмелде.

 Әйдә, дустым, безнең якка,

Безнең яклар күңелле.

Кушымтаны җырлаганда балалар, кулларын өскә күтәреп, «капка» ясыйлар.

 Зәңгәр чәчәк җыя-җыя,

Зәңгәрләттем кулымны.

Бергә-бергә уйныйк әле,

Бир, дускаем, кулыңны.

Парсыз калган бала капкалардан чыга һәм үзенә ошаган баланы сайлый. Уен дәвам итә.

8. Сүзле-җырлы уен «Ал кирәк, гөл кирәк». Балаларның һәрберсенә гөл исеме бирелә: яран, роза, тамчы гөл, фикус, кына һ.б. Балалар икегә бүленәләр, кулга-кул тотынышып, кара-каршы басалар.

1 нче төркем: Ал кирәк, гөл кирәк,

Безгә нәфис гөл кирәк

2 нче төркем: Сезгә нинди гөл кирәк?

Беренче төркем балалары тиз генә җыйналып, кайсы гөлне чакырасын сөйләшәләр. Аннан тезелеп җырлыйлар:

 Ал кирәк, гөл кирәк,

 Безгә матур чәчкәле

 Тамчы гөле бик кирәк.

Тамчы гөл, каршы якка йөгереп барып, ике бала арасыннан үтәргә, аларның кулларын «өзәргә» тырыша. «Өзеп» чыга алса, ике баланың берсен җитәкләп үзенең ягына кайта. «Өзә» алмаса, үзе шул якта кала.

9.Сүзле-җырлы уен «Түгәрәк алан». Балалар кулга-кул тотынышып, түгәрәк буйлап йөриләр. Исеме әйтелгән балалар уртага чыгып бииләр. Уен дәвам итә.

 Бу аланда чәчәкләр күп,

 Кыймыйм ләкин өзәргә

Гөлгенә, Гөлгенә,

Әйдә әле биергә.

Бу аланда чәчәкләр күп,

Без аларга тимибез.

Айгөл, Айгөл,

Әйдә бергә биибез

10.Җырлы уен «Урманга барам». Балалар таралышып, салмак хәрәкәтләр ясап, җиләк җыялар һәм җырлыйлар.

Тиз-тиз итеп савытыма

Эре җиләкләр җыям.

 Аларны йә киптерәм,

 Йә татлы каклар коям.

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юк микән.

Соңгы сүзне әйтүгә, «аю» килеп чыга һәм балаларны куа башлый.

Сүзле уен- Сүзле-хәрәкәтле уен

1.«Ягымлы сүзләр». Туп белән.

 2.«Көлдереш» уены. Балалар түгәрәкләнеп утыралар һәм бер көлдерүче сайлый лар.

Указым, указым

Казаннан килгән, приказым:

Алга-артка карамаска,

Елмаймаска, көлмәскә,

 Елга, күлгә тимәскә,

Әйе һәм юк димәскә.

 Мәсәлән: Чаллыда көпчәк заводыннан кәлүш аласыңмы? Балалар җавабы: Чаллыда көпчәк заводы булмагач, кәлүш ала ал мыйм һ.б.

3.Сүзле уен «Көз». 

- И балалар, күрегез,

 Тышта әнә килде көз.

 - Әйе, әйе, күрәбез,

Көз килгәнен беләбез.

- Я әйтегез, сөйләгез,

Ничек килә икән көз?

- Кошлар оча көньякка,

Канат кагып еракка.

Аюлар өн казыды,

 Бик тирән итеп базны.

 Балыклар да тындылар,

Су төбенә чумдылар.

Агачлар ялангачлар,

Җилләрдә чайкалалар.

Тик безгә күңелле көз,

Без бакчага йөрибез.

4.«Мин тасвирлыйм, син әйт!» 

Урындык, өстәл, кәнәфи, диван, савыт-саба шкафы һәм кием шкафы турында бер бала тасвирлый, ә икенчесе җавабын таба. Мәсәлән: агачтан ясалган, аның дүрт аягы, утыргычы һәм арка- сы бар (Урындык)

5.Сүзле-хәрәкәтле уен «Кышкы паркта».

 Кышкы паркка килдек,

Матур урыннар күрдек.

 Тун кигән каен уңда,

 Ямь-яшел чыршы – сулда.

Кар бөртекләре оча,

Әйләнеп, җирне коча.

Кызылтүшләр очалар,

Бигрәк матур алар.

Паркта рәхәт булса да,

 Өйгә кайтыйк, балалар.

6.Сүзле-хәрәкәтле уен «Тавыш бирче, ишетим!» Балалар түгәрәккә басалар, уртада бер бала тора. Уртадагы күзе бәйләнгән бала:

 Әй, эзлимен, эзлимен,

Күзем бәйле, күрмимен.

Аткаем (сыеркаем, кәҗәкәем һ.б.),

 Кайда син? Тавыш бирче, ишетим!

Тәрбияче күрсәткән бала йорт хайваннарының тавышын чыгара. Күзе бәйләнгән бала танып, ул баланың исемен әйтергә тиеш була. Дөрес әйтсә, урыннарын алышалар.

7.Сүзле уен «Яз килә». Тәрбияче: Я, балалар, карагыз,

Тышта, әнә, килә яз.

 Балалар: Әйе, әйе, күрәбез,

Яз килгәнен беләбез.

Тәрбияче: Миңа якын килегез,

 Яз турында сөйләгез.

Балалар: Канат кагып, ерактан

Кошлар кайтты көньяктан.

Тамчы тама тып та тып,

 Булмый аны туктатып.

Зәңгәр күктә кояш балкый

, «Тышка чык» дип, безне алдый.

Сикергеч туп кулга алыйк,

Сикереп уйнап карыйк.

Яз бездә озак тормый,

Җәй килер җырлый-җырлый.

8.Сүзле-хәрәкәтле уен «Әйтеп бирче, үскәнем». Балалар түгәрәк ясап басалар. Бер бала санамыш ярдәмендә сайланып уртага чыгарыла, калганнары күмәк җырлап әйләнәләр. Уртадагы балага төрле эшләр кушалар. Эшләр кошлар тематикасына багышлана.

 - Әйтеп бирче, үскәнем,

 Нинди төстә каргалар?

 - Кара төстә, кара төстә,

Чем-кара ул каргалар.

- Әйтеп бирче, үскәнем,

Нинди төстә сыерчыклар?

- Яшькелт, кара яшькелт

Бу була сыерчыклар.

9.Сүзле уен «Урманда» (балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар).

 Бергәләшеп җыйналып,

Без барабыз урманга.

«Хәерле юл» теләп, безгә

 Күктә кояш елмая.

Канатларын җилпи-җилпи,

Күбәләкләр очалар.

Ак каеннар төпләреннән

Без гөмбәләр эзләдек.

Агач башында уйнаган

 Тиеннәрне күзләдек.

Кызарган җиләкләрне

Салдык җыеп кәрзингә.

Урман озатып калды,

«Килегез!»- дип иртәгә.

10. Сүзле-хәрәкәтле уен «Апрель» (сүзләргә туры китереп балалар хәрәкәтләр ясыйлар).

Гөрләвекләр агалар,

Күктә кояш елмая.

Каңгылдашып, торналар

Тезелеп үтте бая.

Инешләрдә коена

Канатланып үрдәк-каз.

 Җирне яшәртеп безгә

Гөлләр алып килә яз.

11.Сүзле уен «Киресен әйт».

 Алырга – куярга.

 Ачарга – ябарга.

 Матур – ямьсез

Калын – юка.

 Кызык – кызганыч.

Яхшы – начар.

12.Сүзле уен «Кояш һәм йолдызлар». [з] авазы (сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр башкарыла):

Иртән кояш күренә,

Менеп китә үренә.

Сокланабыз эшенә –

Нур сибә бар кешегә.

Көне буе йоклыйлар да,

Төн җиткәч, уяналар,

Лампочка күк кабыналар,

Җем-җем итеп яналар.

Нәрсә соң ул, балалар?

Без беләбез: йолдызлар.

Бергәләп акрын һәм тиз кабатлау:

«Без-з-з, йолдыз-з-з-лар»

13.Сүзле уен «Галәм». [ж], [ш] авазлары. Балалар түгәрәккә басалар. 9 планета битлекләре балаларга таратыла.

Жи- ши- жи-

Шу- жу- шу-

Жу- шу- жу-

Ши- ши- жи-

Космонавт булырбыз,

Галәм буйлап очарбыз.

Галәмдәге серләрне

Сезгә кайтып сөйләрбез,- дип түгәрәк буйлап йөриләр. «1, 2, 3» сүзләренә битлекләр кигән балалар Кояш системасында урнашу тәртибен саклап тезелергә тиешләр: Кояш – Меркурий – Венера – Җир – Марс – Юпитер – Сатурн – Уран – Нептун – Плутон (планеталарны киметеп алырга да була).

14.Сүзле уен «Шаян балалар» (балалар ирекле басалар, сүзгә туры китереп, хәрәкәтләр ясыйлар).

Бигрәк шаян инде без,

Тик тормыйбыз бер дә без.

Кулларны күтәрәбез,

 Аннары төшерәбез.

Чүгәлибез, торабыз,

Башны уңга борабыз.

Аннан сулга карыйбыз

Һәм сикерә башлыйбыз.

 Шул арада иелеп,

 Басарга өлгерәбез.

 Тирән итеп сулыйбыз,

 Ял итәргә туктыйбыз.

15.Сүзле-хәрәкәтле уен «Эзләп тап». Балалар түгәрәккә басалар. Бер бала читкә китеп күзен йома. Тәрбияче, алдан әзерләнгән спорт җиһазлары яисә рәсемнәре арасыннан берне сайлап, балаларга күрсәтә. Читтә торган баланы чакырып уртага бастыралар.

 Балалар: Без әти белән кибеткә бардык,

 Әйт әле, Азат, без нәрсә алдык? – дилəр. Түгәрәктәге балалар тәрбияче күрсәткән спорт җиһазы ту- рында сөйлиләр. Мәсәлән: ул түгәрәк, сикерә, суда батмый, аны тибеп, чөеп уйныйлар, тәгәри, төрле төстә була (Туп); ул агач- тан эшләнгән, озын, кыш көне кирәк, кардан бара, таяклары бар (Чаңгы) һ.б. Уртадагы бала җавабын белсә, рәсемнәр арасыннан табып күрсәтә.

Хәрәкәтле уеннар.Аз хәрәкәтле  уеннар.

1. «Төлке һәм казлар». Мәйданчыкның бер башында – казлар өе, икенчесендә көтүче өе билгеләп куела. Бу өйдән читтәрәк – төлке өе; буш урын – болын була.

 - Казлар, казлар!

- Га-га-га!

- Ашыйсыгыз киләме?

 - Бик килә, шул, бик килә!

 - Алай булса, кайтыгыз!

- Без бит кайта алмыйбыз,

Тау астында төлке бар,

Ул безне тотып ашар.

- Сезнең бар канатыгыз

– Очып кына кайтыгыз.

Казлар, канатларын җәеп, болын өстеннән өйгә таба очалар, аларга төлке каршы чыга һәм казларны тота.

2. «Үрдәккә туры китер!» уены.

Уртада зур түгәрәк сызыла. Ул үрдәкләр йөзә торган күл ва- зыйфасын үти. Түгәрәкнең тышына кара-каршы ике аучы баса, калган балалар үрдәк булып, күл эчендә йөриләр. Ике аучы чиратлашып бер туп белән икесе ике яктан күлдәге үрдәкләргә бәрәләр. Туп тигән үрдәк күлдән чыга бара, ахырда түгәрәк эчендә бер генә бала кала. Аучылар бу үрдәккә чиратлашып ун мәртәбә аталар. Әгәр тидерә алсалар, аучылар җиңүче, тидерә алмасалар, ул бала герой үрдәк була.рга тырыша. Тотылган казларны төлке үз өенә алып китә.

3.«Кем кая кача?» (үзең качкан куакның яки агачның исемен атау).

4.Хәрәкәтле уен «Яшелчә ашы һәм җимеш суы әзерлибез». Балалар ике командага бүленә. Зур кәрзингә яшелчәләр, җиләк-җимешләр салына. Беренче команда – яшелчә ашы, икенче команда – җимеш суы әзерләү өчен кирәкле яшелчә һәм җиләк- җимешләрне генә сайлап, урындыкка куелган кәстрүлгә ташый.

5.«Кәбестә» уены. Балалар үзләре арасыннан әби сайлап куялар. Калганнары бер сафка тезелеп утыралар. Алар кәбестәләр була.

 Әби: «Кәбестә алырга дип килгән идем, яхшыларын сайлап алыйм әле»,- дип, кәбестәләрнең нык итеп иңбашларына басып-басып китә. Кем егылып китә, ул черек кәбестә була һәм уеннан чыгарыла. Әби моны кабат-кабат эшли. Иң ахыргача нык утырган бала яхшы кәбестә була. Шуны әби үзенә алып китә.

6.«Дуслар, кая барасыз?» уены. Бер бала бүре итеп билгеләнә. Калган балалар бүлмәдә ур- манга бару хәрәкәтләре ясыйлар.

 - Дуслар, кая барасыз?

- Карурманга барабыз.

- Карурманда нишлисез?

- Кура җиләк җыябыз.

 - Җиләк белән нишлисез?

 - Җиләктән как коябыз.

- Бүре килсә, нишлисез?

- Урман буйлап чабабыз.

 Аннан соң барысы да җиләк җыю хәрәкәтләре ясыйлар һәм җырлыйлар:

 Җиләк җыям, как коям

 Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юк икән.

Бүре яшеренгән җиреннән чыга да, балаларны куа башлый. Бүре куып тоткан бала бүре була.

7.«Парлашып калу» уены. Көй уйнаганда, балалар таралып биеп йөриләр. Көй туктагач, парлашып басалар. Кем парсыз кала – ул татар халык ашлары турында сораулар бирә

8.«Тимербай» уены.

Уйнаучылар, кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнәләр. Бер бала уртага чыга. Түгәрәктәге балалар хор белән такмак әйтеп әйләнәләр:

- Тимербайның биш баласы,

Бар да матур, күз карасы;

 Агым суда коендылар,

Ап-ак итеп юындылар,

Өс-башларын киенделәр,

 Рәхәтенә тиенделәр.

Тезелеп кайтып киттеләр,

Ашамадылар, эчмәделәр,

Бер-берсенә караштылар

– Менә шулай эшләделәр.

Такмак бетүгә уртадагы бала нинди дә булса берәр хәрәкәт ясый. Түгәрәктәге балалар шунда ук аның кыланышларын ка- батлыйлар. Кем кабатлый алмый, аны уртага кертәләр һәм уен яңадан башлана

9. «Кап та коп» уены. 

Балалар бер түгәрәк булып утыралар, бер-берсенең баш бармакларын учлаган килеш, йодрыкларын йодрык өстенә куеп, кулларны күтәреп-төшереп әйтәләр:

Без-без, без идек,

Без унике кыз идек.

Базга төштек – бал каптык,

Келәткә кердек – май каптык,

Кап та коп,

Кара Якуб,

Тимер туп,

Авызыңны ач та йот!- диләр дә, бар да берьюлы авызла- рын йомалар. Уйнаучылар берсе дә авызын ачмаска, көлмәскә, сөйләшмәскә тиеш. Алар бер-берсен көлдерү өчен төрлечә кы ланалар, күз-йөз белән төрлечә ымнар ясыйлар. Кем элек авызын ачса йә көлеп җибәрсә, аңардан:

 - Күктән кем өй башына төштең?- дип сорыйлар. Ул берәр таныш өйне атый. Ул өйдә ничә кеше бар (көлүченең үзен дә кушып), һәрбер уйнаучы бу көлгән кешенең кулына я маңгаена шулар санынча чиертеп ала. Уен тагын башлана.

10 .«Түбәтәйле» уены. 

Уртада 5 – 6 урындыкта түбәтәйләр тора. Балалар урындыклар тирәли түгәрәккә басалар һәм көй башлануга җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга, балалар түбәтәйләрен киеп урындыкларга утырырга тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уенны кабатлаганда, уртада өч урын кала, уйнаучылар саны артыграк. Азакта калган бала җиңүче була.

11.Хәрәкәтле уен «Чаналарга!» 

Чаналарны мәйданчыкның бер ягына урнаштыралар. Аларның саны уйнаучылардан бергә кимрәк булырга тиеш. Мәйданчыкның икенче каршында балалар йөгереп йөриләр, әйләнәләр, сикергәлиләр. Тәрбияче: «Чаналарга!»- дип сигнал бирә, балалар чаналарга таба йөгерәләр һәм тиз генә берәр ча- нага утыралар. Иң соңгы килгән бала урынсыз кала.        

12.Хәрәкәтле уен «Кар бөртекләре җыю». Бүлмә идәненә кар бөртекләре сибелә. Уенда ике бала катнаша. Аларга матур тартма бирелә. Тәрбияче сигналы буенча, балалар кар бөртекләрен җыеп, тартмаларга салалар. Алдан кайсы җыеп бетерсә, шул бала җиңүче була.

13.Хәрәкәтле уен «Бозлы фигуралар». Балалар талгын музыка астында ирекле хәрәкәтләр ясыйлар. Музыка туктауга, балалар матур фигуралар ясап туктап калалар. Иң матур фигура ясаучы балага фишка бирелә. Иң күп фишка алган бала җиңүче була.

14.«Хәйләкәр төлке» уены. Балалар түгәрәккә тезеләләр. Түгәрәктән читтә сызык белән төлке өе билгеләнә. Балалар күзләрен йомалар, ә тәрбияче түгәрәкне әйләнеп чыга һәм балаларның берсенә кулы белән ка- гыла. Бу бала хәйләкәр төлке була. Аннан соң тәрбияче балалар- га, күзләрен ачып, бер-берсенә игътибар белән карарга тәкъдим итә. Балалар өч тапкыр: «Хәйләкәр төлке, син кайда?»- дип сорыйлар һәм бер-берсенә карап торалар. Өченче тапкыр сораган- нан соң, хәйләкәр төлке тиз генә түгәрәк уртасына чыгып баса да, кулларын югары күтәреп: «Мин монда!»- ди һәм балаларны куа башлый.

15.Хәрәкәтле уен «Читлектәге кошлар». Читлектәге кошлар музыка көенә түгәрәктә очып йөриләр. Музыка туктауга, кошлар да туктыйлар: «Безне иреккә чыгарыгыз, без читлектә ямансулыйбыз»,- диләр. Читлек булып торган балалар:

«Сакланыгыз, каргалар, чыпчыклар, күгәрченнәр, сезне песи тотар!»- диләр һәм, тотынган кулларын өскә күтәреп, кошларны иреккә чыгаралар.

16. Уен «Энә, җеп, төен». Балалар, кулга-кул тотынып, түгәрәккә басалар. Бер бала – энә, икенчесе – җеп, өченчесе – төен булып, бер сафка тезеләләр. Энә, балалар арасыннан төрлечә йөреп, җеп белән төенне адаштырырга тырыша. Калган балалар, бер-берсеннән калмыйча, аның артыннан йөриләр. Әгәр берсе адашып калса, аның урынында икенче бала уйный. Ә адашкан бала түгәрәккә баса.

17.Хәрәкәтле уен «Регулировщик». 

Урам чатлары ясала, анда җәяүле юлы билгеләнә, уртада регулировщик басып тора. Балалар ике төркемгә бүленәләр: ма шиналар һәм җәяүлеләр. Алар сигнал буенча хәрәкәтләнәләр. Кагыйдә бозылса, регулировщик сыбызгысын сызгырта һәм кагыйдә бозучыга аңлатма бирә.

18.Хәрәкәтле уен «Төсле машиналар». 

Балалар бүлмәнең бер ягында торалар. Алар машиналар. Һәр балага бер төсле руль бирелә. Тәрбияче уртада төсле флаг күтәрә, балалар шуңа карап юл буенча хәрәкәтләнәләр, юл кагыйдәләрен үтиләр. Икенче төстәге флаг күтәрелгәч, машиналар гаражга кайталар.

19.Хәрәкәтле уен «Светофор утлары».

 Светофорда – кызыл ут!

 Юл хәтәр – үтү юк!

Ә сары утны күрсәтсә –

«Әзерлән»,- дип кисәтә.

Яшел утны ул алды –

Чыга башла, юл бушады.

Бу уенда барлык балалар да – җәяүлеләр. Хәрәкәт көйләүче светофорда сары сигнал күрсәтә – балалар тезелешеп хәрәкәт башларга әзерләнәләр. Яшел ут янгач, йөрергә, сикерергә мөмкин. Кызыл ут янгач, барысы да урыннарында туктап кала- лар. Ялгышучы уеннан чыгарыла.

20.Хәрәкәтле уен «Кем тизрәк үзенең танкына барып җитә?»

 Уен өчен ике кыска таяк кирәк. Таякка 8 – 10 метр озынлык- тагы бау бәйләнә. Бауның уртасына уенчык танк эленә. Ике уенчы таякларны алып, бауны тарттырып кара-каршы басалар. Уйнаучылар тәрбияче сигналы буенча, кулларында тиз-тиз таякны әйләндереп, бауны чорныйлар һәм әкрен генә бер-берсенә каршы баралар. Бауны уртага кадәр беренче булып чорнаган бала җиңүче була

21.Чуваш халкының хәрәкәтле уены «Тили-рам, бездән сезгә кем кирәк?»

 Уенда ике команда катнаша. Ике команда бер-берсенә кара- каршы басып тора. Беренче команда бергәләп әйтә:

 «Тили-рам, тили-рам?» (Сезгә кем, сезгә кем?)

Ә икенче команда кулга- кул тотынып, беренче командадан бер уенчының исемен әйтә. Исем әйтелгән бала икенче якка йөгереп чыга. Аннан рольләрне алыштыралар. Ахырдан командалар, бер-берсе белән канат ярдәмендә тартышалар.

22.Рус халык уены «Почта».

 - Динь-динь-динь.

- Кем анда?

- Почта.

 - Кайдан?

- Шәһәрдән.

 - Шәһәрдә нәрсә эшлиләр? Балалар арасыннан алып баручы сайлана, ә калган балаларның кулында – фантлар. Алып баручы итеп сайланган бала сорауларга җавап бирә: бииләр, җырлыйлар, шигырь сөйлиләр һ.б. Алып баручы нәрсә әйтсә, балалар шуны эшли. Алып баручы, дөрес хәрәкәт ясамаган балалардан биш фант сайлап ала. Бала- лар аны үзләренең тәмле сүзләре белән, кызыклы вакыйгалар сөйләп һ.б. яңадан сатып алалар. Соңыннан икенче алып баручы сайлана.

23.Хәрәкәтле уен «Болытлар куера». Балалар су тамчылары була, алар бер-берсенә кушылалар, балалар төркеме зурая. Бер зур төркемгә әйләнгәч, яңгыр яки кар бөртекләре булып, бөтерелеп-бөтерелеп җиргә сибелеп явалар.

24.Хәрәкәтле уен «Кем күбрәк йолдыз җыя?» 

Тәрбияче: Күктәге йолдызларны

 Тизрәк тотасы килә.

Галәмдәге серләрне

 Бик тиз беләсе килә. (Тәрбияче төрле төстәге йолдызларны идәнгә сибә).

 Балалар: Галәмгә без очарбыз,

 Йолдызларны тотарбыз.

 Очкан чакта болытларны,

 Ак җилләрне кочарбыз. (Балалар идәндәге йолдызларны җыялар. Кем күбрəк җыя, шул җиңүче була).

25.Хәрәкәтле уен «Кем җитез?» Командалар алдында старт сызыгы, 1 метр ара билгеләнә. Старт сызыгыннан 3,5 метр ара калдырып, һәр команда каршы- сына идәнгә кыршау яткырып куела. Сигнал буенча командада беренче торучылар ком тутырылган кечкенә капчыкларны өчәр тапкыр ыргыталар да команданың артына барып басалар. Чи- раттагы уенчылар шуны кабатлыйлар. Кыршауга капчыкларны   күбрәк төшерә алган команда җиңүче була.

Бармак уеннары:

1.Бер, ике, өч, дүрт, биш.

 Алтын сары яфракларны

Кулга җыябыз ич.

Бу – каен яфрагы,

 Бу – имән яфрагы,

Бу – өрәңге яфрагы,

Бу – юкә яфрагы,

Бу – миләш яфрагы.

 Яфракларны җыябыз,

Кәрзиннәргә салабыз.

2.Баш бармак – балан,

 Имән бармак – карлыган,

Урта бармак – бөрлегән,

Атсыз бармак – алма,

 Чәнти бармак – чия,

 Кем күбрәк җимеш җыя?

3.Бармак уены «Йорт җиһазлары».

 Баш бармак – диванда,

Имән бармак – идәндә,

Урта бармак – урындыкта,

Атсыз бармак – караватта,

Чәнти бармак – кәнәфидә,

Барысы да бүген өйдә.

4.Бармак уены.

- Бармак, бармак, Кайда булдың?

- Бу абый белән Баланга бардым.

 - Бу абый белән Ярма ярдым.

- Бу абый белән Чәй эчтем.

- Бу энем белән Биергә төштем.

5.Санамыш «Мактанчыкка – буш капчык»:

 Арыш-бодай игәбез

, Аны болай бүләбез:

Тигез, уңган, таза, нык,

Ялкау, чытык, мактанчык,

Мактанчыкка – буш капчык,

Буш капчык, уеннан чык!

6.Санамыш: 

Каенда – карга,

Имәндә – чыпчык,

Җирдә – елан,

 Һавада – кош,

 Бар син дә оч.

7.Санамыш:

Бер, ике, өч,

 Бездә гайрәт, бездә көч!

Зиһен үстерү уеннары.

1.«Киресенчә әйт!» уены (тукмак тәгәрәтү).

Мин әйтәмен «югары», Син әйтәсең ... («тәбәнәк»).

Мин әйтәмен «бик куркак»,

Син әйтәсең ... («бик батыр») һ.б.

2. «Башын мин әйтәм, ахырын син әйт!» уены:

а) Кош канаты белән, ... (кеше дуслары белән көчле).

 б) Дустың булмаса, эзлә, ... (тапсаң югалтма).

в) Күмәк күтәрсә – ... (күлне күчерер).

г) Ялгыз агачны ... (җил сындыра).

3.«Җавабын әйт!» уены.

а) Татар халкының чисталык символы. (Сөлге)

 б) Җырларга күчкән елга исеме. (Идел)

 в) Татар халкының милли бәйрәме. (Сабантуй)

 г) Казандагы күл исеме. (Кабан)

д) Милли татар ризыгы. (Чәк-чәк)

 е) Татар халкының ханбикә исемен йөртә изге тарихи, истәлекле урыны. (Сөембикә манарасы)

ж) Казан Кремленың манарасы. (Спас манарасы)

з) Казанның йөзек кашы булган мәчетенең исеме ничек? (Кол Шәриф)

и) Татарстанда дөньякүләм нинди чаралар узды һәм уза?

4.«Татарстанда нинди елгалар беләсең?» уены. 

Бер адым ясала һәм елга исеме әйтелә. Адым саен шулай кабатлана.

5.«Башын әйтәм, азагын тап!» уены.

а) Бала – бәгырь ... (җимеше).

 б) Бала күргәнен ... (эшләр).

в) Балалы кеше – ... (бай кеше).

 г) Хикмәт – ... (тәрбиядә).

д) Иркә бала ... (ир булмас).

 е) Үзе егылган бала ... (еламас).

6.«Уйла һәм әйт!»

 «Менә сине куркытучы нәрсә шушы инде»,- дигән. («Бикбатыр белән Биккуркак»)

«Инде һәрвакыт әти-әни сүзен тыңлармын»,- дигән. («Бик яхшы сабак алды ябалак»)

«Аягың төзәлгәч, киез итекләрне инде салкын көннәрдә бер дә салма, әниеңнең сүзен тыңла, тагын начар хәлгә калма»,- дигән. («Куян кызы»)

«Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим»,- дип башлап җибәрә торган булган ул сүзен. («Сертотмас үрдәк»)

 «Осталарның да остасы икәнсең, мондый шәп савытны ничек ясый алдың?- дигән. («Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык»)

«Борыныма кадәр барып җитә, димәк, чебеннәргә моннан соң көн бетә»,- ди. («Койрыклар»)

 «Батырның тавыш-тыны юк, өенә бикләнде, ахры»,- дип көлделәр. («Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык»)

 «Ай, кызым Гөлгенәм килгән икән, бик сагындырдың, бер атна бит инде сине күргән юк»,- диде. («Әбиләрдә кунакта»)

 «Батам, батам, коткарыгыз»,- дигән. («Алдакчы Наил»)

«Табигатьтә барысы да кирәкле, улым,- диде ачылып килә тор- ган офык читенә күз төшереп». («Кемгә кирәк, кемгә кирәкми»)

«Син акыллым, ашны да аз ашыйсың, вакытында йокламыйсың, һавада уйнамыйсың, ахры, шуңа күрә бик ябык, буең да кечкенә, шунлыктан велосипедка да аягың җитми, хәзергә өеңә кайтып тор, зур үскәч килерсең»,- дигәннәр. («Каз белән аккош»)

«Кем күбрәк әйтә?» уены ([к] авазы кергән сүзләр әйтү).

 7.«Мәкальне тәмамла!» 

а) Ил табыны ... (икмәктән башлана).

б) Икмәкне җир уңдырмый ... (тир уңдыра).

в) Икмәк – ил ... (тоткасы).

г) Икмәкне әрәм-шәрәм итү – ... (зур гөнаһ).

Мәкальне  тәмамла

а) Әнкәм йорты – ... (алтын бишек).

б) Әткәй – шикәр, ... (әнкәй – бал).

в) Өйнең яме – ... (ана белән).

г) Олыласаң олыны, ... (олыларлар үзеңне).

д) Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган – ... (әрәм булган).

е) Бердәм өйдә – ... (бәрәкәт була).

ж) Тату туганнар ... (таштан койма корганнар).

8. Туплы уен «Тиз уйла!»

 Балалар түгәрәктә, уенны алып баручы уртада, кулында туп. Алып баручы, йорт җиһазын әйтеп, бер балага тупны ыргыта. Бала, бу йорт җиһазының сыйфатын атап, тупны кире кайтара. Балалар өчкә кадәр кычкырып саныйлар. Шул вакытка баланың җавабы әзер булмаса, ул уеннан чыга.

Туп белән уен «Баласын әйт!» Мәсәлән: сарык – бәрән, сыер – бозау, ат – колын, эт – көчек, песи – песи баласы, кәҗә – кәҗә бәтие һ.б.

9. «Өстәлгә ниләр килде?» 

Милли ризыклар турында табышмаклар әйтелә. Исемен әйткән бала шул ризык муляжын өстәлгә китереп куя.

10.Антоним сүзләр. Мәсәлән: батыр – куркак, җиңә – җиңелә,  кыю – кыюсыз, тырыш – ялкау һ.б.

11. Уен күнегүе. «Кем күбрәк әйтә?» -

 Үлемсез – мәңгелек.

- Каһарман – бөек, батыр, данлыклы, герой. 6.

 12.«Күп мәгънәле сүзләр чылбыры» уены.

- Ак юл, ак бәхет.

- Баш тарту, баш вату.

- Озын сүз, озын тел.

- Түгәрәк сүз, түгәрәк йөз, түгәрәк сәдәф, түгәрәк сәгать

13.Мәкаль-уен «Башын әйтәм, ахырын әйт!»

 а) Кош канаты белән, ... (кеше дуслары белән көчле).

б) Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – ... (югалтма).

в) Ялгыз агачны җил ... (сындыра).

 г) Күмәк күтәрсә – ... (күлне күчерер).

14.«Исемең матур – кемнәр кушкан?» уены (туп белән). Балалар бер-берсенә тупны бирәләр һәм «гөл» сүзе кергән исемнәрне әйтә баралар. Мәсәлән: Гөлнур, Гөлнара, Гөлсара, Гөлназ, Гөлназия, Гөлсем, Гөлсинә, Гөлшат, Гөлсөя, Гөлчәчәк, Гөлбану, Гөлчирә, Гөлсирин, Гөләндәм, Айгөл, Гөлсәрия, Гөлдәния, Гөлфия, Гөлгенә һ.б

15. Уен «Тәртип буенча тез!» Балалар «Яз. Сыерчыклар» эчтәлекле рәсемнәр сериясен, эчтәлегенә карап, тәртип буенча тезеп чыгалар.

16.Уен «Сүзне дәвам ит!» 

Яз – ул кояш, җылы, яктылык, гөрләвекләр, кошлар җыры, чәчәкләр ...

Язгы кар – кара, пычрак, тыгыз, салкын, юеш ...

 Күк йөзе – зәңгәр, чиста, матур, якты, ачык ...

 Кояш – җылы, якты, назлы, нурлы, иркә, сары һ.б.

17.Зиһен уены «Кайда, нәрсә, ничек?»

 - Китапның гомере озын булсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

 - Китапка язар өчен башта нәрсәләр кирәк?

- Язучы, шагыйрь китап өчен нәрсә яза?

- Редактор нишли?

- Кем китап бастыра?

- Китапның битләрен нишләтәләр? (Ябыштыралар, төплиләр)

- Рәссам нишли?

 - Кайчан китап әзер була? (Тышлап, исем кушкач)

18.Зиһен уены «Тәртип буенча тез».

Китап ремонтлау буенча эчтәлекле рәсемнәр бирелә. Балалар шул рәсемнәрне тәртибе буенча тезеп чыгалар һәм сөйләп бирәләр.        

19.Зиһен үстерү уены «Яхшы – начар». 

Мәсәлән: мультфильмнар карау яхшы – күңелне күтәрә, яхшы гадәтләргә өйрәтә, үзең өчен яңалыклар ачасың; мультфильмнар озак карау начар – вакытны ала, уйнарга вакыт калмый, озак утырып торырга кирәк һ.б.

20.«Мәкальне дәвам ит!» уены (туп белән; эчтәлекләре буенча фикер алышу).

а) Хөрмәтнең төбе – ... (хезмәт).

 б) Хезмәт иясе – ... (хөрмәт иясе).

 в) Уңган кеше – ... (алтын кеше).

 г) Тырышкан табар – ... (ташка кадак кагар).

 д) Сүзең белән мактанма – ... (эшең белән мактан).

е) Бетми калган эш – ... (пешми калган җимеш).

21.Сүзле уен «Булышу». [з], [д] авазлары (балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар).

Тышка чыктык,

Ике кулга пычкы тоттык.

Утын кистек:

Зиң-зиң, зиң-зиң

Ике кулга балта тоттык,

Утын ярдык:

Дддак-дддак, дддак-дддак.

 Өйгә кайттык

Мәкальләр

1.Беләге юан берне егар,

Белеме булган меңне егар.

2.Татлы тел тимер капканы ачар.

3.Теле татлының дусты күп

4.Халыкның бер йорты бар:

Ул да булса – туган ил.

5. Китап – һәр кешенең якын дусты.

 Ул һәркемгә дә кирәк.

6. Китап – белем чишмәсе.

7.Туган-үскән җирдән дә матур җир булмас.

8.Үз илем – үземә кадерле.

 9. Туган җирдәй җир булмас,

Туган илдәй ил булмас.

10. Туган илем – туган өем

11.Туган ил ул була бер генә,

Туган илнең кадерен бел генә

12. Көнгә-көн охшап тумас,

 Көн саен кояш булмас.

 13. Көзге көннең көлүе,

 Көлүе дә елавы

Көзге сынамышлар:

 а) Сентябрь аяз булса, кыш салкын булыр.

 б) Көз озын килсә, яз соң килер.

в) Көз көне тычкан күп булса, кыш җылы килер.

Көзге сынамышлар:

 а) Көз бик озак торса, ашлык уңмый.

б) Көз озын килсә, яз соң килер.

в) Суган кабыгы калын булса, кыш салкын килә.

14.Эшләп ашасаң, һәр ризык балдай татлы була.

15.Һәр иген бөртегендә – кеше хезмәте.

16.Икмәк – табынга нур сибүче,

Кешегә, илгә – көч, куәт бирүче.

17.Ана җылысы – кояш җылысы.

18.а) Әнкәм йорты – ... (алтын бишек).

б) Әткәй – шикәр, ... (әнкәй – бал).

в) Өйнең яме – ... (ана белән).

г) Олыласаң олыны, ... (олыларлар үзеңне).

 д) Ата-ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган – ... (әрәм булган).

е) Бердәм өйдә – ... (бәрәкәт була).

ж) Тату туганнар ... (таштан койма корганнар).

19.Эшләп ашасаң, һәр ризык балдай татлы була.

20.Кунакны киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар.

21.Җылы – сөяк сындырмый.

Сынамышлар «Халык әйтсә – хак әйтә».

 а) Кыш бәс, томан булса, җәй иген уңа.

б) Кыш карсыз булса, җәй ярлы була.

в) Кар калын булса, ашлык уңар.

г) Каз аягын күтәреп торса, салкын булыр.

 д) Төтен җиргә төшсә, кышын кар явар.

е) Кояш бик еракта булып күренсә, салкын булыр.

 ж) Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр.

Әйтемнәр:

а) Кош оясын туздырма, башың авыртыр.

 б) Кошларга таш атма, күзең сукыраер.

 в) Сыерчыкларга оя яса, эшең уңар.

 г) Кош йомыркаларын ватма, күз яшеңне түгәрсең

22.Мактану һәркемне хур итә,

Тыйнак булуга ни җитә.

а) Юлда йөргәндә дә акыл кирәк.

б) Юлда йөрсәң, уяу йөр.

в) Ашыккан ашка пешкән, йөгергән суга төшкән.

 г) Үзең кабалансаң, атың да абына.

д) Урау булса да, юл яхшы.

Әйтемнәр. 

а) Барабан тавышы ерактан яхшы.

б) Кубыз биетми, моңы биетә.

в) Скрипка искергән саен яхшырыр.

г) Ярык курай уйнамас.

д) Өзелгән кылдан өзек җыр чыга.

 е) Һәр заманның үз көе

24.а) Саулык-сәламәтлек – зур байлык.

б) Саф һава – тәнгә дәва.

в) Сакланган – саулыкка туйган.

 г) Чирнең тиюе тиз, ә китүе озак.

25.Чисталык – сәламәтлек билгесе.

26.а) Ватанга хезмәт – үзеңә хезмәт.

б) Ил тыныч булса, без дә тыныч.

 в) Илдә яшисең икән – илеңә хезмәт ит.

г) Илнең күрке – тынычлык.

27. Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс.

28.Балыкка – су, кояшка – һава, кешегә туган ил кирәк.

29.а) Яз яме чәчкә белән, көз яме көлтә белән.

 б) Язның байлыгы – кояш, көзнең байлыгы – уңыш.

 в) Язгы көн ел туйдыра

30.Әйтемнәр. а) Кош оясын туздырма, башың авыртыр.

б) Кошларга таш атма, күзең сукыраер.

в) Сыерчыкларга оя яса – эшең уңар.

 г) Кош йомыркаларын ватма, күз яшеңне түгәрсең.

31.Сынамышлар.

 а) Кыш көне урман шауласа – көн җылыта.

 б) Февральдә агачларда бәс күп булса, бал күп була.

в) Чикләвек күп, гөмбә аз булса – кыш салкын һәм карлы була.

г) Имәндә чикләвек күп булса – кыш салкын була.

32.Китап – кешенең дусты.

33.Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.

34. Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

35.Уйнавын уйна, эшең турында да уйла

36.Мәктәп – белем йорты

Җырлы-биюле уеннар

 1.«Наза». [з] хәрефе. Балалар, парлашып, бер-бер артлы тезелеп басалар. Бер бала парсыз, ул уенчылар каршысына чыгып баса.

Наза дигән кыз баланың

Бөрлегәне түгелгән.

«Наза» дигән уенны без

Уйныйбыз чын күңелдән.

Кушымта: Наза, Наза,

Наза – матур кыз бала.

Наза тырыш, уңган бала,

Зирәк, акыллы бала.

2.«Куш кулым».

Урман буйларына менәм,

Урман буе ямьлегә.

Бир кулыңны, мин дә бирәм

Дус булырга мәңгегә.

 Менә сиңа уң кулым,

Менә сиңа сул кулым.

Син бит минем якын дустым,

 Менә сиңа куш кулым.

 Алма бакчасына кереп,

Алма ашыйсым килә.

Син алмасы, мин чәчәге

Булып яшисем килә.

3.Җырлы-биюле уен «Түбәтәй». Балалар түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый- җырлый, түбәтәйне бер-берсенә бирәләр:

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккаттырыйм, дигәнсең.

Кушымта. Түп-түп, түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

 Менә кемдә тукталды.

 Җыр ахырында, түбәтәй кемдә калса, шуңа җәза бирелә: бии, җырлый, әтәч булып кычкыра һ.б. Уен шулай дәвам итә.

4.Җырлы-биюле уен «Кәрия-Зәкәрия». 

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың җыр-биюдә, хезмәттә, укуда булган сәләте, уңганлыгы мактала:

Бу бик яхшы биюче,

Бу бик яхшы биюче, }2 тапкыр.

 Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз. }2 тапкыр.

Җырдан соң түгәрәктәгеләр туктап калалар, кул чабып так мак әйтәләр:

Кәрия, Зәкәрия, коммая,

Кәрия, Зәкәрия, коммая.

 Кәри комма,

Зәкәр комма,

Зәкәрия, коммая ... } 2 тапкыр.

Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып, әйләнеп тора.

5.Җырлы-биюле уен «Йөзек яшереш». Балалар түгәрәккә басып җырлыйлар:

Сөләйманның йөзеген

Дию кызы урлаган.

Каф тавының артында

Алтын сандыкка салган.

Көтүче: Йөзек анда калмаган,

 Аннан песи урлаган.

 Киң дәрьяны чыкканда

Суга төшереп калдырган.

 Күмәк җыр: Инде йөзек югалган,

Табалмассың, уңмаган.

 Көтүче: Киң дәрья туңмаган,

Йөзек синдә булмаган!- дип, берәүнең кулын тота. Әгәр дә йөзек ул баладан чыкса, ул көтүче була. Әгәр дә йөзек ул баладан чыкмаса, баштагы көтүче үз урынында кала.

6.Җырлы-биюле уен «Түгәрәк алан» (балалар кулга-кул то- тынышып түгәрәктә такмак әйтеп йөриләр).

Бу аланда чәчәкләр күп,

Кыймыйм ләкин өзәргә.

 Әминә, Гөлфия,

Әйдә әле биергә.

Бу аланда чәчәкләр күп,

Без аларга тимибез.

 Лилия, Гөлия,

Әйдә бергә биибез.

7.Җырлы-хәрәкәтле уен «Там, там, тамчы там». Уенчылар пар-пар булып, кулга-кул тотынып, бер-бер артлы басалар. Алар күмәкләшеп, хәрәкәтләр ясап, җырлыйлар.

Там, там, тамчы, там,

Тамганыңны яратам.

Тамган тамчыларга карап,

 Мин җырларга яратам.

Тамчы тама, тамчы тама,

Тамчы тама түгелме?

Тамчы тамса, матур язлар

Килеп җитә түгелме?

8.Җырлы-биюле уен «Ике аккош». 

Балалар түгәрәккә басалар, ике бала уртада кала. Алар аккошлар була. Балалар җырлап әйләнәләр.

Очалар ике аккош,

Алар кечкенәләр.

Кара кошкайларым,

Кара күзкәйләрем,

Алар бара торгач,

Утырып ял итәләр.

Кара кошкайларым,

 Кара күзкәйләрем,

Алар бара торгач,

Салют бирешәләр.

Кара кошкайларым,

 Кара күзкәйләрем,

Алар бара торгач,

Иптәш сайлашалар,

Кара кошкайларым,

Кара күзкәйләрем.

 Аккошлар түгәрәктән иптәшлəрен сайлап алып, уртага чакыралар, урыннарын алышалар. Уен шулай дәвам итә.

Тел шомарткыч,такмаза,эндәшләр, тизәйткечләр

1.«Борылма». [б] авазы.

Бу елгада

 Борылма да

 Борылма.

Борылма дип

 Юлдан кире

Борылма.

2.[а] авазы (кат-кат әйтү).

 Мин әйтә алам,

Кем әйтә ала?

Әхмәт, син әйтеп кара

3. Тизәйткеч:

Үзе яхшының

 Эше дә яхшы.

 Үзе яхшыга Кеше дә яхшы

4.Такмаза:

 Бардым борчакка,

Төядем корсакка.

Килеп чыкты иясе,

 Инде ни диясе?

 Килеп чыкты Фазлый,

 Мине ничек каезлый,

 Килеп чыкты Миргали,

 Менә миңа биргәли.

5.Тизәйткеч өйрәнү. [ч] авазы.

 Чәк-чәк белән чәй эчкәндә,

 Чак-чак кабып чәк-чәкне.

Чәй эчү бигрәк тәмле,

 Чәшкеләре чәчәкле.

6. Такмак. [ә] авазы.

И әбекәй, әбекәй,

 Пешер миңа тәмлекәй.

 Пешер бераз әлбә дә,

Янына куй хәлвә дә.

7.Эндәш ятлау. [з] авазы.

Әйдә, безгә килегез!

Капкалардан керегез.

 Капкалардан керегез,

 Өебезгә үтегез.

Өебезгә үтегез,

 Кунак булып китегез.

Кунак булып китегез,

 – Гөрләп бәйрәм итегез!

8.Тел шомарткыч: 

Мә сиңа калак,

Утырма карап.

Аша капкалап,

Иренеңне ялап.

9.Тизәйткеч «Беләсеңме?»

Үзе яхшының

Эше дә яхшы.

 Эше яхшыга

 Кеше дә яхшы.

10.Тизәйткеч «Шуа-шуа шомара». 

Чаңгычының чаңгысы

Шуа-шуа шомара.

Чаңгың шомарсын дисәң,

Кирәк ешрак шуарга.

Шаһидәнең чаңгысы

 Шома әнә шуңарга.

11.Тизәйткеч ятлау. [з] авазы.Оз-оз-оз-оз,

Асылташ боз.

Оз-оз-оз-оз,

Ялтырый боз

12.Тизәйткеч: Ша-ша-ша – менә сиңа тамаша.

 Шә-шә-шә – су тулы шешә.

13.Тел шомарткыч:

 Це-це-це – концерт.

 Ци-ци-ци – Люция.

Ци-ци-ци – цирк.

14.Такмак: 

Ике шапшак юлга чыккан,

 Кулларында чумадан.

Иреннәрен буяганнар,

Ә битләрен юмаган

15.Тел шомарткыч:

 Син – чик сакчысы,

Чын чик сакчысы.

 Юл салчы теге

Чиккә чаклы син

15.Тизәйткеч ятлау: «Абага гөле». [г] авазы.

Абагага бага, бага,

 Башым бәрдем баганага.

16.Тизәйткеч «Йомычкада кырмыска».

 Суда йөзә йомычка,

 Йомычкада кырмыска.

 Бушатмас бушны-бушка,

Баруыдыр йомышка.

17.Эндәш әйтү «Сыерчык». 

Сыерчык, сыерчык,

Күк күлмәгең киеп чык;

Үзеңнеке булмаса,

Атаңныкын киеп чык!

Атаңныкы булмаса,

Анаңныкын киеп чык;

Анаңныкы булмаса,

Бабаңныкын киеп чык.

18.Әйтенү: 

Карга кара, кара карга!

Каррык-каррык каркылдама

19.Тизәйткеч ятлау, [җ] авазы. 

Урманда җиләк җыйганда

Җиңен ерткан Җамалый.

 Елама-елама, Җамалый,

 Елап җиңең ямалмый.

20.Тел көрмәкләндергеч «Тап».

 Тап-тап-тап – кызыклы китап.

 Тап-тап-тап – калын китап.

 Тап-тап-тап – рәсемле китап.

Тап-тап-тап – бу минем китап.

 Тап-тап-тап – миңа бир китап.

21.Тизәйткеч: [а] авазы.

 Аз-маз алдап өйрәнгәч,

Алдарны да алдаган.

Алдап, алты адым да

 Алга китә алмаган

22.Тел шомарткыч. [ш] авазы.

Беләсеңме?

Үзе яхшының

Эше дә яхшы,

Үзе яхшыга

 Кеше дә яхшы.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

картотека пальчиковой гимнастики подготовительная группа

картотека пальчиковой гимнастики подготовительная группа...

картотека прогулок в подготовительной группе

Подготовительная группаСентябрь Прогулка 1 Наблюдение за сезонными изменениямиЦели:формировать понятия о смене времен года;уточнять представления об особенностях каждого сезона.Ход наблюденияКрое...

Картотека подвижных игр. Подготовительная группа

Подвижные игры с детьми на прогулке....

Картотека прогулок для подготовительной группы.

Занимательная подборка наблюдений с детьми подготовительной группы, включающая в себя основные компоненты: наблюдение, трудовая деятельность, подвижные игры и индивидуальная работа....

ТРИЗ. Картотека для старшей - подготовительной группы

Картотека  ТРИЗ ( по книге С.Гин  "Триз в детском саду"...