Тукай бәйрәме
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

Самиева Минзиля Давлетовна

Тукай бәйрәменә сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_beyreme.docx37.17 КБ

Предварительный просмотр:

Халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукайга багышланган музыкаль – әдәби күренеш.

Әкрен генә “ Әллүки” көе яңгырый.

Алып баручы. – Г. Тукайның “ Милли моңнар” шигырен сөйли.

     Ишеттем мин кичә: берәү җырлый

     Чын безнеңчә матур, милли көй.

     Башка килә уйлар төрле – төрле, -

     Әллә нинди зарлы, моңлы көй.

Өзелеп – өзелеп кенә әйтеп бирә,

Татар күңеле ниләр сизгәнен.

Мескен булып торган 300 елда,

Тәкъдир безне ничек изгәнен.

     Күпме михнәт чиккән безнең халык,

     Күпме күз яшҗләре түгелгән.

     Милли хисләр белән ялкынланып,

     Сызылып – сызылып чыга күңелемнән.

Хәйран булып, җырны тыңлап тордым,

Ташлап түбән дөнья уйларын,

Күз алдымда күргән төсле булды,

Болгар һәм Агыйдел буйларын.

   Түзалмадым, бардым җырлаучыга,

   Дидем: “ Кардәш, бу көй нинди көй?”.

Җавабында милләттәшем миңа:

“ Бу көй була, диде, Әллүки !”.

Бу шигырь юлларының авторы – яраткан шагыйребез Габдулла Тукай 1986 елның 26 апрелендә хәзерге Арча районы Кушлавыч авылында, зәңгәр күк йөзедә кояш балкыган чакта, шаулап – гөрләп сулар акканда, Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә.

( Бала елаган тавыш , бишек янында ана Г. Тукайның “ Бишек җырын башкара ”).

Әлли – бәлли итәр бу, Әлли – бәлли көйләрмен,

Мәдрәсәгә китәр бу, хикәятләр сөйләрмен.

Тырышып сабак укыгач, сиңа теләк теләрмен.

Галим булып җитәр бу. Бәхетле бул диярем.

Йокла балам,  йом күзең. Гыйззәтем син, кадерем син.

 Кичтән йокың кала да, куанычым, шатлыгым,

Йоклап үтә көндезен, тик син минем синсез син!.

( “ Зиләйлүк “ көе яңгырый).

Тормыш аны , тәпи басу белән,

Җитәкләде ике кулыннан.

Җитәкләде язмыш, кай җирләргә,

Габдуллага 4 ай булганда – әтисе, 3 яшьтә 9 ай чагында әнисе Мәмдүдә вафат була. Шуннан соң шагыйрнең газаплы, авыр тормышы башлана: кулдан – кулга, оядан – ояга күчеп, авылдан – авылга йөреп Тукай үзенә җылылык, сыеныр урын эзли. Ятим Апушның балачагы Кушлавыч, Өчиле, Кырлай, Уральск шәһәрләрендә уза.

Ә хәзер 10 төркем балалары “  И туган тел” дигән җырны башкара.

Җәйнең матур чагы....Кояш көлә....Бар табигать ничек сөенә! ( кинәт Кәҗә белән Сарык булып киенгән геройлар килеп керәләр )

Кәҗә : Ми – ки –ки ! И надан сарык , күрмәдеңмени....49 нчы балалар бакчасы диеп язылган иде бит!!!

Сарык : Мә – ә – ә...исәнмесез балалар! Хәлләрегез ничек? Бигрәк матур киенгәнсез, әллә берәр бәйрәмгә җыелдыгызмы ?

Балалар : Әйе, бүген сөекле Тукаебызны искә алу көне бит – бүген бәйрәм!

Җырлы – биюле уен : “ Уң ягымда дустым бар” ( 5 төркем балалары )

Кәҗә : Нәрсә карап торасың, ач тизрәк капчыгыңны....Бәйрәмгә бүләксез килмиләр бит!!! ( сарык капчыгын чишә башлый )

Бүре башын гына тартып чыгара күрмә, балаларны куркытырсың, бәйрәм бит бу ! )

Сарык : Капчыкта бүләккә – китаплар күп, барсына да җитәрлек, бер дә борчылма дустым! ( капчыктап китап чыгара, балаларга күрсәтә....) Мин укый белмим бит балалар, сез бәлки беләсездер, бу китапнын исемен???

Балалар : Әйе, бу китап “ Бала белән күбәләк” турында. ( зал уртасына бала, күбәләк канатларын кигән бала чыга, калган кызлар чәчәкләр тотып чәчелеп чүгәлиләр).

Әдилә:  Әйт әле, күбәләк,

             Сөйләшик бергәләп.

             Бу кадәр күп очып

             Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп

Табаламсың ризык?

Сабина : Мин торам кырларда

               Болында, урманда.

               Уйныймын, очамын

               Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

              Тик гомерем бик кыска

              Бары бер көн генә...

              Бул яхшы, рәнҗетмә

              Һәм тимә син миңа!!!

Кәҗә белән Сарык шулай берничә китапны тапшыралар да, аннан ашыга – ашыга чыгу юлын тоталар....

Сарык : Әйдә Кәҗә киттек ... урманга – аланга кайтып бүре башыннан казан асарга кирәк. ( саубуллашып чыгып китәләр )

Җыр : “ Тукай абый” – 5 төркем балалары башкаруында.

Алып баручы:Бик матур җырладыгыз балалар, рәхмәт!

4 төркем балалары башкаруында :

  1. “ Кисынка сон”– Юля Барова.
  2. “ Ребёнку” – Арина Смилка.
  3. “ Счастливый ребёнок” – Анжела Квач.
  4. “ Ленивый пёс” – Диляра Хайруллина.

Тәфтиләү көе яңгырый.

Алып баручы:Шагыйрь гомере ни кызганыч, кыска була. Әмма шул кыска вакытэчендә дә ул балалар өчен күп санлы әкият – поэмалар, мәсәлләр, шигырьләр иҗат итеп калдыра.

1 бала: Җырлы идек, син тагын да җырлырак иттең безне!

2 бала: Моңлы идек, син тагын да моңлырак иттең безне!

3 бала: Җанлы идек, син тагын да җанлырак иттең безне!

4 бала: Аңлы идек, син тагын да аңлырак иттең безне!

5 бала: Көчле идек, син тагын да көчлерәк иттең безне!

6 бала: Хисле идек, син тагын да хислерәк иттең безне!

7 бала: Күтәрелдең  бөеклеккә – халыкка борып йөзең!

8 бала: Бөеклектә, тугрылыкта – син хәзер үрнәк үзең!

9 бала: Уртак Ватан тарихында ,эзле иттең син безне!

Барсы бергә: Сәнгатебез күкләрендә – Кояшыбыз, Аебыз....Бар җиһанга күренерлек кадерле – Тукаебыз!!!

Алып баручы: Кадерле балалар, килгән кунаклар, инде әдәби – музыкаль бәйрәмебез ахырына якынлашты....” Иле барның – теле бар, теле барның көне бар”- диелә татар халык мәкалендә...Әйдәгез әле барыбыз бергә басып “ Туган тел” җырын җырлап , Тукаебызны искә алыйк, аңа рәхмәтле булыйк!!!

 ( җыр башкарыла ).

Рәхмәт барыгызга!!! Бәхетле булыгыз!!!

Кулланылган әдәбият:

1.

2.

3.

4.


Тукай  бэйрэме

Зурлар торкемендэ бэйрэм кичэсе

Максат: балаларны боек шагыйребез Г.Тукай ижаты белэн таныштыруны дэвам иту; эсэрлэрдэ чагылган яхшылык-яманлык куренешен ачыклау; туган якны, туган авылны, табигатьне, гаилэне ярату хисе тэрбиялэу.

Кичэнен бизэлеше: папье машедан ясалган жилэклэр, гомбэлэр; елга, басма, агачлар, йортлар, коймалар макетлары; ясалма кубэлэклэр, кошлар, чэчэклэр; балалар очен татар халык киемнэре, песи, маэмай, кубэлэклэр, шурэле, су анасы киемнэре; урман шаулавы, чишмэ челтерэве, кошлар тавышы аудиоязмалары.

I олеш

Пэрдэ ачыла

Сэхнэдэ авыл куренеше: елга, йортлар, агачлар, мэчет макетлары; ьер ойнен эче борынгыча бизэлгэн.

«Бэйрэм буген» кое янгырый.

А.Б. «Исэнмесез, балалар, кадерле кунаклар! Без буген Тукай бэйрэменэ жыелдык. Яраткан шагыйребез Габдулла Тукайнын шигырлэрен сойлэрбез, жырларын жырларбыз, экиятлэрен карарбыз. Ул узенен туган ягын, туган авылын, урман-кырларын бик яраткан, халкын сойгэн. Шуна курэ искиткеч матур эсэрлэр тудырган».

Балалар керэлэр. Сэхнэдэ «Туган авылым» жырын башкаралар. Борынгыча бизэлгэн йорт буена тезелешеп утыралар.

Эби керэ: «Балакайларым, жыелдыгызмы? Менэ бит безнен гаилэбез нинди зур! Балаларыбыз бик тырыш, оебез бик ямьле, нэкъ Габдулла Тукай эсэрлэрендэгечэ!»

1 бала: «Безнен гаилэ» шигырен укый. Песи булып киенгэн бала керэ,шигырь укылганда тэпилэрен ялап утыра.

Эби, песи булып киенгэн баланы сыйпап: «Эйе, безнен песи гажэп акыллы».

2 бала: «Эби, эби,карале бу песине!»

«Шаян песи» шигырен укый.Шигырь сэхнэлэштерелэ: бала курчак киеме тегэ, Песи кэтук белэн уйный.

Эби: «Балалар, безнен кечкенэ маэмаебыз кая сон эле?»

Маэмай булып киенгэн бала керэ: «Ау-ау!»

3 бала белэн Маэмай «Кызыклы шэкерт» шигырен диалог итеп сойлилэр.

Маэмай уйный-уйный сэхнэдэн чыгып китэ.

Эби: «Менэ-менэ, кечкенэ бит эле безнен Маэмай! Чу, безнен кэжэбез ашадымы икэн эле?»

4 бала: «Эби, кэжэне ашатырга Гали чыгып китте». «Гали белэн Кэжэ» шигырен укый.

Аудиоязмала карга тавышы янгырый.

5 бала:«Карга» шигырен укый.

Аудиоязмада кошлар тавышы янгырый.

6 бала: «Эби, балалар, карагыз эле, карлыгач килгэн!» «Карлыгач» шигыреннэн озек укый.

Эби: «Балалар, дэреслэрегезне эзерлэгэн булсагыз, болынга барып, уйнап кайтыр идек».

Балалар: «Дэреслэребезне эзерлэдек, эби, киттек уйнарга!»

Кунелле кой  янгырый. Эби hэм балалар урыннарыннан кузгалалар. Алып баручы «Эш беткэч уйнарга ярый» шигыреннэн озек укый.

Пэрдэ ябыла

ІІ олеш

Пэрдэ ачыла

Сэхнэдэ болын куренеше. Аудиоязмада табигать тавышы янгырый. Эби белэн балалар  болында чэчэклэр жыялар.

Кунелле койгэ кубэлэклэр булып киенгэн кызлар йогереп керэлэр, малайлар белэн вальс эйлэнэлэр.

Кубэлэклэр чыгып китэлэр,берсе бала кулында кала. Алар «Бала белэн кубэлэк» жырын бышкаралар.

Кубэлэк, жырын тэмамлап, чыгып китэ: «Сау бул, тэрбияле дустым! Рэхмэт сина! Сау булыгыз, балалар!»

Балалар: «Эби, эби, купме чэчэклэр жыйдык, тэкыя урик эле!»

Эби: «Урегез, балалар. Уйнагыз, балалар. Жэйнен рэхэтен курегез!»

Кызлар башкаруында «Такыялар урэм» биюе.

Эби: «Балалар, килегез яныма, утырышыгыз, китап укыйм узегезгэ».

Балалар: «Эби, син безгэ «Шурэле» экиятен сойлэ эле!»

Эби: «Тынлагыз, алайса. Борын-борын заманда...» Сэхнэнен икенче олешендэ бакча тэрбиячелэре катнашында койле-биюле «Шурэле» экияте курсэтелэ.

Эби: «Йэ, балалар, ошадымы сезгэ экият?»

Балалар: «Ошады, эби, Габдулла Тукайнын экиятлэрен без яратабыз!»

Эби:«Чу, балалар, анда кемдер бар кебек!» Сэхнэнен икенче олешендэ,озын чэчен тарап, басмада Су анасы утыра. Бакча тэрбиячелэре катнашында «Су анасы» экияте курсэтелэ.

А.б.«Балалар, курэсезме, Габдулла Тукай  эсэрлэре безне hэрвакыт яхшы булырга , яманлыклар эшлэмэскэ ойрэтэ. Эйтегез эле, Шурэле нинди булган? Ул сезгэ ошадымы?»

Балалар:«Шурэле кешелэргэ начарлык кына эшлэгэн, урманга килучелэрне кытыклап газаплаган. Ул безгэ ошамады.»

А.б.«Э «Су анасы» экиятендэге малайнын тэртибе сезгэ ошадымы?

Балалар:«Ошамады. Ул кеше эйберенэ тигэн,бу – начар гадэт!»

А.б.«Дорес нэтижэлэр ясадык! Кадерле балалар, хормэтле кунаклар! Габдулла Тукай эсэрлэрен куп укыйбыз, сойлибез. Бэйрэмебезне тэмамлап, шагыйрь сузлэренэ язылган «Бэйрэм буген» жырын жырлыйк эле!»

Бергэлэшеп «Бэйрэм буген» жыры жырлана.

Тозеде : тэрбияче – М. Д. Самиева.

               Язучы да Алиш, батыр да

Максат: Балаларнын экиятлэр белэн кызыксынучанлыгын устеру; балаларны туган телдэ дорес, матур hэм сэнгатьле итеп сойлэшергэ ойрэту; экиятлэр аша бер-беренне хормэт итэргэ, дус-тату булырга ондэу; ААлишнын тормыш юлы белэн танышу; Туган илгэ мэххэбэт,патриотизм тэрбиялэу.

Жиhазлау. А.Алиш портреты, китаплар, А.Алиш экиятлэре буенча ясалган рэсемнэр, А.Алишка багышланган альбомнар, газет-журналларда басылган мэкалэлэр, магнитафон, аудиокассеталар, видео язма.

Алдан башкарылган эш. А.Алиш ижаты белэн танышу; хикэя, экиятлэрен укып ойрэну; экиятлэре буенчарэсемнэр ясау, шигырьлэр ойрэну.

Шогыль барышы.

Оештыру моменты.

-Хэерле кон, балалар. Кэефлэрегез ниччек?

-Сез ана теле шогеленэ эзерме?

-Бик яхшы, дорес итеп утырыгыз, шогелебезне башлыйбыз.

-Буген бу экиятлэр hэм аларны язучылар белэн танышуыбызны дэвам итэрбез.

-Эйтегез эле, сез экиятлэр яратасызмы?

-Менэ бу рэсемнэрне бергэлэп карыйк эле. (Тактага рэсемнэр куела.)

-Сез нэрсэлэр курэсез? Рэсемнэргэ карагач, сез нилэр уйлыйсыз? Бу рэсемнэргэ карап нэрсэ дип эйтеп була?

Сул яктан беренче рэсем «Куян кызы» экиятеннэн.

Уртадагы рэсем «Бикбатыр белэн Биккуркак» экиятеннэн.

Унда «Каз белэн Аккош» экияте сурэтлэнгэн.

-Рэсемнэргэ карап кыскача гына бу эсэрлэрнен эчтэлеген сойлэп утик эле. (Балалар телэге буенча 1-2 экиятнен эчтэлеге сойлэнэ)

Сез эле генэ рэсемнэргэ карап нэрсэнен эчтэлеген сойлэдегез?

Эйе, бик дорес уйлыйсыз. Нэрсэ сон ул экият? Белэсезме?

Тэрбияче: Экият ул – уйлап чыгарылган, мавыктыргыч, бик кызыклы эсэр. Экитне кешелэр уйлап чыгарып бер-берсенэ сойлилэр, анын эчтэлеген узгэртэлэр. Мондый экиятлэрне халык экиятлэре дип атыйлар. Экиятлэрне язучылар да яза. Сез шундый язучыларны, аларнын экиятлэрен белэсезме?

-Сез бик куп белэсез икэн, бик эйбэт. (Тактага А.Алиш портреты куела)

-Бу абыйны кургэнегез бармы? Таныйсызмы? (Жаваплар)

-Сезнен алда А.Алиш портреты. Ул балалар очен бик кызыклы, мавыктыргыч, мэгънэле, бик куп экиятлэр, хикэялэр язган. Анын эсэрлэрендэ хайваннар, кошлар, божэклэр зур урын алып тора. Алар аша, аларны сойлэштереп, язучы безне табигать белэн таныштыра, яхшы тэрбия бирэ. Искэ тошерик эле. Без анын нинди экиятлэрен, хикэялэрен укыдык?

-Анын эсэрлэрен укып без нэрсэлэргэ ойрэнэбез? (тату булырга, сугышмаска, эти-энилэрнен сузен тынларга, ялганламаска, сер саклый белергэ, батыр булырга, каршылыкларны торле юллар белэн чишэргэ, бер-беренэ ярдэм итэргэ ойрэнэбез.)

-Мин сезне сынап карый эле. Сез анын экиятлэрен яхшы ойрэндегезме, игътибар белэн тынладыгызмы икэн?

Биремнэр:

  1. Рэсемнэргэ игътибар белэн карагыз эле. Бу божэклэрнен кайсысы «Нечкэбил» экиятенэ туры килэ? Бу экияттэ нэрсэ турында сойлэнэ?

-Сезнен каршыгызда 3 куян. Бу куяннарнын кайсысы Алиш экиятеннэн?Ни очен шулай уйлыйсыз?

-Экиятлэрне бик яхшы белэсез, игътибар белэн тынлаган икэнсез.

-Мин сезгэ бер экияттэн озек тынлатам, бу нинди экияттэн. Экияттэ кемнэр турында сойлэнэ? Экият безне нэрсэгэ ойрэтэ? (видио язмадан «Каз белэн Аккош» экиятеннэн озек карау)

-Э хэзер ял итеп алыйк.

Физкультминут «Тугэрэкле уйнаганда».

ІІ. А.Алиш 1908 елнын 15 сентяберендэ Татарстан Республикася Спас районы Коек авылында туган. Этисе игенче, кин кунелле, белемле кеше булган. Ул балаларны кечкенэдэн ук хезмэткэ ойрэтергэ, белемле hэм тэрбияле итэргэ тырышкан. Энисе Газизэ апа да авыл халкы арасында укымышлы хатын саналган, эдэбиятны бик яраткан шигырь, бэетлэр чыгырган. Абдулла шушы тату  hэм хезмэт соючэн гаилэдэ кечкенэдэн ук зирэк hэм зиhенле бала булып ускэн. 6-7 яшьтэн ук этисеннэн укырга, язарга ойрэнгэн. Мэктэптэ ул бик яхшы укый, фэннэрне яхшы узлэштерэ. Драма эдэбия тугэрэклэре, концертлар оештыру, стенгазеталар чыгару эшлэрендэ актив катнаша. Узе дэ кечкенэ шигырьлэр, хикэялэр яза башлый. Мэктэпне тэмамлагач, ул Казанга килэ, белемен давам итэ.

Анын ике улы була. Ул гаилэсен, уллары Алмаз белэн Айвазны бик ярата. Аларга атап экиятлэр, шигырьлэр яза. Уллары этилэре язган экиятлэрне бик яратып, кызыксынып, игътибар белэн тынлыйлар. Анын «Ана экиятлэре» 1941 елдан бирле туктаусыз татар hэм рус теллэрендэ басылып килэ.

1941 елнын 22 июнь иртэсе. Боек Ватан сугышы башлана. А.Алиш та июль аенда фронтка китэ. Орлов олкэсендэ барган каты сугышларда катнаша. 1941 елнын октябрендэ чолганышта калып, фашистлар кулына эсир тошэ.

Берлин янындагы тормэдэ А.Алиш Муса Жэлил hэм анын корэштэшлэре белэн очраша,алар белэн бергэ яшерен оешмада эшли. 1944 елнын 25 августында 11 корэшче фашистлар тарафыннан жэзалап утерелэ.

А.Алишнын энисе улынын hэлак булуын белгэч, бик кайгыра hэи узе дэ ана багышлап:

Рэхмэт булсын балама,

Туры юллардан барган,

Дошманнарнын йорэгенэ

Бик куп куркулар салган.

Дошманнарга сатылмаган

hаман нык, чыдам булган.

Нинди газаплар курсэ дэ

Улым сузендэ  торган.

Балалар кала димэгэн,

Узем улэм димэгэн,

Дошман сузенэ алданып

Туган илен бирмэгэн.

дип шигырь яза. Ул улынын бытар, куркусыз, туган илгэ тугры булып калуы белэн горурлана.

(Акрын гына музыка уйный)

Туган илебез А.Алишны онытмый. Улгэннэн сон батырлыклары очен аны орден hэм медальлэр белэн булэкли. Анын исемен йортуче мэктэплэр, балалар оешмалары, урамнар бар. Казан шэhэрендэ, туган авылы Коектэ музей эшли, hэйкэл куелган.

Балалар бакчаларында, мэктэплэрдэ анын эсэрлэрен, экиятлэрен, хикэялэренбалалар бик яратып укыйлар, экиятлэрен сэхнэлэштерэлэр.

Каза дэулэт Курчак театры анын «Сертотмас урдэк» экиятен сэхнэдэ куйды.- Без сезнен белэн бергэ экиятне карадык. Шагыйрьлэр ана багышлап шигырьлэр язалар. Композиторлар анын шигырьлэренэ жырлар ижат итэлэр. Эле генэ сез тынлаган кой шуларнын берсе. Аны композитор Азат Хосэенов А.Алишнын «Кыр казлары» шигыренэ багышлап язган. Без дэ яраткан язучыбыз, оста экиятче А.Алишнын эсэрлэрен тынладык. А.Алиш узе язган hэм ана багышлап язылган башка шагыйрьлэрнен ижатыт яттан ойрэндек.

Бала. Эйтсэлэр дэ: барып тор син, дип,  

Доньянын ин рэхэт биренэ.

Эйтер идем кирэк тугел, дип

Кайтам мин, дип, туган илемэ.

Сатмас егет илен алтын – комешлэргэ

Эгэр югалтмаса вожданын:

Алтынны ул чупкэ санар

Ин кыйммэтле курер Ватанын.

Бала. Алиш абый!

Сине сагын Коек, бик сагына

Эзен калган урман, тугайлар.

Кин кырларнын зэнгэр куклэреннэн

Сагынып жыр суза тургайлар.

Бала. Алиш абый, экиятчебез

Життэ бит туган конен.

Бу коннэрдэ син гел истэ,

Укыйбыз экиятлэрен.

Тэртипле булырга тырышабыз

Исеменэ лаек булырлык.

Язучы да алиш, батыр да

Син бит безгэ горурлык.

Бала. Язучы да Алиш, батыр да

Яшен булып, яуда яшьнэгэн!

Ил алдында бер тапкыр да

Мин – батыр, дип гайрэт чэчмэгэн.

Бала. Кечкенэдэн гашыйк, Алиш абый,

Синен язган барча эсэргэ.

Синен кебек горур яшэргэ.

Язган hэммэ эсэрлэрен синен

Ак юл булып сенэ кунелгэ.

Алиш абый, синен батырлыгын

Онытылмас  гомер-гомергэ.

Жыр «Хэтер» Т.Валиев кое; Д.Гайнетдинова суз.

Хэтер булып еллар аваз сала

Тозелмэгэн эле яралар.

Яу кырыннан кайтмый калганнарнын

Таш сыннары сакта торалар.

Кушымта:

Жину яулап. Башын салып калды

Яу кырында сугыш батыры.

Тыныч кына утеп китмик эле

Таш сыннарда еллар хэтере.

Уйчан кузлэр, кисэтуле караш

Эйтэ кебек безне кисэтеп.

Мин бит сина таш сын гына тугел

Корэшче мин синен якташын.

-Эйе, менэ шундый батыр, кыю булган безнен экиятлэр остасы – А.Алиш абыебыз. Ул узе генэ батыр булып калмый, безне дэ  узенен экиятлэрре, хикэялэре белэн кыю булырга, туган илне яратырга онди.

ІІІ. Йомгаклау.

-Балалар, без буген сезнен белэн кем турында сойлэштек?

-Сез анын экиятлэрен тынларга яратасызмы?

-Ул экиятлэр безне нэрсэлэргэ, нинди булырга ойрэтэ?

Балалар: Туган илебезне, торган жиребезне яратырга. Табигатьнен матурлыгын курергэ. Суз тынларга, дус-тату яшаргэ, батыр булырга, авырлыкларны беогэлэп жинэргэ, ялган сойлэмэскэ, хезмэтне сояргэ, тырыш булырга ойрэтэ.

-Булдырдыгыз, балалар. Сез узегезне сынатмадыгыз. Мина сезнен актив, бердэм булуыгыз бык ошады. Hэрвакытта дус-тату булыгыз, бергэлэп уйнагыз, бер-берегезне хормэт итегез.

Тозеде : тэрбияче – М. Д. Самиева.

                              Куркыныч очраклар

Зурлар торкеме

Максат: Балаларда игътибарлык тэрбиялэу. Балаларга эйлэнэ – тирэгэ янаучы куркыныч ситуациялэр hэм аларда уз – узенен тоту турында кузаллау тудыру, сойлэм теллэрен, логик фикерлэулэрен устеру.

Белем биру олкэлэренен интегральлэшуе: “Иминлек”, “Аралашу”. “Социальлэштеру”, “Матур эдэбият”, “Танып – белу”, “Сэламэтлек”.

Жиhазлау: проектор, экран, уен – бирем “Кисмэ рэсемнэр”, булэклэр.

Алдан эшлэнгэн эшлэр: татар халык экиятлэрен уку, эн,гэмэлэр, кузэтулэр уздыру, проблемалы ситуациялэр чишу.

Шогель барышы.

Тэрбияче: Хэерле кон, дусларым!

Кэефлэрегез яхшымы? Безгэ кунак булып Кирлемэн атлы малай килгэн. (Экранда курсэтелэ).

Тавышы: Исэнмесез, дусларым! Сез мине таныдыгызмы? Мин кем?

Кирлемэн тавышы: Балалар, мин сезне экиятлэр иленэ чакырам. Киттек.

1 слайд: “Йомры икмэк” экияте.

-Балалар, игътибар белэн карагыз эле, без нинди экияткэ килдек?

-“Йомры икмэк” экияте.

-Акыллыларым, эйтегез эле, йомры икмэк нинди жэнлеклэр белэн очрашкан?

-Куян белэн Аю белэн дэ очраша. Буре дэ очрый ана. Толке белэн соныннан очраша.

-Э ин хэйлэкэр, ин явызы кайсы жэнлек булган, дусларым, эйтегез эле? Ни очен?

Толке ин явызы, чонки ул йомры икмэкне ашаган.

-Эйе, дусларым, толке йомры икмэкне хэйлэлэп борынына утырткан да, кабып йоткан. Уйлыйк эле, йомры икмэкнен хатасы нэрсэдэ сон?

Балалар: ул чит- ятларга кирэгеннэн артык ышана; толке яхшы дип уйлаган бит йомры икмэк.

Кирлемэн тавышы: Булдырдыгыз, балалар, эйе шул, таныш булмаган кешелэргэ ышанырга ярамый.

2 слайд- -“Кэжэ бэтилэре hэм буре”.

-Дусларым, э бу нинди экият?

-“Кэжэ бэтилэре hэм буре” экияте бу.

-Кэжэ бэтилэре белэн нинди бэла килеп чыккан?

-Буре ишектэн кереп кэжэ бэтилэрен ашаган.

-Балалар, э ишек бит бикле булган, ул ничек кергэн сон?

-Буре бит энилэре тавышы белэн жырлаган.

-Кэжэ бэтилэре ышанып ана ишек ачканнар.

Кирелмэн: Шулай итеп, таныш булмаган кешелэргэ ишек ачмаска кирэк.

3 слайд- “Казлар – аккошлар”.

-Э бу экиятне барыгыз да белэбез, бу нинди экият, акыллыларым?

Балалар: “Казлар – аккошлар” эките бу.

-Ни очен малайны казлар алып китте икэн?

-Кыз эти-энисенен сузлэрен оныта да, энисен ташлап китэ.

-Берузе генэ калганга алып китэлэр инде.

Кирелмэн: Явызларга очрамыйм дисэн, олылар сузен тынла.

Кынгырау тавышы.

-Балалар ишектэ кемнэрдер бар, карыйк эле, кемнэр икэн?

4 слайд- 4 зур тугэрэк ясалган (Глазок).

Тугарэк эчендэ – эби, табиб, хат ташучы, сантехник.

-Сез элеге кешелэрнен кайсысына ишек ачар идегез?

Балаларнын торле жавабы тынлана.

-Мин табибка ишек ачар идем.

-Э мин ишекне ачып эбине кертер идем.

-Мин берэугэ дэ ишек ачмас идем.

- Мин дэ берсенэ дэ ачмас идем, этием ачмаска куша.

-Дусларым, э мин Айзат, Адилэ белэн килешэм. Эгэр чакырылмаган булсалар, мин дэ бу кешелэрнен берсенэ дэ ишек ачмас идем. Чонки мин аларнын берсен дэ белмим. Таныш тугел кешелэргэ ышанырга ярамый. Эйдэгез, балалар, уйнап алыйк эле. Э уен-биремебез исэ “Кисмэ рэсемнэрдэн сюжет жый” дип атала.

Балалар эше. Тыныч музыка астында балалар кисэклэрдэн рэсем жыялар.

Тэрбияче hэм баладан сорап чыга.

-Рушан, син нинди сюжет тозеден?

-Машина яныннан узып барган кызны чит кеше туктата да, конфет тэкъдим итэ. Ул кеше янында тукталмаска кирэк.

-Рэмилэ, синен сюжетын нэраэне анлата?

-Бер малай электр розеткасына кайчы тыгарга маташа.Болай эшлэргэ hич ярамый.

-Балалар, Кирлемэн куркыныч ситуациялэрдэ югалып кала икэн, без ана бу юлы да ярдэм итик инде. Элеге очракларда нишлэргэ кирэклеген искэртеп утик эле ана.

Интелектуаль уен “Телефон номерын жый!”

Экранда ситуацион сэжетлар курсэтелэ. Ситуация: Елгада батып баручы бала рэсеме.

-Син бу вакытта нишлэр иден?

Бала магнитлы тактага 0 hэм 3 саннарын беркетэ hэм эйтэ: Мин ашыгыч ярдэмбулегенэ хэбэр итэм.(03 санын тактада телевон рэсме астына куя).

Ситуация: Фатирда янгын.

Бала 0 hэм 1 саннарын тактадагы телефон рэсеме астына куя hэм узенен фикерен эйтэ.

Кирлемэн тавышы: Мин бик шат,сез мина ошыйсыз!!!

-Дусларым Кирлемэн Музыкаль конкурс игълан итэ.

“Елак песи” – Резеда Кадырова жыры тынлана.

-Дусларым, бу жырны тынлагач,жырга кагылышлы куркынычсызлык кагыйдэсен эйтик инде Кирлемэнебезгэ.

Балалар жавабы: Хужасыз песилэргэ якын килергэ ярамый!

-Песи белэн уйнаганнан сон кулларны сабынлап юарга онытмаска кирэк!

Бик дорес, балалар, - сэламэтлегебезне кайгырту – куркынычсызлык кагыйдэлэрен утэу. Сез бик житезлек белэн Кирлемэннен биремнэрен утэп чыктыгыз. Димэк, нинди очраклар кыркыныч була безнен очен?

Балалар: янгын чыгу, суга бату, начар кешелэр белэн аралашу, хужасыз песилэр белэн уйнау.

Сузлек остендэ эш: куркынычсызлык, куркыныч.

Кирлемэн тавышы: эйдэгезкабатлыйбыз: КУР-КЫ-НЫЧ, КЫР-КЫ-НЫЧ-СЫЗ-ЛЫК.

Тэрбияче: Э куркынычсызлык исэ куркыныч булмау, куркынычсызлыкны тудырмау, димэк.

-Рэхмэт, дусларым, сез бик олгер дэ, зиhенле дэ булуыгыз белэн мине соендердегез. Балалар, сез буген нинди яналыклар белдегез сон?

-Куркынычсызлык кагыйдэлэрен ойрэндек.

-Нинди кагыйдэлэр булды ул?

-Таныш булмаган кешелэргэ ышанырга ярамый.

-Таныш тугел кешелэргэ ишек ачмаска кирэк.

-Явызларга очрамыйм дисэн, олылар  сузен тынла.

-Нэрэс ошады сон сезгэ, дусларым? Ойдэ эти-энилэрегезгэ нэрсэ турында эйтерсез икэн?

Кирлемэн: Сез, балалар, бик зирэк, акыллы, булдыклы былдыгыз. Дусларым, сезгэ минем бейсболкам ошадымы?Буген мин сезгэ дэ шундый укны булэк итеп калдырам.

Тэрбияче: Рэхмэт, дусларым, куркынычсыз, имин коннэр телим мин сезгэ! Кирлемэнгэ дэ рэхмэт!

Тозеде : тэрбияче – М. Д. Самиева.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА Тема: ТУКАЙ БҮГЕН ДӘ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН! ТУКАЙ И СЕГОДНЯ С НАМИ! С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ УМК "ГОВОРИМ ПО-ТАТАРСКИ"

В нашем современном мире, благодаря средствам информации и связям все народы сближаются друг с другом. Всё больше и больше узнают о национальных традициях, культуре, как своего, так и других народов.О...

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Г. Тукая....

Тәрбияле бала – гаилә терәге (Г.Тукай әкиятләре мисалында) - Воспитанный ребенок - опора семьи (на примере сказок Г.Тукая)

Балаларга яхшы тәрбия бирү - ата-аналарның, балалар бакчасының, мәктәпнең төп бурычларыннан берсе. Кече яшьтән, балалар бакчасыннан ук балаларны яхшы әсәрләргә җәлеп итү әлеге максатка ирешүдә зур ярд...

Сценарий праздника посвященного творчеству Габдуллы Тукая “САНДУГАЧТАЙ МОҢЛЫ ТУКАЙ ТЕЛЕ”

Ц ЕЛЬ: Повышение эффективности работы по приобщению детей к творчеству ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Задачи:Познакомить детей с жизнью и творчеством ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Воспитывать любовь и бережное отношение к произведе...