Төзүчеләр
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) по теме
План-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) по теме: "Төзүчеләр"
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tozuchelr.docx | 16.52 КБ |
Предварительный просмотр:
Төзүчеләр
(зурлар төркеме)
Бурычлар:
1Балаларда төзүче һөнәренә карата хөрмәт тәрбияләү.
2.Балаларның сөйләм телен,логик фикерләү сәләтен үстерү.
3.Шигырьне игътибар белән тыңларга,эчтәлеге буенча тәрбияченең биргән сорауларына тулы җавап бирергә өйрәтү,балаларның төзүче һөнәре турындагы белемнәрен системалаштыру.
4.Кәгазь битен, сызылган сызык буенча дөрес итеп бөкләү күнекмәләрен ныгыту.
- Шигырь уку.
Әти йорт төзи (Ә.Ерикәй)
Минем әти – йорт төзүче,
Ул сала биек йортлар.
Ул салган яңа йортларда
Балкып торалар утлар.
Югарыда көчле кран
Әйләнеп, йөреп тора.
Шушы машина әтигә
Кирпечләр биреп тора.
Көн саен йорт үсә бара,
Биеккә күтәрелә.
Әтием дә күтәрелә
Шушы йорт белән бергә.
Хәзер инде ул йортны мин
Тәрәзәдән дә күрәм.
Хәтта аның рәсемен дә
Дәфтәремә төшерәм.
2.Сораулар
1.Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?
2.Әти кеше кем булып эшли?
3.Йортны нәрсәдән салалар?
4.Кирпичләрне югарыга нәрсә ярдәмендә күтәрәләр?
5.Димәк, әти нинди һөнәр сайлаган?
Без сезнең белән нинди һөнәр бн таныштык?
3.Рәсем карау. Әңгәмә.
4.Физминут.
Без бит бүген осталар,
Кулда торсын балталар.
Әйдәгез утын ярыйк,
Көчеңне сынап карыйк.
Берсен салыйк уң якка,
Берсен салыйк сул якка.
Монсы калсын уртада
Йортлар тусын як-якта.
5.Йортсыз авылны күзәтү
6.Йортлар төзү (оригами).
7.Йомгак.