Тукай безнен йерэклэрдэ
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

Сагдеева Хадича Загитовна

Сценарий к празднику посвященный ко дню рождения великого поэта Г.Тукая. Дети поют и рассказывают стихи и песни написанные великом поэтом.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Зал түрендә- Г.Тукай портреты, ул чәчәкләр, гөлләр белән бизәлгән. Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән “Туган тел” җырының көе яңгырый.

А.Б. Нинди таныш моңлы көй бу?

Тукай җыры- Туган тел.

Истән  бер дә чыкмый торган

Халык көе “Туган тел”

-Исәнмесез хөрмәтле кунаклар! Бүген бездә бәйрәм- олы тантана.

Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән “Бәйрәм бүген” җыры яңгырый        .

А.Б. Балалар, бу җырның сүзләрен кем язган?

Балалар. Габдулла Тукай.

А.Б. Әйе, балалар, дөрес әйттегез. Бу җырны белмәгән кеше бик сирәктер. Г.Тукай- бөек татар шагыйре.Тукай абыебыз 26 апрельдә- матур яз көнендә, кошлар җылы яклардан әйләнеп кайткач, умырзая чәчәкләре башларын калкыткач дөньяга килгән.Кызганыч ки, ул бик яшьли үлә, әмма әсәрләре- озын гөмерле.Бүгенге кичәдә аның кайбер әсәрләре сәхнәләштереп күрсәтелер, шулай итеп, без яраткан шагыйребезнең туган көнен билгеләп үтәрбез.

“Г.Тукай әкиятләре буенча” дигән сценарий күрсәтү.

Сәхнә авыл өе кебек җиһазландырылган. “Тәфтиләү” көе яңгырый. Өстәл янында бер бала дәрес карап утыра, кыз бала курчак белән уйный. Әби көйгә кушылып җырлап та ала. Көй туктала , кыз бала җырлый- җырлый тирбәтә башлый. Тәрәзәдән ишек алды күренә. Анда эт, кәҗә, песи күренә.

Кыз.әлли- бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу.

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

Йокла угълым , йом күзең

Йом-йом күзең, йолдызым.

Кичтән йокың кала да,

Егълап үтә көндезен.

Әби тоңлап тора да килеп кочаклап ала.

Әби. И кызым, бигрәкләр матур җырлыйсың. Кайдан өйрәндең бабкәм?

Кыз. Әбекәем балалар бакчасында өйрәндек. Анда курчакларыбыз-ны җырлап йоклатабыз. Беләсеңме кем язган аны? Тукай абый.

Әби. Беләм кызым, беләм. Ә хәзер бергәләп йоклатабыз кукурчагыңны (бергәләп җырлыйлар)

Әлли –бәлли көйләрем,

Хикәятләр сөйләрмен.

Сиңа теләк теләрмен

Бәхетле бул, диярмен.

Әби.Менә кызым, уйнарга чыгарга да вакыт җитте. Абыең дәресләрен хәзерләп бетердеме әле? (өстәл яныны килеп). Улым, дәресләреңне хәзерләп бетердеңме әле? Бик озак утырдың.

Малай. Булды, әбекәй, булды! Шигыремне дә ятлап бетердем, (китапны ябып әбисенә бирә) карап кына бар әле, әбиемяхшы ятлаганмынмы?(сәхнә уртасына барып, матур итеп баса).

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

Аулыбызның ямен, суын, тәмен беләм

Шуңа күрә сөям, җаным- тәнем беләм.

Истән чыкмый монда монда минем күргәннәрем

Абый белән бергәләшеп кара җирне

Сука белән ертып- ертып сөргәннәрем.(кыз кулларын чаба)

Кыз: Абый матур сөйләдең.

Әби. Улым беләсеңме, бу шигырьне дә Тукай абыегыз язган.

Малай: Беләм, бәләм әбием. “Туган авыл” шигыреннән өзек ул. Әбием , син дә Тукай абый шигырьләрен яттан беләсеңме?

Әби: Беләм, улым. Аны белмәгән кеше бармыни? Менә тыңлагыз әле балалар, “Безнең гаилә” шигырен. (Сөйли)

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи-

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнең белән бергә йоклый ул,

Хезмәте дә бар:өйне явыз точканнан саклый ул.

Әби. Ошадымы балалар шигырь? Карагыз әле нинди матур көн! Рәхәтләнеп уйнап керегез.(шул вакыт бабай килеп керә)

Бабай:И балалакайларның эшләре дә беткән икән.Күрәм кәефләрегез бик шәп, миңа да серен әйтегез әле?

Малай:Минем өй эшләрем бетте.

Кыз:Мин курчагымны йоклаттым.

Әби (көлә): Ә мин сиңа кышка җын оекбашлар бәйләп куйдым.

Бабай: Кара боларны. Ә мин...ә мин балаларга кышка менә дигән чана ясап куйдым.

Малай белән кыз: Ура! Бабай, син иң шәп бабайларның берсе. (бабайны кочаклап алалар)

Бабай: Эш беткәч уйнарга ярый дигәнме әле Тукай бабагыз?

И сабыйлар, эшләгез сез, иң мөккәддәс нәрсә-эш,

Әш агачы һәрвакытта бик юмарт китетер җимеш,- дип тә язган бит әле ул.

Малай: (әбигә карап) Менә әбекәй, бабай да Тукай шигырләрен сөйли.

Әби:Тукай телебезне, татар исемен, милләтебезне югары күтәрде. Аны онытырга ярамый.

Бергә “Туган тел” җырын җырлыйлар, барлык балалар да аларга кушыла.

Залга күбәләк очып керә, күбәләкне бер кыз бала куа. “Бала белән күбәләк” шигырен рольләргә бүленеп сөйләнә. Магнитафон язмасында кошлар сайравы ишетелә.

Бала: (Рамазан)

Әйт әле ,күбәләк

Сөйләшик бергәләп.

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

Күбәләк(Самина)

Мин торам кырларда,

Болында, урманда.

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Кояшның нурлары

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гөмерем бик кыска

Бары бер көн генә

Бул, яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа. (бии-бии чыгып китәләр)

Ишек алдына Акбай йөгереп чыга, өрә башлый. Аның артыннан , этне эзләп Камил керә.

Рияз: Кая йөгерәсең?Куып тотып булмый, тукта! Тукта дим ич.!

Акбай (Бахтияр):Тагын өйрәтә башлыйсың инде!

Рияз: Тыңла әле әйткән сүзләремне, ярдәме тими калмас.

Әйдәле Акбай өйрән син, арт аягың белән тор.

Аума, аума! Туп- туры тор, төз утыр, яхшы утыр.

Ник газаплыйсың болай син, мин бит әле кечкенә

Мин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

-Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшләй, зурайгач җайсыз ул,

Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул. (Кызыклы шәкерт)

Алып баручы. Әфәрин балалар. Ошадымы сезгә Г.Тукайның “Бала белән күбәләк” һәм “Кызыклы шәкерт” исемле шигырләре? (балалар җаваплары). Әйдәгез әле бер гөрләтеп аларга , матур итеп сөйләгәннәре өчен кул чабыйк.

  • Хәзер без сезнең белән тукайның бер ничә шигырен һәм табышмакларын тыңлап китәрбез.

“Гали белән кәҗә” шигыре.(Амина)

Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә

Кәҗә рәхмәт әйтә, сакалын селкетә.

  “Ел фасыллары”-Бу кайчан була?

Камил:Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар,

Яшләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт?

Я әйтеп кара. (Яз көне)

Алмаз:Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште,

Кояш пешерә,

Тиргә тешерә.

Халык ашыга ,

Китә басуга,

Урагын ура-

Бу кайчан була?(Җәй көне)

Эмил:Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана-

Бу кайчан була? (Көз көне)

Алсу:Һәр җир карланган,

Сулар бозанган,

Уйный җил, буран.-

Бу кайчак, туган? (Кыш көне).

Җир йокысы.Амир:

Кырга ак кардан

Юрган ябылган,

Җир язга чаклы

Йокыга талган.

Җир йоклый тыныч,

Күреп тәмле төш.

Уяныр әле,

Тукта, үтсен кыш!

Бакалар тавышы ишетелә, Су анасы һәм аның балалары күренә.Алар биергә тотыналар.”Су анасы” биюе.

Су анасы.Исәнмесез балалар. Хәлләрегез ничек? Ник җыелдыгыз монда?(балалар җаваплары). Балалар сез уйнарга яратасызмы? Әйе, минем балаларым дауйнарга бик яраталар.Әйдәгез, “Су анасы” дигән уен уйнап алабыз.

“Су анасы” уены.

Балалар түгәрәккә басалар. “Су анасы” күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасында утыра. Уйнаучылар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр.

Су анасы, су анасы,

Су анасын күр әле.

Каршыңда кем басып тора-

Ялгышмыйча әйт әле.

Җыр ахырында балалар туктап калалар.Су анасы урыныннан тора, бармагы белән берәр уенчыга төртеп күрсәтә, әлеге бала су анасы янына килә. Су анасы, капшап карап, аның кем икәнлеген әйтергә тиеш, әгәр дөрес әйтсә шул уенчы су анасы була. Дөрес әйтмәсә, су анасы кире үз урынына утыра. Уен 2 тапкыр кабатлана.

“Шүрәле” балтыннан көй яңгырый. Залга Шүрәле керә.

Шүрәле.Инде бармагым төзәлде, шуңа уйныйсым да килә башлады. Ә урманда ник бер әдәм заты күренсен.Кети- кети уйнар идем.И монда Су анасы бар икән! Хәзер мин сезнең белән...

(Су анасына таба йөгерә)

Су анасы: Тукта әле, Шүрәле, тыңла сүзебезне: без бит синең турында җыр беләбез һәм синең белән бергәбиисебез килә..

“Шүрәле” җыры башкарыла.Нәҗибә Сафина сүзләре, Кирам Сатиев сүзләре.

Җыр беткәч Су анасы белән Шүрәле балалар белән саубуллашып залдан чыгып китәләр.

Алып баручы. Балалар бу әкияти кунаклар кайсы Г.Тукайның әкиятеннән?(балалар җаваплары)

Бик дөрес.Менә балалар бүгенге бәйрәм кичәбез ахырына якынлашты. Габдулла Тукай үзенең әкиятләре, шигырләре аша безгә гел акыллы, зирәк булырга киңәш бирә. Серле әкиятләре, кызыклы шигырләре өчен без аңа бик тә рәхмәтле. Шулай бит балалар?!

1 бала.

Апрел җитсә, исемеңне Ирина

Җырыңа куша тургай.

Милләтемнең кояшы син,

И моңлы, нурлы Тукай.

“Онытмабыз Тукайны” дигән җыр башкарыла.



Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное  учреждение

«Детский сад общеразвивающего вида «Солнышко» города Буинска

Буинского муниципального района Республики Татарстан»

” ӘМИНӘНЕҢ ТУГАН КӨНЕНӘ БАРАБЫЗ”

(интеграция туган тел + аппликация)

(тәрбиячеләр өчен кечкенәләр төркемендә ачык дәрес)

Воспитатель:

Курбанова Л.Ф.

Воспитатель по обучению

 детей татарскому языку:

Сагдеева Х.З.

2015г.

Тема. ӘМИНӘНЕҢ ТУГАН КӨНЕНӘ БАРАБЫЗ

Бурычлар:

1) [к] һәм [қ] авазларының сүзләрдә һәм сөйләмдә дөрес әйтелешен ныгыту, килеш кушымчаларын дөрес әйтергә өйрәтү,сүз байлыгын арттыру һәм активлаштыру (түгәрәк, кепчәк, утыргыч, гомумиләштерүче сүзләрне (транс порт) аңлый һәм кулана белүләренә ирешү, җөмләләр белән җавап бирергә күнектерүне дәвам итү;

Закрепить умение пользоваться клеем, выполнять работу аккуратно, правильно располагая на листе, закреплять знания детей о геометрических фигурах (круг, прямоугольник, квадрат),о цвете(зеленый, синий, желтый, красный, черный)

2)инициативалы сөйләмне, игътибарны, хәтерне үстерү, башкаларга мөрәҗәгать итәргә теләк тудыру;

3) үзара аралашуга омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлар: курчак Әминә, җилем, альбом бите, пумала, төсле кәгазьләр,  .

Материал к занятию (демонстрационный и раздаточный материал):

- игрушечные машины: легковая, грузовая

- слайды

- заготовки для аппликации (автобус, колеса, окошки), клей, кисточки

- музыкальное сопровождение  «Шома бас»- Парлы бию.

  1. Ход занятия

Форма организации деятельности детей – групповая

Методы: наглядные, словесные, практические, игра.

Эшчәнлек барышы.

Балалалр ярымтүгәрәк булып утыралар. Балалар белән исәнләшү.

-Исәнмесез балалар .Балалар бүген бездә кунаклар, әйдәгез әле алар белән матур итеп елмаеп исәнләшик.(исәнмесез). Әйдәгез балалар, без үзебез белән дә исәнләшик.

Исәнмесез күзләр

исәнмесез колаклар

исәнмесез куллар

исәнмесез аяклар.

күзләр карый

колаклар тыңлый.

куллар чәбәклий

аяклар тыпырдый. Әфәрин. Булдырдыгыз.

Т ә р б и я ч е . Балалар, бүген бездә бәйрәм. Әминәнең туган көне. Бүген бездә нинди бәйрәм? (Әминәнең туган көне.)(Активлаштыру.)

  • Без сезнең белән туган көн бәйрәменә барабыз.Ә кунакка барырга безгә транспорт кирәк. Нинди транспорт белән барып була балалар? (балалар җаваплары)(машина, самолет, автобус һ.б.)
  • Балалар кайсы траспортны сайлыйбыз инде? Кайсы транспорт безгә утырып барырга уңайлы булыр икән?
  • Әйе балалар, без бүген автобус белән кунакка барыйк. Кем йөртә  автобусны? (шофер-автобус йөртүче)
  • Автобус нинди төстә? (зәңгәр) (активлаштыру)
  • Көпчәкләрен Адел күрсәт әле. Көпчәкләре зурмы, кечкенәме? (кечкенә) Тагы нинди? (түгәрәк)
  • Әйе балалар безнең автобус зәңгәр төстә, көпчәкләре кечкенә, түгәрәк.
  • Балалар автобусның тагын нинди элешләре бар әле? Шофер һәм пассажирлар каян утыралар автобуска? (ишектән )
  • Нәрсә аркылы карап баралар? (тәрәзә)
  • Нәрсәләргә утырып баралар? (утыргычларга)
  • Балалар безнең автобуслар җимерелгән, аларны тезәтергә кирәк була. Әйдәгез урындыкларны алып өстәл артына утырабыз.

  • - Аппликация «Автобус»

       Воспитатель: -Ребята давайте мы с вами починим наши автобусы. Для этого у вас на столах  лежат корпусы автобусов и мы в этот корпус автобуса должны будем приклеить окна, колеса и дверь.

-Теперь я вам всем раздам каждому по одной заготовки из цветной бумаги, вы будите его намазывать клеем и клеить в корпус автобуса.

-Молодцы! Все справились с заданием.

Закрепление понятия «цвет предмета». Цвет салона, колес, окон и дверей.

Закрепление знаний о геометрических фигурах. Предметы автобуса кокой формы.

Практическая часть занятия. Все детали автобуса клеем с помощью клея.

Т ә р б и я ч е .Балалар менә безнең автобуста әзер. Әйдәгез утырабыз.

Нәниләр бара

Тигез юл буйлап.

Тигез юл буйлап,

Ашыкмый бара.

Менә килеп тә җиттек.

-Балалар, бүген нинди бәйрәм әле? (Әминәнең туган көне.)

-Әйе, туган көн бәйрәме. Балалар, туган көндә матур теләкләр телиләр. Әйдәгез, Әминәгә теләкләр телик әле. Әминәгә шатлыклар телик, зур үссен, сәламәт булсын дигән теләкләр телик. Балалар, Әминә сезгә теләкләрегез өчен рәхмәт әйтә.

-Әйдәгез, бергәләп «Ак калач» уенын уйныйбыз. Күмәк бию.

Подведения итогов.

Вот молодцы, наше занятие подошло к концу,что мы сегодня делали? (ответы детей).Скажем всем досвидание.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай - безнен күнеллэрдэ.

А. Б. Әкиятләрдәге Шүрәлеләр Кырлаенда яши бүгендә Шигырь, чишмәләрен җырга күчеп ,яшь сандугачлар телендә.Ничә буын сина ин кадерле, бер кешесе итеп сагына. Син остаз да мөгаллимдә булып, яшисен күк ...

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА Тема: ТУКАЙ БҮГЕН ДӘ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН! ТУКАЙ И СЕГОДНЯ С НАМИ! С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ УМК "ГОВОРИМ ПО-ТАТАРСКИ"

В нашем современном мире, благодаря средствам информации и связям все народы сближаются друг с другом. Всё больше и больше узнают о национальных традициях, культуре, как своего, так и других народов.О...

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....

"Г. Тукай безнен кунеллэрдэ"

Сценарий мероприятия посвященный ко дню рождения Г.Тукая....

Г.Тукай- безнен күңелләрдә

Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Һәр елны бакчабызда сөекле шагыйребез иҗатына баг...