"Туган ягымның табигате."
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) по теме

Илалиева Фания Вагизовна

Максат:          Төрле ел фасылларының характерлы билгеләре, үзенчәлекләре турында күзаллауны ныгыту; көз турында булган белемнәрне системалаштыру; балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен баету һәм ныгыту, яшелчәләрне характерлы үзенчәлекләренә: тәменә, төсенә, формасына карап аера һәм исемнәрен әйтә белергә, гомумиләштереп “яшелчә” сүзен сөйләмдә кулланырга өйрәтү; уеннар уйнау аша бәйләнешле сөйләм үстерү,  балаларны сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Максат:          Төрле ел фасылларының характерлы билгеләре, үзенчәлекләре турында күзаллауны ныгыту; көз турында булган белемнәрне системалаштыру; балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен баету һәм ныгыту, яшелчәләрне характерлы үзенчәлекләренә: тәменә, төсенә, формасына карап аера һәм исемнәрен әйтә белергә, гомумиләштереп “яшелчә” сүзен сөйләмдә кулланырга өйрәтү; уеннар уйнау аша бәйләнешле сөйләм үстерү,  балаларны сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү.

 

 

Дәрес үткәрү өчен материал: ел фасылларына караган рәсемнәр, яшелчәләр (кәбестә, бәрәңге, чөгендер, помидор, кыяр, кишер, суган, сарымсак), битлекләр, яшелчә муляжлары, уен өчен тәлинкәләргә туралган яшелчәләр, аудио язма.

Алдан башкарылган эшләр: саф һавада йөргәндә ел фасылларының төп билгеләрен күзәтү; табигать календаре белән эшләү; иллюстрацияләр карау; рәсемнәр ясау; шигырьләр уку, аларны сәнгатьле итеп ятлау; уеннар өйрәнү; А.Вивальдиның “Ел фасыллары” әсәрен тыңлау.

Шөгыль  барышы.

Балалар “Кояшлы ил” (Ә.Рәшитов сүзләре, Л.Батыр - Болгари муз.) җыры астында залга керәләр, исәнләшәләр, ярымтүгәрәк ясап урындыкларга утыралар.

Тәрбияче: Балалар мин сезгә хәзер бер матур табышмак әйтәм:

Берсе яшел келәм тукый,

Берсе сарыга мана.

Берсе ак мамыгын түши,

Ә берсе җыеп ала.

Тәрбияче: Балалар, бу табышмакта сүз нәрсә турында бара?

Балалар: Ел фасыллары.

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Димәк, бүген сезнең белән ел фасыллары турында сөйләшербез. Безнең туган ягыбызда ел әйләнәсендә ничә ел фасылын күзәтергә була?

Балалар: Дүрт.

Тәрбияче: Ниндиләр?

Балалар: Яз, җәй, көз, кыш.

Тәрбияче: Дөрес. Менә бу рәсемнәрне игътибар белән карагыз әле, балалар. (Дүрт ел фасылына караган рәсем элеп куела.) Кайсыгыз чыгып күрсәтә менә бу рәсем нинди ел фасылына карый? Әйдә әле, Кәрим, әйтеп кара. (Балалар рәсемнәрне берәм - берәм әйтеп бирәләр.)

Тәрбияче: Балалар, ә хәзер урамда елның нинди фасылы?

Балалар: Урамда хәзер көз.

Тәрбияче: Балалар, нинди көз айларын беләсез сез?

Балалар: Сентябрь, октябрь, ноябрь.

Тәрбияче: Дөрес. Әхәзер миңа көз фасылының билгеләрен өйтеп карагыз әле?

  • Көз көне агачлардагы яфраклар нишли? (Саргая.)
  • Саргайган яфраклар нишлиләр? (Җиргә коелалар.)
  • Кошлар нишли? (Җылы якларга очып китәләр.)
  • Урамда салкын, шуның өчен кешеләр нишли? (Җылы киенә.)
  • Кешеләр бакчалардан нәрсәләр җыялар? (Кыяр, помидор, суган, борыч, кәбестә.)
  • Күп итеп нәрсә ява? (Яңгыр.)

Тәрбияче: Дөрес, балалар, ә яңгыр яуганда кешеләр нәрсә тотып йөриләр әле? (Зонтик.) Ә без зонтик турында шигырь беләбез, әйдәгез әле сөйләп күрсәтик. Балалар М.Фәйзуллинаның “Көзге яңгыр” шигырен яттан сөйлиләр.

Тәрбияче: Балалар, бездә бүген кунак бар. Нинди кунак икән? Табышмакка җавап тапсагыз, бик тиз белерсез.

Йөртә ул озын колак,

Үзе гаҗәеп куркак.

Уйланма инде озак,

Нәрсә ул? Йә, уйлап бак.

Нәрсә ул, балалар?

Балалар: Куян.

Тәрбияче: Дөрес, Куян - озынколак. Әйдәгез, куян - озынколак белән исәнләшегез!

Балалар: Исәнме, Куян - озынколак!

Куян: Исәнмесез, балалар!

Тәрбияче: Балалар, Куян - озынколак үзе белән кәрҗин алып килгән. Карагыз әле, нинди матур кәрҗин! (Күрсәтә, кәрҗин ашъяулык белән капланган). Аның эчендә нәрсә дә булса бар дип уйлыйсызмы? Куян сезгә күчтәнәч алып килгән. Балалар, куян бик оста яшелчә үстерүче. Яз көне ул җирне казыган, тырмалаган, түтәлләр ясаган һәм анда төрле яшелчә орлыклары чәчкән. Җәй буе су сипкән, чүпләрен утаган, ә хәзер урамда көз. Кырлар бушап калды, чөнки игеннәр җыеп алынды. Шулай ук бакчалардан уңыш җыелды. Тыңлагыз әле. Мин сезгә көзге уңыш турында бер шигырь укып китәм.

Кәбестәләр, суганнар

Түтәлләргә тулганнар.

Кишер белән чөгендер,

Тик җыеп кына өлгер.

Балалар, хәзер кәрҗиндәге күчтәнәчләрне бергәләп карыйк әле. (Тәрбияче берәм - берәм яшелчәләрне күрсәтә бара, балалар исемнәрен әйтәләр.) Боларны бер сүз белән ничек атыйлар?

Балалар: Яшелчәләр.

Тәрбияче: Дөрес, болар - яшелчәләр. Яшелчәләр кайда үсәләр?

Балалар: Яшелчә бакчасында.

Тәрбияче: Балалар, Куян яшелчәләрне бик тырышып үстергән, аңа рәхмәт әйтик.

Балалар: Рәхмәт, Куян.

Тәрбияче: Ә хәзер, балалар, бер уен уйнап алыйк, серле янчык эчендә ниләр барын карыйк.

Уен “Серле янчык.”

(Янчыкта яшелчәләр (кыяр, суган, кишер, чөгендер, кәбестә, шалкан, помидор, бәрәңге). Балалар берәм - берәм чыгып, янчыктан бер яшелчәне алалар, күрсәтәләр, исемен әйтәләр һәм аның характерлы үзенчәлекләрен саныйлар. Тәрбияче сораулар биреп, булыша.)

 1 нче бала. Бу - кишер. Ул озынча, каты, балалар аны бик яраталар.

2 нче бала. Бу - кыяр. Бу кытыршы яшелчә, аннан тәмле ис килә, үзе озынча, яшел төстә һәм файдалы.

3нче бала. Бу - чөгендер. Ул түгәрәк, каты, койрыгы да бар.

Тәрбияче: Балалар, сез яшелчәләрне бик яхшы беләсез икән. Хәзер инде уйнап алыйк. Минем тылсымлы тәкыям бар. Мин шуны башыма киям дә  Көз булам, ә сез түгәрәккә басыгыз.

Уен барышы.

Түгәрәккә тезелеп басалар. Музыка уйный. Тәрбияче кәрзин күтәреп, музыка уңаена әйләнә. Кәрзиндә битлекләр. Музыка туктаганда тәрбияче кайсы бала алдында булса, шул бала битлекне алып кия һәм ул шигырь сөйли. Шул рәвешле өч шигырь сөйләнә.

1 нче бала.      Әй бәрәңге, бәрәңге,

Бәрәңгене күр әле!

Сап - сары бәрәңге белән

Тирән базыбыз тулды.

2 нче бала.      Безнең бакча балалары

Яшелчә дә үстерә.

Бакча тубыннан да зур,

Мәсәлән, мин - кәбестә.

3 нчы бала.     Карагыз әле бер генә

Менә миңа - кабакка.

Турап куйсагыз, мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

Тәрбияче: Балалар, ял иттегезме?  Хәзер без сезнең белән тагын бер уен уйнарбыз. Ул “Яшелчәләрне таны” дип атала. Балалар, яшелчәләрне яратып ашарга кирәк, аларда витаминнар күп. Яшелчәләрне ашагач, сез тагын да көчле, сәламәт, акыллы булып үсәрсез, авырмассыз. Ә сез, яшелчәләр ашыйсызмы, балалар? Мин хәзер тикшереп карыйм. (Тәрбияче балаларга күзләрен йомган хәлдә берәм - берәм яшелчәләрне каптырып карый, балалар нинди яшелчә икәнен әйтәләр.) Рәхмәт, балалар, сез яшелчәләр турында күп беләсез икән. Балалар, без әле яшелчәләрне өйрәнүне дәвам итәрбез, ә бүгенге шөгылебезне тәмамлыйбыз.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Нәниләрне туган як табигате белән таныштыру.

Нәниләрне туган як табигате белән таныштыру. План сентябрь аеннан май аена кадәр....

Газиз туган илем. Россия табигате.

Безнен илебез бик зур. Эле кончыгыштан кояш чыга гына башлый , э инде конбатышта кук йозенде йолдызлар да яна. Шуна курэ илебез кугенде кояш баемый диген эйтем бар...

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

Рецензия на проект "Яратам туган ягымны"

Проектта яңа стандартларга күчү барышында балаларны күпкырлы үстерүдә төрле инновацияле технологиялар куллану чагылдыра. Авторның эше балалар бакчасында туган якны өйрәнү буенча белем һәм тәрбия бирү,...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...