Яна ел бәйрәме
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему
Предварительный просмотр:
Балалар музыка астында залга керәләр.Чыршы янында басып калалар.
Алып баручы:Хәерле көн дуслар!Исәнмесез”Барыгыз да олыгыз да ,кечегез дә,картыгыз да,яшегез дә.Туган җиребезгә Яңа ел килә.Бездә бүген Яңа елны каршы алу бәйрәменә җыелдык.Барыбыз бергә күңелле итеп бәйрәм итик әле.
Алып баручы:Әй Яңа ел,әй Яңа ел,кил син безгә тизрәк.
Җыйнаулашып түгәрәккә басыйк ,дуслар ,бергәләп.
Җыр:Чыршы яшел энәле....
Алып баручы:Балалар,чыршыбызның утлары янмаган бит,әйдәгез әле тылсымлы сүзләр ярдәмендә кабызыйк.”Чыршы,чыршы,кабын син,утларыңны кабыз син!”дип әйтик.Бәлки ул утларын кабызыр.?
Балалар: Чыршы,чыршы ,кабын син,утларыңны балкыт син !(3тапкыр кабатлана).Ут яна.
Балалар кул чабалар.
Алып баручы:Ә хәзер өреп карагыз.(Ут сүнә).Утларны сүндереп уйныйбыз.(ут сүнә ,яна).Шулай берничә тапкыр уйнала.
Алып баручы : Бәйрәм кичәсен күптән башласакта ,нигәдер Кыш Бабай
белән Кар кызы күренми.Кайда тоткарландылар микән?Әйдәгез бергәләп чакырыйк әле.
Балалар:Кыш Бабай кил тизрәк Яңа ел бәйрәменә,чыршы әйләнәсендә
җыр җырлап әйләнергә.
Кыш Бабай:Исәнмесез,балалар!
Исәнмесез кунаклар!
Яңа ел котлы булсын,
Бәхетләр алып килсен.
Кар кызы :Исәнмесез,балалар!
Балалар:Исәнме,Кыш бабай.
Кыш Бабай: Кар –бураннар туздырып, барыгызны туңдырып,
Ерак юллар үттем мин.сезгә килеп җиттем мин.
Сез дә мине көткәнсез,чыршы бизәп куйгансыз.
Җем-җем яна утлары,яктыртсын ул юлларны.
Килсен күп-күп кунаклар,аю,бүре .куяннар,
Төлкеләр һәм керпеләр , тагын соң,тагын кемнәр?..
-Кызым,онытмадыммы?барсында чакырдыммы?
Кар кызы:Булды бабакай,барсында чакырдың.Балалар сез безне сагынып
көттегезме?
Балалар:Әйе.
Кыш Бабай:Шулай дисеңме ,кызым,кызым минем йолдызым. Ә хәзер балалар , сез миңа үзегезнең һөнәрләрегезне күрсәтерсез.Сез шигырьләр өйрәндегезме?
Динар:Исәнме чыршы, исәнме Н.ИнсафЕлның иң матур бәйрәме-
Яңа ел килеп җитте Ямьле Яңа ел була
Күңелле чыршы бәйрәмен Бу күңелле бәйрәмне
Балалар күптән көтте Балалар көтеп ала.
Җыр:Чыршы.Без чыршыга карыйбыз....
Данияр:Тышта нурлы күңелле Иделия:Шатланабыз,сөенәбез
Җиргә ап-ак кар ятты Зурлыйбыз Яңа елны
Җырлап ,биеп каршылыйбыз Яңа елда яңа утлар
Яңа ел таңы атты! Яктыртсын яңа юлны.
Элина:Яшел чыршы тезелешеп Амиран:Наша ёлка высока
Әйләнәбез тирәңдә Достает до потолка
Куанабыз Яңа елда А на ней висят игрушки
Син кунакка килгәнгә. Разноцветные хлопушки
Илмир:Әй Кыш бабай,Кыш бабай Зәлия: Матур бәйрәм җырыбыз
Хуш киләсең уз бире Яңгырагач еракка
Шатланышып җыр белән Кыш бабабыз ишетеп
Каршылыйбыз без сине . Килде безгә кунакка
Җыр:Кыш бабай..
Алып баручы : Кыш бабай,карале ,кая синең бер бияләең?Балалар сез күрмәдегезме?
Уен “Югалган бияләй”
Диләрә:Әй Кыш бабай,Кыш бабай Ильяс: Таудан шуганда
Безнең сөйгән кунак син Әй кызык рәхәт
Ямьле үтсен кичәбез Кар тавың өчен
Безне көлдерт уйнат син. Кыш бабай рәхмәт!
Кыш Бабай:Хәзер балалар без сезнең белән уйнап алабыз.
Уен:”Туңдырам”.
Бигрәкләр өлгер инде үзегез.
Алсу:Бар табигать ап-ак кардан Г.ИнсафЯңа бәхет,Яңа шатлык
Калын юрган ябына Алып килсенЯңа ел
Ә без килдек бергәләшеп Телибез тыныч тормышлар
Яшел чыршы янына. Котлы булсын Яңа ел.
Балалар:котлы булсын Яңа ел!
Бию:”Ковбой”
Рөстәм:Бик күп яудырдың Лилиана:Белый снег пушистый
Кыш бабай карны В воздухе кружится
Киләсе кышка и на землю тихо
Тагын кар бармы?. Падает ,ложится.
Убырлы карчык керә.
Убырлы карчык:Нәрсә бу? Кемнәр монда миннән башка бәйрәм үткәреп
яталар.Бәйрәмгә дә чакырмадыгыз.Хәзер күрсәтәм әле мин сезгә күрмәгәнегезне.
Кыш бабай :Туктале,Убырлы.Тынычлан.Әйдә безнең белән бергә бәйрәмне дәвам итик.Әйдәле,үзеңнең осталыгыңны күрсәт.Син нәрсә эшли беләсең?
Убырлы карчык:Биим.Мин бит оста биюче.Хәзер биеп күрсәтәм.
Кыш бабайда Убырлы белән бии башлый.
Убырлы карчык:И карт юләр! Биеп маташа бит.Шаштыңмы әллә?Тукта.Синең биеп йөри торган чагың түгел.Картаеп беткәнсең.Аягыңны көчкә сүрәп йөрисең.Я егылып китәрсең,харап булырсың .Ха-ха-ха.....
Кыш бабай:Кызым,бу Убырлыны сез чакырдыгызмы соң?
Алып баручы:Юк бабакай,чакырмаган идек.
Кыш бабай:Алайса,балаларга комачаулап ,явызлык эшләп йөрмәсен,озатыйм әле мин аны моннан.(Таягы белән идәнгә суга,әфсен укый)Әфсен,төфсен,җилләр иссен,давыл купсын,һәм Убырлы моннан юк булсын.
Алып баручы:Балалар ,әйдәгез бәйрәмне дәвам итик.
Җыр:Кар бөртеге.
Рамазан:Килә анда Кыш бабай Мәрьям:Килә тагын Кар кызы
Матур гына сакалбай Кыш бабайның йолдызы
Безгә бүләк өләшә Шундый матур бик чибәр
Бигрәк юмарт бабакай Әйтерсең кояш нуры!
Кар кызы:Миңа эссе була башлады.Кар да яумый.
Кар бөртеге ,кун кулга,азрак ял ит син шунда.
Бер карасам,гел боз син,бер карасам йолдыз син.
Искитәрлек матур син,ничек җирдә ятарсың.
-Ә хәзер кар бөртекләре ,килегез минем янга.Бергәләп биеп алыйк.
Кар бөртекләре биюе.
Кыш Бабай:Булдырдыгыз балалар .
Раяз:Килә безгә бергәләп Раил:Бергә күңел ачабыз
Тагын бик күп җәнлекләр Биибез дә,җырлыйбыз
Шулкадәрле кунак булгач Әй күңеллеЯңа ел
Күтәрелә күңелләр. Уйнап һичтә туймыйбыз.
Алып баручы:Балалар,карагыз әле.Ай-ай-ай Кыш бабай йоклап киткән.Ничек уятабыз икән аны.
Күңелле музыка астында Клоун-Петрушка керә.
Петрушка:Мин хәзер уятам Кыш Бабакайны.
Дусларым,клоуннар,матур җитез дусларым,килегез монда тизрәк,биик,тизрәк,җитезрәк!
“Клоуннар биюе” .
Алып баручы:Кыш бабай,бәйрәм ахрына якынлаша,ә кая соң синең балаларга дигән күчтәнәчләрең?
Кыш бабай:И балалар,онытып та торам икән,минем сезнең янга килгәндә
урманда минем күчтәнәчләр төягән чанамны урлап качты кемдер.Мин аның кем икәнен дә күрми калдым .Хәзер нәрсә эшләргә инде?Башым катты.Балаларга каян күчтәнәчләр табарга?
Клоун:Борчылма Кыш бабакай.Хәзер мин синең күчтәнәчләреңне табып алып киләм.Мин бик җитез.Бер аягым монда,икенчесе еракта,очтым гына.
Чыгып китә.
Җырлы-уен:”Кыш көне уены”
Клоун бүләкләрне Убырлы белән алып керә.
Клоун:Менә таптым каракны.бүләкләрне үзенә алмакчы булган.Алмый гына
торсын әле!
Убырлы:Гафу ит Кыш бабай,балалар.Мин башка начар эшләр эшләмим.Яңа елда гел яхшылык кына эшләрмен.Сүз бирәм.Тәүбә итәм.Ак тәүбә,кара тәүбә.
Алып баручы:Бер юлга Убырлыны гафу итәбезме ,балалар.
Кыш бабай:Менә балалар сезнең күчтәнәчләр.Рәхим итеп алыгыз.Кар кызым,безгә китәргә вакыт,безне башка бакчаларда да көтәләр.
Кар кызы:Хушыгыз дусларым!Күңелле ял итегез!
Балалар:Хуш ,Кыш бабай,Кар кызы.
Чыршы тирәли әти-әниләр ,балалар бергәләп бииләр.