"Хәйләгә каршы хәйлә"
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) на тему
Опубликовано 23.01.2015 - 15:38 - Ахмеджанова Флера Хатиповна
Предварительный просмотр:
Тема. Хәйләгә каршы хәйлә.
Максат. “Хәйләгә каршы хәйлә” әкиятен уку. Инсафлы булырга өйрәтү,җылы мөнәсәбәт тәрбияләү. “Бәйрәм ашы – кара каршы” – дигән мәкальне өйрәтү.
Ярдәмлек. Мәкаль. “Хәйләгә каршы хәйлә” әкияте.
Дәрес барышы.
Тәрбияче “Хәйләгә каршы хәйлә” әкиятен сөйли.
- Балалар, төлке нәрсәне кунакка чакырган?
- Торнаны.
- Нәрсә белән ул аны сыйлаган?
- Кесәл белән сыйлаган.
- Торна кесәлне ашый алганмы?
- Юк, ашый алмаган.
- Әйе балалар,торна кесәлне ашый алмаган,чөнки төлке кесәлне сай тәлинкәгә салып биргән.
- Торна төлкене кунакка чакырып нәрсә белән сыйлаган?
- Борчак белән сыйлаган.
- Нинди савытка салган борчакны?
- Тар авызлы тирән чүлмәккә салган.
- Дөрес балалар,тирән, тар авызлы чүлмәккә борчакны салган да “ашасана, кунагым син мине кесәл белән сыйлаган идең, ник бер дә ашамыйсың?” – дигән.
- Төлке ни өчен ашамаган, балалар?
- Чүлмәккә авызы сыймаган.
- Балалар ни өчен торна төлкене ач калдырган?
Балалар җавабы тыңланыла.
- Бик дөрес балалар. Төлке ничек сыйласа, торна да шулай ук эшләгән. Хәйләкәр төлкене акылга утырткан.
- Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер мәкаль әйтәм: “Бәйрәм ашы – кара каршы”.
- Бу мәкаль безнең әкияткә туры киләме?
- Туры килә.
- Дөрес балалар, син кунакны ничек каршы алсаң, алар да сине шулай каршы алырлар.
Әйдәгез бу мәкальне бергә кабатлыйк әле.
Мәкальне балаларга өйрәтү.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Материал по теме: "Бөек җиңүнең 70 еллыгын каршы алабыз!"
Хәтердә СЕЗ, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!...
Кошларны каршы алабыз.
Статья...