Һәр бала сәламәт яшәүгә хокуклы
план-конспект занятия по развитию речи по теме
Тема: “Һәр бала сәламәт яшәүгә хокуклы”
Зурлар төркемендә сөйләм теле эшчәнлеге.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
hr_bala_slamt_yashug_khokukly.doc | 32.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Куныр балалар бакчасы”
Тема: “Һәр бала сәламәт яшәүгә хокуклы”
Зурлар төркемендә сөйләм теле эшчәнлеге.
Куныр балалар бакчасы
Тәрбияче: Нәбиева З.Г.
Бурычлар: Балаларга һәр бала сәламәт яшәүгә хокуклы дигән төшенчә бирү. Балачактан сәламәт яшәү рәвешенә күнеккәндә генә зур уңышларга ирешеп булуын аңлату. Балаларда сәламәт яшәүгә ихтияҗ тәрбияләү. Үз организмнарына карата кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү.
Җиһазлау: Альбом битләре, фломастерлар, сәламәт бала рәсеме.
Эшчәнлекнең барышы.
Тәрбияче гәүдә өлешләре турында табышмаклар әйтә:
а) бер агачта ике яфрак (колаклар);
б) берсе сөйли, икенчесе тыңлый, икенчесе карап тора (тел, колаклар, күзләр);
в) таралгач биш, җыелгач – бер (бармаклар, йодрык);
г) чабалар, берсен-берсе уза амыйлар (аяклар).
- Балалар, бер-берегезгә яхшылап карагыз да, әйтегез әле – кешеләр бер-берсенә нәрсәләре белән охшаган? Нәрсә белән аерылалар?
Балаларның җавабы тыңлана.
Балалар, ә нинди кешене сәламәт дип әйтеп була? Әйе, сәламәт кешенең бер җире дә авырмый. Ул елмая, бөтен эшне эшли ала. Сәламәт кешене ничек танып була икән? Әйдәгез бер уен уйныйбыз. Тәрбияче гәүдә өлешләрен әйтеп күрсәтә. Балалар үзләрендә күрсәтә. Буташтырып та әйтә, мәсьәлән кул ди, аякка күрсәтә, һ.б. Молодцы, сез гәүдә өлешләрен яхшы беләсез. Балалар, күзләребез күрмәсә, нишләр идек? Колак ишетмәсә, аяк йөрмәсә, нәрсә булыр иде? – дигән сорауларга җавап алына.
Тәрбияче әкият сөйли:
- Әүвәл заманда бер ир белән бер хатын яшәгән ди. Боларны шатландырып балалары туган. Ул бик матур, таза, нык бала булган. Әти-әнисе бик куанып, матур гына яшәгәннәр. Бала ел үсәсен ай үскән, чөнки әнисе пешергән һәр ризыкны тәмләп ашаган. Әти-әнисенең сүзен тыңлаган: вакытында йокларга яткан һәм торган, саф һавада йөргән, физик күнегүләр эшләгән, кул-битләрен чиста тоткан, тешләрен дә иртә-кич чистарткан. Бала үсә-үсә 5 яшькә җиткән. Менә шуннан башланган ди әкәмәт хәлләр.
- “Мин үзем барысын да булдырам” дип, олыларның сүзен тыңламый башлаган. Ашауның да баллысын гына сайлап ашаган. Йокларга ятканда да, иртән торгач та, юынырга иренгән, тешләрен чистартмаган. Урын җирен җәеп тормаган, көне буе телевизор каршында кәкрәеп-бөкрәеп утырган, якын килеп караган. Саф һавага чыгып уйнауны оныткан. Әти-әнисенең моңа бик исләре киткән, алар аны үгетләп тә, юмалап та, орышып та караганнар. Ләкин файдасы булмаган...
Балалар, сез бу баланы күз алдына китердегезме? Нинди бала булды икән ул?
Балалар:
- Кәкре-бөкре, күзе кысылган һ.б.
- Әйдәгез, хәзер өстәл артына утырып, бу баланы ничек күз алдына китерәсез, шулай ясап бетерегез. (Соңыннан рәсемнәргә карап әңгәмә үткәрелә. Тәрбияче төз гәүдәле бала рәсемен күрсәтә).
- Балалар, менә шундый төз, матур гәүдәле, сау-сәламәт булып үсәр өчен нишләргә кирәк?
- Көн саен иртән гимнастика ясарга.
- Юынырга, мунча керергә.
- Саф һавада йөрергә, чыныгырга, витаминлы ризыклар ашарга. Үзебезне-үзебез яратырга тиешбез. Безгә моның өчен хокук бирелгән. Үз сәламәтлегебезне кайгыртырга тиешбез, без сау-сәламәт булырга бурычлы. Әйдәгез үзебезне яратыйк әле.
- “Башкаем-йомры икмәгем,
Битләрем-алмаларым, муеным-озынкаем,
Иреннәрем-күгәрченнәрем, кулларым-уңганнарым,
Аякларым-җитезләрем, корсагым-карбызым”.
- Балалар, сау-сәламәт булыр өчен безгә тәнебезнең генә түгел, кәефебезнең дә яхшы булуы кирәк. Яхшы кәеф өчен нәрсә кирәк? (дуслык, елмаю, чисталык, матур кием, музыка, тәмле исләр...). Иң мөһиме – елмаю. Әйдәгез, җайлап утырыгыз да бер яхшы әйберне искә төшерегез әле.
Күзләрне йомыйк та, җәй көнен күз алдына китирик әле. Кояш битебезне җылыта, ирен почмаклары өскә күтәрелә, күзләребез кысыла, елмаябыз. Кәефебез яхшыра. Хәзер күзләрне ачыгыз да шушы елмаюыгызны бер-берегезгә бүләк итегез. Һәрвакыт шулай елмаеп карагыз, бер-берегезнең кәефен төшермәгез.
Хәзер елмаюларыбызны уч төбенә салыйк та, килгән кунакларга өреп җибәрик. Аларның кәефләре күтәрелсен, елмайсыннар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарий выпускного бала в младшей группе.
Это сценарий был разработан специально для моих деток ( возраст 3-4 года). Праздник получился интересным, насыщенным и очень трогательным....
Конспект музыкального занятия "На балу у золушки" для детей подготовительной к школе группы
Разнообразные и актуальные темы музыкальных занятий, затрагиваемые через сказки и проигрываемые через музыку, дают пищу для размышлений и осмысления детям.Музыка — воображение — фантазия —...
Сценарий осеннего бала в подготовительной группе доу
Интересный сценарий осеннего развлечения в подготовительной группе...
Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.
Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...
Сценарий Выпускного бала в подготовительной группе "Музыкальная Моль на Выпускном балу"
Сценарий утренника, предназначенный для Выпуска в школу, составлен с участием необычной гостьи (Музыкальная Моль), которая не хочет отпускать детей в школу, ссылаясь на то, что они очень музыкальные и...
Баловать или не баловать детей
Назаренко Наталья Дмитриевна...
Баловать или не баловать? вот в чем вопрос!
Консультация для родителей...