Проект "Туган ягым - гүзәлем. "
проект по развитию речи (старшая группа) по теме
Өлкәннәр төркеме өчен "Туган ягым - гүзәлем" темасына проект.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_yagym_-_guzlem.pptx | 2.56 МБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Проектның төре: информацион-практик юнәлешле Проектны ң дәвамлылыгы: 3 ай
Проектның әһәмиятлелеге Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәг ъ нәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына яки шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбарәт. Туган ил, туган җир. Бу сүзләр мәг ъ нәсенә шулай ук әти, әни, әби, бабай - безнең якын кешеләребез, гомумән, барлык тереклек дөн ь ясы керә. Милләтебезгә карата олы ихтирам хисләре тәрбияләгәндә, татар халкының милли мирасыннан файдалануга җитди иг ътибар ителергә тиеш , шунда гына мәктәпкәчә яшь тәге балаларның туган телне яхшы үзләштерүләренә, аны ана теле итеп кабул итүләренә ирешергә мөмкин. Туган тел – туган җир, Туган ил төшенчәләренең төп мәг ъ нәсен бала аңына җиткерүче иң мөһим чара. Балаларга патриотик тәрбия бирү туган телдән башка мәмкин түгел. Баланың аңы үсү, белеме арту, чынбарлыкны танып-белүе һәм чын кеше булып тәрбияләнүе аның туган телен –ана телен белүенә бәйле.
Проектның максаты: Балаларда патриотизм хисләре; үзен туган шәһәре (авылы), республикасы, иленең гра ж данины итеп тану;шәһәр, республика, ил символикасына (флаг, герб, гимнга) хөрмәт һәм горурлану хисе тәрбияләү.
Проекның бурычлары: Туган җир, туган җирнең табигате, туган тел, татар халкы, татар халык авыз иҗаты, гореф-гадәтләре белән таныштыруны дәвам итү. Районыбызның күренекле шәхесләре турында мәг ъ лүмат бирү, аларның иҗади эшчәнлеге аша балаларда күпкырлы үзүсешкә ия булырга омтылыш уяту. Балаларда фол ь клор, шигыр ьләр , уеннар аша сәнгатьле , дөрес сөйләм күнекмәләрен булдыру , бәйләнешле сөйләм телен , иг ъ тибарлылык, фикерләү, хәтер сәләтен үстеру , эстетик зәвыклыгын баету. Әти-әтиләргә, өлкәннәргә ихтирамлы булу, гаилә тарихына, туганнарга хәрмәт хисләре тәрбияләү. Өлкән һәм кече буыннар бәйләнешен ныгыту.
№ Эшчәнлек тәртибе Т ә рбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге Балаларның мөстәкыйл ь эшчәнлеге Әти-әниләр эшчәнлеге 1. 2. 3. 4. 5. 6. Әңгәмә: “Минем бердәм гаиләм” Үстерешле сөйләм: Г.Тукай “ Безнең гаилә” Рәсем “Минем гаиләм” Стенгазета “Өебезнең нуры алар” Күргәзмә “Әбиемнең йомшак куллары” Иҗади эш ”Нәсел агачы” Үстерешле диалог Сәнгат ьле итеп, хәрәкәтләр белән сөйләп карау Рәсем ясау ысуллары, материал сайлау Өлкәннәр турында әңгәмә Татар халкының борынгыдан килгән кул эше, һөнәрчелеге турында ә ңгәмә Схемалар карау, танышу Рәсем ясау Яттан шигыр ь не сөйләргә өйрәнү Рәсем буенча хикәя төзү Сю жетлы-рольле уеннар «Гаилә», «Әбиемдә кунакта » Татар халык бизәкләре ярдәмендә читек, ал ъ япкыч, күлмәк бизәү Рәсемнәр ясау Нәсел турында материал туплау Шигыр ь эчтәлеге буенча рәсем ясап килү Үз гаиләң турында кыскача сөйләргә әзерләнеп килү Фотосүрәтләр алып килү Күргәзмә оештыруда ярдәм итү “Нәсел агачы” ясау “Минем бердәм гаиләм” айлыгына перспектив-тематик план
Рәсем “Минем гаиләм”
№ Эшчәнлек тәртибе Т ә рбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге Балаларның мөстәкыйл ь эшчәнлеге Әти-әниләр эшчәнлеге 1. 2. 3. 4. 5. 6. Тематик шөгыл ь: « Алабугам – ак калам» Әңгәмә “Шәһәребезнең күренекле шәхесләре ” Үстерешле сөйләм: Якташларыбызның иҗади эшчәнлеге” Шәһәр буенча экскурсия “Истәлекле урыннар” Фотокүргәзмә “Шәһәремнең яраткан почмагы” Шәһәр музеена экскурсия Дидактик уеннар: “Истәлекле урыннар” “Кисәкләрне җый” Китаплар, ал ь бомнар, рәсемнәр карау; үстерешле диалог Сәнгат ьле итеп, хәрәкәтләр белән сөйләп карау Китаплар, ал ь бомнар, рәсемнәр карау; үстерешле диалог Истәлекле урыннар, күренекле шәхесләр турында тасвирлап сөйләү Музей белән танышу, музей экспонатларын карау Яттан шигыр ь не сөйләргә өйрәнү Рәсем ясау Дидактик уеннар: “Истәлекле урыннар” “Кисәкләрне җый” Рәсем ясау Шәһәребезнең тарихы, истәлекле урыннары, күренекле шәхесләре турында материал туплау Экскурсия оештыруда ярдәм Күргәзмә оештыруда ярдәм итү Экскурсия оештыруда ярдәм “Алабугам – ак калам” айлыгына перспектив-тематик план
№ Эшчәнлек тәртибе Т ә рбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге Балаларның мөстәкыйл ь эшчәнлеге Әти-әниләр эшчәнлеге 1. 2. 3. Тематик шөгыл ь “Республикам минем Татарстан” Үстерешле сөйләм: Г.Тукай “ И туган тел, и матур тел ” Татар халык әкиятен сәхнәләштерү Йомгаклау ш өгыле: “Үзең эшләгәч, тәмле ул- кирәк эшләп ашарга” Халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыру. Җырлы-биюле уен сүзләрен,хәрәкәтләрен өйрәнү, уйнау Әкиятләр уку. Эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү Сәнгат ьле итеп, хәрәкәтләр белән сөйләп карау Әкиятне уку, рол ь ләргә бүлү Милли ризыклар турында сөйләшү, бавырсак пешерү Китаплар, ал ь бомнар, рәсемнәр карау Уеннарны үзлектән уйнау . Тыңлаган әсәрләрнең эчтәләге буенча рәсемнәр ясау Яттан шигыр ь не сөйләргә өйрәнү Әкиятнең сүзләрен өйрәнү, рәсемнәр төшерү Милли ризык әвәләү Татар х алык авыз иҗаты (табышмаклар, сынамышлар, мәкал ь ләр) әсәрләре әзерләп килү Костюмнар әзерләргә булышу Милли ризыклар пешереп алып килү “Республикам Татарстан” айлыгына перспектив-тематик план
Татар халык бизәкләре һәм ашлары
Татар халык киемнәре һәм уеннары
Максат: Татар халык ашлары турында белемнәрен киңәйтү, халык авыз иҗаты аша балаларның сөйләм осталыкларын үстерү,татар халык ашларын белдергән сүзләр хисабына сүзлек байлыгын арттыру, дөрес итеп җөмләләр төзергә өйрәтүне дәвам итү, татар теленә хас авазларның әйтелешен ныгыту, пөхтә эшләү күнекмәсен үзләштерү, балаларда халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, хезмәт сөючәнлек, кунакчыллык, әдәплелек сыйфатларын тәрбияләү. Җиһазлау: татар милли ризыклары рәсемнәре, уен өчен маскалар, балалар өчен ал япкычлар һәм яулыклар, камыр, такталар, чәй табыны, магнитофон язмалары. Әдәбият: Исәнбәт Н. “Балалар фольклоры”, Казан, 1984. Шөгыльнең барышы: Тәрбияче(Т): - Хәерле иртә, балалар! Карагыз әле, безгә бүген кунаклар килгән. Әйдәгез, бергәләп табигатькә, апаларга хәерле көн телик: Хәерле иртә,апалар, Хәерле иртә, агачлар, Хәерле иртә, кошлар, Хәерле иртә, дуслар! -Әйткәнемчә, бүген бездә кунаклар бар. Ә кунакчыллык, ачык йөзле булу – безнең татар халкының күркәм сыйфатларының берсе. Кунак өйгә килеп керүгә, хуҗалар аңа хөрмәт күрсәтә башлыйлар. Урынның түрен бирү, ризыкның иң тәмлеләре белән генә сыйлау – беренче чиратта. Сезнең дә әниләрегез кунак килсә, тәмле ризыклар пешерә торгандыр, сездә аларга булышасыздыр. 1бала: Әнием пешермәгән Ризык юктыр дөньяда. Кызыгып карап торгач, Өйрәтә ул миңа да. Йомгаклау шөгыле: “Үзең эшләгәч, тәмле ул – кирәк эшләп ашарга”
2бала: Ниләр генә белми ул, Йөзем белән икмәкләр, Гөбәдия, кабартма, Коймаклар, тәбикмәкләр. 3бала: Өчпочмаклар, бәлешләр, Исемсезләре шактый. Кыстыбый, пәрәмәчне Хәтта әти дә мактый! Т. – Менә нинди уңган безнең әниләребез! Кемнең әнисе нәрсә пешерә, тыңлап карыйк әле. Бала: Әни бәлеш (коймак...) пешерә. Т. -Әйе, әниләрегез бу ризыкларны бар күңел җылысын биреп, иренмичә әзерли, кунакларны сыйлый. Безнең дә бүген кунакларыбыз бар. Шулай булгач, аларны сыйламыйча булмас. -Әйдәгез, бергәләп тәмле ризык пешерик, ә нәрсә пешерәсен безгә табышмак әйтер. Әз генә камыр алсак, Вак-вак итеп турасак, Майлы табага салсак, Нәрсә булыр? (бавырсак). -Дөрес, балалар, бавырсак пешерербез. Бавырсакны элек-электән безнең әбиләребез муллык, байлык символы итеп пешергәннәр. -Ә хәзер эшкә әзерләник. Иң беренче нәрсә эшлибез? -Чәчләрне җыябыз, алъяпкыч киябез, кулларны юабыз. Балалар киенеп, юынып өстәл янына килә. -Менә без эш башларга әзер. Бавырсак пешерү өчен нәрсәләр кирәк?
Бала: Ак сарайның эчендә Көмеш су да, алтын су. Юк ишеге, тәрәзәсе, Суларын эчәм дисәң, Була аны җимерәсе (йомырка). Бала: Су түгел, сыек, кар түгел, ак (сөт). -Камыр ашын нәрсәдән башка пешереп булмый (оннан). Әйе, он да кирәк, тагын бераз гына шикәр комы да өстәсәк, камыр әзер була. -Эш өчен тагын ниләр кирәк? (такта, он) -Эшләү өчен бармакларыбызны язып алыйк: Хәзер ясыйбыз коймак, Аннан ясыйк өчпочмак, Монсы булыр бавырсак, Ә чәк-чәк вак-вак, вак-вак. Балалар эше (татар көе яңгырый). Т. –Алдыгыздагы камырдан бармак юанлыгы бау тәгәрәтәбез, вак кисәкләргә бүләбез һәм алардан кечкенә шарлар әвәлибез. Чиста эшлибез, идәнгә он, камыр төшермәскә тырышабыз. Эшләве күңеллерәк булыр, мәкаль әйтешик. Балалар: Эше җайлының ашы да тәмле. Агач җимеше белән, кеше эше белән. Аз сөйлә, күп эшлә. Ашыккан – ашка пешкән. Башлаган эшнең беткәне яхшы. Эш беткәч, уйнарга ярый. -Менә бавырсаклар әзер, пешерәсе генә калды. Аны ничек пешерәләр соң? -Майда кыздыралар.
-Бик дөрес. Хәзер Алисаның әнисе аларны ашханәгә алып төшеп, пешереп алып менер. -Ә без өстәлне җыештырып, кулларны юып, чәй табыны әзерлик. “Самавыр” уены. -Ә хәзер табынга рәхим итегез, үзебез пешергән бавырсаклар белән тәмләп чәй эчик. Табын кагыйдәләрен искә төшерик: -Табында без һәрчак кунак, Кунак булсаң, тыйнак бул! Кирәкмәс сүзләр сөйләмә, Түкмә, чәчмә, җыйнак бул! Кашык сине ияртмәсен, Син хуҗа бул кашыкка, Табында һәркем сынала, Комсызланма, ашыкма! Ризыгыңны чәйнәп аша, Авыз төеп тутырма, Чапылдатма, күршеләргә Бәреп-сугып утырма! Ашаган йөрәккә ятсын, Яхшырак эшләр башың, Әйдә, табынга рәхим ит, Бик тәмле булсын ашың! (В. Хәйруллина). Балалар кунакларны табынга дәшәл әр , аннары үзләре утыралар.
Көтелгән нәтиҗәләр Проект дәвамында нәсел, гаилә әг ъзалары , Алабуга шәһәре , аның күренекле шәхесләре , истәлекле урыннары , шулай ук Татарстан Республикасы турында әти-әниләр ярдәме белән зур материал тупланды . Бик күп уеннар , халык авыз иҗаты һәм күренекле шәхесләребезнең иҗаты белән таныштык . Нәсел һәм нәсел агачы турында кызыксынучанлыклары һәм белемнәре артты . Әти-әниләр белән бергәлектә эшләү нәтиҗәсендә балалар һәм әти-әниләр арасында җылы мөнәсәбәт үсте. Балаларда бер-берсенә, гаилә әг ъзаларына , өлкән буынга карата хөрмәт һәм ихтирам артты . Балаларның сүз байлыгы артты. Тасвирлап сөйләү күнекмәләре үсте. Әти-әниләр һәм тәрбиячеләр арасында үзара мөнәсәбәтләрне дәвам иттерү теләге туды.
Кулланылган әдәбият Яг ъ фаров Р.Ф. Ал кирәк, гәл кирәк. -Казан:Мәгариф, 1995. Борһанова Р.А. Туган як табигате белән таныштыру.- Казан: ИУУ РТ, 1997. Гарәфиева Г.З. Сөмбеләне кем белә? Казан-ТаРИХ-2003. Исәнбәт Н. Балалар Фол ь клоры –Казан , Татарстан китап нәшрияты,1984. Кашапова М.Ф. Иң гүзәл тел – туган тел. Казан,: РИ Ц “Школа”,2009. ХарисоваФ., Харисова Л. Уен – милли тәрбия чарасы.- Чаллы, КАМАЗ нәшрияты,1994. Зарипова З.М. Белем бирү һәм тәрбия про ц ессында милли-төбәк компоненты. Яр Чаллы,, “Яр Чаллы” типографиясе, 2000. Вороб ь ева Н.И. Татарский народный орнамент. –Казан ь , Татгосиздат,1948. Сергеева Н. Әбиемнең сандыгы. Казан, Татарстан китап нәшрияты,1995. Сергеева Н. Гомер агачы .Казан, изд. Мәгариф, 2008. Хабибуллина И.Җ. Бабынина Т.Ф.Татарстан мәдәнияте чишмәләре. Яр Чаллы, ГОУ ВПО “НГПИ” 2011.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Проект "Туган ягым-яшел бишек"для детского сада.
Проект для детского сада с татарским языком общения. Данный проект учит детей познавать красоту родного края, прививает любовь к родному селу....
Туган ягым - Яр Чаллы.
Темасы: «Туган ягым- Яр чаллы».(мәктәпкә әзерлек теркеме)Бурычлар:Белем бирү бурычы: балаларга туган як, туган шәһәр, туган йорт төшенчәләре турында белем бирү.Үстерешле бурычлар: сүз байлыгын а...
«ТУГАН ЯГЫМ - ТАТАРСТАН - МОЙ РОДНОЙ КРАЙ»
Конспект открытого мероприятия по обучению дошкольников татарскому языку...
План кружка "Туган ягым"
План кружка по обучению родного языка "Туган ягым"для подготовительных групп...
Туган ягым,Татарстан!
Иделемнең түрендәГазиз туган җиремдәАк канатлы бер калаКазан диеп атала....
" Туган ягым, Туган телем"
Сценарий о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....
ОД "Туган ягым, туган жирем"
средняя группа...