Ягымлы сузлэр.
план-конспект занятия (развитие речи, старшая группа) по теме

Зиннурова Рамзия Рафисовна

Конспект занятия по развитии речи в старшей группе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zanyatie.docx17.48 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес барышы.

Магнитофон язмасында “Әссәламегаләйкем!” җыры тыңлана.

Сезгә җыр ошадымы?  Бу нинди җыр?(Ягымлы, күңелле.) Нинди ягымлы сүзләр бар анда? (Саумы, әссәламегаләйкем, сөекле һ.б.)  Әссәламегаләйкем – исәнмесез дигән сүз ул. Бу ягымлы, җылы, йомшак сүздән соң безнең күңелебез күтәрелә, шатлыгыбыз арта. Ләкин ул сүзне кеше күңелен җылытырлык итеп әйтә белергә кирәк.  Тыңлагыз әле, бу шигырьдә исәнләшү сүзләре ничек матур итеп әйтелгән!

 

                              Исәнмесе, иптәшләр!

Мин иртә белән        Исәнме, Азат!

Өйләргә керәм,        Саумы, Салават!

Иптәшләремнең        Авырмыйсызмы,

Хәлләрен беләм:        Хәят һәм Булат?!

Исәнме,Гүзәл,        Исәнме, Иркә!

Исәнме,Рүзәл!        Сәлам, Мәликә!

Исәнме, Галләм!        Хәерле иртә!

Сезгә, дусларым,        Хәерле иртә!

Иртәнге сәлам!

Безнең татар халкында бик матур исәнләшү йоласы бар. Әби- бабайлар, ике кулларын сузып, ягымлы елмаеп исәнләшәләр.

Исәнләшү, сәламләү сүхләре күп алар. Иртән йокыдан торгач, әти-әнигә,әби-бабайга, абый-апага, эне-сеңелләребезгә хәерле иртә телибез. Хәерле иртә теләү ул--- сәламәтлек теләү, исәнләшү.

Балалар, әйтегез әле, көндез кешеләр бер- берсе белән ничек исәнләшәләр? Кич белән әйтелә торган сәламләү сүзләре нинди? Йоклар алдынннан нинди сүзләр әйтергә кирәк? ( Хәерле көн, хәерле иртә, хәерле кич, тыныч йокы, тәмле төш һ.б.)

Без менш никадәр исәнләшү сүзләре беләбез. Ләкин теләсә кайчан, теләсә нинди исәнләшү сүзе әйтергә ярыймы? Мәсәлән, барлык кешеләргә дә “ Исәнмесез!” яисә “Сәлам!” дип әйтү килешәме? Аларны кемгә әйтергә мөмкин?

Без тагын нинди ягымлы сүзләр беләбез? “Үтенәм сездән”, “Рөхсәт итегез”, “Зинһар” сүзләрен кайчан кулланабыз?

Олылар сөйләшкәндә, аларның сүзләрен бүлдерергә ярыймы? (Юк). Дөрес, ярамый. Бик кирәк булып бүлдергән очракларда “Гафу итегез!” дип әйтергә кирәк. Сөйләшкән вакытта сүзгә катнашу – тәрбиясезлек билгесе.

Татарларда  әйтемнәр һәм мәкальләр бар.

--Адәмгә иң кирәге – ягымлы чырай, җылы сүз.

--Җылы җил бозны эретә, җайлы сүз җанны эретә.

--Ничек эндәшсәң, шундый җавап алырсың

Тагы  шигырь белән таныштырып китәм. “Мин бит татар малае” дип атала.

Һаваның да ае бар,                                                  Кул юабыз, сөендереп

Мәчетнең дә бар ае,                                                 Баскычтагы комганнан.

Үземнең дә  аем җар.                                              Чәй ечәргә керәбез,

Айнур минем исемем—                                           “Бисмилла “сыз ашамыйм

Мин бит татар малае.                                             Мин бит татар малае

Хәлсезләнгән песине                                           Шәмаил тора түрдә,

Һәм хуҗасыз маэмайны                                         Шәмаилнең бар ае.

Ишекалдында дәшеп,                                      Әни килә, елмаеп,

“Бисмилла” әйтеп сыйлыйм—                                Үбеп алам мин аны--

Мин бит татар малае.                                      Мин бит татар малае.

Ялкауларны гел сөймим,                                       Догалар да беләм мин,

Әти түбә япканда                                         Түбәтәй дә киям мин,

Тотып торам калайны,                                        Очратсагыз урамда

Әти кадак какканда                                        Әгәр минем кебекне,

Биреп торам кадакны—                                         Белеп торыгыз, яме-

Мин бит татар малае.                                   Ул бит татар егете.

-Балалар, сез ничек уйлыйсыз, нинди малай турында сүз бара монда?

(яхшы малай турында)

-Ни өчен яхшы соң ул?  ( Маэмайларны, песиләрне җәлли, әнисен ярата, догалар белә, түбәтәй кия.)

--Сезгә шундый кешеләр ошыймы?   ( әйе)

- Ә яхшы кеше тагын нинди була?  Нинди кешеләр турында шулай әйтә аласыз? (Әти-әнисен тыңлаган, начар сүзләр әйтми торган, начар эшләр эшләми торган, кеше алдында да, өйдә дә үзен матур итеп тота белүче, кеше әйберен рөхсәтсез алмый торган һ.б.)

- Бик дөрес. Ә мин менәсезгә бер вакыйганы сөйләп күрсәтәм.

Урамнан бер кыз белән бер малайузып бара. Ә бераз алдарак бер әби бара. Аяк асты бик тайгак. Әби таеп китә дә егыла.

 –Китапларымны тотып тор әле! – ди малай һәм кызга сумкасын бирә дә әбигә ярдәмгә ашыга.

Ул кире борылып килгәч, кыз аңардан:

-Әллә ул синең әбиеңме? – дип сорый.

- Юк, - дип җавап бирә малай.

-Әллә әниеңме? – дип гаҗәпләнеп сорый иптәш кызы.

-Юк!

-Алайса, апаңдыр? Я булмаса берәр танышыгызмы?

- Юк ла инде, юк! – дип елмая малай. – Бер әби шунда!

  • Бу ике бала турында нәрсә әйтә алабыз без? ( малай бик акыллы ,тәүфыйклы бала . Ул бер белмәгән әбигә булыша .)
  • Ә кыз турында нәрсә әйтә алабыз? ( ул әбинең егылганын күрсә дә аңа ярдәмгә бармый. Үзенең туганнарына гына ярдәм итәргә дип уйлый торгандыр.)
  • Әйе, балалар, андый кешене бик яратып бетермиләр. Ә яхшы кешене бөтен кеше ярата, хөрмәтли – дуслары да, әти-әнисе дә, тәрбияче апалар да. Ә бу – зур бәхет –кеше хөрмәтенә лаек булу.
  • Әйдәгез әле, балалар, без дә туган илебезне, туган телебезне яратып, кешеләрне хөрмәтләп, дусларның кадерен белеп яшик.

 Җырлы – биюле уен”Уң ягымда дустым бар”.

  • Балалар, әйтегез әле, безне кем тәрбияли соң, кем безне яхшы булырга өйрәтә?(Әтиләр, әниләр, әби- бабайлар, тәрбияче апалар һ.б.)
  • Безне тагын әкиятләр, шигырьләр дә тәрбияли, яхшылыкка өйрәтәләр.

“Өч кыз” татар халык әкияте.

  • Нәрсәгә өйрәтә бу әкият безне? (Әниләрне хөрмәт итәргә, аларга булышырга һ.б.)

“Тукмар белән Чукмар” Татар балалар язучысы Абдулла Алиш әкияте.

  • Бу әкияттән без нәрсәгә өйрәнәбез? (Дус, тату булырга өнди.)

“Хәйләгә каршы хәйлә” татар халык әкияте.

-Балалар, сезгә әкиятнең азагы ошадымы? (юк)

-Әйдәгез әле, әкиятне үзгәртик. Торна төлкегә яхшы үрнәк күрсәтсен әле.Тылсымлы таякчык белән торнага тиябез, ул үзгәрәтөлкене кунак итә, алар дуслашып китә.

-Мин сезне тагы бер ничә мәкаль белән таныштырып китәм.

-Әти-әнисен тыңлаган- адәм булган, тыңламаган әрәм булган.

-Тәүфыйк – изге юлдаш.

- Күңелең саф булса, көннәрең шат булыр.

-Безнең тирә – ягыбызда кешеләр яши, урманнар үсә , ә тагын нәрсәләр бар? ( үлән, кояш, чәчәкләр, хайваннар, һ.б.)

-Без үзебез тәртипле булсак , безнең гамәлләребездә яхшылыкта булыр. Табигатебезне дә сакларбыз, якыннарыбызны якларбыз, әти- әнигә хөрмәт күрсәтеп, тәүфыйклы, кешелекле, тәртипле балалар булып үсәрбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Язның ягымлы көйләре

Тирә юнь белән танышу һәм музыка.2 нче кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә музыка шөгыле....

“Ягымлы сүзләр”

Конспект НОД по развитию речи в средней группе....

“Әниемнең ягымлы йөзе”.

Сценарий для старшей группы...

“Әниемнең ягымлы йөзе”.

Сценарий для старшей группы...

“Әниемнең ягымлы йөзе”.

Сценарий для старшей группы...

Кем? Нэрсэ? соравына жавап биргэн сузлэр.Презентация

Балаларны сүз төркемнәре – кем? нәрсә? соравына җавап булган   сүзләр белән таныштыру,сүзләргә сорауны дөрес,аңлап куя белүләренә   ирешү.      ...