уеннын әһәмияте
статья по развитию речи по теме
Предварительный просмотр:
19 нчы мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениясе Яңа Савин районы мәгариф бүлеге
Чыгыш
бала тәрбияләгәндә уенның әһәмияте
Төзеде:
Назмиева Г.В.
Уен мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында мөһим урын алып тора. Аның ярдәмендә бала шәхес формалаша. Уйнаганда балалар үзара дуслаша, мөстәкыйль эш итә, үзләренең уйларын гамәлгә ашыра, дөньяны танып белергә өйрәнә. Мөстәкыйль уен эшчәнлеге һәр баланың физмк һәм психик үсешенә йогынты ясый, аңарда әхлаклылык, ихтыяр көче, иҗади сәләт тәрбияләргә ярдәм итә. Бала уенында гаиләдә яки тәрбия учреждениесендәбулган вакыйгалар да чагылыш таба, ул өлкәннәргә охшарга омтыла, аларның холык фигыльләрен, мимка һәм жестларын кабатлый.
Мөстәкыйль уйнарга өйрәнсен өчен, өлкәннәр кече яшьтән үк бала уенына җитәкчелек итәргә тиеш. Уйнарга өйрәнмәгән бала машинаны берни уйламыйча этен йөри, курчак белән дә теләр теләмәс уйный. Уенчыклар белән л башкача уйный белми, алар аны тиз туйдыра. Аннары әти-әнисеннән яңа уенчык таләп итә башлый.
Өлкәннәрнең бала фикерен, уенын хуплап бергәләп уйнатучы уңай нәтиҗә бирә. Әгәр бала хаклы булмаса, уен барышында төзәтмәләр кертергә мөмкин. Ике яше тулып узган бала уйнарга аеруча ярата, үзенең уеныннан зур канәгатьлек ала. Б у чорда бала хис белән уйный. Ә үсә төшкән саен балаларның уеннарында төп урынны хәрәкәтле уеннар алып тора.Балалар туплар, сикергечләр, кыршаулар белән уйнарга яраталар.Ярышлы уеннарга игътибарлары арта: алар телән командаларга бүленеп уйнарга яраталар.
Уенның үзәгендә инде, билгеле, уенчыклар тора һәм алар күптөрле.Өлкәннәрнең уенчыкларны дөрес сайлый белүе- балага эхлакый тәрбия бирүдә мөһим шарт. Кече яшьтәге балаларга, гаиләдә һәм балалар бакчасында бигрәк тә сюжетлы- образлы уенчыклар ( курчаклар, төрле җәнлекләр, әкият геройларын) булдырырга кирәк, ә инде урта, зурлар,мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә андый “әзер” уенчыкларга караганда, “эш” таләп итә торганнары (кисмә рәсемнәр, шакмаклар, лего, конструкторлар) файдалырак. Әлеге уенчыклар балалар фантазиясе өчен иркен мәйдан булып тора.
Уенчык балага беренче тапкыр күргәндә генә түгел, ә аны тотып, капшап караганда да, бер урыннан икенче урынга күчергәндә дә, гомумән, һәрвакыт канәгатьлек хисе бирергә тиеш.Уенчыкның йомшак, зәвыклы,җылылык биреп торырлык булуы мөһим. Ул баланың тән тиресенә зыян китерерлек каты, чәнечкеле булырга тиеш түгел.Яшь үзенчәлеген, кызыксынуын, зәвыгын искә алып сайлап алынган уенчыкны бала ярата, үз итә, ул аның иң кадерле әйберенә әйләнә.Әгәр уенчык тышкы кыяфәте белән матур, үзенчәлекле, кызыклы, яңа, катлаулы булса, бала үсә төшкәч аның тормыш- көнкүрештәкулланыла торган предметлар белән охшаш һәм уртак якларын да табарга омтыла. Ул уенчыкның аерым өлешләренә- курчакның аяк- кул бармакарына, хәттәа тырнакларына, күлмәгендәге төймәләргә игътибар итә. Гомумән, балага курчагының чын кеше белән охшаш яклары күбрәк булуы ошый. Кайчагында без баланың уенчыкны вату, сындыруының сәбәбен дә аңлап бетермибез бит. Әгәр курчак утырып тора алмаса, бала аның аякларын бөгә. Үзе теләгән нәтиңәгә ирешә алмаса, ул киреләнә, кычкыра, елый башлый.
Шуңа күрә ике яше тулган балага курчакларның һәм җәнлекләрне чын барлыкка охшатып эшләнгәннәрен дә тәкъдим итәргә кирәк. Әлбәттә һәр баланың бик яраткан уенчыгы була. Бу очракта яшенә туры килә дип, баланы башка уенчык елән уйнарга мәҗбүр итәргә ярамый. Бары тик уен барышында җайлап кына яңа уенчык тәкъдим итәргә кирәк, баланың игътибарын аның кызыклы, үзенчәлекле якларына юнәлтергә кирәк.
Бала уенчыклары төрле булырга тиеш. Уенчыклар төрле булган саен баланың уены да кызыклы , мавыктыргыч, иҗади була.
Кече яшьтәге балаларның уенчыклары күз алдында булырга тиеш, чөнки бала уенчыкларын күргәндә генә уенның сюжетын уйлап таба ала. Бала күбрәк өлкәннәр янында уйнарга ярата, чөнки ул хуплау, ярдәмгә моһтаҗ.
Уеннар күптөрле. Сүзле уеннар авазларны, сүзләрне дөрес, ачык итеп әйтергә булышлык итсә, хәрәкәтле уеннар балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык кебек матур сыйфатлар тәрбияли. 3-4 яшьтәге балаларның игътибарлары үзгәрүчән бул, шуңа күрә аларга гади сюжетлы уеннар тәкъдим ителә. Мәсәлән, “Кошлар кебек очабыз”, “Машиналар гаражга кайта” һәм башка.Билгеле бер биремне үтәргә кирәк булган уеннар да уйнала, мәсәлән, “Минем яныма килегез”, “Тупны куып тотыгыз”. Мондый вакытта нәниләрне флаг, шакмак, туплар кулланып кызыксынуларын арттырырга була.
5-6 яшьтәге балаларда исә, сүзле уеннар киң уйнатыла башлый. “Куык”, Аю урманында” , “Маэмай” уеннары шундыйлардан. Әлеге уеннар сөйләм телен үутерүгә дә ярдәм итә. Нәниләрнең хәрәкәт осталыкларыда арта барган саен, алар белән җитезлек, өлгерлек, саырлык таләп ителә торган уеннар да уйнарга мөмкин. Уеннарныҗ кагыйдәләре быраз катлаулана, билгеле бер кагыйдәләргә буйсына башлый ( күрсәтелгән юнәлеш буенча гына йөгерү). Бу яшьтә бергәләп тимераякта шуарга, җәен ике көпчәкле велосипедта йөрергә өйрәтергә була.
6-7 яшьлек балаларның уеннарында төрле физик күнегүләр, спорт һәм халык уеннары белән мавыга башлыйлар. Балалар белән сигнал буенча хәрәкәт башкара белү, пространствода үз урыннарын таба белергә, өлгерлек, җитезлек, игътибарлылык, кыюлык кебек ихтыяри сыйфатлар тәрбияләргә булышлык итә.
Шулай ук балага уен өчен махсус бер урын гына билгеләп кую дөрес түгел, әлбәттә. Ул, уйнаудан туктагач, уенчыкларын җыеп куярга теләмәсә дә, аларны бер урыннан икенче урынга күчереп өйртүне тыймаска кирәк.
Мисал өчен 3 яшьлек бала яши торган фатирга күзаллыйк. Бала уйнаудан туктаган, ләкин уенчыкларын җыярга теләми. Бу мәсәләне хәл итү өчен әнисе ярдәмгә килә.
- Син, кызым, үзеңнең уенчыкларыңны җыеп куй, ә мин аш бүлмәсендә савыт- саба юам, - ди аңа әнисе.- Ләкин алдан ук килешеп куябыз: барысы да чиста, пөхтә итеп җыештырылган булырга тиеш. Эшне кайсыбыз беренче тәмамлар икән?
Мондый алымны куллану уңай нәтиҗә бирә. Тагын башка алымда кулланырга мөмкин.
- Урамга чыгар вакыт җитте, баланың уенчыкларын җыештыртыр өчен әнисе , кызына :Курчагыбыз Айсылу, син карап тор минем кызым уенчыкларын җыештырсын, аннары миңа әйтерсен, - ди һәм иелеп курчакның колагына нидер пышылдый.
Әлбәттә кызгы бик кызык тоела, анын әнисе ни пышылдаганын беләсе килә.
- Әнием, син ни дип әйтен ул курчакка ,-дип сораячак.
- Юк, әйтмим. Бу-сер. Бүлмәне җыештыр анныры әйтермен ди.
Кыз әлбәттә бүлмәне җыештырачак һәм курчагынын аңа карап торганың күргәч тырышачак.
Әнисе бүлмәгә кергәч кызының уенчыкларын җыеп куюын күргәч мактаячак, һәм курчакка ни әйтүен әйтәчәк.
Бала , әлбәттә мактау сүзе ишеткәч шатланачак, башка акытта да теләп җыештырачак.
Бу очракта әнисе куллнган сюжетлы- образлы уен әхлакый тәрбия бирү алымыда булып тора.
Баланың уенчыкларын даими рәвештә бергәләп карап, юып, билгеле бер урынга әйбәтләп урнаштыруда мөһим. Ватык уенчыкларны бергәләп төзәтергә мөмкин. Уенчыкларны “дәвалау” да образлы ярдәмендә сюжетлы-рольле уен рәвешендә оештырырга мөмкин.
Йомгаклап шуны әйтергә була, уен баланы активлаштыра, аңарда иптәшлек, дуслык, бер-берсенә карата,үзара ихтирам итү хисе тәрбияли, аның акыл үсешенә йогынты ясый.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Габдулла Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте.
Бу чыгышында тәрбияче Г.Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте турында бәян итә....
Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме)
Максат:Балаларны тере организмнар белән таныштыру, күзалларга өйрәтү: яшәү шартлары,туклануы. Табигатьнең тере организмнарына карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү.Материал:Кон...
Гаиләдә балаларны тәрбияләүдә халык авыз иҗатының әhәмияте. Ата-аналар өчен чыгыш.
Балалар тормышында уеннарнын эhэмиятен кем генэ белми.Без «Сәламәт тәндә - сэламэт акыл», - дибез. Кеше ул йөзе белэн дэ, сузе белэн дэ ,жаны б\н дэ, матур булырга тие...
ПРЕЗЕНТАЦИЯ БАЛА ТӘРБИЯЛӘГӘНДӘ УЕННЫН ӘҺӘМИЯТЕ
УЕННЫҢ ӘҺӘМИЯТЕ...
“Балаларның психик яктан сәламәт булуның бер чарасы буларак УМК элементларын кулланып Әкиятерапиянең һәм бармак уеннарының әһәмияте”.
Балалар бакчасында әкияттерапия һәм бармак уеенарының әһәмияте....
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә өйрәтүдә уеннарның әһәмияте
Уеннарның төрләре...
Сөйләм үстерүдә уеннарның әһәмияте
Балаларның сөйләм үстерүдә уеннарның әһәмияте зур. Уен шөгылдә алынган белемнәрне ныгыту чарасы да ул....