Тукай бәйрәме
методическая разработка по развитию речи (старшая группа) по теме

Султанова Лейсан Рустамовна

Габдулла Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган бәйрәм

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_byrme.docx24.99 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай бәйрәме

Зал бәйрәмчә җиһазландырылган. Зал түрендә чәчәкләр белән бизәлгән Габдулла Тукай портреты. Бер як стена буенда Тукай китапларыннан күргәзмә, икенче якта шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган стенд.

Әкрен генә “Туган тел” көе яңгырый. Балалар залга керәләр.

Алып баручы: Балалар, тыңлагыз әле, нинди көй яңгырый? Нинди гаҗәп матур көй бу, кемнең сүзләренә язылган җыр икән?

Балалар: “Туган тел” җыры. Тукай абый язган аны.

Алып баручы: Әйе шул, балалар, кыш бабайның чәчләре кар сулары булып аккан чакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп яз ае – апрель килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Менә без дә бүген аның туган көн кичәсенә җыелдык. Чөнки балаларны – сезне бик яраткан. Я, әйтегез әле, балалар, сез Тукайның нинди әсәрләрен беләсез?

Балалар: “Шүрәле”, “Су анасы”, “ Гали белән кәҗә”, “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Кәҗә белән сарык” әкияте һәм башкалар.

Алып баручы: Габдулла Тукай үзенең әсәрләрендә балаларга эшне, хезмәтне сөяргә өйрәткән, зурларны хөрмәт итәргә, татар телебезне яратырга өндәгән.

1 нче бала:                     И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

2 нче бала:                     Иң элек бу тел белән

Әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе

Әбкәм хикәят сөйләгән.

3 нче бала:                     И туган тел! Һәрвакытта

Ярдәмең белән синең

Кечкенәдән аңлашылган

Шатлыгым, кайгым минем.

Алып баручы: Балалар, бөек Тукаебызның эшен дәвам итеп, безнең бик күп язучыларыбыз, шагыйрьләребез татар телен мактап, төрле әсәрләр язганнар.

4 нче бала:                    Телсез идек, Тукай безне телле итте,

                                        Җирсез идек, Тукай безне җирле итте!

5 нче бала:                   Татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел!

                                       Икесе дә безнең өчен иң кирәкле затлы тел!

6 нчы бала:                 Татарчасы туган тел, безгә газиз булган тел.

                                       Атаң-анаң, әби-бабаң, сине сөя торган тел.

Алып баручы: Балалар, Тукай абыегызның балачагы авылда үткән. Барлык балалар кебек, ул да татар халык уеннарын яратып уйнаган, әйдәгез әле, без дә аның яраткан уеннарының берсен “Чума үрдәк, чума каз”ны уйнап алыйк әле.

Балалар парлашып бер-бер артлы тезелеп  басалар. Иң алга ялгызы калган бала чыга, барысы да җырлыйлар:

Чума үрдәк, чума каз

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата ул, ярата,

Тирән күлне ярата ул, ярата.

Әдилә үзенә иптәш эзли,

Әдилә үзенә иптәш эзли,

Белмим кемне ярата ул, ярата,

                                        Данисны ярата ул, ярата

(Данис белән баскан кыз алга  чыгып баса – уен шулай дәвам итә).

Алып баручы: Нәни Тукай халкыбызның “Әнисә”, “Әпипә” көйләрен яратып тыңлаган һәм биегән. Әйдәгез әле без дә бер биеп алыйк (“Парлы бию” башкарыла).

Алып баручы: Ә хәзер без Тукай абыегызның кайбер үзебез яраткан әсәрләрен искә төшереп үтәбез.

Мәтәлчек ата-ата маэмай булып киенгән бала керә . Ул уйный-уйный чирәмдә ауный. Бераздан малай күренә.

Малай:                           Әйдәле, Акбай! Өйрән син,

Арт аягың белән тор.

Аума-аума! Туп туры тор

Төз утыр, яхшы утыр!

Маэмай:                         Ник газаплыйсың, болай син,

Мин әле бик кечкенә,

Мин туганга тик ике айлап

Булыр я өч кенә.

Юк кирәкми, мин өйрәнмим,

Минем уйныйсым килә.

Шул болыннарда ятасым,

Шунда ауныйсым килә.

Малай:                           Аһ, җүләр, маэмай!

Тырыш яшьләй, -

Зурайгач җайсыз ул,

Картаеп каткач буыннар,

                                         Эш белү уңайсыз ул!

Малай белән эт йөгереп чыгып китәләр. Музыка уйный. Күбәләк булып киенгән кыз белән бала керә.

Бала (җырлый)            Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик бергәләп.

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың,

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

Күбәләк:                         Мин торам кырларда,

Болында, урманда,

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы.

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска

Бары бер көн генә,

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

“Шүрәле” балетыннан музыка яңгырый. Кычкырып, Шүрәле килеп керә.

Кысты, харап итте явыз “Былтыр” мине,

Аһ, үләм бит, бу бәладан кем килеп йолкыр мине?

Елап, балаларга ялвара:

  1. Минем кулларым бик авырта, зинһар өчен коткарыгыз! Рәхимле, шәфкатьле булырга, беркемгә дә тимәскә сүз бирәм.

Бер бала: Әйдәгез, шүрәлене коткарыйк, бик кызганыч бит. Үз урманында тыныч кына яшәсен.

Балалар шүрәлегә ярдәм итәләр.

Шүрәле: Рәхмәт сезгә! Сез бик шәфкатьле, миһербанлы икәнсез. Гел шулай мәрхәмәтле булыгыз.

Балалар, Шүрәле белән бергәләп, “Шүрәле” җырлы уенын уйныйлар(Н.Сафина шигыре, К.Сатиев музыкасы).

Җен дә түгел, җил дә түгел,

Күренеп йөри торган.

Шүрәлене саклап тора

Татарда кара урман.

Бер бала уртага чыгып бии.

Шүрәле, Шүрәле,

Син Алмазны күр әле!

Үзе җырлый, үзе бии –

Куллар чабып тор әле.

Шүрәлене  уртага алып җырлыйлар:

Бер мөгез дә, бер койрык.

Кети-кети уйный ул.

Кием-салым кими ул,

Балаларга тими ул.

Шүрәле, Шүрәле,

Син Мәликәне күр әле!

Җырга оста – җырласын,

Һич оялып тормасын.

Шүрәле: Бигрәк уңган балалар икәнсез. Бик яраттым үзегезне. Менә шуңа күрә сезгә миннән урман күчтәнәче. Бу гөмбә гади түгел – тылсымлы (алып баручыга бирә).

Алып баручы: (зур гөмбәне балаларга күрсәтә). Балалар, карагыз әле, чыннан да тылсымлы гөмбә икән бит – гөмбә эчендә күчтәнәчләр (балаларга гөмбә формасында ясап пешерелгән печенье тарата). Шүрәле балалар белән хушлашып чыгып китә.

“Туган тел” җыры белән бәйрәм тәмамлана.

Татар теле тәрбиячесе:

Солтанова Л.Р.

2012 нче ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА Тема: ТУКАЙ БҮГЕН ДӘ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН! ТУКАЙ И СЕГОДНЯ С НАМИ! С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ УМК "ГОВОРИМ ПО-ТАТАРСКИ"

В нашем современном мире, благодаря средствам информации и связям все народы сближаются друг с другом. Всё больше и больше узнают о национальных традициях, культуре, как своего, так и других народов.О...

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Г. Тукая....

Тәрбияле бала – гаилә терәге (Г.Тукай әкиятләре мисалында) - Воспитанный ребенок - опора семьи (на примере сказок Г.Тукая)

Балаларга яхшы тәрбия бирү - ата-аналарның, балалар бакчасының, мәктәпнең төп бурычларыннан берсе. Кече яшьтән, балалар бакчасыннан ук балаларны яхшы әсәрләргә җәлеп итү әлеге максатка ирешүдә зур ярд...

Сценарий праздника посвященного творчеству Габдуллы Тукая “САНДУГАЧТАЙ МОҢЛЫ ТУКАЙ ТЕЛЕ”

Ц ЕЛЬ: Повышение эффективности работы по приобщению детей к творчеству ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Задачи:Познакомить детей с жизнью и творчеством ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Воспитывать любовь и бережное отношение к произведе...