Габдулла Тукай.
методическая разработка по развитию речи (подготовительная группа) по теме

Исакаева Рамзиля Фаиловна

Габдулла Тукай

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gabdulla_tukay.doc52.5 КБ

Предварительный просмотр:

Рус төркемнәре өчен.

Тема: Габдулла Тукай.

Максат: 1. Укучыларга Габдулла Тукай турында мәгълүмат бирү.

        2. Сөйләм телен, игътибарлыкны үстерү.

        3. Татар халык шагыйре Габдулла Тукайга, аның әсәрләренә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: портрет, китаплар күргәзмәсе, Г. Тукай әсәрләренә ясалган рәсемнәр күргәзмәсе.

                                Кичә.

1 Алып баручы. Җирдә яз, яз исе, яз төсе. Матур теләкләр, күркәм гамәлләр белән килсен яз. Кояшның нурлары җирне җылыткан вакытта сөекле шагыйребез Габдулла Тукай туган. Язгы сулар тавышы белән күңелләребезгә Тукай килеп керә.

2. Алып баручы. 125 года тому назад в Заказанье в семье рядового деревенского муллы родился мальчик. Родился он 26 апреля 1886 года в деревне Кушлавыч. Отец дал ему имя Габдуллаҗан. Будучи пятимесячным младенцем, он лишился отца, а в возрасте четырёх лет стал круглым сиротой.

1 Алып баручы: Кайсы гына шагыйрьнең җылылык эзләп үз гомерендә 7-8 апага “әни” дип дәшеп караганы булды икән? Габдулла әнә шундый язмыш кичерә.

“Әнием” җыры.

Дөньяда иң гүзәл

Иң матур нурлы зат

Ул минем әнием,

Ул минем әнием.

Кушымта:

Иң якты кояшым

Иң назлы гөлкәем.

Иң якын кешем син,

Әнием җаным син.

Кадерләп үстердең,

Җаныңны биреп син.

Төннәрен йокламый,

Бәхетле булсын дип.

2. Алып баручы. Так, в 1892-1895 г. его жизнь проходит в семье крестьянина Сагди в деревне Кырлай, недалеко от Кушлауч. Здесь Габдулла начал приобщаться к трудовой крестьянской жизни, испытал её радости и горечи, стал учиться и, как он сам потом признавался в своих воспоминаниях, Кырлай открыла ему глаза на жизнь. В дальнейшем детство Габдуллы прдолжалось в городе Уральске. Он посещал русский класс и проявил высокую одаренность. Он переводит на татарский язык басни Крылова и предлагает их к изданию. Увлекается поэзией Пушкина и Лермонтова. Изучал персидский, тюркский, арабский, русские языки. Его главным девизом стало:

С кем только жизнь в злой расправе не бывала?

 Борясь, ты ей не уступай ни мало.

Именно под этим девизом в условиях реакции поэт продолжал свою борьбу и создавал прекрасные произведения. Для поэта понятие Родины было воплощением истории народа- его прошлого, настоящего и будущего, воплощением народной судьбы в целом. В тукаевском сознании народ и история родной земли были нерасторжимы. Его любовь к Родине, как и его любовь к народу и свободе, превратилась в глубокое поэтическое вдохновение. И поэт воспевал величие и красоту родного языка.

Родной язык, родной язык, с тобою смело шёл я вдаль,

Ты радость возвышал мою, ты просветлял мою печаль.

1 Алып баручы:  Габдулла Тукайның гомере кыска булса да, иҗат ялкынында дөрләп торды. Ул үзеннән соң күпкырлы шигъри һәм публицистик мирас калдырды.

Мәтәлчек ата-ата эт керә. “Кызыклы шәкерт” шигырен сөйлиләр.

Малай: Әйдәле Акбай! Өйрән син,

                Арт аягың белән тор;

                Аума, аума! Туп туры тор,

                Төз утыр, яхшы утыр.

Маэмай:  Ник газаплыйсың болай син,

                      Мин әле бик кечкенә.

                Мин  туганга тик

                Ике айлап булыр, йә өч кенә.

                Юк , кирәкми, мин өйрәнмим,

                Минем уйныйсым килә:

                Шул болыннарда ятасым,

                Шунда ауныйсым килә.

Малай:         Ах, җүләр маэмай!

1 Алып баручы Глупый песик! Нужно к делу

                Приучаться с малых лет,

                Ремеслом не овладеешь

                Если будешь стар и сед.

Действительно, впечатления кырлайского периода оставили в памяти и творчестве поэта неизгладимый след любви к родной земле и её простым чистосердечным людям.

Музыка яңгырый, күбәләкләр керә. “Бала белән күбәләк” җырын башкаралар.

Бала: Әйт әле, күбәләк,

        Сөйләшик бергәләп.

        Бу кадәр күп очып,

        Армыйсың син ничек?

Күбәләк: Мин торам кырларда,

        Болында, урманда:

        Уйныймын, очамын,

        Якты көн булганда.

Бала: Ничек соң тормышың?

        Ничек көн күрмешең?

        Сөйләп бирче тезеп,

        Табаламсың ризык?

Күбәләк: Иркәли һәм сөя

        Кояшның яктысы:

        Аш буладыр миңа

        Чәчәкләр хуш исе.

( Акрын гына музыка яңгырый). А летом вся молодёжь деревни вечером собирались и пели песни, танцевали.

“Чума үрдәк, чума каз” җырлы-биюле уены.

Дүрт укучы сәхнәгә чыга.

1 бала: Боз һәм кар эреде,

        Сулар йөгерде.

        Елап елгалар,

        Яшьләр түгелде,

        Көннәр озая

        Төннәр кыскара.

        Бу кайсы вакыт?

        Я, әйтеп кара?

(Җаваплар әйтелә)

2 бала. Ашлыклар үсте,

        Башаклар пеште,

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә

Халык ашыга

Китә басуга

Урагын ура

Бу кайчак була?

(Җаваплар әйтелә)

3 бала.Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана

Бу кайчак була?

4 бала. Һәр җир карланган

        Сулар бозланган,

        Уйный җил, буран,

        Бу кайчак туган?

“Яз  җитә” җырын җырлау.

1. Кояш көлеп карый безгә,

Күзләр чагыла.

Елгалардан бозлар ага,

Диңгез ягына

Яз, яз, яз җитә

Тәрәзәне ачтылар

Тып-тып, тып-тып, тып итә

Эре-эре тамчылар.

Гали белән кәҗә “ шигырен сөйләү.

Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән

Кәҗә рәхмәт укый, сакалын селкетә.

“Эшкә өндәү” шигырен сөйләү.

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,

Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.

И, сабыйлар! Эшләгез сез, иң кадерле нәрсә- эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.

Песни спели, стихи рассказали, о чём мы не поговорили? Да, верно, о сказках. Сейчас я вам прочитаю отрывки из сказок. А вы отгадайте, какие это сказки?

Нәрсә бу качкынмы, җенме?

Я өрәкме, нәрсә бу?

Кот очарлык, бик килешсез

Әллә нинди нәрсә бу.

Борыны кәп-кәкре, бөгелгәндер,

Тәмам кармак кеби.

Төз түгелдер куллар, аяклар да

Ботак кармак кеби.

Балалар: Шүрәле!.

( Биленә балта кыстырган Былтыр керә)

2. Алып баручы.

Бик матур бер айлы кичтә бу  авылның бер егет

Киткән урманга утынга ялгызы бер ат җигеп.

Тиз барып җиткән егет, эшкә тотынган баргач ук,

Кисә башлаган утынны балта белән тук та тук!.

( Былтыр утын кискән кыяфәт ясый. Сәхнәнең икенче ягында кычкыра-кычкыра Шүрәле карап тора).

Былтыр: Сиңа миннңн ни кирәк?

Шүрәле: Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм.

            Мин әле күргәч сине, шатлыгымнан үкерәм.

            Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет,

            Яшь җегет! Килче уйныйк бераз кети-кети.

(Былтыр Шүрәле янына килә)

Былтыр: Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын.

( Сәхнә аша карана-карана тиз-тиз атлап малай үтә. Аның кулында алтын тарак. Малай артыннан сәхнәгә ашыгы-ашыга су анасы керә. Ул кычкыра:

Качма! Качма! Тукта! Тукта! И карак!

Ник аласың син аны ул бит минем алтын тарак!

1. Алып баручы. Болары, кемнәр булдылар, балалар? Алар кайсы әкияттән?

(Җаваплар тыңланыла)

Һәр көн, һәр мәдәни аталган адым Тукайны зур итәчәк, үстерәчәк кенә, Тукай яши, Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгән кадәле Тукай яшәячәк.

2. Алып баручы.

Тукай не умер! Жив народ,-

За сменой смена поколений,

И в каждом- голос живет,

И прозвенит в веках твой гений

1. Алып баручы.

Тукай исән!  Җыры күңелләрдә,

Яшәсәк тә үзен күрмичә.

Тукай килә моңлы сазын уйнап,

Шагыйрь тынгы бирмичә.

2. Алып баручы. Поистине Габдулла Тукай- это солнце татарской поэзии, которые однажды взойдя над нашей великой землей, не зайдет уже никогда.

Сәнгатебез күкләрендә-

Кояшыбыз, аебыз,

Бар Җиһанга күренерлек

Кадерле Тукаебыз.

Сегодня мы с вами праздновали день рождение великого поэта татарского народа Габдуллы Тукая. Сейчас все споём песню «Туган тел».

И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән Әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буена Әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

        

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по развитию речи:"Габдулла Тукай в наших сердцах".

Это занятие систематизирует знание детей о творчестве Габдуллы Тукая, совершенствует навыки выразительного чтения стихотворений, вызывает у детей радость от участия на занятии, воспитывает интерес к т...

"Воспитательное значение произведений Габдуллы Тукая"

Сообщение для воспитателей по развитию у дошкольников нравственных качеств и любви к произведениям Г.Тукая и в связи с его 125 летием....

Габдулла Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте.

Бу чыгышында тәрбияче Г.Тукай әсәрләренең балалар тәрбияләүдә әһәмияте турында бәян итә....

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Г. Тукая....