«2-3 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре. Адаптация.»
материал (младшая группа)
Предварительный просмотр:
Беркетмә № 1
12 сентябрь, 2019 ел
Катнашты: 16 кеше
Теркәү кәгазе беркетелә.
Тема: «2-3 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре. Адаптация.»
Көн тәртибе:
1. Тәрбияче Шамиева Н.Ф. чыгышы «2-3 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре. Адаптация.»
2. Анкета үткәрү.
3. ББЭ (Белем бирү эшчәнлеге) сеткасы һәм салкын вакытка режим белән таныштыру.
4. Ата-аналар комитетын сайлау.
Җыелыш барышы:
1. Беренче көн тәртибе буенча тәрбияче Шамиева Н.Ф. «2-3 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре. Адаптация.» темасы буенча чыгыш ясады. Ул балаларның 3 нче яшьтә мөстәкыйль була башлаганын әйтте.Әлеге чор дәвамында төрле юнәлешләр буенча сизелерлек үзгәрешләр барлыкка килүен, уен рәсем, төзү кебек эшчәнлек төрләре камилләшә башлавын аңлатты. Шулай ук Надежда Филипповна балаларның адаптация чорын нинди дәрәҗәләргә бүленүен укып китте, ул балаларның уртача дәрәҗәдәге адаптация үтүләре турында әйтте. Уртача адаптация ул - вакытлыча йокы бозылу, аппетит булмау, ОРВИ, ОРЗИ белән авыру, тискәреләнү, йомылып калу, агрессив булуын, ләкин бу күренешләрнең вакытлыча гына булуын аңлатты.
2. Икенче көн тәртибе буенча Надежда Филипповна әти-әниләр белән якынрак танышу максатыннан анкета үткәрде. Бу анкета ярдәмендә әти-әниләр, балалар турында мәгълүматлар тупланды.
3. Өченче көн тәртибе буенча Надежда Филипповна ББЭ (Белем бирү эшчәнлеге) сеткасы һәм салкын вакытка режим белән таныштырды. Сеткадагы шөгыльләр белән әти-әниләрне таныштырып китте: сөйләм телен үстерү, танып белү, матур әдәбият уку, 2 тапкыр физкультура, рәсем, әвәләү һәм кисеп-ябыштыру (чиратлап). Балаларны ике төркемгә бүлеп, 7-10 минут тирәсе шөгыльләнүләрен әйтте. Шулай ук Надежда Филипповна салкын вакытка режим белән таныштырды.
4. Дүртенче көн тәртибе буенча ата-аналар комитеты рәисе сайларга тәкъдим ителде. Комитет рәисе булырга Сагидуллина Лиана Радиковна ризалашты. Лиана Радиковна өчен 16 кеше тавыш бирде. Каршы килүче булмады, бертавыштан тавыш бирелде. Лиана Радиковнага ярдәмчеләр итеп, Гатиятуллина Гульнара Камилевна һәм Сагдеева Ландыш Анасовна билгеләнде.
Җыелышның карары:
1.«2-3 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре. Адаптация.» темасы буенча чыгыш. Балаларның үз-үзен тотышын тәрбияләү, адаптация чорында балаларга психик яктан ярдәм итү.
Үтәү вакыты: даими
Җаваплы: әти-әниләр, тәрбияче Шамиева Н.Ф.
2. Әти-әниләр турында мәглүматны тулыландыру, яшәү урыны үзгәргән вакытта тәрбиячегә хәбәр итү.

3. ББЭ (Белем бирү эшчәнлеге) сеткасы һәм салкын вакытка режим буенча эшләүне дәвам итү.
Үтәү вакыты: даими
Җаваплы: тәрбияче Шамиева Н.Ф.
4.Әти-әниләр белән дус-тату бер фикергә килеп эшләүне булдыру.
Үтәү вакыты: даими
Җаваплы: тәрбияче Шамиева Н.Ф.
Ата-аналар комитеты рәисе _____________ Сагидуллина Л.Р.
Ата-аналар комитеты сәркатибе __________Гатиятуллина Г.К.
1. Беренче көн тәртибе. «2-3 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре. Адаптация.»
Бакча – бала өчен әти-әни эштә чакта калып тору урыны гына түгел. Биредә ул яңа кешеләр белән танышырга, яшьтәшләре белән аралашырга өйрәнә, билгеле бер норма һәм кагыйдәләрне үзләштерә, җәмгыятьтә яшәргә яраклаша.
Баланы бакчага әзерләр алдыннан, ата-ана моңа үзе дә әзер булырга тиеш. Моның өчен бакчадагы режим белән танышырга, нинди дәресләр һәм уен чаралары булганлыгы белән кызыксынырга киңәш ителә. Булачак тәрбиячеләр белән танышу да комачау итмәс. Аларга баланың холык үзенчәлекләрен, гадәтләрен, нәрсәләр белән кызыксынуы хакында алдан ук хәбәр итеп куярга кирәк.
Бакчадагы шартлар үзгә: туклану, ял итү режимы да, тәрбия чаралары да. Шуңа күрә бакчага йөри башлагач та, баланың холкы үзгәрә башлый. Аның аппетиты кимергә, йокысы бозылырга мөмкин. Кайбер очракта сәбәпсез тән температурасы күтәрелә. Баланың эмоциональ кичерешләре аның организмының каршы торучанлыгын киметә. Шунлыктан адаптация чорында күп кенә балалар авырый башлый.
Адаптация чоры һәр балада төрлечә күзәтелә. Йә ул бик тиз ияләшә, йә ай буе еларга мөмкин. Бу яшь үзенчәлекләреннән дә торырга мөмкин. 10 айдан алып 1,8-2 яшькәчә булган балаларга адаптация аеруча авыр бирелә. Бу яшь аралыгында баланың гадәтләре формалаша башлый, ә аларны үзгәртеп коруга ул әле әзер түгел. Ә 2 яшьтән соң исә бу җиңелрәк бирелә. Балага бөтен нәрсә кызык булып тоела, аны яңа уенчыклар, уеннар белән кызыктырырга мөмкин. Икенче яктан, ул өлкәннәрнең ни сөйләгәнен дә яхшы аңлый. Шунлыктан аны тынычландыруы җиңелрәк.
Шунысы да бар: бер үк яшьтәге балалар төрле шартларга төрлечә ияләшә. Бу холык үзенчәлекләренә бәйле. Кайбер балалар кычкырып еларга, ашаудан баш тартырга мөмкин. Әмма ике-өч көн дә узмый, ул тынычлана, аппетиты, йокысы яхшыра, ул тәрбиячеләр һәм башка балалар белән теләп аралаша башлый.
Бакчага килгән беренче көннәрдән үк үзләрен тыныч тотучы балалар да бар. Алар тыныч кына утыра, аппетитсыз гына ашый, күзен йомган көе йокларга ята, әмма озак кына йокыга китә алмый. Уенчыкны кулына ала, әмма аның белән уйнамый. Ата-анасы килүгә исә, елый-елый, кочакка ташлана. Менә мондый балаларга карата игътибар аеруча зур булырга тиеш. Тышкы яктан тыныч булып, эчке яктан бастырылган мондый эмоциональ торыш бик озак дәвам итеп, авырып китүгә сәбәпче булырга мөмкин.
Баланың бакчадан кайткач, нинди шартларга килеп эләгүе дә адаптация чорына йогынты ясый. Вакытында ашау, йоклау кебек режим өйдә дә сакланса, балага күпкә җиңелрәк булачак. Баланы юынырга, киенергә, ашатырга өйрәтү дә зур әһәмияткә ия. Боларны эшли белмәү шулай ук авырып китү мөмкинлеген арттыра.
3. ББЭ (Белем бирү эшчәнлеге) сеткасы һәм салкын вакытка режим буенча эшләүне дәвам итү
Төркем җитәкчесе Надежда Филипповна әти-әниләрне ББЭ сеткасы һәм салкын вакытта реңим белән таныштырып үтте.
1 нче санлы
I кече төркеменә
2019-2020 нче уку елына оешкан белем бирү эшчәнлеге челтәре
Атна көне | Эшчәнлек төре |
Дүшәмбе | 8.20 – 8.30 (1 подгруппа) 8.40-8.50 (2 подгруппа) Сөйләм үсеше. (Сөйләм телен үстерү) |
15.20 – 15.28 (1 подгруппа) 15.40-15.48 (2 подгруппа) Физик үсеш. (Физик культура) | |
Сишәмбе | 8.20 – 8.30 Иҗади сәнгать үсеше. (Җыр) |
15.20 – 15.28 (1 подгруппа) 15.40-15.48 (2 подгруппа) Иҗади сәнгать үсеше. (Кисеп ябыштыру/әвәләү) | |
Чәршәмбе | 8.20 – 8.28 (1 подгруппа) 8.40 – 8.48 (2 подгруппа) Танып белү.(Әйләнә-тирә белән таныштыру) |

Пәнҗешәмбе | 8.40 – 8.50 Иҗади сәнгать үсеше.(Җыр) |
15.20 – 15.28 (1 подгруппа) 15.40-15.48 (2 подгруппа) Сөйләм үсеше. (Матур әдәбият белән танышу) | |
Җомга | 8.20 – 8.30 (1 подгруппа) 8.40-8.50 (2 подгруппа) Иҗади сәнгать үсеше. (Рәсем) |
15.20 – 15.28 (1 подгруппа) 15.40-15.48 (2 подгруппа) Физик үсеш. (Физик культура) |
1 нче санлы I кече төркеменә
2019-2020 нче елның салкын чорына көндәлек режим
№ п/п | Режимные моменты | Время |
1. | Прием, осмотр, игры, самостоятельная деятельность, | 06.00 - 07.30 |
2. | Утренняя гимнастика | 07.30 - 07.35 |
3. | Подготовка к завтраку | 07.35 - 07.40 |
4. | Завтрак | 07.40 - 07.50 |
5. | Игры, самостоятельная деятельность | 07.50 - 08.15 |
6. | Подготовка к ООД | 08.15 - 08.20 |
7. | ООД 1 | 08.20 - 08.30 (I) 08.40 - 08.50 (II) |
8. | ООД 2 | - |
9. | I полдник | 08.50 – 08.55 |
10. | Подготовка к прогулке | 08.55 - 09.00 |
11. | Прогулка (наблюдения, игры, труд) | 09.00 - 10.30 |
12. | Возвращение с прогулки (водные процедуры), игры | 10.30 - 10.40 |
13. | Подготовка к обеду | 10.40 - 10.50 |
14. | Обед | 10.50 - 11. 20 |
15. | Подготовка ко сну | 11.20 - 11.30 |
16. | Дневной сон | 11.30 - 14.30 |
17. | Постепенный подъем, закаливание | 14.30 - 14.40 |
18. | Подготовка к полднику | 14.40 - 14.45 |
19. | Полдник | 14.45 - 14.55 |
20. | Игры, чтение х./ литературы, подготовка к ООД | 14.55 - 15.20 |
21. | ООД | 15.20 - 15.28 (I) 15.40 - 15.48 (II) |
22. | Игры, самостоятельная деятельность, чтение х./литературы | 15.48 - 16.00 |
23. | Подготовка к ужину, ужин | 16.00 -16.20 |
24. | Подготовка к прогулке | 16.20 - 16.30 |
25. | Прогулка (игры, уход детей домой) | 16.30 - 18.00 |
4. Әти-әниләр белән дус-тату бер фикергә килеп эшләүне булдыру.
Көн тәртибенең чираттагы сороравы буенча төркем җитәкчесе Надежда Филипповна чыгыш ясады. Ул әти-әниләр арасыннан ата-аналар комитеты рәисен сайларга тәгдим итте. Комитет рәисе булырга Сагидуллина Лиана Радиковна ризалашты. Лиана Радиковна өчен 16 кеше тавыш бирде. Каршы килүче булмады, бертавыштан тавыш бирелде. Лиана Радиковнага ярдәмчеләр итеп, Гатиятуллина Гульнара Камилевна һәм Сагдеева Ландыш Анасовна билгеләнде.
Надежда Филипповна шулай ук әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Тәрбияче, төркемгә әти-әниләр ярдәме кирәк булганда мөрәҗәгать итәргә рөхсәт сорады. Әти-әниләр белән дус-тату бер фикергә килеп эшләү теләген белдерде.
Лист регистрации родительского собрания 12.09.2019г.
№ | Ф.И.О. | Подпись |

По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.
Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...
Әхлакый хисләрне тәрбияләү үзенчәлекләре
Гаилә тәрбиясенең әһәмиятле бурычларының иң затлысы – балаларда әхлакый хисләр тәрбияләү. Балаларда кечкенәдән әдәплелек, инсафлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү – ата-аналарның аеруча җаваплы һәм изге бу...
Яшь үзенчәлекләренә карап балаларга экологик тәрбия бирү
Ата- аналар җыелышы өчен чыгыш....
Сөйләм үсешләре тоткарланган 3-4 яшьлек балалар белән эшләү үзенчәлекләре
Туган тел- рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан- буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсен, гореф- гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола- бәйрәмнәрен, әдәбият һәм ...
Кече яшьтәге балаларны сөйләмгә өйрәтүнең үзенчәлекләре
выступление на родительском собрании...
5-6 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре
5-6 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләре. Материал для родительского уголка...
Балаларның башлангыч мәктәптән төп мәктәпкә күчеш чоры үзенчәлекләре.
Хәзерге хезмәт базарында конкурентлыкка сәләтле эшче булу өчен ,әйләнә-тирәнең үзгәрә барган шартларына яраклаша белүе кирәк.Яраклаша белү сәләте мәгариф өлкәсендә дә актуаль мәсьәлә булып тора....