Бала тәрбияләүдә әти-әнинең роле
материал
Тәрбияле бала дигәндә, гадәттә, аның гаиләсен күз алдында тотабыз. Моны раслаучы "Оясында ни күрсә, очканында шул булыр” дигән мәкаль дә бар. Әгәр оясы ныклы булмаса? Димәк, кошчык очып китә алмаячак.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
bala_terbiyaleude_ebi-baynyn_role_sagitova.docx | 41.16 КБ |
Предварительный просмотр:
Бала тәрбияләүдә әти-әнинең роле.
Тәрбияле бала дигәндә, гадәттә, аның гаиләсен күз алдында тотабыз. Моны раслаучы "Оясында ни күрсә, очканында шул булыр” дигән мәкаль дә бар. Әгәр оясы ныклы булмаса? Димәк, кошчык очып китә алмаячак.
Бүгенге көндә дөнядагы иң мөһим проблемаларның берсе - әхлакый тәрбия бирү. Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-ягындагылары да бәхетсез була. Әхлак тәрбиясе иң башта гаиләдән башлана. Дөньяга килгәч тә, кеше башка кешеләр мөнәсәбәтен тоя башлый. Балага ана әхлагы ана сөте белән керүен дәвам итә. Ананың халәте балага да күчә, ана шатланса, бала әнисенә карап елмая башлый. Гаиләдә ана-ата мөнәсәбәте, әби-бабай, апа-абыйларның, апа-сеңелләрнең үзара мөнәсәбәте баланың холкы формалашуга хезмәт итә. Туганнар, дуслар, урам, күршеләр белән аралашу берсе дә эзсез югалмый, яңа сыйфатларга нигез сала. Әйе, әхлакый сыйфат күптөрле, ул элек кабул ителгән нормалар нигезендә тулылана бара.Шуңа күрә дә һәр гаиләнең иң гүзәл сыйфаты булып – балага яхшы үрнәк күрсәтү, үзара мөнәсәбәтләрдә ягымлы, тыйнак, түзеллек торырга тиеш.
Халыкта элек-электән гаилә тынычлыгы, ир белән хатын мөнәсәбәтләр, гаилә үрнәге – баланың характерын билгели дип әйтелә. Тискәре мөнәсәбәттәге гаиләләрне халык кискен гаепли. Мәсәлән: “Уңмаган ат тәртә сындыра, уңмаган хатын йорт-җир туздыра”, “ “Талашчы хатын, этне туктатып, үзе өрер”, “ Ир тавышлы хатында оят булмас, хатын тавышлы ирдә куәт булмас”, “Улың ялкау булса, үзеңнән күр”. Халыкча әйткәндә” сүз өйрәтә, үрнәк үз артыннан ияртә”. Әти-әни тарафынан балага булган тәлапләр дә бердәм, ачык, гадел, хөрмәт белән булырга тиеш.” Ата-ана бердәм булса, балалары күркәм үсә”.
Таләпләрдә бердәмлеккә һәм уңай үрнәккә ирешкән ата-ана баланың тыныч киләчеген, баланы уңай киләчәген тәэмин итә. Иң мөхим үрнәк булып- хезмәткә уңай караш, эш сөючәнлекне тәрбияләү тора. “ Баланы эшкә өйрәт, эшен бетерергә өйрәт”, “балачактан калган гадәтгомергә калыр”.
Баланың тәрбияле булып үсүендә ана кешенең гүзәл холыклы, тәрбияле булуы иң кирәкле фактор. Гаиләнең нигез терәге – хатын.
БАЛАНЫҢ ӘНИЛӘРЕНӘ КИҢӘШЛӘРЕ
Ислам дине галимнәре "Баланың тәрбиясе ир үзенә хатын сайлаганда ук башлана”, дигән фикердә. Бу аңлашыла да, чөнки балага 75 % тәрбияне ана кеше бирә. Аның ата-бабалары кем булган – моны белү дә комачау итми. Картаймыш көндә ата-аналар балалары кулына каласын уйласа, бүгенге көндә яшь ханымнар бер кулларына тәмәке тотып, икенче кулына баласын җитәкләп йөрмәс иде. Дөрес тәрбия алган бала гына киләчәктә ата-анасына рәхмәтле була беләчәк. Алдагы юлларда кечкенә баланың әнисенә биргән киңәшләре белән танышып үтәчәксез. Бу теләкләр сезгә ярдәм итәр дигән теләктә калабыз.
Әни, ...
1. Мине күп иркәләвең белән бозма, узындырма.
2. Мине озак вакытка берүземне ташлама, ялгыз калдырма.
3. Минем белән җитди бул, әгәр эшлим дисәң, эшлә, эшләмим дисәң, эшләмә.
4. Мине яман гадәтләр өйрәнүдән тый.
5. Күршеләр, туганнар алдында мине беркайчан да әрләмә. Кеше күрмәгәндә генә әрлә, чөнки мин оялам.
6. Минем эшләгән хаталарымны гафу ителмәгәнен күрсәтмә, гафу итә бел (4-5 көн сөйләшмичә йөрмә).
7. Мине гел кычкырып әрләмә, чөнки мин сине тыңламый башлаячакмын, миңа ул гадәти хәл булып калачак.
8. Әгәр мин синнән берәр нәрсә сорасам, җавап бир, минем белән дус бул. Беркайчан да ялгышмыйм дип әйтмә, ялгышсаң, мин сиңа ышанмый башлыйм.
9. Әгәр мин хата кылсам, гафу ит мине. Гафу ит дип сорасам, мине гафу итә бел, син дә шулай ялгыша идең бит.
10. Мәхәббәт – ул сүз генә түгел, ә гамәл дә. Син миңа күбрәк мәхәббәт күрсәтсәң, мин сине бик яратачакмын. Миңа җылылык бир, мин дә сиңа җылылык күрсәтермен.
11. Кеше алдында оят булмасын өчен миңа ашау әдәбен өйрәт.
12. Миңа олыларны, күршеләрне хөрмәт итәргә өйрәт.
13. Мине матур сүзләргә өйрәт.
14. Миңа үземнең хаталарымны танырга өйрәт һәм "Мин ялгыштым” дип әйтергә өйрәт.
15. Әти, әни, сез нинди – мин дә шундый. Үзегездә булмаган сыйфатларны миннән таләп итмәгез.
16. Миңа мәхәббәтне, йомшаклыкны, мәрхәмәтлелекне өйрәт, саранлыктан тый.
17. Миңа намаз өйрәт. Аллаһыны танырга, Пәйгамбәрне яратырга өйрәт. Савап эшләргә теләк өйрәт. Миңа хәләл ризык кына ашат.
18. Әгәр мин яхшылык эшләсәм, мине рухи яктан макта.
19. Мин ашамасам, мине төрле нәрсәләр белән кызыктырып, алдап ашатма.
20. Миңа рөхсәт сорау әдәпләрен өйрәт.
21. Мине файдалы эшләр белән мәшгуль ит. Вакытымны исрафка үткәрмәскә өйрәт.
22. Миңа эшли алмаслык эшләр йөкләмә һәм аларның үтәлүен миннән таләп итмә - мин бит әле кечкенә.
23. Миңа якын бул, теләкләремә җитди кара, фикерләремне хөрмәт ит.
24. Миңа дус бул, дуслар сайларга өйрәт.
25. Мине караучыга калдырып үзең эшкә китеп барма – синең күңел җылыңны миңа беркем дә алыштыра алмас.
26. Мине ничек тәрбияләү хакында әти белән алдан сөйләшеп куегыз. Минем каршымда минем тәрбиям турында яисә башка хакта әрләшмәгез.
Психологлар да, дин белгечләре дә бу теләкләрне дәвам итә алыр иде. Ләкин баланың анасына төп васыяте әнә шундый. Бу киңәшләр нарасыйларыгыз белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыгудан сакласын дигән теләктә калабыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Бала тәрбияләүдә әтинең роле
Әти гаиләнең башлыгы . Ул кинәт кенә килеп чыккан ситуациядән чыгу юлын табарга тиеш Һәм һәрвакыт гаиләсе һәм баласын кайгыртып торырга тиеш. Балага кечкенәдән үк нәрсә ярый , нәрсә ярамый икәнен аңла...
Сәламәт бала тәрбияләүдә тәрбияченең роле
Балалар бакчасында сәламәт бала тәрбияләүгә багышланган чыгыш....
“Бала тәрбияләүдә театрның роле”
“Бала тәрбияләүдә театрның роле” Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри: "Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, ...
Бала тәрбияләүдә әти роле.
ата-аналар белән эш...
"Бала тәрбияләүдә әти-әнинең роле"
"Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”...
"Бала тәрбияләүдә ир кешенең роле"
Консультация для родителей...