“Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”
план-конспект занятия (подготовительная группа)
Балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү, юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру, уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлык дәрәҗәсен үстерү өчен оештырылган чара. Без балаларның юлда исән-имин йөрүләренә җаваплы булырга тиеш. Шуңа күрә юл йөрү кагыйдәләре балалар белән һәрвакыт өйрәнелә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
yulda_yorsn_bul_olger-yul_kagyydsen_nyk_bel.docx | 19.77 КБ |
Предварительный просмотр:
Телэче районы Лесной балалар бакчасы
“Юлда йөрсәң бул өлгер,
юл кагыйдәсен нык бел!”
(катнаш торкем)
.
Максат: Балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү. Юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру. Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлык дәрәҗәсен үстерү.
Әзерлек эшләре: Юл билгеләре, машина макетлар, уеннар өчен атрибутлар, стенада газеталар, балалар рәсемнәреннән күргәзмә.
Шөгыль барышы
Алып баручы: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар хэм балалар! Бүгенге юл кагыйдәләренә багышланган иртәбезне башлыйбыз (этеп-төртеп оныгын ияртеп әби чыга һәм светофорның кызыл утына юл аша чыгарга тели).
Светофор: (сыбызгы сызгырта) Әби! Тукта, кызыл ут яна бит!
Әби: Ашыгам, ашыгам! Өч күзле нәмәстәкәй, юлымны бүлмә әле. Бакчага ашыгам!
Светофор: Әби, минем кемлегемне дә белмисеңме? Светофор булам мин, юл иминлеге саклыйм. Кызыл ут янганда юл аркылы чыгарга ярамый, әби.
Әби: Балалар бакчасында “Юл йөрү кагыйдәләре” турында кичә була икән, баламны шунда илтәм.
Светофор: Бик яхшы, ашыксагыз да, яшел ут янганын көтәргә кирәк, әби.
Әби: Рәхмәт, игелекле икәнсең үзең, өйрәнеп кайтырбыз.
Светофор: Әйдәгез, мин сезне озатам (китәләр).
Музыка астында залга балалар керэлэр.
Алып баручы: Исәнмесез, балалар! Бүген без “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” дип исемләнгән бэйрэмгэ җыелдык.
1.Кояшның шаян нурлары
Иркәли безне иртән.
Күңелле, тапкыр уеннар
Күптәннән безне көткән.
Юл йөрү кагыйдәләрен
Әйбәт белергә кирәк,
Белгәннәрне күрсәтик
Бәйрәмне башлыйк тизрәк! (Ильвина)
2.Юлда аркылы сызык күрсәң Ак-кара тасмалар буйлап
Булыр чыгу урыны Җәяүле горур атлый
Ул булмаган җирдән чыксаң Чөнки белә: шушы билге
Машина бүләр юлыңны. Гомерен уяу саклый. (Фэнизэ)
3.Шәһәргә барган саен 4.Сары төсе кисәтәдер -
Күрәбез светофорлар. Әзерлән, дустым, хәзер.
Юлда барган һәр кешене Юлны аркылы чыгарга
Кисәтеп тора алар.(Амирэ) Бул инде син гел әзер(Радиль)
5.Кызыл төсе әйтә безгә 6.Сары ут сүнсә әгәр
Юл аркылы син чыкма Яшеле тиз кабына.
Тукта-тукта, бераз көт Инде, җәяүле ашык
Кузгалырга ашыкма. (Нэфисэ) Юлның аргы ягына. (Рияз)
7.Светофорның бу эше
Һәркемгә дә кирәкле
Моның өчен аңа бит.
Барысы да рәхмәтле. (Айнур)
Җыр “Светофор утлары”
А.Б. : Балалар,мин сезгэ табышмаклар эйтэм э сез белсэгез жавабын эйтерсез яме…“Табышмак әйтәм тиз тап”
- Авызы юк, борыны юк
Тик бар аның өч күзе.
Урамдагы хәрәкәтне
Көйләп торадыр үзе. (Светофор)
- Дүрт дөберек, ике елтырык, бер ыжгырык. (Машина)
- Сайрамый, оя да кормый,
Кешеләр һәм йөк ташый.
Кем миңа әйтер икән,
Ә бу нинди кош икән? (Самолет)
- Уф-уф сулар,
Уфтанса да алып китәр
Барыр җиренә җитәр. (Поезд)
- Ике көпчәкле арба
Утсыз да алга чаба. (Велосипед)
- Нинди гаҗәп бер өй бу.
Һәр ягы тәрәзәле.
Аяклары резина.
Бар ашаганы бензин. (Автобус)
Алып баруы: Булдырдыгыз, балалар!
Йөгереп Убырлы керә кулында сумка, себеркесе белән балаларны куркытып ала
Алып баручы: Әбекәй, нигә безнең бәйрәмне бозып йөрисең?
Убырлы. Мин нинди әбекәй булыйм, мин данлыклы Убырлы бит.
Алып баручы: Убырлы, сумкада нәрсәләр ул?
Убырлы. Нәрсә булсын, юл кырыенда ниндидер рәсемнәр тора иде, үзләре матур, машиналарга да комачауламасыннар дип җыеп алган идем бит. Кисеп тә бетердем (Күрсәтә)
А.б. Убырлы, син нык ялгышлык эшләгәнсең бит, ул рәсемнәр юл билгеләре дип атала, машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә кирәк. Син бу билгеләрнең нәрсә аңлатканнарын беләсеңме соң?
Убырлы. Юк, белмим.
Менә сиңа хәзер балалар сиңа ул билгеләрне җыеп нәрсә аңлатканын әйтеп бирерләр.
Уен : “Юл билгеләрен җый” (Юл билгелэрен жыялар хэм анлаталар)
Кызыл белэн каелган
Ак очпочмак эчендэ
Эй,йогерэ ике бала
Каядыр бар коченэ.
Бу билгене,билгеле,
Йортучелэр шэп белэ.
«Аеруча сак булыгыз,
Юлдан балалар килэ!» (осторожно дети,бар)
Топ юлны курсэтеп тора
Сары шакмаклы билге.
Башкаларда ойрэнгэндер,
Седэ белегез инде
Тик бу билге торган жирдэ
Йор син велосипедта.
Син йорсен очен жайланган
Монда димэк,юллар да.
Бу билге кисәтә
Шоферларны бу хакта
Игътибарлы булыгыз ди
Җәяүле үткән чакта.
Кызыл тугэрэк эчендэ
Тора кара жэяуле.
Мондый билгене курсэн,
Юлларга чыкма эле!(Нельзя переходить дорогу)
Убырлы. Ай, балалар, миңа ничек аңлаттыгыз әле. Сез әйбәт җәяүлеләр. Ә менә карыйк әле, сездән нинди шофер чыгар икән?
Уен “Шоферлар”
Кеглялар арасыннан руль тотып йөгерәләр.
Музыкаль пауза: балалар башкаруында җыр “Мин шофер”.
Убырлы. Булдырдыгыз, балалар. Хәзер мин дә йөреп карыйм әле, кая әле минем сәпитем (самокатка баса һәм егыла). Ай-ай-ай.
А.б. Әй, Убырлы, кая мин синең аягыңны бәйлим әле (бинт белән аягын бәйли).
А.б. Менә күрдеңме самокат белән дә сак булырга кирәк.
Син әле юл билгеләренең барысын да белеп бетермисеңдер әле?
Убырлы. Юк, белмим.
А.б. Әйдәгез әле, балалар, Убырлыга белгәннәребезне күрсәтик. “Дорожные знаки” (пазл жыю)уенын уйныбыз.
Убырлы. Булдырдыгыз, балалар, мин дә күп әйберләр белдем, рәхмәт сезгә.
А.б. Син дә инде башка ялгышлар җибәрмә.
Балалар башкаруында «Регулировщик» бию.
Убырлы. Сау булыгыз, балалар (чыгып китә).
А.б. Балалар, безнең бугенге бэйрэмебез тәмам,млодцы…барыгызда тырыш хэм тапкыр булдыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”
Мероприятие с родителями по ПДД...
Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!
Хәзерлек төркеме белән үткәрелгән шөгыль...
Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел
Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен үзләштерү, балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү, җәяүлеләр өчен булганкагыйдәләр хәрәкәт итүче транспортка юл читенн...
“Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”
Балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү. Юл билгеләре туры турындагы белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру. Уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлык д...
Методик тема:Юлда йөрсәң бул өлгер ,юл кагыйдәләрен яхшы бел.
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү....
“Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әти- әниләр белән үткәрү өчен ярыш- кичә...
Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күрсәтмә эшчәнлек. Тема: “Юлда булсаң бул өлгер-юл кагыйдәләрен нык бел”.
Максат: 1. Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.2. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга. юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.3. Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөн...