Консультация для родителей
консультация

Сания Асхатовна Минабутдинова

"Гаилә ул- җылы учак"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Әти-әниләр өчен консультация 14.76 КБ

Предварительный просмотр:

Әти-әниләр өчен консультация

“Гаилә ул-җылы учак”

Төзеде:

 югары категорияле тәрбияче

Минабутдинова Сания Асхатовна

Гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Димәк, гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.Анда бер – берсен яраткан, бер – берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Гаилә - тормышыбызның нигезе. Гаилә нык, тату икән, димәк дәүләт тә нык, тату дигән сүз.

  Бала – гаиләнең көзгесе. Ата –ана мәхәббәте баланы киң күңелле, ягымлы, ачык йөзле итә. Шушы мәхәббәт җылысы балада намуслылык, йомшак күңеллелек тәрбияли. Ата- ана үрнәге баланы хезмәттә тәрбияләү өчен бик тәэсирле алым. Әгәр ата – аналар үзләре өйдә пөхтәлек, тәртип сакласа, башлаган эшләрен ахыргача җиткерү үрнәге күрсәтсә, эшне яратып, төгәл үтәсә, балалар да хезмәт биремнәрен вакытында, төгәл һәм җыйнак итеп үтәргә күнегер. Көндәлек хезмәттә катнашу балаларда мөстәкыйльлек, оешканлык, активлык тәрбияли.

  Хезмәткә мөнәсәбәт – кешенең рухи тормышында гаять әһәмиятле сыйфат. Бу уңайдан танылган педагог В.А.Сухомлинский болай дип әйткән: “Шатлык хисе көч куя, тир түгә һәм арыганлыкны тоя белгән кешегә генә хас. Балачак тоташ бәйрәм генә булырга тиеш түгел. Хезмәт киеренкелеге юк икән, бала өчен хезмәт бәхете дә юк. Шушы олы бәхеттән баланы мәхрүм итмәскә кирәк. Алар яшьтән үк хезмәтнең тәмен тоеп,үзләре эшләгән эшләрнең нәтиҗәләрен күреп, горурланып үссеннәр.”

    Балаларның даими башкара торган вазифалары булырга тиеш. Шулай булганда гына хезмәт тәрбия чарасына әйләнә. Даими вазифа балада мөһим сыйфатларның берсен – җаваплылык хисен тәрбияли. Уенга санап, җиңел генә керешеп киткән эш бераздан туйдыра башласа да, баланың үз вазифасын үтәвен таләп итәргә кирәк. Баланы эшкә мәҗбүр итмәскә, ә түземле рәвештә, акрынлап, тырышып эшләргә, үз теләкләре белән идарә итәргә өйрәтергә.

    Бала холкында ихтияр көче дә үзеннән -  үзе барлыкка килми. Моны һәр ата –ана  исендә тотарга тиеш. Бала кечкенә чакта әле аңа үзен мәҗбүр итү яки үз теләкләрен тыеп калу, үзе теләгән нәрсәдән баш тарту читен була. Шушы вакытта ата- аналарның түземле, ихтыярлы һәм нык булулары балада ихтыяр көче тууга ярдәм итә. Иң беренче әти-әни баладан хезмәтне таләп итәргә тиеш. Беренче этап: хезмәтне беашкарырга үтенү. Икенче этап: тыныч кына, тиешенчә мәҗбүр итү. Өченче этап:  башкарылган эшкә  нәтиҗә ясау.

   Бала -  ата-аналарның әхлакый тормышы көзгесе. Үрнәк ата-аналарның балаларга артык көч түкмичә генә бирә торган иң кыйммәтле әхлакый сыйфатларыннан берсе – ата һәм ананың рухи матурлыгы, аларның кешеләргә яхшылык эшли белүе. Әгәр дә ата-ана күңел җылысын кешеләргә бирә, аларның шатлык – кайгыларын уртаклаша, йөрәкләре аша үткәрә белсә, андый гаиләдә тәрбияләнгән балалар киң күңелле, игътибарлы эчкерсез булып үсә. Бала өчен ата –анадан да якын, алардан да кадерле тагын кем бар? Тормышта бала иң беренче сезнең белән аралаша, әйләнә-тирә турында беренче тәэсирләрен дә сезнең аша ала, акны-карадан, яхшыны – яманнан аерырга да сезнең ярдәм белән өйрәнә. Әйе, һәр кешенең тормышында иң кадерле, кабатланмас хатирәләре әти - әниләре белән бәйләнгән булыр. Димәк, ата-ана үзенә күрә бер күмәклек. Шуңа кеше шәхесенә нигез ташлары салына. Аның ниндирәк шәхес булып җитлегүе, күбесенчә, шул күмәклектәге һәм аның әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтләргә, үз – үзләрен тотышына бәйле.

  Ата-ана шулай ук баланың сәламәт үсеше турында да кайгыртырга тиеш.

Мөмкинлекләр булмау белән бәйле мәсьәләләр гаиләдә җитди проблемалар булып кала. Димәк, матди тәэмин ителеш – гаиләдәге киеренкелекнең төп сәбәпләреннән берсе.

  Илдәге хәерчелек, ата- аналарның һәрчак эш белән мәшгульлеге, өйдәге уңайсыз психологик халәт – болар гаиләнең тәрбияви көчен киметүче төп сәбәпләр.Илдә барган үзгәрешләргә, заманага бәйләп кенә бала тәрбияләүне ташларга ярамый. Әллә нинди авыр заманнарда да бала тәрбияләү беренче һәм иң мөһим эш булып калган. Әйдәгез балаларны бергәләп тәрбиялик, аларга үз юлларын табарга булышыйк, дөрес юл күрсәтик!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для родителей на тему "Трудности с которыми сталкиваются дети с нарушением зрения". Консультация для родителей на тему "Игры и упражнения зимой".

Материал в первой консультации рассказывает родителям о трудностях с которыми сталкиваются дети с нарушением зрения, при освоении предметного мира.Материал во второй консультации подскажет родителям ,...

Консультация для родителей на тему: "Речевая готовность ребёнка к школе — консультация для родителей"

Школьное обучение предъявляет ребенку новые требования к его речи, вниманию, памяти.Наиболее значимым для ребенка 7 лет является переход в новый социальный статус: дошкольник становится школьником. Пе...

Консультация для родителей «Театрализованная деятельность в детском саду. Театр и родители». Консультация для родителей

«Театрализованная деятельность в детском саду. Театр и родители».Важнейшей предпосылкой совершенствования речевой деятельности дошкольников является создание эмоционально благоприятной ситуации, ...

Консультация для родителей «Кризис трёх лет» во второй младшей группе. Консультация для родителей «Родитель-пример поведения на улице и дороге»

Консультация для родителей «Кризис трёх лет» во второй младшей группе.Консультация для родителей «Родитель-пример поведения на улице и дороге»...

Консультация для родителей «Зачем читать детям книги?» Консультация для родителей Особенности речевого развития детей 2–3 лет. Консультация для родителей«Понимаем ли мы друг друга?»

Консультация для родителей «Зачем читать детям книги?»Зачем читать детям книги?Дети имеют огромную потребность, чтобы родители читали им вслух. Для благополучного развития ребенка семейное...