Кукмарага сәяхәт
план-конспект занятия

Халиуллина  Фария Миннехановна

Кукмарага сәяхәт

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kukmaraga_syaht.docx23.53 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Хезмәт төбе – хәзинә ( мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат: Туган төбәктәге халык һөнәрчелегенең барлыкка килү тарихы, рухи кыйммәте белән таныштыру.   Хәзерге чор һөнәрчеләренең эшләре белән кызыксыну уяту.

Бурычлар: 1. Балаларда халкыбызның тарихына кызыксыну уяту.  Туган җиребезне ярату, аның белән горурлану һәм милләтара дуслык, игътибарлылык хисләре тәрбияләү.

2.  Балаларны  Кукмараның һөнәрле үткәне һәм  бүгенгесе   белән      таныштыру.  Туган  як турында балаларның белемнәрен системалаштыру. Мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү.

3. Балаларның тыңлый белү, үз фикерләрен башкаларга җиткерә белү сәләтен үстерү. Сүзлек запасын активлаштыру һәм баету. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Балалар эшчәнлеге төрләре: танып - белү, аралашу, матур әдәбият уку, нәтиҗәле эшчәнлек, музыка сәнгате.

Күрсәтмә материаллар: "Туган төбәгем уңганнары" - презентациясе, Кукмараның тарихы    һәм      бүгенге көне чагылдырылган фоторәсемнәр; татар халык көе язылган диск; түбәтәй.

Таратма материаллар: итек, түбәтәй   шаблоннары, татар халык орнаментлары, салфетка, җилем, пумала.

Балалар белән алдан эшләнгән эш: Кукмараның итек, тегү фабрикаларына эскурсияләр, әңгәмәләр уздыру. Кукмара турында шигырьләр, җырлар тыңлау. Бистәбезнең истәлекле урыннары,  бистәдә яшәүче төрле милләт кешеләре турында альбомнар карау, уеннар оештыру.

Тәрбияченең әзерлеге: Кукмара музее  белгечләре белән очрашу, Кукмара бистәсенең тарихын өйрәнү һәм мәгълүмат алу. 

Эшчәнлек барышы

-Хәерле көн, балалар! Менә тагы яңа көн туды. Яңа көн тууга, безнең бу җирдә яшәүгә ышанычыбыз арта. Туган якның матурлыгын күреп, якыннарыбызның,   әти-әниләребезнең   яхшы мөнәсәбәтләрен тою үзе зур бәхет икәнен аңлап, сөенеч - шатлыклар белән эшчәнлегебезне башлыйбыз. "Кукмара" җырын тыңлау.

Кукмара

М.Имашев көе. Г. Зәйнашева сүзләре.

1. Каршы ала, озатып кала                     2. Ярсып поездлар узганда

Поездларны Кукмара.                            Тетрәп кала таулары.

Поездлар ерак китсә дә,                          Җәйге таңда үзәкне өзә

Ерагаймасын ара.                                 Сандугач сайраулары.

Кушымта.                                         Кушымта.

Их Кукмара, Кукмара                          3. Туган җирнең бик күңелле

Ерагаймасын ара.                                 Бер төбәге Кукмара.

Сагынырсың, саргаерсың                        Кукмара кешеләренең

Читләргә китеп кара.                             Эшләре гөрләп бара.

Кушымта.                                         Кушымта.

- Әйе, һәрбер чорның үзенең көе, үзенең моңы булган. Кешеләр туган, чорлар алышынган, бары тик тарих кына үз юлыннан тайпылмыйча, үткәннәрне җыеп - барлап һаман алга, киләчәк буыннар тарафына ага да ага. Әйдәгез, балалар, бездә үзебез яши торган төбәкнең тарих битләрен ачып, бистәбезнең тарихи сукмаклары буйлап, тәүге адымнарыбызны атлыйк әле. Бу уңайдан сезгә шигъри юллар белән мөрәҗәгать итәсем килә.

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Нинди эшләр, нинди хисләр

Безгә калдырып киткәнен. Равил Фәйзуллин. (слайд 5)

Ишек шакып хат тапшыралар.( хат эчендә диск; дискны  ноутбук ярдәме белән ачып карау; экранда Татарстан Республикасының картасы, слайд 6)

- Балалар, бу безнең республиканың картасы. Безнең республика ничек дип атала?

- Ә без республиканың кайсы бистәсендә яшибез?

Бүгенге эшчәнлегебездә үзебезнең бистәбез Кукмара турында сөйләшербез, (экранда йомгак рәсеме барлыкка килә, слайд 7)

-Балалар, бу тарих йомгагы. Ул безне Кукмараның чал тарихына алып китәр. Безнең Кукмара бик күп еллар элек барлыкка килгән . Иң башта Туеш исемле авыл булган. (слайд 8 ) Ул мул сулы һәм матур Нурминкә (слайд 9) буенда  урнашкан. Нурминкәнең текә ярына Семен Еремеев - Иноземцев бакыр эретә торган завод салган. Кукмарада бакыр рудасы, 2 плотина, мул урман булуы 5 эретү мичле завод эшен җайга салырга мөмкинлек бирә.(слайд 10)

1897 елда   Бертуган Родыгиннар (слайд11) Кукмарада итек фабрикасы ачып җибәрә, (слайд 12) Алар җитештергән продукцияләр Казан, Екатеренбург, Санкт - Петербург шәһәрләрендә үткәрелгән күргәзмәләрдә күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән. Хәзерге музейның беренче каты завод канторасы, икенче каты аларның торак йорты булган, (слайд 13) Шулай ук Кукмараның үсешенә ике бертуган Николай Васильевич һәм Сергей Васильевич Комаровлар үз өлешләрен керткәннәр. (слайд14) Тимер юл кырыенда алар үзләренең итек фабрикасын ачып җибәрәләр.(слайд15) Монда якын - тирә авыллардан кешеләр килеп эшләгәннәр, (слайд 16) Бүгенге көнгә кадәр итек фабрикасы үзенең эшен дәвам итә. Киез итек комбинатында заманча көйләнгән машиналар кешегә ярдәм итеп эшне җиңеләйтеп эшлиләр.(слайд 17)

- Киез итек комбинатында  хәзер нәрсәләр җитештерәләр? ( балалар җавабы) (слайд 18)

- Сезнең берәр туганыгыз киез итек комбинатында эшлиме?(берәр бала сөйли)

- Балалар, безнең бистәдә тагын нинди данлыклы фабрика бар?( тегү фабрикасы)

- Бик дөрес әйттегез. 6 нчы номерлы Кукмара тегү фабрикасы 1956 елда "Ярыш" әртиле базасында оеша. Ул вакытта анда мамыктан бишмәтләр, юрганнар тегүдә 150 кеше эшли. (слайд 19)

- Ул фабрикада нәрсәләр тегәләр?( балалар җавабы)        

- Әйе, балалар, фабриканың җитештерелгән киемнәре Кукмараның данын бик еракларга тараткан.

-Безнең бистәдә нинди заводлар бар?(металл савыт- саба заводы (слайд 20), кирпич заводы (слайд 21), сөт- май заводы (слайд 22 ) Бик дөрес әйттегез.

-Шушы завод- фабрикаларда төрле  милләт вәкилләре үзара дус-татау яшәп, бергәләп тырышып эшлиләр. Балалар, әйтегез әле, безнең Кукмарада нинди милләт кешеләре яши?(балалар җавабы, слайд 23) 

-Һәр милләт кешесе бер берсеннән нәрсә белән аерыла?( балалар җавабы , слайд 24, 25, 26, 27)

-Алар шулай бердәм  эшлиләр, тату яшиләр, бергәләп  күңел ачалар.        

Ял минуты. Татар халык уены " Түбәтәй" (көй уйнаганда балалар бер берсенә түбәтәй бирәләр, көй туктаганда кулында түбәтәй калган бала җаза үти: төрле милләт халык биюләрен, җырларын башкара)

-Балалар, хәзер безнең төбәк халкы нинди кул эшләре башкара? (балалар җавабы)

-Әйе, бүгенге көндә дә безнең әби-бабаларыбызның эшләрен дәвам итүчеләр бар. Күп кенә авылларда шәлләр бәйләп, итекләр басып, түбәтәйләр чигеп яшиләр. (слайд 28) Бу турыда безгә балалар шигырьләр сөйләп күрсәтсеннәр әле.

1 бала:

Еллар үткән саен матураеп

Яшәрәсең туган төбәгем.

Уңыш арты уңыш яулаганда

Тырыш халкың булсын терәгең.

2 бала:

Кирпеч суга, савыт-саба ясый

Кирәк икән ясый кисмәген.        |-и г

Кемдер бирер диеп көтеп тормый,

Үзе эшләп ашый икмәген.

3 бала:

Затлы Кукмара итекләре,

Пәльтәләре, кайры туннары.

Күпме кеше рәхмәт әйтен кия

Алтын икән диеп куллары.

-        Бездә хәзер сезнең белән осталарга әверелеп итек һәм түбәтәйләргә  бизәкләр      төшерик. (әкрен генә көй астында балалар ике төркемгә бүленеп итек, түбәтәй өлгеләренә бизәк төшерәләр)

 -Рәхмәт сезгә балалар бик тырышып эшләдегез. Хәзер кул эшләрегездән  күргәзмә оештырыйк. (ясалган эшләрне күргәзмәгә кую)

- Менә балалар, йомгакны сүтеп бетереп Кукмараның чал тарихында сәяхәт итеп алдык.

-Бүгенге шөгылебездә нинди яңалык белдегез?(балалар җавабы)

-Шөгылебезнең ахырында минем сезгә якташыбыз Фоат Галимуллинның (слайд 29) "Кукмарам" дигән шигырен укып үтәсем килә.

Кукмарам.

Көндә сездән хәбәр бирә

Әкрен искән таң җиле.

Һәркемгә дә җанга якын,

Кадерле туган җире.

Кукмара, Кукмара

Якын түгел шул ара.

Йөрәк сагышымны алып

Хатларым сиңа бара.

Олы эшегезнең даны

Илем буенча китте.

Хезмәттәге уңышыгыз

Күңелемне җилкетте.

Кукмара, Кукмара

Әйтерсең, олы ара.

Синең матур эшләреңнән

Йөрәгем илһам ала.