Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану.
материал

Гарифуллина Ильзира Рафаэловна

Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                 Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен

                                           технологияләре куллану.

                                     Гарифуллина Ильзира Рафаэловна    

                          Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль

                          районы “92-нче “Ладушки” балалар бакчасы –

                          балаларны төрле яктан үстерү үзәге” муниципаль

                          бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.

 

Белем һәм тәрбия бирүнең беренче баскычы булган мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләренең эшен нәтиҗәле итү өчен яңа идеяләр, белем-тәрбия бирүдә яңа уен технологияләре куллану кирәклеге бүген балалар бакчаларының алдында торган төп бурычларның берсе булып тора.

    Уен – бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз бер өлеше. Тәрбия чарасы буларак, ул балаларның камилләшүенә, шәхес буларак формалашуына, үзгәрүенә этәргеч булып тора. Балага белем һәм тәрбия уен аркылы яхшырак бирелә. Ул уйнаган вакытта бик күп нәрсәләрне таный, үзенә күнекмәләр ала.

  “Уен – әйләнә-тирә мохит төшенчәләрен баланың рухи дөньясына алып керүче зур якты тәрәзә ул. Уен-кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган учак ул”,-ди Василий Александрович Сухомлинский.

  Тәрбияче тарафыннан дөрес оештырылган уеннар гына баланың акыл үсешенә уңай йогынты ясый. Шуңа күрә тәрбияче һәр төркемгә куелган тәрбия бурычларын, балаларның яшь үзенчәлекләрен, һәр уенның эчтәлеген һәм аны үткәрү методикасын яхшы белергә тиеш. Уйнаган вакытта балада бик күп  сорауләр туа, нәкъ уенда ул актив, теләп сөйләшә. Яңа сүзләрне актив сөйләмгә кертү, балаларның сүзлеген ачыклау, тулыландыру эшен тәрбияче төрле режим вакытларында, уеннарда алып бара.

 Уеннар күптөрле: хәрәкәтле, сюжетлы- рольле, музыкаль, дидактик уеннар, танып-белү уеннары һ.б. Әлеге уеннар балаларның төрле яктан үсүен тәэмин итә, иҗади мөмкинлекләрен, хыялларын баетуда, фикер активлыгын һәм зиһеннәрен үстерүдә ныклы этәргеч булып тора.

  Балаларны кечкенәдән үк үз халкының , үз туган җиренең  үзенчәлекләре белән таныштыру, гомум кешелек кыйммәтләре белән таныштыруның башлангычы булып тора. Безнең бурыч – үткән буыннар туплаган рухи байлыкны саклап, баетып, аның кешелек тарафыннан иң кыйммәтле дип табылган үрнәкләрен балаларга җиткерү,  бала тәрбиясенә этнокультур өлеш кертү.

   Әлбәттә, шөгыль вакытларында балаларга яшәгән төбәгебездә нинди хайваннар,үсемлекләр, кошлар барын, нинди халыклар яшәвен, аларның нинди телдә аралашулары,  гореф гадәтләре, киемнәре, иҗаты, мәдәнияты, күренекле шәхесләре белән таныштырып үтәбез. Бу танышуны әңгәмә белән генә түгел, төрле уен технологияләрен кулланып үткәрәбез. Мондый әңгәмәләрне вертуаль экскурсия вакытларында үткәрсәң бик отышлы килеп чыга. Мәсәлән, поездга утырып, яки автобус белән Казан шәһәренә юл тотабыз. Юлда барганда тәрәзәдән күзәтәбез. Әйләнә тирәбездә үскән агачлар, кошлар турында, елга,  шәһәрләр турында сөйли – сөйли барабыз.(Экранда күрсәтә барабыз) Казанга барып җиткәч, башкалабыздагы борынгы биналарны (Кол Шәриф мәчете, Спасс башнясы, Сөембикә манарасы турында мәгълүмат), андагы бизәкләргә игътибар итеп кызыклы тарихи вакыйгаларны сөйләп китсәң балаларга аеруча кызык була. (берәр музейга вертуаль экскурсия үткәререгә була). Инде әңгәмәләр үткәреп, төрле китаплар укып, картиналар, рәсемнәр карап, балаларны халкыбызның ,  яшәеше, көнкүреше, үткәне, гореф-гадәтләре, мирасы белән таныштырганнан соң, төрле уеннар уйнарга була.  

  Дидактик уеннар: “Бизәкне тап” . Бала эзли татар халкының бизәген башка халыкныкыннан аерып ала. Бу балада татар халкының бизәкләрен аерырыга , халыкка, аның үткәненә кызыксыну уята. Таатар халкы гына түгел, тирәбездә яшәүче башка халыкларның бизәкләәрен дә карап китәбез. Төсләргә игътибар итәбез. Аларның нәрсә аңлатканын сөйләсәң бала кызыксынып тыңлый, үз белгәәнен сөйли.  

 “Бизәк төзе” уены. Балаларга сөлге, читек, калфак, савыт саба шаблоннары таратыла. Бала үзе теләгән бизәкне башта төзи аннан соң, бирелгән шаблонны бизи. Шулай ук “Киемне бизә”, “Парын тап” дидактик уеннарын да балалар бик кызыксынып уйныйлар.  Балалар татар орнаменты белән милли киемнәрне бизәргә өйрәнәләр. Монда бала бизәк кенә түгел, өйрәнгән сүзләрне дә кабатлый. Мәсәлән, савыт-саба бизәгәндә тәлинка, чынаяк сүзләрен; төсләрне, чәчәк исемнәрен кабатларга була. Шулай ук, киемне бизәгәндә күлмәк, чалбар сүзләре кабатлана. Пазлы, лего төзү балаларга шулай ук бик кызык. Шөгыль вакытында уйнап алырга да була. Монда бизәк, кием, халык ашларын төзибез.

 “Курчакны милли киемгә киендер”. Бу уен балаларга бик тә ошый. Кабинетта стенада малай һәм кыз рәсемнәре. Коробкада костюмнар. Бала үзләренә ошаган халык киемен сайлап ала һәм рәсемгә ябыштыра. Курчак шулай итеп кием кия. Бу уенны сез модельерлар ролендә дисәң тагын да кызыксынып уйныйлар.  

 Дидактик уеннар белән беррәттән татар халкының милли уеннарын, хәрәкәтле, җырлы-биюле Идел буе халыклары уеннарын да уйныйбыз.

Җырлы биюле уеннрдан һәркемгә таныш“Чума үрдәк, чума каз”,  “Ак калач”( баланың туган көне булса, рус һәм татар телендә җырларга була) “Хәрәкәтле уеннардан “Йөзек салыш”, “Самавар”(төрле халык ашларын кулланып), “Яулык салыш”, “Кап та коп”(Молчанка) уеннарын аеруча яраталар.

Бәйрәмнәр, бәйгеләр уздырабыз. “Сөмбелә”, “Нәүрүз”, “Сабантуй”, “Масленица». Балалар бәйрәмнәрне аеруча ярата. Бу бәйрәмнәр халкыбызның уеннары белән үрелеп бара.  

 Язучылар белән танышабыз. Аннары бәйгеләр уздырабыз, хәзер балаларга квест бик ошый. Рус һәм татар язучылары белән таныштырып шулар иҗаты буенча, шулай ук яшәгән төбәгебез. андагы гореф гадәтләр, халыклар, бәйрәмнәре буенча  квест уены үткәрәбез.

  Сюжетлы – рольле уеннар. Аеруча “Кафеда”, “Кибеттә” уеннарын балалар бик яратып уйныйлар.  Уен вакытында халык ашлары, киемнәрен куярга була. Шулай ук әкиятне сәхнәләштерү балаларга ошый. Сез артистлар ролендә дип, маскалар киеп, яки курчак театры.

 Әлбттә, без балаларга татар теле өйрәткәч, уеннарның күбесе татар халкы белән бәйләнгән уеннар.    

 Хәзерге көндә балалар компьютер уннары белән кызыксыналар. Без, тәрбиячеләр, бу күренешне дә истән чыгармаска тиеш. Алда әйтеп үтелгән дидактик уеннарның күбесе интерактив тактада да уйнала.   

     Шула итеп, без, телчеләр, төрле уеннар аркылы балага этнокультур тәрбия бирүдә үз өлешебезне кертергә тиешбез. Бала шөгыль вакытында әз генә булса да туган ягы турында хәбәр алса бик яхшы. Уеннар балаларда ана теленә мәхәббәт тәрбияли, тирән кызыксыну уята.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әйдәгез, уйныйбыз!" Балалар бакчасында рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтү шөгыле өчен конспект.

Әлеге эшчәнлек уртанчылар төркемендә рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәткәндә кулланыла. Эшчәнлек Укыту методик комплектына нигезләнеп эшләнде....

Төрле яшьтәге балалар төркемнәрендә укыту-методик комплектны кулланып, балаларны татар теленә өйрәтү бурычлары.

Берничә ел яңа методика буенча шөгыльләнәбез, нәтиҗәсе бик зурдан. Аудио-видео материалы булгач кызыксындыруы җиңел.Бала дәресләргә уйнарга дип йөгереп керә. Тәрбиячеләрнең сабыйларны шаккатыра белүе ...

"Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану"; «Яна лексика белән эшләүнең төп формалары hәм методлары»

"Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре куллану";  «Яна лексика белән эшләүнең төп формалары hәм методлары» темаларына тәрбиячеләр, ата-аналар өчен чыгышлар....

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә һәм туган телгә өйрәтүдә проект методын куллану

Материал предлагается вниманию воспитателей дошколҗных учреждений.Использование проектного метода при обучении дошкольников второму  или родному языку позволит превратить процесс обучения в интер...

Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләрен куллану

quot;Балаларны татар теленә өйрәтүдә уен технологияләрен куллану" темасына педагогик тәҗрибә...