Төсле обручлар
план-конспект занятия (младшая группа)
Кечкенәләр төркемендә сәнгати-эстетик үсеш - рәсем буенча ачык шөгыль
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tosle_obruchlar._noyabr_2021.docx | 15.75 КБ |
Предварительный просмотр:
Әтнә районы Түбән Бәрәскә балалар бакчасы
“Төсле обручлар”
Кечкенәләр төркемендә сәнгати-эстетик үсеш (рәсем) эшчәнлеге буенча ачык шөгыль конспекты
Тәрбияче: Залилова А.Р.
Ноябрь, 2021 ел
Бурычлар:
1. Сары, кызыл, зәңгәр һәм яшел төсләрне ныгыту, аларны атый белү, түгәрәк формасын истә калдыру;
2. Түгәрәк форманы тирә-яктагы предметлар белән чагыштыру;
3. Сөйләм телен, кече кул моторикасын үстерү; тәрбияче күрсәткән хәрәкәтләрне кабул итү һәм кабалау сәләтен формалаштыру;
3. Балаларда чисталык, пөхтәлек, рәсем ясауга кызыксыну тудыру.
Җиһаз: мольберт, өй, Кояш – персонажы, аудиоязма, краскалар, кисточкалар, салфеткалар.
Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче: – Балалар, безгә бүген кунаклар килгәннәр, әйдәгез, алар белән исәнләшик.
Балалар: – Исәнмесез!
– Балалар, карагыз әле, нинди матур аланлык! Ниндидер өй дә бар! Кем яши икән бу өйдә, мондый матур аланда? Беләсегез киләме, балалар? (Әйе). Әйдәгез, балалар, якынрак барыйк та, өйгә шакып карыйк. Ә ничек барырга икән? Безнең алда ике сукмак ята, яшел һәм сары төстә. Кайсы сукмактан китсәк өй янына барып чыгарбыз икән? (Сары). Дөрес, балалар. (Сукмак буйлап баралар, өйгә шакыйлар.).
Тәрбияче: Берәү дә чыкмый әле бу өйдән. Карагыз әле монда сез ничек уйлыйсыз, бу нәрсә?
Балалар: Кыршаулар.
Тәрбияче: Дөрес, балалар, бу кыршаулар. Алар нинди төстә?
Балалар: Сары, яшел, кызыл, зәңгәр.
Тәрбияче: Алар нинди формада?
Балалар: Түгәрәк.
Тәрбияче: Димәк кем яши икән бу өйдә?
Балалар: Кыршаулар.
Тәрбияче: Әйдәгез, без “Түгәрәк”уены уйнап алабыз .
Тәрбияче: Балалар сез җәй көне нәрсә белән уйнарга яратасыз?
Балалар: Комда
Тәрбияче: Әйдәгез, без сезнең белән кыршауларны бармаклар белән комда да ясап карыйбыз.
Тәрбияче: Ә хәзер, балалар, әйдәгез бергәләп төсле кыршауларны альбом битендә ясыйк. Өстәл янына килегез. Сезнең алда ак бит. Сезгә төрле төсләр белән түгәрәкләр – кыршаулар ясарга кирәк. Карагыз, мин ничек ясыйм.
(Балаларның мөстәкыйльэше)
Тәрбияче: Рәхмәт сезгә, балалар, булдыргансыз. Ә мин сезне шуның өчен биергә чакырам.
Музыкаль уен: “Кояшкай”
Кояш көлә, кояш көлә
Ул югары күтәрелә. (куллар белән кояш чыгуын күрсәтәбез)
Кояш көлә, без биибез,
Бик күңелле яшибез. (пружинкалар ясыйбыз).
Тәрбияче: Рәхмәт сезгә, балалар! Уеннар уйнадык, җырладык, биедек. Миңа сезнең белән бик күңелле булды. Сау булыгыз.