"Тәрбиячеләр бергәләшеп уңыш серләренә төшенделәр"
материал
Кайтам эле Әлдермешкә,
Әлдермешкәкайтамәле.
Чишмәгәтөшәмәле
Серемнечишәм әле...
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
trbiyachelr_berglshep_unysh_serlren_toshendelr.docx | 17.66 КБ |
Предварительный просмотр:
"Тәрбиячеләр бергәләшеп уңыш серләренә төшенделәр"
Кайтам эле Әлдермешкә,
Әлдермешкәкайтамәле.
Чишмәгәтөшәмәле
Серемнечишәм әле...
16 ноябрь көнне без(азкомплектлы балалар бакчасында эшләүче һәм балаларга татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр) Әлдермеш авылында урнашкан азкомплектлы «Умырзая» балалар бакчасына юл тоттык. Анда «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ике теллелеккә өйрәтүдә заманча инновацион технологияләрне куллану» дигән темага зур методик берләшмә узды. «Белингваль балалар бакчасы» конкурсында миллион откан балалар бакчасын әлбәттә барыбызның да барып күрү теләге зур иде.
Безне ишек төбеннән ачык йөз, киң колач белән бакча мөдире Рәхимова Эльмира Наиль кызы, методик берләшмәнең җитәкчесе Фәттәхова Шәмилә Тайфыйк кызы, бакча хехмәткәрләре каршы алды.
Бакчаның һәр почмагы шушы коллективта хезмәт куючыларның кул эшләре белән зәвыйк итеп бизәлгән иде. Һәр җирдә пөхтәлек, чисталык хөкем сөрә. Балаларга заманча тәрбия бирү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган.
Балаларның ике телдә дә иркен, саф сөйләшүләре, җырлаулары, биюләре белән таң калдырган «Аулак өй» (Мухтарова Р.Р., Гарипова Л.Ф. – җаваплы тәрбиячеләр)тамашасы әле йөрәкләрдә, күңелләрдә озак сакланыр.
Әби-бабаларыбызныңйолаларынбуыннан-буынгаҗиткерүмаксатыннаноештырылганбукүңелачукичәсебарыбызга да бикошады: татар халыкбиюләре, такмаклары, җырлары,уеннарыдисеңме. Балалар бик теләп уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Шушы нарасыйлар безне бер йодырыкка йомарлап үзләренең сөрле дөньяларына алып кереп киттеләр. Күзләрдә яшь, аларга карап соклану, горурлану хисе. Шушындый коллективлар бар икән – татар теле, татар халкының йолалары мәңгелек, димәк.
Хәтта кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар да бердә тартынып тормыйча методик берләшмәгә килүче кунакларны җырлы-биюле уенары, Г. Тукай сүзләре белән әйтсәк: «Чын безнеңчә матур, милли көй» белән каршы алдылар.
«Йорт хайваннары һәм кыргый хайваннар»темасына багышлнган шөгыль (беренче категорияле тәрбияче – Валиева А.Н.) дә зур бәягә лаек. Заман тәләпләренә туры китереп шөгыль уеннар, призентацияләр белән үрелеп барды.
Берләшмәгә шулай ук районыбызның мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Габдрахманова Рамиля Гумаровна килгән иде. Ул безне яналыклар, алга куелган эш планнары белән таныштырды. Бакча ачылган елларда тәрбияче булып эшләп киткән коллективы өчен горурланып, җан атып утырды, аларның уңышларына чын йөрәктән шат иде. Берләшмә үз эшен программа буенча дәвам итте. Балалар бакчасы буенча экскурсия, килгән кунакларның чыгышлары: Яруллина Ф.Н., беренче категорияле «Чишмәкәй» балалар бакчасы тәрбиячесенең «Татар халкының милли бәйрәмнәре, йола гореф-гадәтләренә нигезләнеп балаларга әхлак тәрбиясе бирү» темасына чыгышы, Валиева А.Г. беренче категорияле «Гөлчәчәк» балалар бакчасы тәрбиячесе «Балаларны рус теленә дидактик уеннар аша өйрәтү»темасына чыгышы, балалар бакчасында татар телен әөйрәтү буенча берләшмәнең җитәкчесе Фәттәхова Шәмилә Тәүфыйк кызы «Уңыш серләренә ирешү» тренингы уздырды. Соңыннан башкарылган эшкә йомгак ясалды, уңай һәм борчыган сорауларны уртага салып сөйләшү уткәрелде.
«Умырзая» коллективы хезмәткәрләренә бары тик җылы сүзләр генә әйтәсе килә. Бер-берсен күз карашыннан аңлап, кулны-кулга тотышып, иңне-иңгә куеп эшләүче, коллективны бердәм тотучы бакча мөдире Рахимовага А.Н бик зур рәхмәт. Сезгә эшегездә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Балалар бакчасы һәм гаилә - гел бергә
Балалар бакчасы һәм гаилә - гел бергә. Гаилә һәм балалар бакчасы һәрберсе балага үзенчә тәрбия бирә.Бергә эшләгәндә генә тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.Безнең “Кояшкай “ балалар бакчасы ата –анала...
Федераль дәүләт таләпләре нигезендә тәрбиячеләрнең көндәлек эш планын төзү
Без тирән үзгәрешләр һәм социаль – икъдисади үзгәртеп корулар чорында яшибез. Белем бирүнең беренче баскычы булган мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең эше дә кө...
“Балаларның математик күзаллауларын бергәләп үстерик” дигән темага ата-аналар өчен консультация.
Консультация для родителей о закреплении элементарных математических знаний в семье....
тәрбиячеләр өчен уен-ситуацияләр
тема : Яшелчәләр...
тәрбиячеләр өчен уен-ситуацияләр
тема : Яшелчәләр...
Тәрбиячеләр өчен уен- ситуациялщр
рус телле тәрбиячеләргә...