Публикация "Чын язучыларны кургэч уйлану".
материал (старшая группа)
Публикация "Чын язучыларны кургэч уйлану".
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
fatih_hosni.docx | 14.16 КБ |
publikatsiya.docx | 16.38 КБ |
Предварительный просмотр:
Чын язучыларны күргәннән соң уйлану.
2018 нче елның 3-нче февралендә Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, гүзәл мирас калдырган әдип Фатих Хөснинең тууына 110 ел булу уңаеннан 7 нче февраль көнне мәдәният йортында уздырылган тантаналы кичәгә чын күңелем белән язучыларны күрәсем килеп бардым. Һәм чынлап та бөтенләй икенче төрле уйлар белән кайттым ул кичәдән. Хәзер бит интернет заманы, бөтен кеше шуңа төбәлгән, бар кирәкле мәгълүмәтне шуннан ала, киносын да карый, шуннан китабын да укый. Ләкин ул миңа чын кебек тоелмый, чын язучыны күреп, аның әсәрләрен, китабын кулыңа алып уку бөтенләй икенче әйбер. Безнең бала чакта эле интернет юк иде, мәктәптә укыганда китапханәдән алып бик күп китаплар укыдым, барыбер тирән мәгънәләренә төшенеп бетеп уку булмаган икән дим, күбесе инде онытыла да төшкән. Менә шундый язучылар белән очрашу, аларның иҗатлары, тормыш юллары белән танышу, аларның истәлекле даталарын билгеләү, бакыйлыкка күчкәннәрен онытмау – искә алу бик тә кирәкле күренеш. Шундый кичәләрдән соң кешеләрнең, балаларның яңадан аларның язган әсәрләрен, китапларын кулга алып укыйсы килү теләге тудыра. Без китапларны укыйбыз, укымыйбыз түгел, ләкин көне буе эштә булгач китапханәгә йөрергә вакыт калмый. Безгә моның өчен бар мөмкинлекләр дә бар. Үзәкләштерелгән китапханә китапханәчесе Имамиева Диләфрүз М. китапларны онытырга ирек бирми. Кемгә нинди язучының, нинди әсәре кирәк Һәрдаим белешеп, алып килеп укыта, укып бетергәннәрен алыштыра. Һәрберебезгә китап укучы формулярларын ачып -тутырып алып бара. Һәр китап укучыга Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе “Бердәм китап укучы билет” лары эшләтте. Бу китап укуы билеты белән Республика китапханәләре аша да куллана алачакбыз. Китапханәгә кайткан яңа китаплар, газета - журналлар белән таныштырып бара, китапханәдә үткәрелүче әдәби кичәләргә чакыра. Балалар өчен чыккан китапларны бигрәк тә кызыксынып алып килә. Безгә балалар бакчасында эшләүчеләргә, тәрбиячеләр өчен болай эшләү бик уңайлы. Китапханә белән гел элемтә дә торабыз алар үткәргән чараларда: Г. Тукай кичәләрендә, төрле рәсем, шигырь бәйгеләрендә катнашабыз. Алар үзләре дә балалар бакчаларына килеп балаларга төрле әкиятләрне сәхнәләштереп күрсәтәләр, әкият геройлары белән таныштыралар. Без тәрбиячеләр бакчада шөгыльләрдә балаларны үзебезнең Респубика язучылары, шагыйрьләре аларның тормыш юллары һәм иҗатлары белән таныштыру эшләре алып барабыз. Үзебезнең төбәктән чыккан язучылар белән горурланып сөйлибез. Алар турында һәр төркемдә альбом – папкалар тупланмалары эшләнеп куелган. Татар һәм рус язучыларының китапларыннан китап почмаклары булдырылган. Балалар бакчасы тормышын матур әдәбияттан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Бала кечкенәдән үк китапны күреп, әсәрләрен тыңлап үссә, аның китап укуга кызыксынуы артыр гына, чөнки китап укып үскән бала дөньяга якты карашлы, аң – белемле,әдәпле, миһербанлы булып үсә. Әдәби әсәрдә барган вакыйга аша чын тормышны күзаллый, чагыштыра, тормышта төрле вакыйгаларны җиңел генә хәл итә аларга өйрәнә.
Язмамның ахырын мәдәният йортында булып узган язучылар белән очрашудан туган хисләр белән тәмамлыйм, мин дә бу кичә бик җылы хисләр калдырды, бик кәнагать хисләр белән кайттым. Бу кичәне оештыручыларга олы рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә!
Теләче районының 1-нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Дәүләтшина Раилә Наил кызы.
Предварительный просмотр:
“Табигать белән гармониядә”.
Быел 2017 нче ел – экология елы дип игълан ителде. Экологик проблема быел гына түгел, ул һәрвакыт иң актуаль проблема булып санала. Кешелекнең табигать белән гармониядә торуы, үзара дөрес яши, эш итә белүеннән тора. Үзебезнең тирә-юньне чорнап алган табигатьне, яшеллекне, гүзәллекне, урман-кырлар, болыннарны, сулыкларны, тауларны, аның үсемлекләрен, андагы барлык тереклекне-җәнлек-җанвар, бөҗәк, кош-кортларын саклау, аларны яшәтү фәкать кешелектән генә тора. Шуларның барсы да тәртиптә торса гына безнең сулар һаваларыбыз, ашар ризыкларыбыз, эчәр суларыбыз чиста булыр.
Үзебезне чорнап алган табигатьтә экологик культураның төп нигезе, аны дөрес аңлау һәм күрә белү, иң беренче мәктәпкәчә яшьтәге балалык чорында салына. Чөнки киләчәктә табигать язмышы, гомумән бөтен Җир планетасы язмышы үсеп килүче яшь буынның дөрес экологик белем һәм тәрбия алуына бәйледер.
Шул уңайдан безнең 1 нче номерлы балалар бакчасында, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга кечкенәдән үк экологик тәрбия-белем бирүгә бик нык игътибар бирелә. Бу эш елының төрле сезонында, безнең көндәлек тормышта һәр көнне, һәр адымда, көндәлек режимның төрле моментларында: мөстәкыйль шөгыль вакытларында, шөгыльләрдән тыш төрле уеннарда, саф һавада, әңгәмәләр, күзәтүләр вакытында тормышка ашырыла. Эш барышында, балалар белән без, төрле мөһим, иң гади төшенчәләргә игътибар итәбез: мәсәлән – балаларның аңлауларын формалаштыру өчен: табигатьтә һәр тереклек иясе (үсемлекләр, җәнлекләр) үзләренең тормышын, үсешен дәвам итә, ә алар үсә, яши алалар нәрсә хисабына, әгәр дә аларга мөһим шартлар тудырылган булса гына (җылылык, дымлылык, үсемлекләр өчен яхшы җир – туфрак, җәнлекләр – кошларга ризык, су, яшәр өчен урыннары, һ.б. Әгәр дә шундый мөһим, кирәкле шартлар булмый икән, үсемлекләр тормышы да бозыла, алар үсә алмый, ә җәнлекләр – кошлар үлә).
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирүнең иң мөһим асылы – табигатькә сакчыл караш, игътибарлылык, ярату, матурлыкка соклану хисләре тәрбияләү. Бар мөһитне булдыру өчен балаларны хезмәткә әзерләү һәм шатланып эшлисе килү теләге тудыру (үсемлекләр – чәчәкләр утырту, аларга су сибү, төпләрен йомшарту, чупләрен утау, табигать почмагында гөлләр үстерү, тузаннарны сөртү, җәнлек – кошларны ашату, карау, аквариумда балыклар үрчетү – аларны ашату, суларын чистарту, һ.б.). Алар турында кайгырту, кирәк булса ярдәмгә килү. Әлбәттә, балаларның бу мөстәкыйль эшлэре, барлык хезмәт – шөгыльләре зурлар тәкьдиме һәм күзәтүе астында башкарыла.
Бу уңайдан безнең бакчада һәр төркем бүлмәсендә табигать почмаклары оештырылган, ул елның төрле фасылына карап үзгәртелеп, алыштырылып торыла, чөнки табигать почмагы һәр яшьтәге бала өчен мөһим кирәкле чара булып тора. Ул андагы тереклекне, үзгәрешне күреп – белеп, анда катншып торырга тиеш – бу алар өчен экологик белемнең беренче бөртекләре. Тиеш дәрәҗәдә табигатьтә ориентлашу, табигать белән үзара аңлашу – аралашу, экологик якынаю барлыкка килә.
Шуларның барсын да күздә тотып, быел балалар бакчасында, бакча эшләре башлану белән, анда нинди генә эшләр башкарылса да, балалар белән бергә эшләп, утырткан үсемлекләрне күзәтү эшләре алып барылды. Һәр тәрбияче бу эшкә якын килеп, балаларга күрсәтеп-аңлатып һәр эшнең ничек эшләнешен күрсәтеп сөйләү-әңгәмәләр алып барылды, мәсәлән: орлыкны утырту өчен җир әзерләү, түтәлләр ясау, ничек утырту, көндә су сибү, аның тишелеп чыгу-үсешен күзәтү, язып-ясап бару, чүпләрен бергәләп утау, төпләрен йомшарту, сирәкләү, һ.б. эшләр. Аның нәтиҗәсе: бала үз кулы белән тотып, үз күзе белән күреп эшләгән эшне- беркайчан да бозасы, сындырасы килми, аны тагын да үстерәсе, матурлыгын күрәсе килә. Ул хисләрне инде балаларның кәнагать йөзеннән, рәхәтлек хисләре кичерүеннән күрәсең, аңлыйсың. Май-июнь айларында шушы хезмәт-күзәтүләрдән чыгып, бакчаның һәр төркемендә тәрбиячеләр балалар белән “Экология” атналыгы үткәрде. Тәрбиячеләр үз төркемендәге балалар белән көн саен ниләр күреп-нәрсәләр белделәр, нәрсәгә өйрәнделәр, үзләренә нинди яңалыклар алдылар, барсы турында да әңгәмәләр үткәреп, төрле темага слайдлар, рәсемнәр карадылар. Һәм шуларны иҗади эшчәнлекләрендә: рәсем ясауда, аппликация-кисеп ябыштыруда, әвәләп ясау эшләрендә күрсәттеләр. Үсемлекләр, кошлар, җәнлекләр, табигатт турында шигырь, хикәя, әкиятләр тыңладылар, анимацион сюжетлар карадылар, җырлар өйрәнделәр.
Апрель аенда үткәрелгән “Собирая макулатуру, мы сохраняем природу нашей страны!” дигән акциядә катнашып, әти-әниләр, бакча хезмәткәрләре һәм балалар белән берлектә, дәүләткә бик күп макулатура җыеп тапшырдык. Балаларга күпме укылмый яткан иске китап-журналлар, гәҗит-кәгазьләрне, картон-капларны чыгарып ташлаганчы, дәүләткә тапшырып, күпме агачны саклап калуыбыз турында аңлаттык һәм киләчәктә дә шулай эшләргә сөйләштек. Шулай ук әти-әниләр һәм балалар белән пластик, пыяла шешә-банкаларны, тотылган батареяларны аерым җыеп тапшырырга кирәклеге, аларның кеше тормышына, сәламәтлегенә зыяны турында да әңгәмә-сөйләшүләр алып барылды.
Безнең барыбызның да бурычыбыз, бала бакчадамы ул, мәктәптәме, өйдәме, кайда гына булсада, табигатьнең гаҗәеп сихри дөнья булуына төшендерү һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү. Табигатьтә кайда гына булса да үз-үзен дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәтү, экологик белемнәрен үстерү. Кеше гомер буена табигатьтән файдалана. Табигать кешене ашата, эчертә, киендерә. Табигать бездән ярдәм көтә. Аның матурлыгы, байлыгы безнең кулда. Табигатьне саклау – яклау өчен без үз бурычыбызны үтәргә тиеш!!!