Катнаш төрдәге театраль шөгыль “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие.”
план-конспект занятия (средняя группа)
Театрализованное занятие по ПДД "Волк и семеро козлят" на татарском языке.(средняя группа)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Театрализованное занятие на тат.яз. | 53.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 105» комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Московского района г. Казани
Воспитатель: Шакирзянова Р.Г.
Тема : Катнаш төрдәге театраль шөгыль “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие.”
Үткәрү формасы: Күңел ачу.
Төркем: уртанчылар.
Максат: балалар белән “Автобус тукталышы”, “Тавыш сигналын бирү тыела”, ”Балалар”,”Туктап тору тыела” билгеләрен,светофорны кабатлау. Сюжетлы уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү, проблемалы хәлләрдә алдан алган белемнәрен ныгыту; кыюлык, мөстәкыйльлек, ярдәмчеллек тәрбияләү.
Хәзерлек чоры: Балалар белән шигырьләр, җырлар өйрәнү, төрле темага шөгыльләр үткәрү; юл билгеләрен өйрәнү, ясау, әкиятләр сәхнәләштерү.
Кирәкле әйберләр, җиһазлар: Әкият уйнаучыларга костюмнар, маскалар, Кәҗә өе, залны бизәү өчен агачлар,
юл билгеләре, руль, музыка, светофор, билетлар, акча, афиша, программкалар, машиналар, юл, зебра, аудиозапись.
Сүзлек өстендә эш: тыела ,билге ,бәтиләр.
Шөгыль барышы:
Балалар бәйрәм залына музыкага атлап керәләр, ярым түгәрәккә басалар.
Тәрбияче: Балалар,бүген безгә бик күп кунаклар килгән.Әйдәгез әле алар белән исәннәшик.
Балалар: Исәнмесез,кунакла!
Тәрбияче:балалар, бүген без сезнең белән театрга барабыз, “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие” дигән спектакль карарга. Театрга барыр өчен безгә нәрсә кирәк? (Балалар җавап бирәләр)
Тәрбияче: дөрес,билет кирәк.Әйдәгез,билет алырга кассага барабыз.
(Балалар кассага барып билет алалар)
Тәрбияче: Театр моннан бик ерак.Җәяү барып булмый. Мин сезгә бер табышмак әйтәм,ә сез җавап бирегез.
Нинди гаҗәеп бер өй бу.
Һәр ягы тәрәзәле.
Аяклары резина
Бар ашаганы бензин.
Нәрсә бу? ((Балалар җавап бирәләр)
Дөрес автобус. Автобус тукталышы урамнын теге ягында. Безгә теге якка чыгарга кирәк. Нишлибез? (Балалар җавап бирәләр)
Тәрбияче: әйе. Нинди билге тора?(Автобус тукталышы)
Утырабыз. Автобус турында шигырь сөйлибез.
Киттек,киттек барыбыз
Автобуска утырып
Билетлар да алабыз
Әкияткә барабыз.
(Автобус тавышы).
Тәрбияче: Менә килеп тә җиттек. Хәзер мин сезгә программкалар өләшәм.
(Звонок яңгырый)
1 б. Исәнмесез,дускайлар!
Түргә рәхим итегез!
Бүген сезгә бер әкият
Без сөйләргә телибез.
.
2 б. Шәһәрдәге юл йөрү
Кагыйдәсен тот истә..
Ә хәзер ишекләр ачып
Керик әкият иленә
( Сәхнәдә урман, Кәҗә өенең күренеше. Җиде кәҗә бәтие белән Кәҗә чыга).
Кәҗә:
Балаларым,йомшакларым,
Билге куйдым ишеккә.
Бу билгене Бүренең
Күргәне юк әлегә.
Балалар,тәртип бозмагыз,
Сез урамга чыкмагыз!
Кагыйдәләр бозмагыз!
(“Балалар” дигән юл билгесен куя да китә.)
(Кәҗә бәтиләре машиналар алып юлга чыгалар һәм уйный башлыйлар)
Тәрбияче: Нәрсә бу? Сез нишлисез? Әниегез чыгып китте, ә сез тәртип бозасызмы? Светофорны белмисезме? Балалар, әйдәгез булышыйк кәҗә бәтиләренә,юл кагыйдәләрен аңлатыйк. Кызыл (сары,яшел) ут янса, нишлибез?
(Балалар җавап бирәләр)
Дөрес,ә хәзер “Светофор” уенын уйныйбыз.
( Бүре чыга, улап)
Бүре:
Кәҗәкәйләр,балакайлар,
Ачыгыз ишекне.
Әниегез кайтты,
Сөт алып кайтты.
Кәҗә бәтиләре: Өй янында билге тора,күрәсеңме?
Аның нәрсә икәнен,беләсеңме?
Бүре:
Әллә инде картайдым?
Әллә урманда янгын?
Бар халык куркып чаба...
Хәзер сезне коткарам.
Кәҗә бәтиләре:
Кит,Бүре,торма монда,
Ачмыйбыз ишек сиңа.
Бүре (балаларга):
Өй янындагы билгенең
Беләсезме исемен?
(Балалар җавап бирәләр. “Тавыш сигналын бирү тыела” дигән билгене тәрбияче куя).
Бүре:
Кәҗәкәйләр,балакайлар,
Ачыгыз ишекне.
Әниегез кайтты,
Сөт алып кайтты.
Кәҗә бәтиләре:
Бүре,син бик улама,
Безне сиңа ишекне
Ачар диеп уйлама.
Бүре (балаларга):
Өй янындагы билгенең
Беләсезме исемен?
(Балалар җавап бирәләр “Туктап тору тыела” дигән билгене тәрбияче куя).
Бүре:
Кәҗәкәйләр,балакайлар,
Ачыгыз ишекне.
Әниегез кайтты,
Сөт алып кайтты.
Кәҗә бәтиләре:
Кит,Бүре,торма монда,
Ачмыйбыз ишек сиңа.
Бүре (балаларга):
Өй янындагы билгенең
Беләсезме исемен?
(Балалар җавап бирәләр .шул вакытта Кәҗә чыгып,Бүренең иңеннән тота.)
3б. Билгеләргә юлыкты
Әкияттәге Бүре дә.
Кабып йота алмады
Бер кәҗә бәтиен дә.
4б. Юл кагыйдәләрен
Белергә тиеш һәркем.
Чөнки юлда йөргәндә
Кирәге чыга һәр көн.
Бүре:
Юл йөрү кагыйдәләрен
Ятларга вәгъдә бирәм.
Юл билгеләрен белү
Һәркемгә кирәк икән.
(Артистлар чыгып башларын ияләр)
Тәрбиче: ә хәзер дуслык биюен башкарабыз “Флешмоб.”
Тәрбияче: Балалар, юлларыгыз уң булсын, имин йөрегез!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.
Максат: Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм кыргый җәнлекләр то...
физик культура һәм матаматикадан катнаш эшчәнлек
Физик культура һәм матемавтикадан катнаш эшчәнлек Зурлар төркеме өчен шөгыль кон...
Катнаш төркемдә “Чыршы бәйрәме”.
Әкият: “Батыр егет.” Борын – борын заманда , безнең көннәрдә яшәгән ди, Батыр атлы малай. Беркөнне Батыр Яңа елга чыршы алып к...
Уртанчылар төркемендә катнаш: сөйләм теле үстерү һәм рәсем шөгыле. Тема. Песи, песи, пескәем…
Нинди аучы коралсыз,Тычкан тота төн буе,Аннан мыегын селкетепЙоклап ята көн буе....
Катнаш зурлар төркемендә ачык шөгыль
Зурлар hәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен сөйләм үстерүдән оештырылган эшчәнлек конспекты.Тема: Кыш җитте. Кышкы уеннар....
Катнаш төркемдә физик тәрбия шөгыле. Куянга ярдәм итик!
Катнаш төркемдә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хәрәкәт активлыгын төрлечә белем бирү юнәлешендә үстерү....
Сөйләм үстерү шөгыле.Катнаш төркем балалар өчен “Хайваннар hәм аларның балалары”
Сөйләм үстерү шөгыле. Катнаш төркем балалар өчен“Хайваннар hәм аларның балалары”Максат: Балаларны уенчыклар турында хикәя төзергә өйрәтү(2-3 җөмлә).Бурычлар: Капма ...