Балалар бакчасында милли тәрбиянең тоткан урыны
методическая разработка (старшая группа) на тему
Без яшәгән заман тирән үзгәрешләр һәм үзгәртеп корулар чорына туры килә. Мәгариф системасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирү бүген көнүзәк мәсьәләләрнең берсе санала.
Скачать:
Предварительный просмотр:
Балалар бакчасында милли тәрбиянең тоткан урыны
Без яшәгән заман тирән үзгәрешләр һәм үзгәртеп корулар чорына туры килә. Мәгариф системасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирү бүген көнүзәк мәсьәләләрнең берсе санала. Бу өлкәдә әлегәчә хәл ителмәгән проблемалар җитәрлек. Бүгенге глобальләштерү чорында яшь буынны милли рухта тәрбияләү, чын татар кешесе итеп үстерү мөһим. Милли тәрбия эшенең сабый бишектә чакта ук башланырга тиешлеге көн кебек ачык. Халкыбыз гасырлар дәвамында килә торган иң күркәм сыйфатларның берсе - өлкәннәргә ихтирам, ата - анага хөрмәт, кардәш - ыру белән тыгыз аралашып, ярдәмләшеп яшәүне бик мөһим санаган. Яшәеш барышында бу сыйфатлар әхлакый нормалар, милләт өчен әһәмиятле таләпләр булып формалашкан. Балаларыбызны халкыбызның үткәне, гореф - гадәтләре, гаилә шәҗәрәсе, йолалары һәм бүгенге тормыш белән таныштыру зарур. Гаилә шәҗәрәсен алып бару, гаилә ядкарьләрен күз карасыдай саклау - халкыңа хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләүнең бер юлы. Гаилә тарихы аша кеше үзенең кемлеген, чыгышын, туган йортының үткәнен, халкының тарихын, килеп чыгышын аңларга мөмкин. Әлбәттә нәниләрне туган халкының милли - мәдәни, рухи - әхлакый хәзинәләре нигезендә тәрбияләү белән бергә, иң мөһиме, башка милләт вәкилләренә, Идел буе халыкларына, аларның мәдәниятына уңай мөнәсәбәт булдыруга да җитди игътибар бирәбез. Ф.Ф.Харисовның “Милли культураны, үз халкыңның рухи байлыгын өйрәнү, аны шушы җирдә яшәгән башка халыклар культурасы белән баету милли культураны пассив күзәтергә генә түгел, ә аңа өлеш кертергә мөмкинлек бирәчәк” - дигән сүзләре бик урынлы булыр, минемчә. Хәзерге вакытта илебездә телләр өйрәнү ихтыяҗы аеруча үсте. Икетеллелек иң беренче таләпләрнең берсе булып тора. Ләкин иң беренче чиратта үз телеңне камил белү кирәк. Чөнки тел милләтне бар итүче иң мөһим асыл сыйфатларның берсе. Халык үзенең телен онытса, милләт буларак та юкка чыга. Безнең татар милләте дә аздан гына шундый язмышка дучар булмый калганын без инде беләбез. Милли рухыбызны түбән төшереп, милли горурлыгыбызны югалтмасак иде. Милләтне саклап, балаларыбызның туган телләрендә дөрес итеп сөйләшүен даими күз уңында тоту тәрбиячеләрнең төп бурычы дип саныйм мин. Яңа укыту методик әсбаплар, күрсәтмә материаллар, балаларның танып белү һәм фикерләү сәләтен үстерүгә ярдәм итәрлек яңа заманча уеннар, эш дәфтәрләре, яшь үзенчәлекләренә туры килә торган мультфильмнар аша милли культура һәм туган телне тирәнтен өйрәтеп кенә калмыйча, телебезне саклап калуны да бурыч итеп куйдым. Тәрбиячеләрнең, укытучыларның алдында торган иң зур бурычларның берсе - ике дәүләт телен дә камил белгән, төрле өлкәләрдә иркен фикер йөртерлек, көндәшлеккә сәләтле күпкырлы шәхес, булачак татар интеллигенциясе вәкилләрен тәрбияләү. Әлбәттә, әлеге эшчәнлек максатчан итеп планлаштырылган, дәвамлы булганда гына милли тамырларын таныган, үз халкы белән горурланып, үзе дә милләтне саклау юлында эшләрлек яшь буынны тәрбияләп булачак.
Соңгы елларда, милли хисләр тәрбияләү проблемасы кисәк кенә калкып чыкты. Хәзерге чорда радио һәм телевидение, урам йогынтысы балаларның аңына, рухына әдәпсезлек үрнәкләрен сеңдергән заманда, милләтнең гасырлар буе формалашкан тәҗрибәсе, әхлак кагыйдәләре югала бара. Бүгенге көндә балаларда туган телебезгә, милләткә һәм аның гореф -гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү - иң мөһим бурычларның берсе. Менә шуның өчен дә мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә нәниләргә халкыбыз хәзинәләре нигезендә милли үзаң тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелергә тиеш. Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасында балаларга элементар әхлак кагыйдәләрен өйрәтү, аның иҗтимагый чыгышы, теле, дине, җенесе һәм яшенә карамыйча, янәшәдә яшәүчеләрнең хисләре, теләкләре, карашларына хөрмәт тәрбияләү бурычлары күрсәтелә. Туган телне саклау һәм үстерү - телнең яшәеше, үсеше халыкның аны көндәлек тормышта ни дәрәҗәдә куллануына бәйле. Туган тел - бала тугач та үзләштерелә башлаган олы хәзинәбез, әти - әни, Ватан сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә бөек, изге сүз.
ФДББС белем һәм тәрбия бирү программасының бер өлеше милли - мәдәни шартларның үзенчәлеген чагылдырырга тиеш дип белдерә. Безнең балалар бакчасы да балаларга милли тәрбия бирүгә зур игътибар бирә. Бала үзен чын кеше итеп тойсын өчен, аңарда туган телгә мәхәббәт, татар халкының тарихы һәм сәнгатенә кызыксынучанлык, милли горурлык хисе тәрбияләргә, халкыбызның борынгы гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре турында өйрәтергә кирәк. Шуны күз уңында тотып, төркемнәрдә “Татарстан - туган ягым” дип исемләнгән милли почмак булдырдык. Анда балаларга Татарстаныбыз турында мәгълүмат бирү өчен төрле материаллар тупладык: Татарстан символикалары, ил башлыкларының фотолары, Татарстан республикасының башкаласы Казан һәм Татарстандагы башка шәһәрләр турында күргәзмә материал, язучылар, композиторлар турында мәгълүмат һәм фотолары, татар халкының милли бизәкләре, татар халык әкиятләре һәм аларга иллюстрацияләр, борынгы татар киемнәре, милли ризыклары үрнәкләре. Шулай ук Идел буе халыклары турында мәгълүматлар, карталары, милли киемле курчаклар, дидактик уеннар да урын алды биредә. Бакчабызда борынгы татар халкының көнкүрешен күрсәткән мини - музей да эшләп килә. Анда төрле экспонатлар урнаштырылган. Һәр әйбер истәлекле, бай тарихлы. Сабыйларыбызда да шул тарихка хөрмәт уяту безнең вазыйфабыз бит. Балаларны шул тарихи үрнәкләр белән таныштырабыз. Алар бик кызыксынып һәрбер әйберне игътибар белән карыйлар. Бу бүлмәдә балаларны гына түгел, олыларны да балачакка кайтара торган сихри көч, сер бар. Киров урта мәктәбендә эшләп килүче, халкыбызның тормыш - көнкүрешен чагылдырган “Туган якны өйрәнү музее”на ясаган сәяхәтләребез дә нәниләребезнең күңелендә якты хисләр генә уята. Балаларда милли хисләрне тәрбияләү эше аларга халык авыз иҗатын өйрәтү, татар балалар фольклорына мөрәҗәгать итү белән дәвам иттерелә. Балалар белән кече яшьтән үк бишек җырлары тыңлыйбыз, милли уеннар уйныйбыз, санамышлар, тизәйткечләр, бармак уеннары өйрәнәбез. Рәсем ясау, әвәләү эшчәнлекләрендә милли бизәкләрне кулланып төрле композицияләрне кисеп ябыштыру, түбәтәй, калфак, алъяпкыч, читекләрне милли орнаментлар белән бизәү эшләрен балалар аеруча яратып башкара. Иң кызыклы, күңелле эшчәнлекләрнең берсе - татар халкының борынгы йолаларын кулланып күңел ачу кичәләре үткәрү. Бу кичәләргә кунак итеп әби - бабаларыбызны чакырабыз. Халкыбызның элек - электән сакланып, буыннан - буынга тапшырылып килгән күңел бизәкләре аша гореф - гадәтләребезне, тарихи мирасыбызны балаларның күңеленә сеңдерү, үткәнебезгә кызыксыну уяту максатыннан, зурлар төркеме балалары, әбекәйләр һәм әниләр белән берлектә “Әбием сандыгыннан” дип исемләнгән әдәби кичә дә тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде; милли тәрбия бирүдә үтемле чараларның берсе булды. Балалар белән татар халык уеннары уйнау, татар телендә мультфильмнар карау, халык - авыз иҗаты әсәрләре уку бала күңелендә эзсез калмый әлбәттә. Ата - аналар белән берлектә кул эшләре, рәсем күргәзмәләре, очрашулар, төрле мавыктыргыч бәйгеләр үткәрү дә милли тәрбиянең аерылгысыз өлеше булып тора. Шулай ук,милли киемнәребез белән танышу, гореф - гадәтләребезне барлау аша балаларбызда милли үзаң, милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз. Татар халык уеннары, аның җыр - моңнары баланың зиһенен, күңел байлыгын арттыра. Балаларны милли рухта тәрбияләү, үзебезнең бәхетле киләчәгебезне үстерү - безнең мөһим бурыч. Ә балалар бакчасы тәрбиячеләре арасында милли тәрбия бирүнең үтемле ысулларын эзләүдә семинар - практикумнар, сәнгатьле укулар оештыру, ачык эшчәнлекләр күрсәтү, үз белемеңне күтәрү өстендә эш алып бару, тәҗрибә уртаклашу ярдәмгә килә. Бәйрәм, укылган китап, өйрәнелгән уен, җырланган җыр белән генә балада туган меңләгән сорауга җавап табу мөмкин бит. Туган якка мәхәббәт уяту максатыннан башкарылган хезмәтебез балалар күңелендә эзсез калмас дип ышанасы килә.
Хәзерге глобальләшү заманында милли уеннарыбыз тәрбия максатыннан бик отышлы. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында иң яратып уйнала торган уеннар - халык уеннары. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Әлбәттә бу максатка ирешүдә нәфис сүз, әдәби әсәрләр һәм халык авыз иҗаты әсәрләренең әһәмияте әйтеп бетергесез. Әдәби әсәрләр балаларның логик фикер йөртүләрен үстерә, дөньяны танып белергә өйрәтә, аларда милли хис тәрбияли, аларны әхлакый һәм эстетик яктан тәрбияләүгә булышлык итә. Әсәрләрне сайлаганда иң элек баланы ни дәрәҗәдә кызыксындыра алуын, сөйләм телен баетуга ярдәмен, тәрбияви әһәмиятен исәпкә алабыз. Уку барышында төп максатларыбызның берсе булып әсәр геройларының хәленә керә белергә, кылган гамәлләре турында фикерләрен сөйли белергә өйрәтү, әсәр геройларының хис - тойгыларын аңларга булышу тора. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирү һәм аларда әдәп - әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә татар балалар шагыйрьләре, язучылары әсәрләренең роле чиксез зур. Шуны күз уңында тотып, балаларыбызны үзебезнең төбәктән булган язучыларыбыз, шагыйрьләребез иҗаты белән таныштырып барырга тырышабыз. Милли горурлыгыбыз булган шагыйрьләребез Гамил Афзал, Ләбиб Лерон әсәрләре аша нәниләребез күңелендә үз телебезгә, аның гүзәллегенә соклану, аның белән горурлану хисләре тәрбияләнә. Һәр төбәкнең күренекле шәхесләре булган кебек, безнең Киров җирлегендә дә горурланып сөйләрлек, үрнәк алырлык, хөрмәткә лаек кешеләребез бар. Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов, язучы - шагыйрь Ләбиб Лерон, җырчы Дәниф Шәрәфетдинов, Татарстан Дәүләт советы югары органнарында күп еллар хезмәт куючы хезмәткәр, шагыйрә Таңчулпан белән без дә горурланып яшибез. Аларның иҗаты белән балаларны да таныштырып барабыз, кызыклы очрашулар уздырабыз. Һәр ел саен балаларыбыз белән авылыбыз уртасында урнашкан балалар мәйданчыгында милли бәйрәмебез булган Сабантуен уздырабыз. Милли киемнәр киеп, бизәлгән атлар белән бүләк җыеп, халкыбызның йолаларын кабат яңартабыз. Милли ризыклар әзерләү, милли кием тегү, чигү буенча мастер - класслар һәрдаим үтеп тора. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны милли мохитта тәрбияләү буенча ата - аналарга чыгышлар ясап, фикер уртаклашып торабыз.
Алда язылганнарны йомгаклап, шуны әйтәсе килә: балаларда матурлыкны тоя, күрә белү сәләтен үстереп, туган ягыбызны ярату хисе, халкыбызның гореф - гадәтләренә һәм милли бәйрәмнәренә ихтирам, үз телебезне камил белергә омтылыш тәрбияләү бездән - тәрбиячеләрдән, ата - аналардан тора. Шуның өчен безгә - өлкәннәргә дә телебезне, үткәнебезне югары дәрәҗәдә белү, төрле милләт вәкилләре культурасына хөрмәт белән карау, зыялылык хас булырга тиеш. Барлык кешеләргә дә мөрәҗәгатем: “Туган җирегезне, аның тарихи үткәнен саклагыз, ана телегезне онытмыйча, халкыбызның матур йолаларын, гореф - гадәтләрен хөрмәтләгез, башка милләт халыклары белән дус яшәгез”.
Файдаланылган әдәбият.
1. Р.К.Шәехова. Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы. – Казан: РИЦ, 2012.
2. З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова. Туган телдә сөйләшәбез: 5 – 7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек. – Казан: “Фолиант”, 2012.
3. К.В.Закирова. Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти - әниләр өчен хрестоматия. – Казан: РИЦ, 2011.
4. К.В.Закирова, Р.Ә.Кадыйрова, Г.М.Сафиуллина. Балалар бакчасында әдәп - әхлак тәрбиясе: методик кулланма. – Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013.
5. К.В.Закирова, Л..Мортазина. Балачак - уйнап - көлеп үсәр чак: балалар бакчасында уеннар: методик кулланма. – Казан: РИЦ, 2012.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты
МИЛЛИ БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА БАЛАЛАРНЫ РУС ТЕЛЕНӘ ӨЙРӘТҮГӘ КОМПЛЕКСЛЫ ЯКЫН КИЛҮ
Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәеше өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка ...
Чыгыш "Милли бәйрәмнәр балалар бакчасында"
Бала үзен Кеше итеп тойсын өчен, аңарга милли горурлык, татар теленә мәхәббәт хисе тәрбияләргә кирәк....
Балалар бакчасында милли тәрбия бирү системасын проектлаштыру
Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру ─ хәзерге буынның төп вазифасы. Шул максаттан башкарылган тикшеренү эше....
Балалар бакчасында режим вакытында милли тәрбия
милли тәрбия...
Балалар бакчасында милли тәрбиянең роле.
Милли мәгариф шәхеснең җитлегү-камилләшү процессының нигезе, җәмгыятьнең мәдәни һәм интеллектуаль үсеш дәрәҗәсе күрсәткече. Халыкның кешелеклелек сыйфатлары гасырлар дәвамында формалаша һәм яңа буынга...
Мәкалә БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА МИЛЛИ-ТӨБӘК КОМПОНЕНТЫН ТОРМЫШКА АШЫРУ ЮЛЛАРЫ.
Мәкалә БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА МИЛЛИ-ТӨБӘК КОМПОНЕНТЫН ТОРМЫШКА АШЫРУ ЮЛЛАРЫ....
Мастер – класс «Балалар бакчасында милли тәрбия»
Максат: Татар халкының гореф гадәтләрен искә алып сандык ясау серләре белән танышу. Нәсел дәвамчысы булган сандыкчы Шаманов Нәкыйп Кәшип улы белән очрашу.Бурыч: Балаларны халкыбызның элек-электә...