Бала тормышында уенның әһәмияте
консультация (подготовительная группа) на тему
воспитательная работа
Скачать:
Предварительный просмотр:
Бала тормышында уенның әһәмияте.
Бала тормышында уенның әһәмияте бик зур. Бала уенда нинди булса, үскәч эшендә дә күбесенчә шулай була. Шуңа күрә дә кешенең киләчәктәге эшчәнлеген тәрбияләү иң элек уен процессында үтә. Аерым кешенең яшәү тарыхын, ягьни аның эшчәнлеген һәм нинди шәхес булып җитүен, балачактагы уенның алга таба үсеше, аның акрынлык белән эшчәнлеккә күчүе итеп карарга мөмкин. Бу күчү бик акрын бара. Иң кече яшьтә бала күбесенчә уйный, аның эшчәнлек функцияләре бик кечкенә була. Бу чорда баланың төп шөгыле, аны иң җәлеп иткән, иң кызыксындырган нәрсә уен була.
Баланың уенына җитәкчелек итү һәм аны уен аша тәрбияләү өчен тәрбиячеләр, ата-аналар уенның чыннан да нәрсә икәнлеге турында, бик яхшлап уйларга тиешләр. Уйламасалар, алар балага җитәкчелек итә алмаячак, баланы тәрбияләү урынына аны бозачаклар. Уен белән эш арасында әллә ни аерма юк. Яхшы уен яхшы эшкә, начар уен начар эшкә охшый.
Һәрбер яхшы уенда иң элек көч кую, фикер йөртү-уйлау эше була. Яхшы уен балага шатлык китерә. Бу шатлык я иҗади шатлык, я җиңү шатлыгы, я эстетик шатлык-сыйфат шатлыгы була.
Балалар бакчасының төп бурычы—балаы рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычларны тормышка ашыруда иң үтемле, иң нәтиҗәле чара булып уеннар тора. Балага белем бирүдә дә уеннар куллану отышлы санала.
Татар теленә өйрәтү дәресләрендә мин уеннарның төрле төрләрен актив кулланам. Телгә өйрәтү уен эшчәнлеге белән тыгыз үрелеп бара. Үз дәресләремдә иң кулай, иң нәтиҗәле эш төре итеп уенны саныйм. Дәресне уен формасында үткәргәндә, я булмаса уен алымнарын күбрәк керткәндә бала үзенә куаныч, шатлык ала. Дәрестә өйрәнеләсе материал да җиңел үзләштерелә.
Уеннар барышында сөйләм телен үстерү белән бергә, балаларның мөстәкыйль фикер йөртү сәләте дә үсә, тирә-юньгә карата булган мөнәсәбәт формалаша, бала туган теленең матурлыгын тоярга, аның яңгырашын аңларга, яратырга өйрәнә.
Мин Мәскәү районы 339 нчы балалар бакчасында эшлим. Ул Жилплощадкада урнашкан. Төркемдә йөргән балаларның бер өлеше татар телендә яхшы сөйләшә, аралаша, ә кайбер балалар, күбрәге рус милләтеннән татарча бөтенләй белмиләр. Шуңа күрә дәресләрне бергә алып бару отышсыз. Төркемдәге балаларны татар телен белүче һәм белмәүче төркемчәләргә бүләм.
Татар телен белгән балалар белән эшләгәндә игьтибарны грамматик күнекмәләр формалаштырырга, бәйләнешле, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерергә, татар балалар әдәбияты һәм фольклоры белән таныштыруга зур игьтибар бирәм.
Ә телне бөтенләй белмәгән балалар белән эшләгәндә татар теленә хас авазларны дөрес итеп әйтергә өйрәнү, билгеле бер сүзлек байлыгы туплау, үзләштерелгән сүзләрне фразаларда, кыска җөмләләрдә активлаштыру һәм татар халык мәдәнияте, балалар әдәбияты һәм фольклоры белән таныштыру кебек эш төрләренә зур урын бирелә.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп хезмәте, төп эшчәнлеге—уен. Уен аша бала дөньяны танып-белә, билгеле бер күнекмәләрне үзләштерә, үзендә асыл сыйфатларны булдыра, үстерә.
Рус телле балалар белән дәресне ничек кызык үткәрергә, татар теленә аларда ничек кызыксындыру уятырга? Шушы сорауларга мин җавап табарга тырыштым.
Әйткәнемчә, мәктәпкәчә яшьтәге баланың төп эше, төп максаты уен. Димәк, уен аша алар дөньясына юл салырга мөмкин. Эш дәверендә мин күп кенә әдәбият укыдым, төрле галимнәрнең карашлары белән таныштым. Алар фикеренчә, уенда бала шәхес буларак формалаша, аның характеры үзенчәлекләре, тирә-юньгә, иптәшләренә, олыларга карашы формалаша. Атаклы совет психологлары Л.С.Выготский, А.В.Запорожец, А.Н.Леонтьев, С.Л.Рубинштейннар фикеренчә, уен эшчәнлеге аша бала психикасында билгеле бер сыйфат үзгәрешләре бара, һәм бала үзенең үсешендә югары стадиягә күчә.
Рус балаларына татар телен өйрәтү бик четерекле, җаваплы, авыр хезмәт. Бездән ул системалылык, эзлеклелек, иҗадилык таләп итә.
Дәресне гади генә формада үткәргәндә кайбер балалар сүзне кабатларга кыенсыналар, дөрес әйтмәсәм көләрләр дип уйлыйлар. Дәрес башлаганда --Әйдәгез, балалар, бүген без “Зоопаркка” барабыз, --дигәч бала уен дөньясына чума. Бу дөнья аңа якын, бу аның дөньясы.
Рус телле балаларда татар теленә кызыксыну, аны өйрәнергә теләк тудырыр өчен төп алым—уен дигән нәтиҗәгә килдем. Бу максатны тормышка ашыру өчен эш алып бара башладым. Уртанчылар төркеме балалары белән үткәргән дәресләремдә дә уен алымнарын киң кулланам.
Зурлар төркеме балаларының уен эшчәнлеге күпмедер дәрәҗәдә формалашкан, камилләшкән була. Алар сюжетлы-рольле уеннарны да аңлап, үз рольләренә кереп уйный беләләр.
Мин тема буенча төрле төр уеннарны тупладым, аларны системага салдым. Һәм алар буенча дәрес конспектлары төзедем.
Дәрес конспектларында сюжетлы-рольле уеннарны да, дидактик, җырлы-сүзле уеннарны да, татар халык уеннарын да керттем. Эшемне бу формада алып бара башлагач, балаларның телне тизрәк үзләштерә башлавын күрдем. Уйнаганда бала үзе дә сизмәстән, телне өйрәнә, тәрбияче өйрәтергә теләгән материалны үзләштерә. Шулай да, уеннарны оештырганда, аның аша телгә өйрәткәндә, тәрбиячедән зур игьтибар, сабырлык, осталык, иҗади эшләү сәләте таләп ителә.
Йомгак.
Мин үз алдыма рус телле балаларга татар телен өйрәтүдә уенның нәтиҗәле, үтемле чара икәнен исбатлауны куйдым. Бу максатны тормышка ашыру өчен, темалар буенча перспектив эш планы төзедем һәм шуның буенча үткәргән дәрес конспектларын тупладым. Ел ахырында эшемнең нәтиҗәләрен тикшердем. Күзәтүләрдән күренгәнчә, татар теле дәресләрендә рус телле балаларның активлыгы артты, сүз байлыгын, җөмләләрне үзләштерү сан ягыннан үсте, аларда татар теленә кызыксыну уянды.
Киләчәктә дә эшемне шушы юнәлештә дәвам итәргә, алдынгы технологияләрне өйрәнеп, балаларның телне үзләштерү процессын тагын да камилләштерү өстендә эшләргә уйлыйм.
Кулланылган әдәбият.
1. А.К.Бондаренко “Воспитание детей в игре” (М, 1983)
2. Р.А.Борһанова, Ф.М.Хисамова “Татар телен өйрәнә нәниләр”, (К, 2005).
3. В.Я.Воронова “Творческие игры старших дошкольников”, (М, 1981)
4. К.И.Закирова “Уйный-уйный үсәбез”
5. Ф.М.Зиннурова “Бала сөйләмендәге кимчелекләрне төзәтү”
6. М.Ф.Кашапова “Иң татлы тел—туган тел” (К, 2004)
7. Д.В.Менджерская “Воспитателю о детской игре”, (М, 1982)
8. И.Х.Муяссарова “Азрак ял итеп алыйк”
9. “Игра и развитие личности дошкольника” (сборник научных трудов, М, 1990)
10. Уку китабы “Иң матур сүз”
11. Е.И.Удальцева “ Дидактические игры в воспитании и обучении дошкольников”, М, 1976.
12. Р.Ф.Харрасова “Бармакларны уйнатыйк, туган телне өйрәник».
13. Р.К.Шәехова, К.Н.Закирова “Иҗат баскычлары”, (К, 2001)
14. Р.К.Шәехова”Иҗади уеннан—укуга”, (К,1999).
15. О.В.Лещинская-Гурова «Игра в образовательном пространстве дошкольного учреждения» (Н.Н, 1999)
Предварительный просмотр:
Илебез киләчәге—яшь патриотлар.
Бала тәрбияләү—даими иҗади эшчәнлек. Җанның һәм акылның баланы кайгырту белән сугарылган өзлексез хезмәте. Баланың һәръяклы тәрбиясе туган көненнән башлана. Гаиләдә нигез итеп салынган күнекмәләр балалар бакчаларында тагын да үстерелә, камилләштерелә. Тәрбияче таланты шунда, аңа баланы зур сабырлык белән ярату сәләте хас. Бала тәрбияләүдә катнашучы әти-әниләрнең, әби-бабайларның, тәрбиячеләрнең кулга-кул тотынып, үзара килешеп, фикер алышып, эзлекле даими эшчәнлек алып барулары таләп ителә.
Без зур үзгәрешләр чорында яшибез. Бөек дәүләтнең таркалуы, үткән тарихыбызга төрле карашлар, базар мөнәсәбәтләре, әхлакый кыйммәтләрнең югалуы... Аларның шаукымы тәрбия системасына да үз йогынтысын ясамый калмады. Рухи кыйммәтләребезгә караш үзгәрде. Соңгы вакытта бигрәк тә гражданлык һәм патриотлык хисләре тәрбияләү үзенең әһәмиятен югалтып торды. Бу шактый гына аянычлы хәлләргә китерде.
Балаларда гражданлык һәм патриотлык хисләре тәрбияләү балалар бакчасы бусагасыннан башлана. Якындагы елларга үсеш программабызның бер максаты итеп, без--Мәскәү районы 339 нчы балалар бакчасы коллективы балаларга патриотик һәм интернациональ тәрбия бирүне куйдык. Яшәү җирлегебезне исәпкә алып, аңа милли төсмерләр өстәдек.
Мин татар теле тәрбиячесе буларак, үз эшемдә бу максатны татар халкының бай мирасына таянып тормышка ашырам. Минем өчен патриотик тәрбия белән милли тәрбия тамырлары үрелеп үскән бер төптән чыккан ике агач кебек. Аларны аерып карау мөмкин түгел. Минемчә, үз телеңне, үз халкыңның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, бәйрәм, уеннарын белми торып, туган илебезгә, анда яшәүче халыкларга мәхәббәт, хөрмәт хисләре тәрбияләү мөмкин түгелдер. Эшемне түбәндәге юнәлешләрдә алып барам:
1. Балаларда туган шәһәренә, торган җиренә, үзенең гаиләсенә ихтирам һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
2. Татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йола-бәйрәмнәре, халык уеннары, атаклы кешеләре белән таныштыру. Бу бурычларны тормышка ашыруда нигез итеп Р.Борһанова төзегән “Татар халкының мәдәнияте белән таныштыру программасын” алдым. Һәм үзем яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик һәм интернациональ тәрбия бирү буенча перспектив эш планы” төзедем.
3. Милли мәдәниятне башка халыклар мәдәнияте белән бәйләнештә өйрәнү. Балаларны башка милләтләр (рус, чуваш, башкорт, мари, удмурт, керәшен, мордва) белән дуслык, милли түземлелек рухында тәрбияләү.
Әлеге эшләр дәресләр барышында, әдәби-музыкаль кичәләрдә, бәйрәм иртәләрендә, әңгәмә-очрашулар, түгәрәк өстәл артларында тормышка ашырыла. Эш тәҗрибәмдә иң беренче чиратта балачакның гүзәл шигьрияте—балалар фольклорына таянам. Моңлы, салмак көйле бишек җырларын тыңлап үскән бала беркайчан да тупас, дорфа була алмыйдыр. Эндәшләр, мавыктыргычлар, санамышлар, уеннар, әкиятләр, мәзәкләр балалар тәрбияләүдә кулланыла торган күңелле һәм мавыктыргыч чаралар дип саныйм.
Тәрбия максаты белән беррәттән саналган чараларның төп максаты булып балаларның тел байлыгын арттыру, сөйләм телен үстерү, татар теленең грамматикасын үзләштерү ята.
Бакчабыз тәрбиячеләре балаларда соңгы елларда актуальлеген югалткан патриотлык хисләре тәрбияләү эшенә яңа сулыш өреп, җанландырып җибәрделәр. Максатыбыз балаларда туган илгә, халкына тирән мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре уяту, ил азатлыгы өчен һәлак булучылар истәлеген саклау, ветераннарга, тыл хезмәткәрләренә ихтирам тәрбияләү, ил тарихына кызыксыну уяту.
Патриотик тәрбия берү мәсьәләләрен тормышка ашырганда төрле эш формаларын кулланабыз. “Туган илем—торган җирем” темасына үткәрелгән дәресләрдә Россия һәм Татарстан дәүләтләренең символлары булган флаг, герб, гимн белән таныштырабыз, аларның әһәмияте, үзенчәлекләре турында аңлаешлы итеп сөйлибез. Болар балаларда үз иленең билгеләренә хөрмәт тәрбияли, танып-белү күнекмәләрен формалаштыра. Тынычлык дәресләрендә балаларга Бөек Ватан сугышы, ул китергән кайгы-хәсрәт турында хикәяләр сөйлибез, сугыш чоры җырларын тыңлатабыз. Батырлык дәресләрендә Бөек Ватан сугышында тиңсез батырлык күрсәткән геройларыбыз (Г.Гафиятуллин, М.Җәлил, А.Матросов, А.Девятаев) белән таныштырабыз. 9 май көне алдыннан үткәрелгән хәтер дәресләрендә балалар белән безнең ирекле, бай, матур тормышыбыз өчен үз гомерләрен биргән батырларны искә алабыз. Мондый дәресләр циклы балаларда Туган илгә мәхәббәт, сугыш афәтенә нәфрәт хисләре, батырларыбызга хөрмәт, алар белән горурлану хисләре тәрбияли. Алда әйтеп үткән дәресләребез матур әдәбият үрнәкләре, армия һәм туган ил турында диафильм, видеофильмнар, фотолар, иллюстрацияләр, картиналар карау белән үрелеп бара.
Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән Казаныбызның атаклы урыннарына ( Җиңү паркы, М.Җәлил һәйкәле, мәңгелек ут яны) максатчан экскурсияләр оештыруны бик отышлы саныйбыз. Аннан кайткач, балалар үзләренең тәэсирләрен сөйләп бетерә алмыйлар. Күзләрендә очкын яна, күңелләреннән канәгатьләнү һәм соклану хисләре ташый. Мондый экскурсияләр балаларда үз шәһәрләре белән горурлану хисләре уята.
Балалар рәсем ясарга, әвәләргә, кисеп ябыштырырга бик яраталар. Һәр елны тәрбиячеләребез “Мин яратам сине, Татарстан”, “Җиңү салюты”, “Батырлар—ил күрке” темасына рәсемнәр, Космонавтлар, Ватанны саклаучылар көненә әвәләп ясаган әйберләр күргәзмәләре оештыралар. Күргәзмәләрдә катнашу балаларыбызда үзләрен илебезнең нәни гражданнары итеп тою хисен үстерә, рухи байлык тупларга мөмкинлек бирә.
Бакчабызның музыка җитәкчесе белән татар һәм рус халыкларының йола бәйрәмнәрен—Нәүрүз, Сөмбелә, Карга боткасы, Масленица, Ярмарка, Сабантуйлар үткәрәбез. Балалар төрле халыкларның милли киемнәре, көн-күреш әйберләре, гореф-гадәтләре, халык уеннары белән танышалар. Бу чаралар аларда үткәнебезгә, тарихыбызга кызыксыну уятырга, аны өйрәнергә теләк тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Мин ел саен М.Җәлил һәм җәлилчеләргә багышланган кичә, апрельдә шигьрият бәйрәме үткәрәм. Балалар шагыйрьләребезнең шигырьләрен теләп өйрәнәләр, яратып сөйлиләр.
Соңгы елларда ветеран әби-бабайларыбыз һәм хәрби хезмәттән кайткан солдатлар белән очрашулар традициягә әйләнеп бара. Мондый очрашулар балалар өчен аеруча кызыклы, аларда төз сынлы, батыр солдатка охшарга тырышу һәм ветераннарыбызга карата хөрмәт, ихтирам хисләре арта.
Татарстан—күп милләтле республика. Без үзебезнең балалар бакчасында Идел буе халыклары музее оештырдык. Төрле халыклар турында күп мәгьлүмат туплап музейны альбомнар, милли киемнәр, тормыш-көнкүреш һәм кул эше әйберләре, милли киемле курчаклар белән җиһазладык. Музейга балалар бик теләп йөриләр, төрле милләт кешеләре белән үзара дус, тату, тыныч яшәү кирәклеген төшенәләр.
Патриотик тәрбия мәсьәләләрен хәл иткәндә ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Балалар белән шәһәребезнең атаклы урыннарына, музей-күргәзмәләргә барырга киңәш итәбез. Үзләре үрнәгендә, сугышта һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлләр янында малайлар баш киемен салып, чәчәк куеп, бер минут тынлык белән ихтирам, хөрмәт, горурлану хисләрен белдерсеннәр иде. Ата-аналардан бабаларының орден-медальләре белән таныштыруларын, ни өчен бирелгәнен сөйләүләрен үтенәбез. Булачак ил сакчысына кирәк булган көч, түземлелек, батырлык, җитезлек кебек сыйфатларны “Гаилә көне”, “Көчлеләр һәм җитезләр” кебек спорт бәйрәмнәрендә, хәрби патриотик эчтәлекле уеннар ярдәмендә тәрбиялибез.
Еллар дәвамында эзлекле эш алып барып, без туган илебез—Россия дигән зур гаиләнең аерым әгьзалары икәнен төшендерәбез. Туган ил һәркем өчен кадерле. Аны сакларга, яратырга, якларга кирәк. Без һәрберебез аның лаеклы гражданины булып үсәргә тиешбез.
Эзлекле алып барган эшебезнең нәтиҗәләрен дә күрәбез. Ул малай-кызларыбызның тәртипләрендә, эш-гамәлләрендә, аралашуларында күренә. Хәзер алар олыларга игьтибарлырак, ярдәм итәргә әзер торалар, бер-берсенә мөнәсәбәтләре җылырак, дустанә. Бакча территориясен, уен мәйданчыкларын тагын да чистарак, матуррак итеп тоту теләгенең көчле булуы, бездә зур куаныч тудыра.
Бала күңеле ак кәгазь дибез. Бу кәгазьгә дөрес, кирәкле сүзләрне табып язу тәрбиячеләрдән зур тырышлык, белем, иҗади эшләүне сорый. Безнең төп бурычыбыз яшь буынны рухи-мәдәни хәзинәләргә таянып, Туган телен, Туган илен, Туган халкын ихтирам итүче, аңа хезмәт итәргә әзер рухи-әхлакый, белем ягыннан камил, киң карашлы шәхес тәрбияләү. Безнең тәрбиячеләребез моңа ирешү өчен бар көчләрен куеп эшлиләр.
Мәскәү районы 339нчы балалар бакчасы
татар теле тәрбиячесе Хәйруллина Г.Х.
Предварительный просмотр:
Интеграллаштырылган
туган тел белән
кисеп ябыштыру эшчәнлеге
“Алъяпкычың бизәге - нурлар сибә йөзеңә”
Казан шәһәре Мәскәү районы
339 нчы балалар бакчасының
татар теле тәрбиячесе
Хәйруллина Г.Х
Алъяпкычың бизәге - нурлар сибә йөзеңә
Максат: Халкыбызның мирасын барлау, милли киемнәр белән таныштыру, балаларда милли тойгылар уяту, милли бизәкләрнең гүзәллеген, халкыбызның күңел җәүһәрләрен аларның күңелләренә җиткерү, шул бизәкләр белән кием силуэтларын бизәү.
Җиһазлар: бизәкле сандык, татар халык киемнәре, татар халкының милли бизәкләре төшкән рәсемнәр, презентация.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче (әби киемендә): Исәнмесез, балалар! Сезгә кунакка килдем әле. Хәлләрегез ничек?
Балалар: Әйбәт, рәхмәт.
Тәрбияче: Балалар, минем менә шундый матур сандыгым бар. Шунда үзем өчен кадерле булган әйберләрне саклыйм. Алар миңа яшьлегемне искә төшереп торалар. Хәзер сандыктагы әйберләр белән сезне дә таныштырасым килә. Бу безнең татар халкының милли киемнәре. Әйдәгез , бергәләп карыйк әле. (Калфак ала) Бу – калфак . Монысын мин бәйрәмнәрдә генә кия идем. Бу нәрсә соң, балалар?
Балалар: Калфак.
Бәрхетләрдән тегелгән,
Ука белән чигелгән,
Нәкышләре көмешләргә,
Алтыннарга күмелгән.
Тәрбияче: (Түбәтәй ала) Ә монысы бабагызныкы.
Балалар: Түбәтәй.
Балкып тора түбәтәйләр
Энҗе бөртекләре белән,
Алар монда килгән, гүя,
Чын әкият иленнән.
Тәрбияче: (Алъяпкыч һәм күлмәк ала). Карагыз әле, бу матурлыкка .
Балалар: Алъяпкычның бизәге
Нурлар сибә йөзеңә
Чәчәк төшкән һәрбер кием
Килешәдер үзеңә.
Тәрбияче: (Ак чигүле яулык ала). Ак төс чисталыкны, пакълекне аңлата. Шуңа күрә без күберәк ак яулык бәйли идек. (Сөлге ала). Карагыз, нинди матур сөлге.
Балалар: Сөртенсәң – сөлге кирәк
Күрешсәң – сөлге кирәк.
Батырларга Сабантуйда
Бирелгән сөлге – бүләк.
Тәрбияче: (Читек ала). Мондый читекләрне кигәч, аяклар үзләреннән үзләре биеп китәләр.
Балалар: Бизәк төшкән итекләрне
Читекләр дип йөртәннәр.
Аларны татар кызлары
Бәйрәмнәрдә кигәннәр.
Тәрбияче: Әйе. Бу киемнәрне киеп, без аулак өйләргә, кичке уеннарга, бәйрәмнәргә бара идек. Балалар, карагыз әле бу киемнәрнең матурлыгын. Аларның һәрберсенә кешенең кул һәм күңел җылысы иңгән. Сез безнең киләчәгебез. Халкыбызның күңел бизәкләрен саклау – сезнең бурычыгыз.
Балалар: Рәхмәт, әби.
Балаларга “Милли бизәкләребез” дигән презентация күрсәтү.
Тәрбияче: Без сезнең белән татар халык киемнәрендә нинди бизәкләр кулланылганын карадык. Хәзер алдыбызда яткан камзул һәм алъпкыч силуэтларын милли бизәкләребез белән бизибез.
(Балалар өстәл артына утыралар. Алларында киемнәр үрнәге. Үзебез өйрәнгән бизәкләрне төшерик әле. Алда өйрәнгән чәчәк, яфрак бизәкләрен (ләлә, кыңгырау, йөрәк, яфрак) искә төшерәбез. Балаларга бизәк төшерелгән үрнәкләр күрсәтелә. Салмак көй астында балалар милли бизәкләр кисеп кием үрнәкләренә ябыштыралар. Бер алъяпкыч өлгесен әбигә бүләк итәләр. Тәрбияче: Рәхмәт. Сез милли бизәкләрне беләсез икән, болай булгач, мирасыбыз югалмас.
Бу бизәкләр, бу чигешләр
Килә ерак чорлардан.
Үсәр татар балалары
Илһам алып шулардан.
Предварительный просмотр:
«Без инде хәзер зурлар –мәктәпкә илтә юллар»проекты буенча балаларга
белем бирү эшчәнлеге конспекты (мәктәпкә хәзерлек төркеме, рус телле балалар өчен йомгаклау эшчәнлеге)
«Циркка сәяхәт»
Тәрбияче эшчәнлекне ике телдә-татар һәм рус телендә алып бара.
Автор төзүче: Хайруллина Г.Х., югары квалификацион категорияле, муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе №339 (МАДОУ № 339 город Казань, Московского района)
Максат: балаларны татар телендә аралашырга өйрәтү.
Бурычлар:
- сорауларга аңлап җавап бирү;
- өйрәнгән сүзләрне, сүзтезмәләрне уен ситуацияләрендә активлаштыру, ныгыту;
- җәмәгать урыннарында үзеңне тота белү;үзара яхшы мөнәсәбәттә булу.
Сүзлек өстендә эш:җәнлекләрне һәм ашамлыкларны белдергән сүзләрне һәм нишли соравына җавап биргән сүзләрне уен ситуацияләрендә активлаштыру.
Җиһазлау:җәнлекләр уенчыклары, ашамлык муляжлары, җәнлек рәсемнәре.
Хәзерлек эшләре: цирк,кафе уеннары өчен атрибутлар хәзерләү; уен почмаклары булдыру.
Эш алымнары:күрсәтмәлелек, сюжетлы-рольле уеннар, уен ситуацияләре,тәрбияче сөйләме.
- Балалар, бүген без циркка барабыз. Ә сез беләсезме җәмәгать урынында үзеңне ничек тотарга кирәк? Әйдәгез, искә төшереп үтик әле.
Бала: Циркта тавышланырга ярамый.
Бала: Циркта урыннан торып йөрергә ярамый.
Бала: Цирк караганда сөйләшергә ярамый.
Бала: Циркта башка кешеләргә ихтирамлы булырга кирәк.
Бала: Циркта башка кешеләргә комачауларга ярамый.
Бала: Циркта җәнлекләргә якын килергә ярамый.
--Әйе, балалар, бик дөрес әйттегез. Шулай тәрбияле булып , матур итеп цирк карап кайтыйк.
-Без ничә? Әйдәгез,саныйбыз.
- 1,2,3,4,5,6,7,8,9,10.
- Күңелле булсын өчен, әйдәгез җырлыйбыз.
Мин барам,барам,барам,
Циркка барам,барам.
Әйе шул,әйе шул,
Циркка барам,барам.
- Бу цирк Анда җәнлекләр чыгыш ясый. Билет алабыз. Ә билет алу өчен табышмакларга җавап табарга һәм җавапны татарча әйтергә кирәк. Шул кеше циркка керә.
У косого нет берлоги,
Не нужна ему нора.
От врагов спасают ноги,
А от голода – кора.
(Заяц)
Косолапый и большой,
Спит в берлоге он зимой.
Любит шишки, любит мёд,
Ну-ка, кто же назовет?
(Медведь)
Сердитый недотрога
Живёт в глуши лесной.
Иголок очень много,
А нитки ни одной.
(ёж)
Рыжая птичница
В курятник пришла,
Всех кур перечла
И с собой унесла.
(Лиса)
Серый, страшный и зубастый
Произвел переполох.
Все зверята разбежались.
Напугал зверят тех…
(Волк)
Эта маленькая крошка
Рада даже хлебной крошке,
Потому что дотемна
В норке прячется она.
(Мышь)
Собой не птица,
Петь не поёт.
Кто к хозяину идёт,
Она знать даёт.
Собака
Этот зверь живёт лишь дома.
С этим зверем все знакомы.
У него усы, как спицы.
Он мурлыча песнь поёт.
Только мышь его боится…
Угадали? Это — ...
Кот
(Өстәлдә җәнлекләр рәсеме.)
Бала: Бу төлке (аю,бүре,керпе,тычкан,эт,песи,куян)
--Әйдәгез бергәләп цирк карыйбыз.
(Тәрбияче җәнлекләр белән төрле хәрәкәтләр күрсәтә һәм сорый)
- Аю (төлке,бүре,куян,эт,песи,тычкан) нишли?
Бала: Бу аю.Аю зур. Аю туп уйный.
Бала: Бу төлке.Төлке матур. Төлке бии.
Бала: Бу бүре.Бүре чиста. Бүре утыра.
Бала: Бу куян.Куян ак. Куян сикерә.
Бала: Бу тычкан.Тычкан кечкенә. Тычкан йөгерә.
Бала: Бу эт. Эт әйбәт. Эт ашый.
Бала: Бу песи. Песи кара. Песи җырлый:мияу,мияу.
Бала: Бу керпе. Керпе кечкенә. Керпе туп уйный.
--Цирк бетте. Җәнлекләр арды. Аларның ашыйсы килә. Әйдәгез аларны ашатабыз.
(өстәлдә ашамлык муляжлары)
Бала: Мә, куян, кишер аша. Куян кишер ярата.
Бала: Мә, аю, алма аша. Аю алма ярата.
Бала: Мә, бүре, аш аша. Бүре аш ярата.
Бала: Мә, керпе, алма аша. Керпе алма ярата.
Бала: Мә, төлке, ботка аша. Төлке ботка ярата.
Бала: Мә, тычкан, сыр аша. Тычкан сыр ярата.
Бала: Мә, песи , сөт эч. Песи сөт ярата.
Бала: Мә, эт , ипи аша. Эт ипи ярата.
--Әйдәгез, без дә кафега барабыз.
(«Кафега» керәләр. Утыралар. Бер бала “официант”.Һәрберсе янына килеп сорый)
Официант: Нәрсә кирәк?
Бала: Өчпочмак (пицца,чәкчәк,бәрәңге,ботка,кофе,сок,алма) кирәк.
Официант: Мә, өчпочмак. Һ.б.
Бала: Рәхмәт. Өчпочмак тәмле.Һ.б.
-Оля, сиңа әни шалтырата. Сөйләш.
(Оля әние белән сөйләшә)
-Исәнме, әни.
--Исәнме, кызым. Хәлләр ничек?
--Әйбәт әни,
--Син нишлисең?
--Мин кафеда. Мин бәрәңге ашыйм.
--Бәрәңге тәмле?
--Әйе, бәрәңге тәмле. Әни, нишлисең?
--Мин утырам. Мин китап укыйм. Сау бул, кызым.
--Сау бул, әни.
--Балалар, әйдәгез, уйныйбыз. “Уйлап әйт”
Уенның эчтәлеге: бер баланың күзе бәйләнгән. Башка балалар нинди дә булса хәрәкәт күрсәтәләр (ашый, эчә, уйный, сикерә, йөгерә, йоклый, юа, бии) Тәрбияче сорый: –Нишли?
Бала: Ашый?
Балалар: Юк.
Бала: Эчә?
Балалар: Әйе (һ.б.)
--Балалар,яхшы ял иттегезме? Хәзер бакчага кайтабыз.
Балалар: Әйе.
--Сез бүген яхшы итеп җавап бирдегез. Молодцы, сау булыгыз.
Кулланылган әдәбият:
- Зарипова З.М., Исаева Р.С. , Кидрячева Р.Г. Балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү. , Казан, 2013.
- Зарипова З.М. Татарча сөйләшәбез. , Казан, 2012.
- Закирова К.В. Балачак аланы, РИЦ нәшрияты, Казан, 2011.
- Закирова К.З. , Мортазина Л.Р. Әй уйныйбыз, уйныйбыз, Казан, 2013.
- Закирова К.В. Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе, Казан, 2013.
Предварительный просмотр:
Авторская дидактическая игра «Три медведя (Өч аю)” по УМК.
Дидактик уен «Өч аю”
Максат: карават,урындык,чынаяк,тәлинкә,кашык сүзләрен сөйләмдә активлаштыру, төсләрне белдергән сүзләрне.зур,кечкенә сүзләрен ныгыту.аю йокла җөмләсен үзләштерү,уйлау-фикерләү сәләтен үстерү.
Цель: активизация слов: карават, урындык, чынаяк, кашык, зур, кечкенә;
ззакрепление слов, которые означают цвета, учить предложение Аю йокла, развитие мышления.
Уен барышы
-Бу нәрсә?
-Бу аю.
-Аю нинди?
-Аю зур(кечкенә)
Аюларга йорт җиһазлары,савыт-саба предметларын бирәбез.
-Мә, зур аю,зур ,зәңгәр карават.(зур урындык,зур зәңгәр чынаяк)
-Мә ,кечкенә аю, кечкенә яшел карават (кечкенә урындык, кечкенә яшел чынаяк)
Аюларны йоклатабыз.
-Зур аю, йокла.
-Кечкенә аю,йокла.
Ход игры
Отвечаем на вопросы :
-Это кто?
-Это медведь.
-Какой?
-Большой, маленький.
Давай им дадим предметы мебели, посуды.
-На, большой медведь, большая кровать(большой стул, большую чашку)
-На, маленький медведь, маленькая кровать(маленький стул, маленькую чашку):
Называем цвета:
-Кровать какая?
-Кровать синяя, зеленая, красная.
Медведей уложим спать.
-Большой медведь спи.
-Маленький медведь спи.
Предварительный просмотр:
КВН
Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары һәм әти-әниләр белән үткәрелгән викторина.
А.б. Безнең туган илебез Татарстанда төрле милләт кешеләре дус, тату яши һәм эшли. Алар төрле телләрдә сөйләшәләр. Аларның үз гореф-гадәтләре, үз бәйрәмнәре бар. Ул бәйрәмнәрдә бөтен Татарстан халкы күңел ача, бии, җырлый. Бүген викторинабыз милли мәдәният сораулары буенча үтәчәк. Үзебезнең халкыбыз турында без нәрсә беләбез икән.
Командаларыбыз белән танышып үтәбез.
1 команда 11 команда
Исеме: Тапкырлар Зирәкләр
Девиз: Өйрәнергә, белергә! Белергә, онытмаска!
А. б. Безнең алда курчаклар тора. Алар төрле милли киемнәрдә. 1 команда татар кызын ала һәм киемнәре турында сөйли. 11 команда рус кызын ала һәм милли киемнәре турында сөйли.
Булдырдыгыз, молодцы.
А.б. Хәзер ярышыбызны дәвам итәбез. Безнең алдыбызда төрле халыкларның һөнәр ияләренең иҗат җимешләре. Шулар турында сөйләп үтик әле.
1 команда: сөлге, чигелгән ашъяулык, касә.
11 команда: рус халык сөлгесе, кулъяулык.
Жюри командалар җавабын бәяли.
А.б. Хәзер музыкаль пауза.
“Көйне бел һәм җырлый башла”
“ Туган тел”, “ Күбәләгем-түгәрәгем”.
«Калина», «Белая береза»
А.б. Ял итеп алдык, ярышыбызны дәвам итәбез. Командадан бер кеше чыгып татар халкының милли кием үрнәкләрен (апплекация) бизи. Милли орнамент үзенчәлекләрен искә төшерәбез.( фламастер белән дә мөмкин). Түбәтәй һәм Кокошник..
1
А.б. Булдырдыгыз, алдагы биремгә күчәбез. Милли бәйрәмнәребез турында сөйләшәбез.
1 команда: Нәүрүз бәйрәме турында, 11 команда: Масленница турында сөйли.
ә хәзер уен уйнап алабыз.
“ Мин башлыйм, син дәвам ит” (мәкальләр әйтү)
Иң татлы тел— туган тел
Эш беткәч— уйнарга ярый.
Ипи иң зур— байлык.
Калган эшкә-- кар ява.
Готовь зимой телегу—летом сани.
Солнце-отец Урожая, вода –мать.
Хлопотно летом—сытно зимой.
Там хлеб не родится, кто в поле не трудится.
А.б. Хәзер алдагы биремгә күчәбез. Мин башта бер командага сораулар укыйм, аннан икенче командага. Озак уйламыйча җавапны шундук әйтәбез. Кем күбрәк белә?
1. Безнең туган илебез ничек атала? Россия
Презеденты кем? Путин
Флагы ниниди төстә? Ак, зәңгәр кызыл.
Гербында нәрсә сурәтләнгән? ике башлы бөркет
Рус шагыйрьләрен беләсеңме? Пушкин, Лермонтов...
Рус халык әкиятләрен әйт? Теремок, Колобок...
Рус халык уенчыгы? Матрешка.
2 Безнең туган республикабыз ничек атала? Татарстан.
Презеденты кем? Шәймиев
Флагы нинди төстә? Яшел, ак, кызыл
Гербында нәрсә сурәтләнгән? барс
Бөек герой шагыйребез? М.Җәлил.
“Туган тел”нең сүзләрен кем язган”? Г.Тукай
Нинди Тукай әкиятләрен беләсез? “Су анасы”, “Шүрәле”
Кремльдәге мәчетнең исеме? Кол Шәриф
2
А.б. Жюри членнары җавапларны бәяләгәндә “Түбәтәй” уенын уйнап алыйк
( Түбәтәй бер-берсенә бирәләр: Түп-түп түбәтәй,
Түбәтәең укалы,
Чиккән матур түбәтәең,
Менә кемдә тукталды.
Җыр ахырында түбәтәй кемдә калды, шуңа җаза бирелә)
А.б. Без бүген иңгә-иң куеп республикабызда яшәүче халыкларыбыз татар һәм рус халкы турында сөйләштек. Үзебез рухи мирасыбызны барладык. Хәзер бүгенге ярышыбзга йомгак ясау өчен сүзне жюрига бирәбез.
Җыр: “Дуслык”
3
Предварительный просмотр:
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №339 комбинированного вида»
Московского района города Казани
Индивидуальный план повышения профессиональной компетентности воспитателя по обучению татарскому языку
на 2018-2022 гг.
Составила
Хайруллина Г.Х.
Казань,2017
Тема самообразования изучаемая «Интегрированный подход в обучении детей двум государственным языкам.
Цель: развитие коммуникативных навыков общения на татарском языке средствами художественно эстетического развития.
Задачи:
- Изучить литературу по теме самообразования.
- Разработать перспективный план по изучаемой теме на учебный год.
- Ознакомиться с инновационными методиками, технологиями в среде ИКТ.
- Проведение открытого занятия для педагогов.
- Создать как можно больше дидактического материала и дидактических игр влияющих на билингвальное развитие детей.
- С помощью ИКТ побуждать детей к речевой деятельности.
- При помощи средств художественно-эстетического развития вызвать интерес к деятельности по обучению татарскому языку.
Сроки | Форма работы | Оценка о выполнении |
1.Изучение научно – профессиональной и учебно – методической литературы. | ||
2018-2022гг. | Изучение современной литературы по теме самообразования. Изучение периодической печати «Сабыйга», «Салават купере», «Обруч» и др. Обзор информации в интернете по изучаемой теме. | |
| ||
2018-2022 гг. | Разработка перспективного плана работы по изучаемой теме. Разработка индивидуального плана работы для каждого ребенка. Разработка календарно - тематических планов по обучению детей татарскому языку и рабочих программ Разработка конспектов ОД по развитию речевой активности детей на татарском языке Разработка дидактических игр, пособий с применением ИКТ по обучению детей татарскому языку | |
| ||
2020г. | Курсы повышения квалификации по профилю деятельности | |
2018-2022гг. | Посещение районных методических объединений воспитателей по обучению татарского языка ДОО | |
2020г. | Участие в вебинарах | |
2018-2022гг. | Посещение семинаров и конференций КФУ | |
| ||
2018 | Продолжение исследовательской деятельности. | |
2018-2019гг. | Инновационная деятельность в стажировочной площадке МАДОУ №339, по приказу УО ИКМО г. Казани | |
2019 | Завершение исследовательской деятельности. Подведение итогов. Анализ результатов использования методики. Сравнительный анализ. Выводы. | |
2018-2022 гг. | Участие в Республиканском конкурсе «50 инновационных идей» с обобщением опыта работы исследования, участие в экспериментальной работе на сайте им. Ушинского, участие в дистанционных конкурсах профессионального мастерства. | |
5. Обобщение собственного опыта педагогической деятельности. | ||
2020 | Открытый показ педагогического мероприятия с детьми на районном методическом объединении воспитателей по обучению татарскому языку ДОО | |
2020 | Выступление на республиканских семинарах для слушателей курсов. | |
2018-2022 | Публикация в интернет порталах, методических сборниках конференций | |
2018-2022 | Участие в районных, республиканских и Всероссийских конкурсах педагогического мастерства. | |
Ежегодно | Участие в творческих группах по реализации проектов ДОО | |
| ||
2019 | Проведение мероприятий. Мастер- классов для воспитателей ДОУ по применению методического пособия. | |
2018-2022 | Работа с родителями. Выступление на родительских собраниях, консультации. | |
2018-2022 | Написание отчета о проделанной работе. Выступление на педсовете о проделанной работе за учебный год. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
ПРЕЗЕНТАЦИЯ БАЛА ТӘРБИЯЛӘГӘНДӘ УЕННЫН ӘҺӘМИЯТЕ
УЕННЫҢ ӘҺӘМИЯТЕ...
Балалар тормышында уенның роле.
Балалар тормышында уенның роле....
Бала тормышында фольклорның әһәмияте.
Балаларның рухи яктан бай, физик яктан сау-сәламәт булып үсүендә уеннарның әһәмияте бик зур. Өлкәннәргә эштән бушаган вакытта күңел ачу, ял итү, вакыт уздыру өчен бер чара булса, бала өчен “уен-чын шө...
«Бала тормышында уенның әһәмияте».
laquo;Бала тормышында уенның әһәмияте»....
Мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында уенның әһәмияте.
Безнең балаларның балачагы бәхетле булсын дисәк, алар тормышында беренче төп урынны уен алып торырга тиеш. Бала уйный-уйный тормышны өйрәнә. Бала тормышын уеннарсыз күз алдына да китереп булмый....
“Бала өчен уенчыкның әһәмияте”
Балага уенчыкларнын эһәмияте....
Консультация "Сөйләм телен үстерүдә уенның әһәмияте"
Әти-әниләр өчен киңәшләр...