Самига Сәүбанованың "Шифалы сөт" әкиятенә сценарий.
материал (средняя группа) на тему

Шайхутдинова Гузель Робертовна

Әкият сценариясе  шигъри формада бирелгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Шифалы сөт40.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “ Актаныш катнаш төрдәге 6нчы балалар бакчасы”

С. Сәүбанованың “Шифалы сөт” әкиятенә сценарий

Авторы: Шайхутдинова Гузәл Роберт кызы

1 кв. категорияле тәрбияче

Катнашалар:

1. Куян         2. Куян баласы        3. Керпе          4. Саескан    

  5. Сыер         6. Малайлар- куян балалары           7. Кызлар- кошлар

Бүлмәнең бер ягында урман күренеше, анда куян өе, өй янында кечкенә эскәмья. Куян өеннән ерак түгел урман шифаханәсе, анда Керпе- табип утыра. Бүлмәнең икенче ягында утар күренеше, анда сыер тора.

Күңелле көйгә куян балалары биеп керәләр.  

Куян малае башкалардан аерылып:

  Ой. дусларым, ни булды соң?!

Бер дә килми уйныйсым.

Башым да авыртып тора,

Каягыз утырыймчы...

Ә сез, зинһар, әниемә

Тизрәк хәбәр итегез.

Берәрегез өйгә кереп

Чакыртып китерегез.

Куян балалары:

Куян апа, чыгыгыз,

Балагызны күрегез. 

Өйдән куян чыга..

Нәрсә булды наяннар,

Ник шаулыйсыз наяннар?

Баласы янына утыра, башын тотып карый

Куянкаем аппагым,

Озын колак, йомшагым,

Башың бик кайнар икән,

Күзләреңнән нур киткән.

Нәрсәләр эшләп карыйк,

Ә, Керпе- табибка барыйк.

Ул киңәш бирми калмас,

Шифасы тими калмас.

Куян белән баласы Керпе-табиб янына баралар. (моңсу гына көй уйный)

- Исәнмесез, Керпе- табиб.

Керпе:

Бик исән без узыгыз,

Әйдәгез утырыгыз.

Нинди йомыш китерде,

Нинди моң зарларыгыз?

Куян:  .

Керпе- табиб нишләргә,

Куянкаем авырды.

Авыртадыр тамагы,

Кап – кайнар булган башы.
Күзләреннәни нур киткән,

Бусы тагын ни икән?

Керпе:

Тәк, әйдәле карык әле,
Авызны ачыйк әле.

Тамак төбен карарбыз,

Нидән авырганыңны

Шуннан белеп алырбыз.

Ә хәзер тыңлап карыйк

Чирнең сәбәбен табыйк.

Куян:

Нәрсә булган балама?

Керпе:

Менә хәзер аңладым

Салкын тигән куянга.

Тамагы бик кызарган,

Башы авырткан шыңа.

Куян:

Нәрсә эшләргә кирәк,

     Әйтегезче тизерәк?

Керпе:

Сез куян баласына

Кайнатып сөт бирегез.

Кайнап чыккач бал салып,

Җылы килеш эчегез.

Куян:

Рәхмәт инде Керпе- табиб,

Синең киңәшләреңә

Сөтне табып эчерербез,

Файдасы тисен генә.

Керпе:

Ярый инде хушыгыз!

Һәм башка авырмагыз!

Куян белнә баласы кайтып китәләр.

Куян:

Куянкаем, аппагым,

Озын колак Йомшагым.

Табиб биргән киңәшне

Ничек үтәргә икән,

Баллы кайнаган сөтне

         Кайдан табарга икән?

Куян белнә баласы өйләре янындагы эскәмьягә утыралар. Кошләар очып керәләр, күңелле көй астында бииләр, чыгып китәләр алардан саескан аерылып кала, куяннар янына бара.

Саескан:

Куян дустым, ник елыйсың,

Әллә берәр кайгың бар?

Сиңа ярдәм кирәк булса

Мин әзер булышырга.        

Куян:

Еламыйча мөмкин түгел

Авырый балакаем.

Сөт табарга кирәк миңа,

Тик каян аны алыйм?

Саескан

Куянкаем, борчылма син,

Кайт сабыең янына.

Сөтне үзем табармын да,

Китереп бирермен сиңа.

Куян:
Рәхмәт сиңа саесакн дус!

Куян баласы белән кереп китәләр, саескан сыер янына оча.

Саескан:

Сыеркаем, матуркаем,

Бераз гына сөт бирче.

Куян баласына сөт кирәк

Җиңеп чыгарга чирне.

Сыер:

Бик бирер идем дә юк бит.

Хуҗа китте сатарга.

Иртәгә килерсең бәлки,

Мин әйтермен аңарга.

Саескан :

Бүген үк кирәк иде шул,

Хәле аның бик начар.

Син дә булыша алмасаң

Сөтне ул каян табар?

Сыер:

Шулай дисеңме? Я ярый,

Китер миңа яшел үлән,

Соңыннан су бирерсең.

Булыр ул сөт, сабыр ит син.

Куян тизрәк терелсен.

Саескан сыерга яшел үлән, чиләк белән су китерә. Сыер аңа бер чүлмәк сөт бирә.

Саескан:

Рәхмәт инде сиңа, сыер.

Коткардың зур бәләдән..

Ходай үзеңне сакласын

Төрле яман чирләрдән.

Саескан сөтне алып Куяннар өе янына очып килә. Өйдән Куян чыга

Куян:.

Саесканым, дускаем, яхшы хәбәрләр алып кайттыңмы?

Саескан:

Сыер сиңа сөт бирде,

Куян терелсен диде.

Баллап эчереп куй әле,

Шифасы тисен диде.

Куян:

Бик зур рәхмәт, саесканым.

Сыерга да мең рәхмәт.

Берегез дә авырмагыз,

Булыгыз гел сәламәт.!!!

Ярый мин керим әле,

Шушы сөтне кайнатып

Аңа бераз бал салып

Болгатып бирим әле.        

Куян кереп китә. Саескан алга чыгып сүзен дәвам итә.

Менә шулай, дусларым,

Кирәк тату яшәргә.

Авыр чакта бер- береңә,

Шулай ярдәм итәргә.

Уйнаучылар чыгып түгәрәктә бииләр.Саескан сүзен дәвам итә.

Файдалы сөт тиз булышты,

Куянкайны терелтте.

Һәм менә шушы урында

Әкиятебез бетте.

Уйнаучылар алга чыгып баш ияләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү.

 Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия.  Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,песи-мыраубикә,әтәч-кикрикүк,...

Математика буенча мәктәпкә әзерлек төркемендә “Төймәкәй” әкиятенә сәяхәт” темасына театральләшкән шөгыль.

1 не кушу һәм алуга мисаллар эшләү, биремнәр төзүне, атна көннәре турында күзаллауны ныгыту. Уңайга һәм кирегә санау, артык фигураны табу буенча күнегүләр эшләү. Геометрик фигуралардан булган рәсемне ...

А.Алишның “Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр” дигән әкиятен сәхнәләштерү

МАКСАТ: Балаларны әкият геройлары аша кешедәге кимчелекләрне, тискәре һәм уңай сыйфатларны күрә белергә, персонажларның кичерешләренә бәйле рәвештә, интонацияне үзгәртеп, кирәкле урында пауза ясап сөй...

НОД "Йомры Икмәк әкиятенә сәяхәт"

Итоговое занятие во второй младшей группе "Йомры Икмәк әкиятенә сәяхәт" проводилась в конце учебного года....

Тема: “Күмәч” әкиятенә сәяхәт”

Тема:“Күмәч” әкияте буенча сәяхәтБурычлар:1. Балаларны мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү, әвәләү алымнарын ныгыту.2.Гади диалогта катнаша белү,сүзләрне отып алу аша хәтерне,зиһенне үстерү;татар теленә кызы...

Конспект: “Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен өйрәнү”. (6-7 яшьлек балалар өчен).

Конспект: “Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен өйрәнү”.(6-7 яшьлек балалар өчен)....