”Төлке һәм торна”
план-конспект занятия на тему

Гиззатуллина Роза Камильевна

Конспект ООД для средней группы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4.docx19.43 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Яңа Савин районы”405 нче катнаш төрдәге татар телендә тәрбия һәм белем бирүче балалар бакчасы”

                                               

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча

ачык эшчәнлек

( “Туган телдә сөйләшәбез”дигән методик кулланмага нигезләнеп төзелгән)

                                                                       

                                                                   Төзеде: ана (татар) теленә   өйрәтү                                                                                                  

                                         

                                                                   тәрбиячесе        Гыйззәтуллина Р.К

             

  Тема:”Төлке һәм торна”.

      Бурычлар:

     1. Әсәрнең төп идеясен аңларга, диалогларны дөрес һәм сәнгатьле сөйләргә өйрәтү, интонация һәм гәүдә позициясенә игътибар итү.

    2. Тамаша уйнау осталыкларын үстерүне дәвам итү. Авазларны, сүзләрне ачык, сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен камилләштерү. Тел сәләтен үстерү.

    3.Туган телгә һәм халык әкиятләренә карата мәхәббәт тәрбияләү.Иҗади сәнгатькә карата кызыксыну уяту

Сузлек:  томшык, сай.

Җиһазлар: кош һәм төлке тавышы яздырылган аудиоязма,торна һәм төлке рәсеме,битлекләр.

Эшчәнлек барышы:

1.Табышмак әйтү.

Көлтә-көлтә койрыгым,

Селки-селки барамын.

Көтәклеккә кереп мин,

Тавык-чеби аламын.

-Ул нәрсә? (рәсем курсәтелә)

-Төлке .Ул хайван.

-Төлке кайда яши?

-Урманда.(Төлке тавышы яңгырый)

-Балалар төлке нинди әле, әйдәгез искә төшерик?

-Төлке хәйләкәр

-Әйе бик тә хәйләкәр.

-Әйдәгез төлке кебек,койрыкны болгап йөреп алыйк (балалар түгәрәк буйлап хәрәкәт итәләр)

2.Бармак уены.

-Балалар,ә сез тагын нинди кыргый хайваннар беләсез?

-Бүре,куян,тиен,керпе,төлке,аю.

-Әйдәгез, бармак уенын уйнап алыйк.

Баш бармагым-керпе,

Имән бармагым-төлке.

Урта бармагым бүре,

Атсыз бармагым-аю.

Чәнти бармагым куян.

Куянны кая куям?

Куаклыкка яшерәм.

(Бармаклардан йодрыклар ясап,чәнти бармакны яшерәбез)

-Кая безнең куянкай?

-Менә безнең куянкай.

(Балалар йодрыкларын ачалар һәм чәнти бармакларын күрсәтәләр)

-Рәхмәт сезгә балалар.

3.Табышмак әйтү.

Борыны озын,

Боты да озын.

Камышлыкта көнозын.

-Торна.Ул күчмә кош (рәсем курсәтелә, торна тавышы яңгырый)

-.Әйдәгез горур торналар кебек  йөреп күрсәтик

-Балалар,торнаның канатлары бар.Ул аларны кагып һавада оча.Әйдәгез әле торна булып очыйк (Тугәрәк буйлап торна кебек атлап йөрү)

4.”Очты-очты” уены

Балалар предметларның исемнәрен атаганда куллары белән хәрәкәтләнмиләр, ә кошларның исемнәрен әйткәндә куллары белән очу хәрәкәте ясыйлар.

-Рәхмәт,балалар.

5."Хәйләгә каршы хәйлә" әкиятен сәхнәләштерү.

Ә хәзер, балалар без сезнең белән җәйге урманга барыйк,

Төлке белән торна анда ничек яшиләр икән бергәләп карыйк.

             "Хәйләгә каршы хәйлә" әкияте:

Музыка яңгырый. Төлке сөйләнеп килә.

Торна:  Борыным озын, ботым да озын

              Камышлыкта көнозын

              Сазлык җирләрдә йөрим.

     «Тату торыйк»,- дип сөйлим.

Автор: Төлкенең башына бер уй килә.

Төлке: Билем нечкә

            Койрыгым көлтә

            Үзем хәйләле

             Камышлыкка барыйм мин

             Торнаны эләктерим әле.

Автор: Төлке Торна яныны килә.

Төлке: Исәнме, дускаем!

Торна: Исәнме, Төлке дустым!

Төлке: Хәлләрең ничек?

Торна: Бик яхшы.

Төлке: Мин сине бүген кунакка чакырам. Рәхим итеп кил!

Торна: Ярар, килермен.

Автор: Төлке сөйләнә - сөйләнә Торнаны сыйлый. Торна  бик  ашамакчы була, ләкин аның  авызына бернәрсә дә эләкми.

Төлке: Көнозын әзерләндем,

                    Табага кесәл салдым,

  Син килүгә тырыштым,

   Ашасана кунагым.

Торна: Ярый, ярый ашармын.

    Күрәм бик нык тырышкансың,

    Кесәлең дә бик тәмле,

   Өйләрең дә бик ямьле,

   Башка вакыт кунак булырмын,

   Хәзер юлда булуым хәерле.

Автор: Шулай итеп Төлке Торнаны ач калдырган. Торна Төлкенең хәйләсен аңлап алган да, Төлкене кунака чакырырга булган.

Торна:  Озын-озын агачлар,

     Агач саен ботаклар,

     Ботак саен оялар,

     Оя саен балалар,

     Алар нәрсә булалар?

     Әлбәттә борчаклар.

Кунакларга карап: «Кызык итим әле бу хәйләкәрне»

Автор: Алар очрашалар һәм исәнләшәләр. Торна Төлкене кунакка чакыра һәм Төлкене сыйлый.

Торна:  Мин дә көнозын әзерләндем,

     Чүлмәккә борчак салдым,

     Ашасана кунагым,

     Синдә бит  бик сыйландым.

Автор: Төлке  бик ашамакчы булла икән, ләкин чүлмәккә авызы сыймый. Шулай итеп Торна борчакны үзе ашап бетергән.

Төлке: Булмый булай ач торып,

   Бер-береңә тозак корып,

  Хәйләләшмичә яшик,

  Дус-тату бергә торыйк.

Автор: Төлке белән Торна дуслашып яши башлаганнар.

-Димәк,балалар Торна белән Төлке безне нәрсәгә өйрәтте?

-Ялганламаска,хәйләләмәскә,алдамаска.

-Балалар ,сез бер-берегезне дә беркайчанда алдамагыз яме!

6.Балалар,әйдәгез Төлке белән Торна бергә матур итеп яшәсен өчен аларга матур итеп йорт төзик.

7.”Матур йорт” кисеп ябыштыру, Төлке белән Торнага бүләк итү.

8.Йомгаклау

-Шогыль сезгә ошадымы?

-Ни өчен?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Телмәр үҫтереү дәресе: «Төлкө һәм торна» әкиәте (мәктәпкәсә әҙерлек төркөмө)

Тема: «Төлкө һәм торна» әкиәтеМаҡсат: 1) өйрәнелгән һүҙҙәрҙе нығытыу һәм типик конструкцияларҙа ҡулланырға өйрәтеү; яңы һүҙҙәр өйрәнеү: сүлмәк, морон, суҡыш2) бәйләнешле телмәр үҫтере...

Телмәр үҫтереү дәресе: «Төлкө һәм торна» әкиәте (мәктәпкәсә әҙерлек төркөмө)

Маҡсат: 1) өйрәнелгән һүҙҙәрҙе нығытыу һәм типик конструкцияларҙа ҡулланырға өйрәтеү; яңы һүҙҙәр өйрәнеү: сүлмәк, морон, суҡыш2) бәйләнешле телмәр үҫтереү күнекмәләре; башҡортса аралашыуға ынтылы...