Кошлар- безнең дусларыбыз.
презентация к уроку (младшая группа) на тему
Презентация по теме "Кошлар- безнең дусларыбыз".
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
koshlar-_beznen_duslarybyz.ppt | 526.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Проект төре: информацион танып белү. Проектның дәвамлылыгы: уку елы дәвамында. Проектта катнашучылар: икенче кечкенәләр төркеме балалары, тәрбиячеләр, әти-әниләр. Проектның актуальлеге: туган якка, аның табигатенә сак караш тәрбияләү, киләчәк буыннар өчен табигатьне саклап калу, баету. Максат. Балаларда туган як табигате, безнен төбәктә яши торган кошлар турында тирәнрәк белем алу өчен шартлар тудыру. Балаларда әти-әниләр белән берлектә башлангыч экологик культура формалаштыру, туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.
Бурычлар. Кошларның табигатькә, кеше тормышына булган уңай йогынтысы, яшәү рәвеше белән бәйләнеше турында мәгълүмат бирү. Мөстәкыйль рәвештә фикерләүне, күзәтүчәнлекне үстерү, гади нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Көтелгән нәтиҗәләр. Балалар кошлар турында күбрәк мәгълүмат алалар, табигатьне сакларга өйрәнәләр. Балаларда табигатькә, тормышыбызга файдалы эш башкару теләге уяна.
ПРОЕКТ БАРЫШЫНДА КУЛЛАНЫЛА ТОРГАН МЕТОДИК АЛЫМНАР . 1. Күзәтү. 2. Балалар белән шөгыльләр, әңгәмәләр үткәрү. 3. Иҗат эшләре. 4. Әти-әниләр белән эш. 5. Табигать почмагында хезмәт. ПРОЕКТНЫ ТОРМЫШКА АШЫРУ ЮЛЛАРЫ. 1. Альбом төзү. 2. Хәрәктле уеннар. 3. Табышмаклар. 4. Кошлар турында шигырьләр өйрәнү, дидактик уеннар оештыру. 5. Рәсемнәр ясау.
Проектны тормышка ашыру буенча эшчәнлек Бармак уеннары- хәрәкәтләнү активлыгы югарырак булган саен, балаларның сөйләме тизрәк һәм яхшырак үсеш ала. Бармак уеннары баш мие эшчәнлегенә, интелект үсешендә уңай йогынты ясый. «Казлар-казлар» – Казлар, казлар! Кул чабалар - Га-га-га! Бармакларны аерабыз һәм уч төпләрен аска таба каратабыз. – Ашыйсыгыз киләме? Башлары белән кагалар -Бик килә шул! Бик килә! Кулларны кагалар.
Чыпчык – Чыпчык, син кайда булдың? Бармак белән яныйбыз. – Елгада кулны юдым. Кулларны юабыз. Җил исте – мин егылдым, Бармакларны аерабыз һәм уч төпләрен аска таба каратабыз. Күлләвектә пычрандым. Кулларны кагабыз.
Тукран Тук, тук, тукран,тукылдатып утырам. Сул кул “агач”– ул туры тора. Уң кул “тукран”. Уң кул белән сул кулга шакылдыйбыз. Мичтә бәлеш пешәме? Шуны көтеп утырам. Куллар алышына.Сул кул белән уң кулга шакылдыйбыз.
Хәрәкәтле уеннар балаларның физик үсешенә булыша, сәламәтлеген ныгыта, аларның координа циясен яхшырта ,ихтыяр көче, сабырлык тәрбияли. Сыерчык оялары Балалр –”сыерчыклар”. Алар бүлмә буйлап ирекле рәвештә йөгереп (очып)йөриләр. “Ояларыгызга!” дигән сигналны ишетүгә, балалар түгәрәк эченә кереп өлгерергә тырышалар. Уен берничә тапкыр кабатлана.
Песи һәм кошчыклар Җирдә (идәндә) түгәрәк сызыла. Бер бала түгәрәк уртасына баса. Ул “песи”, калган балалар – “кошлар” – түгәрәк читендә торалар. Песи йоклый. Кошчыклар җим эзләп түгәрәк эченә очып керәләр. Песи уяна да кошчыкларны күреп куарга тотына. Кошчыклар түгәрәктән очып чыгара ашыгалар. Әгәр дә песи кошчыкларның берсен түгәрәк эчендә ләксә, бу кошчык тотылган булып санала һәм түгәрәк уртасында кала. Бер песи 2-3 кошчыкны тотканнан соң, башка песи билгеләнә.
Кошлар турында әңгәмә Кошларның файдасы турында әңгәмә үткәрү. Кышлаучы кошлар турында әңгәмә. «Әгәр кошлар булмаса...», «Күчмә кошлар кышларга калса...», «Кошларга нинди ел фасылында ярдәм кирәк һәм ни өчен?» , дигән темаларга ситуатив әңгәмәләр.
Кошлар тавышы
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Кошлар - безнең дусларыбыз!
Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...
Кошлар безнең дусларыбыз!
Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....
Кошлар безнең дусларыбыз
кошлар турында...
Проект "Кошлар - безнең дусларыбыз!"
"Кошлар - безнең дусларыбыз!" шигъри- музыкаль кичәСафина Гөлия Рәшит кызы Ашытбаш балалар бакчасы тәрбиячесе"Исәнмесез кошкайлар", - дигән темага шигырь кичәсе Зал бәйрәмчә бизәлә. Зур паннодагы...
Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"
Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...
Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"
Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...
Проект “ Кошлар-безнең дусларыбыз”
Проектная работа " Кошлар-безнең дусларыбыз”...