презентация "Минем нәсел шәҗәрәм"
презентация на тему
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Эшемнең максатлары 1.Гаилә архивындагы документларны , фотосүрәтләрне, хатларны , иске кулъязмаларны өйрәнү. 2.Нәсел агачын – шәҗәрәмне төзү. 3.Нәселебезгә караган шәхесләр турында материал туплау. 4.Барлык туганнарны әлеге изге эшкә тарту. 5.Доклад h әм презентация әзерләү.
Шәҗәрә - нәсел агачы, бабаларыңның әллә ничә буынга кадәр исемнәрен, дөньядан үтү тәртипләрен белү дигән сүз. “ Әгәр без борынгы бабаларыбызны онытсак, берникадәр вакыттан соң безне дә онытырлар ”( Ш. Мәрҗани )
Татар халкында борынгыдан туган тумача, кардәш-ыруга карата кайгыртучан мөнәсәбәт , туып үскән җиренә тирән мөхәббәт яшәгән.Матур тормышта яшәү үрнәген әллә кайдан-читтән эзлисе юк.Ул безнең аяклы тарихыбыз булган әби-бабаларыбызда.Аларның мирасын,тәрбиясен буыннан-буынга тапшыру безнең бурыч,киләчәккә күз төбәп яшәргә кирәк.Шәҗәрә төзү халкыбызның иң матур гадәтләренең берсе.Адәм баласына үзенең 7 буын бабасын белү фарыз, дигәннәр борынгылар.Шул вакытта гына кеше туган иленең , туган төбәгенең,туган йортының,үз халкының чыгышын белә.Без һәрвакыт үткәнебез,кайсы тамырдан булуыбыз белән кызыксынып торырга тиеш.Кем без,нәселебез кая барып тоташа ?
Гаилә-җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге.Гаилә,нигездә өч буынны эченә ала:әби-баба,ата-ана,бала-чага.Һәр гаиләнең үз тарихыбар,һәр чәчәк,һәр үлән үзенчә үскән кебек,гаилә дә фәкать үзенчә тамыр җәя,үсә,ныгый.Гаилә башы итеп иң өлкән,физик һәм психик яктан сәламәт , холкы белән камил,ир затыннан булган гаилә әгъзасы саналган.Гаилә шәҗәрәсен алып бару,шәҗәрәне төзү,тикшерү миндә дә кызыксыну уятты.Халкыбызның бер мәкале бар:”Җиде буын бабасын белгән,бәхетле булыр,”-дигәннәр.Шуңа күрә яшьтән үк һәр бала үз нәсел-ыруының кимендә 7 буынын белергә тиеш булган.Зурлар 7 бабаның исемнәрен догаларында искә алганнар .
Эшем буенча нәтиҗәләр 1.Мин үземнең гаилә шәҗәрәсен төзегәндә шуны аңладым: әби-бабаларны өйрәнгәндә кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының, үз халкының чыгышын белә, татар милләте тарихы белән якыннан таныша. 2.Мин үземнең әтием ягыннан гаиләмнең шәҗәрәсен төзедем . Бу эшемдә миңа төп ярдәмче авылдашыбыз Илфак Шиһаповның “Иске Иштирәк авылы тарихы” китабы булды. Аңа чиксез рәхмәтемне белдерәм.